Әхлак бишеге - иманлы гаилә
методическая разработка (4 класс) на тему

Галиева Фирая Ахметовна

Разработка внеклассного мероприятия по духовно - нравственному воспитанию.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_bishege_-_imanly_gaild.docx34.22 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт районы Елховой урта мәктәбе

“Әхлак бишеге – иманлы гаиләдә”

темасына ачык тәрбия чарасы

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Галиева Фирая әзерләгән

сәхнәләштерелгән күренеш эшкәртмәсе

Максат:

1) Балаларда ата-анага, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү өстендә эшләү.

2) Ата-аналарның һәм әби-бабайларның игътибарын сабыйлар күңелендә әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтү.

3) Укучыларны әби-бабаларының үткән тормыш юлы белән кыскача гына таныштырып үтү.

4) Балаларда сәнгатьле итеп яттан уку, дөрес интонация белән сөйләшү, сәхнәдә үз-үзләрен тиешенчә иркен тоту күнекмәләре формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗә: Укучылар

  • әдәпле-әхлаклы, сәламәт рухлы булып үсүнең әһәмиятен тирәнрәк аңлар;
  • әби-бабаларының үткән тормышы белән ныграк кызыксына башлар;
  • төрле яшьтәге кешеләр белән үзара хезмәттәшлек итәргә, аралашырга өйрәнерләр;  
  • сәхнә культурасы күнекмәләре алырлар;
  • сәламәтлекне ныгытуның төрле юллары белән танышырлар;  
  • ата-аналар һәм өлкәннәр балаларының, оныкларының сәламәт, бай рухлы, камил акыллы, хезмәт сөючән булып үсүләре өчен җаваплы булуларын ныграк аңлар.

Катнашучылар: 4нче, 8нче, 10нчы сыйныф укучылары.

Сәхнәләштерелгән күренешне үткәрү урыны: мәктәпнең тантаналар залы.

Сәхнәләштерелгән күренеш “Әхлак бишеге – иманлы гаиләдә”.

Сәхнә авыл өе кебек бизәлгән. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Әби белән Апа (Әбинең кызы) сәхәргә өстәл әзерлиләр.

Автор: Вөҗданы пакъ, йөзе ак минем сөйгән халкымның.

Әхлаклылык – нигез ташы һәр йөрәкнең, акылның.

Үткәннәргә күз салыйк без, гасырлар аша карыйк.

Газиз халкым үткән юлны дисбегә салып саныйк.

Пәрдә ачыла. Әби өстәлгә ризыклар куя. Сөйли.

Әби: Аллаһыга шөкер кылам – исәнлек биргәненә,

Аякларым йөргәненә, күзләрем күргәненә.

Аллаһыга шөкер кылам – биргән нигъмәтләренә,

Аятьләрне ятлар өчен зиһеннәр биргәненә.

Аллаһыга шөкер кылам – Коръән иңдергәненә,

Намазларны укыр өчен ярдәмен биргәненә.

Аллаһыга шөкер кылам – ураза биргәненә,

Бәндәләрнең гөнаһларын ярлыкыйм дигәненә.

Аллаһыга шөкер кылам – сабырлык биргәненә,

Сабырлыкның савапларын бирермен, дигәненә.

Аллаһыга шөкер кылам – иманга кайтканыма,

Намаз укып, Коръән укып, тынычлык тапканыма.

Әби сөйләгәндә үк Бабай белән Әти керә. Әти кулындагы самавырны өстәлгә куя.

Бабай: Мин дә бик шөкерана кылам, әнисе. Балалар белән бергә намаз укып, ураза тотарлык бәхетле көннәргә дә ирештек бит. Еллар тыныч, илләр имин булып, киләчәктә дә Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә язсын иде.

Әти: Амин, әти, шулай булсын... Әнисе, балаларны уят инде.

Әни тәлинкә белән коймак тотып керә. Өстәлгә куя.

Автор: И, Рамазан, утлар балкый һәрбер йортта,

Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.

Яшь бер ана коймак сала майлап кына,

Уята ул балаларын җайлап кына.

Әни балалар янына килеп, сөйли.

Әни: Торыгыз, тор, бәбкәйләрем, намаз җитә,

Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.

Рамазанның савапларын бирче, Аллам,

Үз бәхетен тапсын иде һәрбер балам.

Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,

Кагылмасын һич аларга яман куллар,

Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,

Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.

Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,

Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.

Кабул итче теләкләрем, Раббым, үзең,

Бар бит синең “Ярлыкармын”, дигән сүзең.

Автор: Ана теле – бәхет теле. Ана теле – йөрәк теле.

Аналарның һәрбер сүзе – бала өчен дөнья йөзе.

 Балалар керә.

Әни: Улым мин сине уятмадым бит, син әле кечкенә, ник тордың?

Илшат: Миннән башка гына нинди тәмле әйберләр ашыйлар микән, дип, тикшерергә тордым. (Көлешәләр).

Әти: Кунак егетләр-кызлар да торган бит әле монда. Кая, тагын урындыклар алып чыгыйк булмаса. (Әти, Раил урындыклар алып чыгалар).

Рамил: Ә без, уятмассыз дип, будильникны шалтырарга куеп яттык. Безнең дә сәхәр ашап карыйсы килә.

Әби: Бит-кулларыгызны юдыгызмы, балалар? Утырышыгыз, әйдә.

Өстәл янына утыралар.

Бабай: Бисмилла әйтеп ашагыз, балалар.

Әдилә: “Бисмиллә” дип башладыңмы,

Эшләр гел уңып тора.

Әби-бабаларыбызның

Күңеле булып тора.

Бисмилләсез бер эшкә дә

Ярамый керешергә.

Бисмилләсез мөмкин түгел

            Уңышка ирешергә. Сәхәр “ашыйлар”.

Автор: Телне ачыйк таңда “Бисмиллаһ” дип,

Шөкер кылып бирмеш һәр көнгә.

Иманнарның ак һәм сафлыгы да

Аллаһының тиңсез иркендә.

Телне ачыйк иртән “Бисмиллаһ” дип,

Йөзне борып кыйбла ягына.

Ходай биргән һәрбер көнне зурлап,

Иман нуры җанда кабына.

Әти: Балалар, сезнең эшкә барасыгыз юк, ятып йоклагыз инде.

Ләйлә: Мин әби белән намаз укыгач ятам.

Рамилә: Ә мин таң атуын, кояш чыгуын карагач кына ятам.

Илшат: Йокы качты инде, әти... Бабай, берәр нәрсә сөйлә әле.

Раил: Я тоже хочу послушать разные истории.

Әби: Ник татарча сөйләшмисең, улым. Бик яхшы белә идең бит үткән җәйдә.

Раил: Онытмадым, эби. Вчера же только приехали. За лето всё вспомню.

Рамил: Ә мин бер дә онытмадым, әби.

Рамилә: Раил абый белән Рамил абый көрәш түгәрәгенә йөриләр. Җәй буе чыныгып, көч тупларга дип кайттылар. Ә мин җиләккә йөрергә дип кайттым.

Әти: Ураза көрәшчеләргә кирәк булган ихтыяр көче тәрбияли, сәламәтлекне ныгыта. Егетләр өметле!  Апаның кызы Ләйлә дә, әнә, шәһәр кызы булса да, иртүк торып, безнең балалар белән бергә бакча эшләрендә катнаша, спортта да зур уңышларга ирешкән.

Ләйлә: Минем әти белән әни намаз укыйлар. Шулай бит, әни?

Апа:  Шулай, кызым, шулай. Мактанасың килде ахры.

Абый керә. Хәерле иртә тели.

Абый: Нигә бик иртә тордыгыз? Әллә барыгыз да сәхәр ашадыгызмы?

Бабай: Ә син ник тормадың, улым? Балаларың уятмыйча да сикереп тордылар... Намаз да укымыйсың икән.

Абый: Өлгерермен әле, әти. Эш кешесе бит без. Әнине кара әле бер генә: тәнендә карга чукырлык ите юк, җитмәсә, ураза тотып үзен интектерә. Син үзең дә пенсиягә чыккач кына мәчеткә йөри башладың түгелме соң?

Әби: Ничек оялмыйча атаңа каршы шундый сүз әйтәсең!.. Мин ябык булсам да, сау-сәламәт. Сез берәр җирегез авырта башласа, учлап-учлап дару эчәргә тотынасыз. Ә мин менә, тәһарәт алып, намаз укып, ураза тотып, Аллаһының рәхмәте белән, бер чиргә дә бирешмим... Атаң сезнең кебек чакта мәчеткә йөри алмады шул. Без яшь чакта, улым, дин тотуны тыйдылар. Мәктәптә су эчертеп, уразаны боздыралар иде... Алай гынамы соң! Мәчет манарасына хәтле кисеп төшерделәр! Гөрселдәп җиргә ауды инде, җаныкаем...

Бабай: Әниең дөрес әйтә, улым. Мөмкинлек барында өйрәнеп кал. Безнең балачак һәм яшьлегебез кырыс сугыш елларына, сугыштан соңгы ачлыкка туры килде. Көн-төн көч җитмәслек авыр хезмәт белән балачагыбызны күрми дә калдык. Шулай булса да, әлхәмдүлилләһ, әхлаклы, иманлы яшәдек, сезне дә әдәп-әхлаклы итеп үстерергә тырыштык. Әнә, апаңнан, энеңнән, киленнән үрнәк ал: алар хөкүмәт эшендә дә, өйдә дә эшли, намазга да вакыт таба.

Әти:    Тормышыңда тынгы табалмасаң,

Чуарланып китсә хисләрең,

Авыр уйлар урап алса кинәт,

Намазга бас иртә-кичләрен.

Укы “Әлхәм”, укы “Кольһуаллаһ”,

Тынычланып китәр күңелең.

Беләбез бит беркемгә дә җирдә

Мәңге яшәү мөмкин түгелен.

Апа:   Ал тәсбихың, башла “Бисмилла”дан

Бер Алладан сора яхшылык.

Иман нурын сирпер йөзләреңә,

Күңел күзең китәр яктырып.

Зирәк зиһен, күркәм холык кирәк

Үткән чакта гомер юлыннан

Көчсезләргә шәфкать-шәфәгать кыл

Килгән чакта әле кулыңнан.

Абый: Үпкәли күрмәгез, әти, әни. Урынсыз шаяртуым өчен гафу итегез. Йөзегезгә кызыллык китермәм. Хәзер, әти, сезнең белән мәчеткә керәм, иртәгә сәхәргә уятырсың. Балаларны, рөхсәт итсәгез, калдырып китәм инде мин. Эшкә дә өйрәнерләр, сәламәтлекләре дә ныгыр.

Әби: Калдыр, улым, калдыр. Сезгә бала булса, безнең кадерле оныкларыбыз бит алар!

Илшат: Ур-ра, мин абыйлар белән балыкка йөрим!

Бабай: Менә, Илшат улым, берәр нәрсә сөйлә дигән идең. Кил әле яныма!

Оныгының җилкәсенә кулын салып сөйли. Әби Ләйләнең янына килә.

Бабай: Безнең тарих озын, үскән улым,

              Борыла-борыла аккан сулар кебек,

              Һәр борылышта берәр бабаң торган,

              Бу камышлар шаулый шулар кебек.

  Әби:  Әнә анда әбиең урак урган,

            Бу болында бабаң печән чапкан.

            Бу әрәмә һаман шаулап торган,

            Борылып-борылып Шушма суы аккан.

            Безнең гомер озын, үскән кызым,

            Әмма күңел балачакка дәшә.

            Әнә сиңа мең чәчәкле болын,

            Һәр чәчәккә апа булып яшә!

Бабай: Башларыннан сыйпа арышларны,

             Башларыннан сыйпа куакларны.

             Кабатлама безнең ялгышларны,

             Кабатлама безнең гөнаһларны!                          

Әби: Безнең тарих озын, үскән кызым...

Әни: Кызым, теге әбиең чыгарган шигыреңне апаң белән абыеңа да сөйләп күрсәт әле.

Алсу: Аллаһ Бөек, Аллаһ Олуг,

Аллаһу Әкбәр дибез.

Аллаһ Бердәнбер, тиңдәшсез,

Аллаһу Әхәд дибез.

Аллаһуга мактау теләп,

ӘлхәмдүлиЛләһ дибез.

Нәрсә генә эшләсәк тә,

Һәрчак БисмиЛләһ дибез.

Ниятләгән эшебезне

Булыр, ИншәЛлаһ дибез.

Төрле вакыйгалардан соң

Һәрчак МәшәЛлаһ дибез.

Ялгышсак, гөнаһ кылсак

ӘстәгъфируЛлаһ дибез.

Шайтаннан сыеныр өчен

ӘгузүбиЛләһ дибез. (ошамаса, бу шигырьне бүтәнгә алыштырыйк)

Әби: Менә рәхмәт, кызым!

Абый: Әбиләренең шигъри сәләте безнең кызларга да күчкән ахры. Бар да шагыйрьләр телендә сөйләшәләр.

Камилә: Ә без Әдилә белән әхлак дәресендә менә нинди матур шигырьләр өйрәндек! Безнекен дә тыңлагыз әле.

            Иртән йокыдан уянгач бераз уйланып ятам.

Ничек әдәпле булырга? Шул турыда баш ватам.

Иң башта әти-әнигә хәерле иртә телим.

Мәктәпкә барганда юлда өлкәннәрне сәламлим.

Укытучы апаларны хөрмәтләргә тырышам.

Өйдә һәрчак әтиемә, әниемә булышам.

Бу гына җитми ахрысы әдәпле кыз булырга.

Моның өчен кирәк әле бик иманлы булырга.

-Иман-тәүфыйк бирсен Аллаһ, - диләр әти-әнием.

-Рухи дөньяң да бай булсын, бәхетең шунда синең!

Өлкәннәрнең сүзләреннән чыгардым нәтиҗәсен:

Иман, әдәп, сәламәтлек – яшәешнең мәгънәсе.

Әдилә: Кояш нурында коена бар табигать баласы.

Иман нуры каян килә, аны кайдан аласы?

Иман нуры иңә икән игелек кылганнарга,

Ата-анага хөрмәтле, шәфкатьле булганнарга.

Иман нуры догалардан күчә диләр җаныңа.

Шуны аңлаганнар гына басалар намазына.

Иман нурларыннан башка һич яшәргә язмасын.

Бу турыда һәрберебез кечкенәдән аңласын!

Әти:  Ай рәхмәт, кызларым! Ничек килештереп әйттеләр! (Күрше һәм аның малае керә).

Күрше: Әссәләмегаләйкүм.

Бабай: Вәгаләйкүм әссәлам, күрше! Иртәләгәнсез әле...

Күрше: Мәчет манарасында ут кабынды. Хәзер азан әйтәләр.

Рамазан: Әйдәгез, тизрәк иртәнге намазга! Рамил, сез барасызмы?

Раил: Барабыз! Мин дә барам. (Түбәтәйләрен алып кияләр)

Рамил: Намазлыгымны җәям дә, кыйблага башым иеп,

Догаларым укый башлыйм “Кабул ит, Аллаһ”, - диеп.

Дога белән Аллаһыдан сорыймын иртә-кичен.

Рәхмәт әйтәм бу дөньяга мине яралткан өчен.

Догаларымны, бер Аллаһ, и, кабул кылсаң иде!

Төрле бәла-казалардан яклаучым булсаң иде!

Бабай: Әйдәгез, балалар! Хәерле сәгатьтә! (Бабай, әтиләр, малайлар мәчеткә китә).

Рамилә:  Күзләремне төбим кыйблага,

     Күңелемдә дога юллары...

     Буш булмасын күңел сандыклары,

     Бир, Ходаем, иман нурлары.

    “Бисмиллаһ” дип, көмеш ярым айга

     Карашымны төбим сокланып.

     Бабайларның намаз укуыннан

     Күңелләрем китә сафланып.

Ләйлә: Бабайларның изге күңелендә

Зур тормышның серле эзләре.

Иман нурын һәм ышаныч көчен

Бу кешелек күпме эзләде...

Күзләремне төбим кыйблага,

Күңелемдә дога юллары...

Адашмасак иде тормыш сукмагында,

Бир, Ходаем, иман нурлары!..

Апа:  Күңелгә күчә күңелдән инсафлы сафлык кына.

Адашмас барыр юлында иманлы халык кына.

Сәҗдәсен кыла күңелләр таң сәгате – сәхәрдә,

          Без – мәңгегә иман белән! Без – иманлы сәфәрдә! (Пәрдә ябыла).

Автор: Канатларның ниндиләрен куясың, туган нигез?

Тормыш бит – сер, тормыш авыр, тормыш ул – төпсез диңгез.

Әхлакны кайтарыйк, дисәк, Коръәнне кулга алыйк,

Сабыйларның күңеленә серләрен ачып салыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....

"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"

Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Бала бишеге- гомер ишеге" проект-эзләнү эше.

"Бала бишеге- гомер ишеге" проект-эзләнү эше класс сәгатьләрендә, эәләнә тирә дөнья дәресләрендә кулланырга була....

Доклад на тему "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"

доклад для выступления на родительском собрании...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...