Эзтабарга кабул итү 1 класс
классный час (1 класс) на тему

Фаррахетдинова Лейсан Тагировна

Тема:Без эзтабарлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eztabarga_kabul_itu.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

                                                 

                                                     

 

Эзтабарга кабул итү.

        

Диләрә.1 алып баручы. Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген.

                                           Бөтен җирдә тантана.

                                          Менә хәзер көттермичә

                                          Безнең бәйрәм башлана.

  Динис .2 алып баручы . Нинди бәйрәм бу дисезме?

                                      Эзтабар бәйрәме бу.

                                         Эзтабарга кабул итү-

                                            Балачак бәйрәме ул.

1 а. б. Кадерле укучылар! Бүген сез зур сынаулар үтеп, эзтабарлар сафына керергә

җыелдыгыз. Сезгә хәерле юл телибез.

2 а. б. Дусларым! Ә сез эзтабарларның кемнәр икәнен беләсезме?(Әйе)

(Укучылар сөйли)

  1. Кем укуда иң оста,

     Китап-дәфтәре чиста?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.

  1. Кем булыша зурларга,

     Кем бик оста җырларга?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.    

           

  1. Кем яратмый өчлене,

Ычкындырмый бишлене?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.              

 4.  Кем ярата кошларны,

Кемнең бик күп дуслары?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.  

 

5. Кем ялкаулыкны сөйми

    Кем туры,дөрес сөйли.

    Ул баламы?

    Ул бала-уңган бала-

     Эзтабар дип атала.

 

6.Эзтабарлар кем дисәгез,  

        Хезмәт сөйгән һәр бала.

        Горур матур исем белән

       Эзтабар дип атала.

       7.Эзтабарлар кем дисәгез,

Җитез, өлгер балалар.

Варислардан һәр нәрсәдә

Әйбәт өлге алалар.

8.Эзтабарлар кем дисәгез

   Тәвәккәл, батыр алар.

    Бәхет өчен көрәшчеләр

   Юлыннан атлый алар.

1 а. б. Сез эзтабарларның кем икәнен беләсез икән. Мин сезне “Эзтабарлар иле”нә сәяхәткә чакырам.

Һәркем өчен дә туган ягы, туган җире кадерле, шуның өчен беренче сынауны “Туган як” дип атадык. (Экранда Саклау-Баш авылы күренешләре)

1.Яратам туган авылның

Елга, инеш, күлләрен.

Мондый гүзәл табигатьне

Беркайда юк күргәнем.

  1. Кошларымның сайраулары

     Күңелгә шундый як

     Тыңлап торам, таңга калам,

     Җырлагыз, җырла тагын.

3. Кошлар җырына кушыла

      Күңелдәге моңнарым.

      Йөрәгемә җыя торам

      Авылымның җырларын

Без нинди районда яшибез?

(Сарман районы)                              

Авылыбызның исеме ничек?Күрше авылларның исемнәре?

Балалар безнең авылда нинди урам исемнәре бар?(Ленин,Тукай,Сөләйман)

Нинди тау бар?(Батыр тавы) )  Сез яши торган якта нинди агачлар үсә?

Нинди җәнлекләр беләсез?

Кош исемнәрен атагыз?

Күлнең  исеме?(Саклу күле)

2.б. Афәрин, булдырдыгыз!Бик яхшы барысын да беләсез. Укучылар,  без бик матур табигатьле авылда торабыз.Әйе ул серле, сихри, могҗизалы.

1 а.б. Икенче тукталышыбызның исемен беләсегез килсә, табышмакның җавабын табыгыз:

     Юл чатында тора батыр,

     Күзләре төрле-төрле,

     Берсен йома, берсен ача –

     Аны белә һәр кеше.

  • Светофор.

2 а. б. Әйе. Бик дөрес. Икенче тукталышыбыз “Светофор” дип атала. (Светофор булып киенгән бала керә.)

Светофор.  Нәни дусларым, сез мине таныйсызмы? Әйе, мин светофор. Юлда йөрүчеләргә  дөрес юлны күрсәтәм., тәртипсезләрне кисәтәм. Әйтегез әле, минем кызыл төсем нәрсәне аңлата?

  • Кызыл төс туктап торырга куша.
  • Сары төс ни ди?
  • Сары төс әзерләнергә куша.
  • Ә яшел күзем ни дип күз кыса?
  • Яшел төс юл аркылы чыгарга рөхсәт бирә.

Җыр” Светофор.” 

 Светофор. Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармагыз. Адымнарыгыз нык, юлларыгыз имин булсын! Сау булыгыз!

 1 а. б. Өченче тукталышыбыз  “Китаплар иле” дип атала.  Укучылар, нәрсә соң ул китап?

 - Китап – белем чишмәсе.

 - Китап – юл күрсәтүче маяк ул.

 - Китап хезмәтне яратырга өйрәтә.

 - Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

2.б. - Китап – киңәшчең синең,

   Дустың, ярдәмчең синең.

   Ул хөрмәткә бик хаклы

   Кадерлә син китапны.

     1.б.    Ул яратмый пычракны,

         Керне, тузанны, тапны.

         Саф, керсез күңелең белән

         Бик чиста тот китапны.

2 а. б. Укучылар, ә менә китапларны кадерләп тотмаганда нәрсә булырга мөмкин икән? (Укучыларның җаваплары)

1 а. б. Дүртенче тукталышыбыз “Эзтабар аланы” дип атала. Анда аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Эзтабар  аланы безгә үзенең бик матур чәчәген бүләк итте. Бу чәчәк гади генә түгел, серле чәчәк. Ә сере нидә икән соң аның? Әгәр серле чәчәкнең таҗларына язылган биремнәрне төгәл үтәсәгез, сезне эзтабарлар сафына кабул итәчәкбез.

2 а. б. Дуслар, авырлыклар килгәндә кушап калмагыз, тапкыр һәм зирәк булыгыз. Сынауларны башлыйбыз.

 .Таҗдагы беренче бирем: Эзтабарларның кагыйдәләрен атагыз.  

  • Эзтабар – кыю кеше.  
  • Эзтабар – намуслы кеше.
  • Эзтабар – кешелекле кеше.
  • Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.

1 а.б. Таҗдагы икенче бирем: Мин кайсы әкияттән?

(Әкият геройлары чыгып берәр әкияттән өзек әйтәләр. Укучылар җавап бирә.)

Үги кыз: Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? Мин кайсы әкияттән?

Кәҗә белән сарык:- Мики- ки- ки,мики-ки-ки,

                                  Капчыктагы бүре башы бит уники...

Шүрәле: Әйдәле, дускай, уйныйк бераз кети-кети.

Су анасы: _Тукта,тукта,качма,качма ,и карак....

    2.а.б.Таҗдагы өченче бирем:

- Варисларның девизы? ( “Һәрвакыт әзер!”)

 - Лозунгысы? ( “Көн саен яхшылык кыл!”)

 - Символлары? ( Аларның төсе - зәңгәр, яшел, кызыл.)

1.а.б. Таҗдагы дүртенче бирем: Эзтабар вәгъдәсен әйтегез.

“Мин (исемнәрен әйтәләр), яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирәм.”

Бергә: Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

            Бүгеннән башлап

Ялкауланмаска,

Артта калмаска,

Икеле алмаска.

Тырыш булырга,

Бишкә укырга.  

Җыр:Балачак.    

 2 а .б. Булдырдыгыз! Сез бүгеннән эзтабар булырга лаек.(Эзтабарга алалар.) 

Нәни дусларым, сезгә хәзер галстуклар тагыла. Ул ак төстә. Аны          саклагыз! Аның белән горурланыгыз! Нинди генә эшкә тотынсагыз да, кая гына барсагыз да, эзтабар булуыгызны онытмагыз!(галстук тагалар) (Вожатыйлар котлавы).

 1 а. б. Шушының белән бәйрәмебез тәмам. Сезне тагын бер тапкыр эзтабар булуыгыз белән котлыйбыз.  

         

       



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

ТР варислары сафына кабул итү

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....

Гимназистлыкка кабул итү бәйрәме

1 нче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү сценарие...

Татарстан варислар берлегенә кабул итү

4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү тантанасы...

Эзтабарга алу

Укучыларны эзтабарга алу кичәсе...

Эзтабарга кабул иту

Сценарий "Посвящение в следопыты"...