Семейные праздники
методическая разработка по теме

Безнең  гаилә - тату   гаилә

 

Максат:  - Балаларга “гаилә” дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү;

     - кече яшьтән үк гаиләгә карата җаваплы булырга өйрәтү;

     - әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү  ;  

  - мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту;                                                                        

 

Зал матур итеп бизәлә, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакат эленә:

 

  Шатлык- күңелебездә,

  Ал кояш – күгебездә.

  Килегез, дуслар, кунакка,

  Гаилә бәйрәме бездә!                                                                                     

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең  гаилә - тату        гаилә

Максат:  - Балаларга “гаилә” дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү;

     - кече яшьтән үк гаиләгә карата җаваплы булырга өйрәтү;

     - әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү  ;  

  - мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту;                                                                        

Зал матур итеп бизәлә, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакат эленә:

  Шатлык- күңелебездә,

  Ал кояш – күгебездә.

  Килегез, дуслар, кунакка,

  Гаилә бәйрәме бездә!                                                                                    

Бәйрәм барышы:                                                                                                                     А.Б.: Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, бабай-әбиләр,абый-апалар,энем-сеңелләр һәм килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.  

Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.                                               Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Чөнки ул гаилә әгъзалары турында кайгырта, җил-яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.                                                            

Муз.пауза. Җыр “Про папу”.

А.Б.: Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмассың».                                              

Муз.пауза. Җыр “Әниләр бәйрәме”.                                                 

А.Б.: Безнең әле тагын яшьләрнең игьтибар-илти-фатына аеруча мохтаҗ кешеләребез бар. Алар - әбиләребез һәм бабайларыбыз. Болар - хәзинә, киңәшчеләрнең беренчеләре, ата-баба йоласын саклап, килер буыннарга тапшыручылар.                                                            

Муз.пауза. Шигырь “Бабам шатлана микән”

А.Б.:  Халык авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.                                                                             

 

Безнең гаиләләр мәкальләрне белә микән? Хәзер шуны ачыклау максатыннан, “Әйтеп бетер  ” бәйгесе оештырыла.

       

-Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи).

-Аз сөйлә, күп (эшлә).

     

  -Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан).

-Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез  (көн күрмәс).

     

 -Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм       булган).

-Оясында ни күрсә, ( очканда шул булыр).

       

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

     

 -Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

     

 -Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

       

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

       

 -Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

 -Эшләгәнең кеше өчен булса,(өйрәнгәнең үзең өчен).

       

 -Өйнең яме (бала белән).

Муз.пауза. “Татар халык” биюе.

А.Б.:  Әти-әниләрне,бабай-әбиләрне  сынадык. Чираттагы бәйгедә балалар катнаша. Бәйге “Табышмак әйтәм, җавабын тап” дип атала.

1.Көзме, кышмы, язмы, җәйме-

Тыңламый нишләтәсең?

Кар-буранда, җил-яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.      (Кадак).

           

 2.Җәй җиттеме – ат артыннан

     Һич тә калмас,тыраклар.

     Кыш җиттеме – абзардагы

     Бер почмакка кунаклар.   (арба).

3.Агач үгез, өч мөгез.  (сәнәк).

             

4.Көтү көткәндә бер елан

   Арттан калмый шуыша.

    Син курыкма: чакмый бит ул,

     Миңа сыер куыша.    (чыбыркы).

5.Үзе тимер, таш ашый,

Селтәнсәң – кисә башлый.

Артында кала тезем,

Уздырмас сиңа үзен.     (чалгы).

                 

 6.Ары йөгерде – сыйпады,

    Бире йөгерде – сыйпады.

     Ары килеп, бире килеп,

     Бер почмакта туктады.    (себерке).

7.Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң – үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә.    (мотоцикл).

             

8.Ач булса – ята, тук булса – торып утыра.(капчык).

9.Авызы юк, теше бар,

Ашаганын йота алмый,

Кулы белән тота алмый.    (пычкы).                      

     

 10.Өнсез,җансыз-иң яхшы дус,

     Теле юк,үзе аңлата.(китап).                      

Муз.пауза. Шигырь “Ярый мин кыз булганмын”.

  

А.Б.:   Безнең халык бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Ә хәзер  халык ашлары буенча бәйге оештырып алабыз. Ул “Могҗизалар кыры” дип атала.

       1. Эченә берәр нәрсә салып , кыстырып пешергән ашамлык. 8 хәрефтән. (кыстыбый).

 2.Геометрик фигураны эченә алган милли ризык.                                         8 хәрефтән. (өчпочмак).

         

3.Катлы – катлы татлы бәлеш.   7 хәрефтән. (гөбәдия).

4.Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге. 6 хәрефтән. (чәк-чәк).

       

 5.Иң борынгылардан саналган эчемлек. 5 хәрефтән. (әйрән).  

6.Ике сүздән торган милли ризык. 7 хәрефтән.(Кош теле.)

           

 7.Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый. 5 хәрефтән. (Икмәк.)                                    

Муз.пауза. Шигырь “Әбием күчтәнәче”.                                                                

   

А.Б.:   Чираттагы бәйгебез “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән дидек. Мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укырмын,  ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

       1)Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:

             -Улым, нәрсә булды?- дип сорыйсыз.

              -Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә,  ни әйтерсез? (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

   

2)Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:

              -Кызым, ашарга чык,- дип табын янына чакырды.

Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.

               -Балам, бүген нинди билгеләр алдың?- дип сорады әбисе.

               -        ... (Роза эндәшмәде).

               -        Әллә бер фәннән дә синнән сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул, тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2” ле билгесе алганын әйтте.

   Әби бу очракта нәрсә әйткән икән? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк, балам, тырыш та, өйрәнеп “2”леңне “5”кә төзәтеп кайт һ.б.)

             3) 1 нче сыйныф укучысы  Маратка  әнисе фатир ачкычын бирде дә:

        - Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

  Марат шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:

          -Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр?

-        ...

(Җиде кат үлчә, бер кат кис,- дип юкка гына әйтмиләр шул.)

4) Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?

- ....

(Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

           

 5) Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра. Сез нишләр идегез?

( Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Йокың туймаса, вакыт белән ятып йокларга кирәк.)                                                                                          

Муз.пауза. Җыр “Әниемнең  кочагы”.                                                     

 А.Б.:  Әти-әниләрне,бабай-әбиләрне  сынадык. Чираттагы бәйгедә балалар катнаша. Бәйге “ Көйне бел” дип атала.  

(Көйне тыңлау нинди җыр икәнен ачыклау.)                                  

 Муз.пауза.  Шигырь “Кем булган әби-бабам”                                                     

А.Б.:   Безнең гаиләләр  җырлар белә микән? Хәзер шуны ачыклау максатыннан, “ Җырлап күрсәт  ” бәйгесе оештырыла.

  (Бер санны алу, артында язылган җырны җырлау.)

1 – “Әнкәй ”                           4- “ Һәрвакыт булсын кояш”

2 – “Туган тел”                 5- үзләре теләгәнне.

3 – “Җомга көе”

Муз.пауза. “Солдатлар” җыр-биюе.      

А.Б.:    Алдагы бәйге “Тылсымлы сүзләр”. Безнең балаларыбыз тылсымлы, назлы сүзләрне беләме икән. Шуны тикшереп китәрбез. Әти-әниләр, бабай-әбиләр  дә ярдәм  итәргә мөмкин.                                                          

 (Ромашка таҗларындагы сорауларга җавап бирәләр).

        

-Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.

-Синең әти-әниеңә, туганнарыңа әйтә торган матур сүзләрең.

                   

 -Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

-Берәрсенә үтенечең булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

                   

-Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?

-Хушлашканда нинди сүзләр әйтәбез?                                                                                        

Муз.пауза. Җыр “Иң матур җыр”.                                                                        

А.Б.:Чираттагы бәйгебез “ Ягымлы сүзләр, матур сүзләр” дип атала.    Әйдәгез, әти-әниләр, бабай-әбиләр,балалар  бер-беребезгә матур сүзләр әйтешик. Кем аларны күбрәк белә икән? (Кадерлем, алтыным, матурым, бердәнберем, алмам, хөрмәм, кояшым, аппагым, куз нурым, җаным-бәгьрем, сылуым, йөрәк пәрам, җан кисәгем, наныем, йомшагым...)

 

 - Күрәсезме, бер-беребезгә, ягымлы итеп эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икан! Тик бу сүзләрне, ни кызганыч, бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.  Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтүдән сак булыйк. Яраламыйк күңелләрне! Матур сүз баланың кәефен күтәрә,тынычландыра ,эшчәнлеген арттыра.Шуңа күрә балалардан ягымлы сүзне кызганмагыз.

Муз.пауза. Җыр “Настоящий друг”                                                     

А.Б.:  Балалар, кечкенәдән әти-әниләрне, өлкәннәрне хөрмәтләп, олылап, санлап үссәгез, тәүфыйкълы, димәк, бәхетле булырсыз. «Бәхет башы - тәүфыйкъ», дигән бит борынгылар. Сез дә бәхетле – тәүфыйкълы, озын гомерле булыгыз. Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез  белән  әти-әниләрне, өлкәннәрне һәрвакыт шатландырып яшәгез!

            Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була.

            Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны үзегез тәрбияләп үстерергә язсын. Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар!

     

  Бәйрәмдә актив катнашкан гаиләләрне билгеләп үтәбез. (Магнитафон язмасында Римма Ибраһимова башкаруында “Бәхетле булыгыз” җыры яңгырый.)

       Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.

           

 

           

        

        

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий праздника Семейного праздника

Сценарий семейного праздника. Данный  сценарий содержит инсценировку  по теме "Воспитание  в семье", стихи, песни и музыкальное сопровождение....

Сценарий семейного праздника «Праздник дружной семьи»

Семейный праздник в 3 классе. Цель: сплочение коллектива детей и родителей.Задачи: воспитание у ребят чувства любви и уважения к родителям, гордости за свою семью; развитие семейн...

ПРАЗДНИК РОЖДЕСТВА – СЕМЕЙНЫЙ ПРАЗДНИК

знакомство с православными праздниками (Рождество)...

Сценарий праздника "Семейные праздники" 4 класс

Сценарий праздика можно использовать на внеклассных мероприятиях,классных часах,на уроках ОРКСЭ...

"Праздник Рождества - семейный праздник"

"Праздник Рождества - семейный праздник".Цель. познакомить с историей возникновения праздника Рождества ;Задачи: расширить духовный мир детей; создать  атмосферу праздника Рождества Христова....

Праздник хлеба. Семейный праздник в классе.

На родительском собрании были отмечены некоторые ребята нашего класса, которые за обедом с аппетитом кушали  хлеб, брали по несколько кусочков с собой, а остатки скармливали птицам...Тогда решили...

« Семейные традиции и семейные праздники» в третьем классе.

Научить детей и взрослых правильному осознанному,  нравственно-направленному, использованию свободного времени....