Эзтабарга алу
классный час (2 класс) на тему

Шафигуллина Суфия  Миннекамиловна

Укучыларны эзтабарга алу кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eztabarga_alu.docx17.31 КБ

Предварительный просмотр:

Эзтабарга алу

Укучыларны эзтабарга алу кичәсе

Ярымәйләнә ясап укучылар тезелешеп басалар.

Җыр “Кояшлы ил “

  1. Матур итеп киендек
     Бер сафларга тезелдек.
    Безнең бүген бәйрәмебез
    Чын күңелдән куандык.
  2. Тирә - юньдә сары яфрак

Килеп җитте алтын көз.

Шатланабыз, елмаябыз

Чәчәкләрдәй матур без.

  1.  Күрәсезме бүген кояш
    Ничек назлы елмая.
    Безнең бәйрәмебезне
    Ул да бит көтеп ала.
  2.  Өйрәнәбез без монда
    Туган илне сөяргә.
    Өйрәнәбез саф татарча
     Матур итеп сөйләргә.
  3.  Бергәләшеп уйнарбыз
     Матур җырлар җырларбыз.

Тәртипле тырыш булырбыз
"5" кә генә укырбыз.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

  1. Якты - якты йолдызлар бар
     Батыр - батыр кешеләр бар.
    Тырыш булып нәни чактан ук
     Син алардан үрнәк ал.

  1. Батыр булсын ди илебез

Үз кызларын һәм улларын.
 Батырлар да "Әлифба" укып

Башлаган үз юлларын.

Җыр “Әлифба”

  1.  Без эзтабар булабыз
     Алда зур эшләр.
    Өйдә ничек булышканны

Өлкәннәр сөйләр.

  1. Безнең кемнәр икәнлекне

Эшебез әйтер.
Барыбыз да китап белән

Дуслашты хәзер.

Вожатый: Эзтабарлар! Группагызның флагын кабул итеп алыгыз.Ул Татарстан байрагының бер кисәге, аны саклагыз (флаг бирелә)

  1. Бу флаг куша безгә
    Эш сөяргә, дус яшәргә
    Шатлык, бәхет өләшергә
    Җир йөзендә кешеләргә
  2. Сүз бирәбез сиңа Татарстан

Укырбыз "4" кә "5" кә
Җиң сызганып өйрәнербез
Син кушкан һәрбер эшкә

Вожатый:

Сез эзтабар кагыйдәләрен өйрәндегез инде. Хәзер әйдәгез шуларны искә төшерик әле. Эзтабар кагыйдәләре нинди була икән?

  1. Эзтабарлар кем дисәгез -
    Тәвәккәл батыр алар
    Бәхет өчен көршчеләр
     Юлыннан атлый алар
  2. Эзтабарлар кем дисәгез
    Хезмәт сөйгән һәр бала
    Горур, матур исем белән
    Эзтабар дип атала
  3. Эзтабарлар кем дисәгез
    Шигырь, җыр сөючеләр
    Күңелләргә шатлык нуры
    Өләшеп бирүчеләр

Эзтабар кагыйдәләре әйтелә.

Эзтабар - кыю кеше

Эзтабар - намуслы кеше

Эзтабар - кешелекле кеше

Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.

(Укучылырның муеннарына галстуклар тагыла.)

  1. Хөрмәтле укытучылар! Кунаклар!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез
 Бүгеннән башлап

Артта калмаска

Икеле алмаска

Алмабыз һичтә

Укырбыз бишкә

Вәгъдәне үтәрбез,
Теләккә җитәрбез
Туган илгә без
Хезмәт итәрбез.

  1. Без үсәрбез беләкләргә
     Баһадир көче туплап
    "Уңганнарым" дияр илем
    Безнең хезмәтне хуплап

  1. Яңа шәһәрләр төзербез
    Игәрбез кырда иген
    Кирәксә Гагарин сыман
    Айкарбыз җиһан күген
  2. Көтегез дуслар, әниләр.
     Чыгарбыз ерак юлга
    Күктән йолдыз алып кайтып

          Бирербез сезнең кулга.

Хор.  Бөтен группа каршысында
Чын күңелдән сүз бирдек
Без өйдә дә, мәктәптә дә
Үрнәк булырбыз! - дидек

Җыр “Мин үсәм, үсәм, үсәм”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эзтабарга кабул итү 1 класс

Тема:Без эзтабарлар....

Эзтабарга кабул иту

Сценарий "Посвящение в следопыты"...