Сценарий праздника "Новый год"
план-конспект на тему

Габсаматова Фаузия Хайдаровна

Сценарий праздника "Новый год" предназначается для учителей начальных классов татарских школ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon novyy_god_2016.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәптә Яңа ел бәйрәме

1. Хәерле кич хөрмәтле дуслар!

2. Яңа ел белән сезне. Якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән

3. Ә ничегрәк булыр икән Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

4. Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк

5. Әй, кеше! Кара тирә ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек булсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, кадерле дуслар!

6. Яңа еллар килсен бәхет алып

    Яңа еллар килсен елмаеп.

    Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

    Яшәмәгез, дуслар, моңаеп

                7. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

                        Туган якны сагынып кыш килде.

                            Ак бүздәй йомшак кар белән,

                        Җирне биләүләп төрде.

8. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

    Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

    Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,

    Бүген бездә чыршы бәйрәме

Директор котлавы            Чыршы утларын кабызу

9. Исәнме, чыршы, исәнме

    Тагын да бер ел үтте

    Күңелле чыршы бәйрәмен

    Балалар күптән көтте

                10. Барыбызга да куаныч,

                           Монда чыршы килгән ич

                            Зифа җәен, кышын да

                            Яшел тора һаман да

11. Гаҗәп күркәм безнең чыршы

      Җем-җем килеп яна ул.

      Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

      Котлы булсын яңа ел

12. Ә хәзер барыгызны да Яңа ел вальсына чакырабыз.

ВАЛЬС

13. Билгеле булганча, Яңа ел төнендә теләгән теләкләр кабул була. Ә менә ул теләкләрне төрле илләрдә, төрле халыклар төрлечә телиләр.

        Итальяннар кәгазь кисәкләренә төрле теләкләр (мәсәлән, «Яңа елда гашыйк булырсыз», «Яңа елда машина алырсыз», «Яңа елда яңа өйгә керерсез», һ.б.) язалар. Кәгазьләр кунаклар саныннан күбрәк булырга тиеш. Аннары бөтен кәгазьләрне вазага тутырып өстәлгә куялар. Сәгать суга башлагач һәркем үзенә бер теләк ала. Бу теләкләр чынга аша дип әйтәләр.

        Испаннар иң көчле теләгән теләкләрен кәгазь кисәкләренә язалар һәм сәгать суга башлагач кәгазьләрен мендәр астына куялар. Яңа ел иртәсендә, карамыйча гына бер кәгазьне алалар. Шул теләк кабул булачак. Сынап карагыз!

14. Бүген бездә кунаклар шулкадәр күп. Каршы алыгыз - чегән кызлары

15. 9 класс кызлары җырлый

16. Әйдәгез бераз ял итик,

      Чыршыны читтән күзәтик

      Бәйрәмебез дәвам итә

      Серле хәлләр безне көтә

Ут сүнә.  Фонарь яктысында Убырлы карчык керә.

Убырлы.  Бигрәк күңелсез икән бер иптәшең дә булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмәкне алдым. Бәйрәмгә киярмен дип тырыштым инде. Тик берәү дә чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрәк күңелсез.

Песи. Ә син сихерлә.

Убырлы. 1,2,3 - миндә сихер, миндә көч. Нәрсә күрәм алда?

Песи.  Анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр, Кыш бабайны көтәләрдер алар. 

Убырлы.  Яхшылабрак кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи.  Юк

Убырлы.  Хи-хи-хи! Менә эш табылды. (Җырлап-биеп йөри)

Мине, чибәр апаларын, бәйрәмгә чакырмадылар алар. Барыбер бәйрәмнәрен бозам.

Песи.  Ничек итеп?

Убырлы.  Беләсеңме, Кыш бабайны йоклатабыз.

Песи.  Минем дә сиңа булышасым килә.

Убырлы.  Мин сиңа порошок бирәм, шуны Кыш бабайга сип. Ә мин балаларны үземә каратам. Кара аны, тиз йөр. Капчыгын ал да монда кил.  

Песи мыраулап чыгып чаба. Убырлы балалар янына килә.

Убырлы.  Исәнмесез, балаларым, оныкларым!

                Сезне Яңа ел белән котлыйм.

                Яңа елда телим сезгә кайгылар,

                Зурдан-зур начарлыклар,

                Тфү, яхшылыклар, шатлыклар.

А.Б. Убырлы, син бүген нишләптер үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.

Убырлы.  Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны шатландыра да алам.

А.Б. Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим ит.

Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.

Шәм белән бию.

Җыр

Почтальон Печкин керә. Телеграммалар укый.

Убырлы.  Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.

А.Б.  Син нәрсә, Убырлы. без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы.  Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.

А.Б.  Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елны да килмичә калганы юк. Дөресен әйт, Кая Кыш бабай?

Убырлы.  Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.

А.Б.  Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр. Әгәр дә юлына син аркылы төшкән булсаң, кара аны.

Убырлы.  Сез нәрсә? Мине куркытасызмы? Менә сынашып карыйк әле. Кем җитезрәк икән. Минме, сезме?

УЕН  (Итек киеп ярышу)

Убырлы.  Минем турыда матур итеп җырласагыз Кыш бабайны китерәм. Алайса гел Кыш бабай да, Кыш бабай.

ҖЫР:

Убырлы-убырлы

Бөтен бите пудырлы.

Әй бизәнгән, ясанган,

Караучысы булырмы?

                Аяклары кәкере,

                Аркалары бөкере

                Узе шундый кылтая,

                Мин чибәр дип масая

                                Киткән Убырлы биеп

                                Җыртык күлмәген киеп

                                Аннан куркып урманда

                                Калмаган бер җанвар да

Убырлы.  Нишләп качсыннар ди, минем дусларым бик күп. Шүрәле, Дию, җен-пәриләр нихәтле. Сез мине үпкәләтәсез, менә аларны чакырсаммы? Ух!

Себеркесе белән сихерли.  ТУРАХАН керә

Турахан.  Исәнмесез, кадерле кунаклар. Әссәламегаләйкем!

А.Б. Исәнмесез.

Турахан.  Матурларның матурлары, акыллыларның акыллылары, дөньяларыгыз имин булсын. Туктагыз әле, мин кая эләктем? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда?

А.Б.  Сез яңа ел бәйрәменә килдегез.Бу - энәле гөл түгел, бу - чыршы. Ә без Кыш бабайны көтәбез.

Турахан.  Нинди суык? Зинһар өчен суык кирәк түгел. Мин яшәгән җирдә һәрвакыт җылы, рәхәт.

А.Б.  Ә сез кем буласыз? Кайда яшисез?

Турахан.  Мин яшәгән җирдә ел буе җәй була. Мондый агачлар да үсми, анда хөрмәләр генә үсә, анда дөяләр белән йөриләр. Ә мин үзем мәрхәмәтле Турахан карт булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Без бит яңа елны яз көне каршылыйбыз.

А.Б.   Көнчыгышта яңа елны яз көне каршылыйлар шул, ә без кыш көне каршылыйбыз.

Турахан.  Бик хуп. Мин сезнең бәйрәмгә бүләк әзерләдем. Минем чибәр кызларым чыгыгыз, биегез

Көнчыгыш халыклары биюе.

А.Б.  Рәхмәт, Турахан, бүләгең өчен. айдә әле син дә безнең белән татар халык уенын уйнап ал.

«КАПКАЛЫ» уены.

Турахан.  Сезнең уеныгыз бик күңелле. Үз илемә кайткач, балаларга да өйрәтермен әле. Сезне Яңа ел белән котлыйм. Бәхетле булыгыз.  (Китә).

А.Б.  Бу бит безнең Кыш бабай булмады. Кайда безнең Кыш бабай?

Убырлы.  Нәрсәсе ошамый сезгә? Бүреге-чалмасы бар, юкка гына булса да тун кигән, бүләкләр дә алып килгән.

        Ярар, ярар, башта минем турында матур итеп шигырь сөйләгез.

        Караңгы урман эчендә

        Арты белән өй тора.

        Шул өйдә яши Убырлы

        Явыз ниятләр кора

                Борыны кармак шикелле,

                Чәчләре үрә торган.

                Тешләре дә кыек-мыек

                Оста ялганчы булган.

 Убырлы.  Сез әле мине үртисезме? Менә сезгә Кыш бабай.

Сихерли. Санта Клаус керә. Аңа 2 гном ияргән

Санта Клаус.  Һеллоу, һеллоу. Мин Санта Клаус булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Америкадан килдем. Минем сезгә бүләгем бар. Әйдәгез әле кунак кызлары.

Современный бию

Гномнар  чыгышы:  «Яңа елны кайда ничек каршылыйлар?»

Санта Клаус.  Мин хәзер сезгә безнең балалар уйный торган уенны өйрәтәм. Түгәрәкләнеп басыгыз.

Уен.  «Если весело живется делай так»

Санта Клаус.  Бик күңелле сезнең белән, шулай да илемә кайтырга кирәк. Яңа ел бәхет-шатлык, сәламәтлек алып килсен һәммәгезгә дә.  (Китә)

А.Б.  Әбекәй, башка ил Кыш бабайларын күрсәтүең өчен рәхмәт. Шулай да үзебезнең Кыш бабай кайда?

Убырлы.  Шул хәтле матур Кыш бабай, нәрсәсе ошамагандыр, һич аңламыйм.

Ат тавышлары, кыңгыраулар чыңы ишетелә.

А.Б.  Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннарын туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар Кызы белән Кыш бабай килә.

Убырлы.  Моңа теге порошокның действиесе булмаган бит, искергән булгандыр инде.

Кыш бабай.  Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм җитәкче иптәшләр, кадерле балалар! Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди матур чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык

Кар кызы.  Бәйрәм белән котлыйм барыгызны

                 Сезгә бәхет, шатлык өләшәм

                 Залда утыручы якын дуслар

                 Хөрмәт белән сезгә эндәшәм

                        Мөмкин булса бөтен илдәшләрне

                        Бәйрәм белән котлар идем мин

                        Ил буенча, һәр өй саен кереп

                        Хәл белергә туктар идем мин.

                Ак буранлы юлда арып түгел

                Сезне искә алып туктавым

                Бәйрәм ямьле, илләр имин - шөкер

                Шул иминлек белән котлавым.

Кыш бабай.  Без бу бәйрәмгә бик күп күчтәнәчләр алып килдек.

А.Б.  Әйдәгез, Кыш бабайны ялыктырмыйк, чыршы тирәли бер җырлап әйләник

Чыршы тирәли җырлап әйләнү.

 Кыш бабай, син юлда  арыгансыңдыр, утырып ял ит, ә балалар һөнәрләрен күрсәтсеннәр.

7 класс җыр «Кыш бабай»

Кыш бабай.  Кая әле, капчыгымны чыршы төбенә куйган идем. Кызым, ачып күчтәнәчләр бир әле.

Кар кызы капчыкны ача, курка, кычкырып җибәрә. Анда песи ята.

Песи.  (киерелә)  Мияу. Йоклап киткәнмен бит.

Кыш бабай.  Бүләкләр кая соң?

Песи.  Нинди бүләкләр?

Убырлы.  Син нишләдең?

Песи.  Мин барысын да син кушканча эшләдем. Бүләкләрне яшереп куйдым.

Кыш бабай. Бүләкләремне алып ташлап, капчык эченә син үзең кереп яттыңмы?

Убырлы.  Бар алып кил Кыш бабайның күчтәнәчләрен.

Песи чыгып китә. Тавышы ишетелә. Килегез әле булышырга.

Кыш бабай номер күрсәткәннәргә күчтәнәч бирә.

«Парлы чыршылар» җыры.

Кыш бабай бүләкләрен өләшә. Бүләк өләшкәндә уен.

А.Б.  Кыш бабай, бик юмарт булдың әле син. Киткәнче һөнәрләреңне дә күрсәтеп кит инде.

- Сорыйбызмы, балалар?

Балалар кул чаба.

Кыш бабай.  Дуслар, сез бик күңелле ял итәсез икән. Мин дә сезнең белән ял иттем. Капчыгым да бушады, китәргә дә вакыт җитте.

        Ләкин киткәнче Иске ел белән Яңа елны очраштырып эстафета ачкычын тапшырасым бар.

Әтәч, тавык, чебиләр керә

Яңа ел керә

Кыш бабай.  Төкле аягың белән Яңа ел!

Яңа ел.          Исәнмесез, якын дуслар

                Шук малайлар, матур кызлар

                әбиләр һәм әниләр

                әтиләр һәм бабайлар

        Мине каршы алыгыз

        һәм танышып калыгыз

                Исемем минем Яңа ел

                Мин бәхет таратучы

                Җир йөзендә һәр нәрсәне

                Өзелеп яратучы

        Сезне өзелеп сагынганга

        Килдем мин яныгызга

        Бәхет, шатлык сәламәтлек

        Телимен барчагызга

Кыш бабай.  Кызым, безгә китәргә вакыт җитте. Башка мәктәпләрдә дә безне көтәләрдер. Саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик.  Ә сез уйнагыз-көлегез, биегез-җырлагыз. Рәхәтләнеп ял итегез.

Кар кызы. Хушыгыз, хуш, дусларым!

Бетерү

1. Зур өметләр белән каршылыйбыз

    2006 елның ел башын

    Игелек һәм миһербанлык кына

    Булсын иде синең юлдашың

2. Яңа елда исән-мул тормышта

    Аяк бассак иде, йа Рабби

    Кил Яңа ел изгелегең белән

    Явызлыкны беркем яратмый

3. Күкләраяз, дөнья имин булсын

    Авырлыклар ишек какмасын

    Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

    Шатлык чәчеп кайгы тапмасын

    Яңа ел мөбарәк булсын!

Китәләр.

Күмәк биюләр, вальс әйләнү, уеннар, дискотека


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...