Кадерле әниләр
методическая разработка (4 класс) на тему

Сценарий ко Дню Матери

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaderle_nilr_2013.docx54.37 КБ

Предварительный просмотр:

j0281904

                                                              2013 нче ел

1а.б. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: 
"Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле,канатлы фразаларны җаныбызга,аңыбызга сеңдерү зарур. 

Балагызның берәве сез, 
Гаиләнең йөрәге сез, 
Иминлекнең терәге сез. 
Һәркемнең кирәге сез. 

Сез чаялар,сез батырлар 
Сез дөньяда иң матурлар. 
Сез булганга тормыш ямьле, 
Сез булганга яшәү гамьле. 

2 а.б. Хәерле кич,безнең өчен иң кадерле кунакларыбыз-әниләребез! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм- Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! 
Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.Кадерле әниләр! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән сәламли
2 нче класс укучылары вокаль ансамбле.

1.а.б.Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк !Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!


2 а.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек,җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. 

 Хөрмәтле кунаклар! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?

1.а.б. Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР!

2.а.б.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез.

1.а.б.Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән.

2.а.б.Әйдә. Иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.Сәхнәдә 1нче сыйныфлар

1.Бүген - әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

2.Әниләрнең  көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

3.Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

4.Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

5.Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

6.Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

7.Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил – көннәр.

8.Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

9.Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.

10.Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

11.Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

12.Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

1.а.б.       Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

КОНЦЕРТ НОМЕРЫ      БИЮ     __________________________________________________________

2.а.б. (кызга дәшә), бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?

1а.б. Әлбәттә, минеке.

2.а.б. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз , иң-иң матур әни кемнеке?

Бергә: Ми-не-ке.

1.а.б.    Юк,белмәдегез, иң матур әни  _________неке ,ә иң иртә торган әни ______________

Концерт номеры _____________________________________________________________________________________

Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Э.Шәрифуллина.

Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

                                         Ф Яруллин.

2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык 
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 

1 а.б. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы.Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен. 


2 а.б Әйе шул,Алисә, бик дөрес әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала.Ә "балам” дип аркаңнан сыйпаса,сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне эретерлек җылы. 

1 а.б
. Ә авырсаң... Авырсаң,төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьледер улИскәндәр. 

2 а.б. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,җитмәс төсле.Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек,кайгысыз– хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. 


Концерт номеры___________________________________________________________________

1.а.б.Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә куркыныч түгел.

2.а.б. Безгә балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, яле Алисә әйтеп кара әле?

1.а.б.-Көннәр якты булсын өчен,

-  Йокы татлы булсын өчен,

-    Җил-яңгырдан саклар өчен,

-     Усаллардан яклар өчен,

-    Ашлар тәмле булсын өчен,

-     Дөнья ямьле булсын өчен,

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

  • Бәхет- шатлык артсын өчен

Бергә:   -Әни кирәк!

Коцерт номеры ______________________________________________________________________

2.а.б.Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә. Әниләргә бездән күп кирәкме?Бу хакта әйтмәсәләр дә, без беләбез: үзләрен гомер буена шатландырып яши алуыбызны тели алар. Әниләргә бездән иң элек әнә шундый шатлык кирәк.

1.а.б. Искәндәр, ә  син ничек уйлыйсың, әниләргә бездән нәрсә кирәк?

2.а.б.-безнең көннәр якты булу кирәк аңа!

  • Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
  • Җил- яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
  • Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
  • Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
  • Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!

Бергә: Шуңа күрә ул бит ана!

  • Ә-ә-ә, онытканмын, тагын  бездән әниләргә  ял кирәк!

Концерт номеры ______________________________________________________________

Укучы .  Әниемә ял кирәк.

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

                                             Р. Миңнуллин.

1.а.б.Әни!Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең  авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

Концерт номеры __________________________________________________________________

Укучы     Күзләремнән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.

                                             Ф. Зыятдинов.

Укучы   Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

К. Булатова.

Укучы.      Шунысы начар.

Әни миңа тун алды,

Бик матурын, карасын.

Йокларга ятканда да

Килми аны саласым.

Шундый йомшак, җылы ул.

Үзе таман, килешле,

Гел үлчәп теккән төсле.

Бик әйбәт шул әнием,

Миңа матур тун алды.

Шунысы начар : әниемнең

Үзенең туны югалды.

                                                Ф.Яруллин.

1.а.б. Бүген әниләр көне. Шуңа да микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтеп торасы килә.

2.а.б.Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре бар.Аларны да тыңлап китик инде.

Концет номеры ________________________________________________________________

Укучы.   Кем гаепле?

Ачуланып, пыр тузынып

Кайтты Булат өенә.

Күңелендә дулады аның

Җил – давыллы өермә.

Сумкасын атып бәрде ул

Өйгә керә-керешкә.

Синең аркада бүген мин

“Берле” алдым дәрестә.

-Ничек алай?- дип сорады

Әнисе бик аптырап.

Моннан соң минем өй эшен

Эшләп куй син яхшырак.

                                                 Ф. Яруллин.

Укучы .   Булган әйбәт заманнар.

Борын-борын заманда

Булган әйбәт заманнар.

Кешеләр бер – берләренә

Кунакларга барганнар.

Бәйрәмнәрдә котлашып

Матур хатлар язганнар.

Авыллардан – шәһәрләргә,

Шәһәрләрдән – авылларга

Посылкалар салганнар.

Бар да әйбәт булганнар,

Хәтта куяннар да элек

Тәмле күчтәнәчләр биреп

Җибәргәннәр урманнан.

Үзгәрделәр әниләр.

Хәзер инде куяннар да

Ерак – ерак урманнардан

Күчтәнәч җибәрмиләр.

                                                 Ф. Яруллин.

- Мальвина – Исәнмесез. 
- Буратино--- Соңга кала яздым бит,ник мине көтеп тормадың Мальвина. Ә-ә-ә...Исәнмесез. 

- Мальвина--- Син беләсеңме, без синең белән Әниләр бәйрәмендә ич 

- Буратино--- Әниләр бәйрәме? Әни... Әти диген.Минем Карло әти 
бәйрәмемени? Мин тагын белми торам. 

- Мальвина – Юк инде.Әниләр бәйрәме.Менә тыңлап кара әле син балаларны, хәзер аңларсың. 

Концерт номеры шигырь (« Һәр чәчәкнең аның төсе бар”) ________________________________________________________________ 

- Мальвина( чыга)- Аңладыңмы инде? 

- Буратино—Аңладым да шикелле үзе. Ләкин... "Әти”се   дә бар ич,ул да  өч хәрефтән тора, ул да иң кадерле ,сөйкемле кеше,ул да безнең өчен гел кайгырып тора. 

- Мальвина—Димәк әле син аңлап бетермәгәнсең. Әйдә ,тагын тыңлап карыйк әле. 

Концерт номеры    ШИГЫРЬ     (Син килгәнсең,әни...)                              


- Буратино—Менә аңлашылды. Зур рәхмәт сезгә дусларым! Әниләр турында җыр,шигырь бик күп инде алайса? 

- Мальвина—Син әйтәсең әни,күз нурым дип 
                  Хәтеремдә калыр бу сүзең. 
                   Гомер буе якты маяк булып 
                   Нур сибәрмен сиңа мин үзем. 

- Буратино --Әйдә,Мальвина,әниләр турында язылган иң матур җырларның берсен тыңлап үтик. 

Концерт номеры    ________________________________________________________        

(сәхнә артыннан укыла)

А.Б. Русча да җырлыйбыз,

Инглизчә дә җырлыйбыз.

Шуңа күрә районда без

Беренче урынны яулыйбыз!

   Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары районда узган инглиз телендәге җыр конкурсында “Три котята” җырын башкарып, беренче урынны  яуладылар.Кадерле әниләр! Бу җырыбыз да сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.

       А.Б..Бәйрәм кирәк әтигә,

 Бәйрәм кирәк әнигә,

  Бабай белән әбигә.

  Безнең халык кунакчыл:

  Якты чырай,такта чәй, дип

Каршы ала кунакны.

Әйдәгез  без дә, “Шаян  такмаклар “ы  белән 11 нче класс укучыларын каршы алыйк әле!

       А.Б.Котлап бүген барчагызны

   Әниләр көне белән,

    Бәйрәмне дәвам итәбез

  Иң   матур бер җыр белән.

С. Илнар -җыр

  А.Б.   Үзе көз ае булса да,

 Бүген көн шундый ямьле.

 Чөнки әниләр көн бит,

 Шуңадыр бик күңелле.

Б.Гүзәл -җыр

       А.Б. Кадерле әниләребез!

 Хөрмәтле әниләребез!

   Бәйрәм белән котлый бүген

   Сезне баянчы кызларыбыз!

Баянчылар чыгышы

1.а.б.Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

         Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

2.а.б.      Әле  ярый җирдә болыннар бар!

        Гүзәллекне ничек таный белер идек?

1.а.б.Әле ярый җирдә әниләр бар?

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

 Бергә.  Әле ярый җирдә чишмәләр бар,

        Болыннар бар,

        әниләр бар!

Концерт номеры                Җыр    Камалова Г. -8 кл.

1.а.б. Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

2.а.б.Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң- иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

  • миңа гомер биргән өчен,
  • кадерләп үстергән өчен,
  • назлы карашлары өчен,
  • пешергән ашлары өчен,
  • йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

                                               (Р.Вәлиева.)

А.Б.  Клуб  бүген гөрләп тора

     Шаулап тора күрегез.

     Без бит бәйрәмгә җыелдык

     Әйдә, дуслар биибез!

                                            Сәхнәдә рус халык биюе

1.а.б. Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

2.а.б.Гомер юлларыгыз озын булсын ,

          Тигез тормыш аны бизәсен.

          Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

           Авырлыклар мәңге килмәсен .

1а.б. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: 
"Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле ,канатлы фразаларны җаныбызга,аңыбызга сеңдерү зарур. 

Балагызның берәве сез, 
Гаиләнең йөрәге сез, 
Иминлекнең терәге сез. 
Һәркемнең кирәге сез. 

Сез чаялар,сез батырлар 
Сез дөньяда иң матурлар. 
Сез булганга тормыш ямьле, 
Сез булганга яшәү гамьле. 

2 а.б. Хәерле кич,безнең өчен иң кадерле кунакларыбыз-әниләребез! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм- Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! 
Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.Кадерле әниләр! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән сәламли
2 нче класс укучылары вокаль ансамбле - “Хәерле көн”

1.а.б.Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк ! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
2 а.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек,җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. 

 Хөрмәтле кунаклар! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?

1.а.б. Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР!

2.а.б.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез.

1.а.б.Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән.

2.а.б. Әйдә. Иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.Сәхнәдә  1нче сыйныфлар (шигырьләр)

1 а.б.(сәхнә артыннан) - Җыр “Яраткан әнием”

                     (  Сәхнә артыннан)

1.а.б.       Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

                  Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

                 Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

                 Бүләк итик матур биюләр.

КОНЦЕРТ  НОМЕРЫ     сәхнәдә     моряк биюе

2.а.б.Нәзилә ,бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?

1а.б. Әлбәттә, минеке.

2.а.б. Дуслар, ә сез ничек уйлыйсыз , иң-иң матур әни кемнеке?

1.а.б.    Юк,белмәдегез..., иң матур әни  -Айназныкы ,ә иң иртә торган әни - Зиләнек

   2.а.б.   Нәфис  сүз. Укыйлар -  Гардиев Айназ,Галимарданова Зилә

1.а.б.  (сәхнә артыннан)     Шушы көннәрдә гомер бәйрәмнәрен – туган көннәрен билгеләп үткән      әниләрне котлап җырлый Гайнетдинова Адилә “Әниемнең туган көне”

2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык 
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 

1 а.б. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы.Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган   диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. 


2 а.б Әйе  шул,Нәзилә, бик дөрес  әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала.Ә "балам” дип аркаңнан сыйпаса,сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне эретерлек җылы. 

1 а.б
. Ә авырсаң... Авырсаң,төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьледер улИскәндәр. 

2 а.б. Нинди генә  әйтсәк тә,җитмәс төсле.Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек,кайгысыз– хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

         Сәхнәдә 3 нче класс укучыларының вокаль ансамбле «Әниләр бәйрәме » 

1.а.б.Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә куркыныч түгел.

2.а.б. Безгә балаларга әниләр ни   өчен   кирәк икән, яле Нәзилә,    әйтеп кара әле?

1.а.б.  -Көннәр якты булсын өчен,

            -  Йокы татлы булсын өчен,

     -Җил-яңгырдан саклар өчен,

          -     Усаллардан яклар өчен,

         -    Ашлар тәмле булсын өчен,

         -     Дөнья ямьле булсын өчен,

         -   Гөлләр чәчәк атсын өчен,

          -     Бәхет- шатлык артсын өчен

Бергә:   -Әни кирәк!        

Коцерт номеры

Сезне бәйрәм белән сәламли 6 нчы класс вокаль ансамбле  - “Биргәнсең син миңа”

1.а.б. Җырлый 2 нче класс укучысы-  Хуҗина Азилә “Бананамама”

2.а.б.Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә. Әниләргә бездән күп кирәкме? Бу хакта әйтмәсәләр дә, без беләбез: үзләрен гомер буена шатландырып яши алуыбызны тели алар. Әниләргә бездән иң элек әнә шундый шатлык кирәк.

1.а.б. Искәндәр, ә  син ничек уйлыйсың, әниләргә бездән нәрсә кирәк?

2.а.б.-безнең көннәр якты булу кирәк аңа!

  • Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
  • Җил- яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
  • Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
  • Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
  • Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!

Бергә: Шуңа күрә ул бит ана!

  • Ә-ә-ә, онытканмын, тагын  бездән әниләргә  ял кирәк!

Концерт номерыНәфис сүз . Укыйлар- Хәмидуллин Илмаз,Фардиева Алия,Сабитов Руслан

-“Дәү  әнием, дәү  әтием” җырлый 4 нче класс укучысы Хабибуллина Айзилә

1.а.б.Әни!Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең  авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

Концерт номеры    -   Сезгә үзләренең шигырьләрен бүләк итәләр – Сибгатуллин Азамат,Хакимов Булат һәм Имамов Ниязлар.

  • Сәхнәдә 5 нче класс укучысы Гизетдинов Илсаф “Алмагачлары”

1.а.б. Бүген  әниләр  көне. Шуңа да микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтеп торасы килә.

2.а.б.Тик шулай да балаларның  өлкәннәргә  бераз  гына  үпкә  сүзләре  бар.Аларны да тыңлап китик инде.

Концерт номеры    - Нәфис сүз. Укыйлар – Башарова Алсу,Рашитов Булат

1.а.б.  (сәхнә артыннан) -  Кадерле әниләребез! Без балаларыгыз белән  сезнең арада гел дусларча гына мөнәсәбәт булуын телибез һәм 7 нче класс кызлары башкаруында җыр бүләк  итәбез - “Дружба” . Рәхим итеп тыңлагыз!

Мальвина , Буратино чыгышы :

- Мальвина – Исәнмесез. 
- Буратино--- Соңга кала яздым бит,ник мине көтеп тормадың Мальвина. Ә-ә-ә...Исәнмесез. 

- Мальвина--- Син беләсеңме, без синең белән Әниләр бәйрәмендә ич 

- Буратино--- Әниләр бәйрәме? Әни... Әти диген. Минем  Карло  әти 
бәйрәмемени? Мин тагын белми торам. 

- Мальвина – Юк инде. Әниләр  бәйрәме. Менә тыңлап  кара  әле  син  балаларны, хәзер аңларсың.
 Нәфис сүз. Укыйлар – Фаттахов Наил, Ганиев Нурислам

1.а.б. (СӘХНӘ  АРТЫННАН)  - 5 НЧЕ КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ ВОКАЛЬ АНСАМБЛЕ БАШКАРУЫНДА “ӘНИЕМ” ҖЫРЫ

   -       Газиз әниләребезне котлауга безнең әтиләребез дә кушыла . Бу җырыбыз сезнең өчен кадерле әниләребез! “Гармунчы бит әтием” – җырлый  1 нче класс укучысы Ибрагимова Инзилә.

- Мальвина( чыга)- Аңладыңмы  инде? 

- Буратино—Аңладым да шикелле үзе. Ләкин... "Әти”се   дә  бар ич , ул да  өч  хәрефтән  тора, ул да иң  кадерле , сөйкемле  кеше  ,  ул да  безнең  өчен  гел  кайгырып тора. 

- Мальвина—Димәк  әле  син   аңлап бетермәгәнсең.  Әйдә ,тагын  тыңлап карыйк  әле. 

- Буратино – Нәфис сүз. Укый  -Мирзагитова Юлия

1.а.б. ( СӘХНӘ АРТЫННАН)  - Җырлыйлар 5 нче класс кызлары – Акирова Гөлнур,Шакурова Гөлназ “Чулпы таккансың”
- Буратино—Менә  аңлашылды. Зур рәхмәт сезгә дусларым! Әниләр турында җыр,шигырь бик күп инде алайса? 

- Мальвина—Син әйтәсең әни,күз нурым дип 
  Хәтеремдә калыр бу сүзең. 
  Гомер буе якты маяк булып 
  Нур сибәрмен сиңа мин үзем. 

- Буратино -Әйдә,Мальвина,әниләр  турында язылган иң матур җырларның берсен тыңлап үтик. 

Мальвина – Сәхнәдә “Гөлләр” дуэты

  • 1.а.б. (СӘХНӘ АРТЫННАН)  Кадерле әниләр! Сезне  бәйрәм белән тәбрикли -  7 нче класс укучылары. Рәхим итеп карагыз!        
  • Җырлый  6 нчы класс укучысы Сибгатуллина Алисә -   “Мама”

(сәхнә артыннан укыла)

А.Б. Русча да җырлыйбыз,

Инглизчә дә җырлыйбыз.

Шуңа күрә районда без

Беренче урынны яулыйбыз!

   Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары районда узган инглиз телендәге җыр конкурсында “Три котята” җырын башкарып, беренче урынны  яуладылар.Кадерле әниләр! Бу җырыбыз да сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.

       А.Б. .Бәйрәм кирәк әтигә,

                Бәйрәм кирәк әнигә,

               Бабай белән әбигә.

               Безнең халык кунакчыл:

               Якты чырай,такта чәй, дип

                Каршы ала кунакны.

Әйдәгез  без дә , “Шаян такмаклар “ы  белән  11 нче класс укучыларын каршы алыйк әле!

     А.Б.Котлап бүген барчагызны

              Әниләр көне белән,

               Бәйрәмне дәвам итәбез

               Иң   матур бер җыр белән.

          Җырлый  -  9 нчы класс укучысы - Самигуллин Илнар

  А.Б.   Үзе көз ае булса да,

             Бүген көн шундый ямьле.

             Чөнки әниләр көн бит,

              Шуңадыр бик күңелле.

                    8 нче класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл башкаруында җыр -  “Әниемә”

       А.Б. Кадерле әниләребез!

              Хөрмәтле әниләребез!

              Бәйрәм белән котлый бүген

              Сезне баянчы кызларыбыз!

          СӘХНӘДӘ -   Баянчылар чыгышы

Сәхнәгә чыгып:

1.а.б.Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

  Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

2.а.б.      Әле  ярый җирдә болыннар бар!

        Гүзәллекне ничек таный белер идек?

1.а.б.        Әле ярый җирдә әниләр бар?

   Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

 Бергә.  Әле ярый җирдә чишмәләр бар,

        Болыннар бар,

        әниләр бар!

2.а.б.    ТРИО________________________________________________________________________

-  Бикемова Гөлдәния ,Ганиева Гүзәл башкаруында дуэт  - “Әнием”

1.а.б. Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

2.а.б.Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң- иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләрне һәм рәхмәтебезне  әйтәсе килә .Кадерле әниләр! Барлык балаларыгыз исеменнән сезгә рәхмәт сүзләрен 5 нче класс укучы Акирова Гөлнур җиткерә.Рәхим  итеп тыңлагыз!

(СӘХНӘ АРТЫННАН)

А.Б.  Клуб  бүген гөрләп тора

     Шаулап тора күрегез.

     Без бит бәйрәмгә җыелдык

     Әйдә, дуслар биибез!

                                            Сәхнәдә рус халык биюе

  • 4 НЧЕ КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ ВОКАЛЬ АНСАМБЛЕ - “Бәхеттә – шатлыкта”

1.а.б. Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

2.а.б.Гомер юлларыгыз озын булсын ,

         Тигез тормыш аны бизәсен.

         Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

          Авырлыклар мәңге килмәсен .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -әни

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...

Әнием - кадерлем!

Әнием - кадерлем!сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр көнендә куярга була...

Әнием-кадерлем

8 Март бәйрәменә эшкәртмә...

Әнием - кадерлем...

башлангыч сыйныфлар белән 8 Март бәйрәмендә бәйрәм сценарие язганда ярдәмлек буларак тәкъдим ителә....

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучы­лар ярымтүгәрәк ясап басалар....

"Әнием - кадерлем минем!""

«День матери» является сценарием  праздника, посвящённого Дню матери. Данное мероприятие проведено в марте 2014 года. Данная работа может оказать методическую помощь классным руководителям,...

Телетапшыру “Кадерле әниләребезнең йөрәк җылысы” (аналар көненә багышланган кичә)

Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү; гаиләдә әниләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Әниләрне ярату, игътибарлылыкны шигырьләр, җырлар, биюләр аша җиткерү....