Телетапшыру “Кадерле әниләребезнең йөрәк җылысы” (аналар көненә багышланган кичә)
методическая разработка (3 класс) на тему

Даутова Алсу Камиловна

Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү; гаиләдә әниләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Әниләрне ярату, игътибарлылыкны шигырьләр, җырлар, биюләр аша җиткерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaderle_nilrebeznen_york_zhylysy.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Телетапшыру “Кадерле әниләребезнең йөрәк җылысы” 

Бәйрәм үтәчәк зал матур итеп бизәлә, әниләрнең фотолары ярдәмендә плакат әзерләнә, класстагы укучыларның әниләрен чагылдырып презентация эшлләнә. 

Максат: Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү; гаиләдә әниләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Әниләрне ярату, игътибарлылыкны шигырьләр, җырлар, биюләр аша җиткерү.

Җиһазлау: компьютер, ноутбук, проектор, экран, шарлар, хәрефләр язылган карточкалар, поварга колпак, бию костюмнары, кечкенә өстәл, урындыклар.  

      Сәхнә телевизор экраны кебек эшләнә. Алып баручылар кечкенә өстәл янында утыралар(талгын музыка яңгырый) :

1 а.б. Исәнмесез, кадерле дуслар!

2 а.б. Хәерле кич, яраткан әниләребез! Сезне зәңгәр экраннар каршында күрүебезгә без бик шатбыз.

1а.б. Бүген сезнең хөрмәткә “Кадерле әниләребезнең йөрәк җылысы” дигән махсус бәйрәм каналы “Класс а 3” эшли.  

2а.б. Сез мәгълүмати бәйрәм каналында түбәндәге тапшыруларны карый һәм тыңлый аласыз. Безнең анонс.

1а.б. Яңалыклар.

2а.б. Барысы да өйдә.

1а.б. Тәмлетамак.

2а.б. Могҗизалар кыры.

1а.б. Оста куллар.

2 а.б. Бии белсәң оялма.

1 а.б. Ералаш.

2а.б. Һава торышы.

1 а.б. Ә хәзер сүз яңалыклар хезмәтенә (Яңалыклар – заставкасы яңгырый)

  • Хәерле кич, яраткан әниләребез! Эфирда , яңалыклар. Студиядә Хайдарова Нәркизә. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе “Аналар көне” буларак билгеләп үтелә. Мәскәүдә, Казанда, Актанышта һәм илебезнең төрле почмакларында яшәүче балалар үзләренең кадерле кешеләре – әниләре өчен бүләкләр әзерлиләр. Бу минутларда Актанышның 1нче мәктәбендә, 3а классында әниләргә багышланган кичә бара. Турыдан –туры трансляция карап  үтәргә тәкъдим итәбез.

(балалар ярым түгәрәк итеп тезелеп басалар, чыгыш ясыйлар,  чыгышлар беткәч урыннарына утыралар.)

Җыр “ Добрая, милая мама”

1.Эшли пешекче  булып  

Минем  әнием  Гөлназ

Балкый аның йөзе  

Эшләре бара гөрләп.

Әниемнең кулы алтын

Шундый тәмле пешерә.

-Дәресләрең ни хәл?- диеп

Көндәлекне тикшерә.

Алтын, чынлап әйтәм

Алтын минем әнием.

Кайгы-хәсрәтләр күрмичә,

Озак яшә, кадерлем!

2.Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый.  

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Аналар көне белән!      

           3.Минем әнкәемә

Гөлләр дә башын ия.

Әниемнең эше бик күп

Буш вакыт бик аз тия.

Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыруга

Тагын эшкә йөгерә.

            4. Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?

Көндә  "5”ле алып кайтам,

Кичә идәннәр юдым.

Әниемне сөендергәч,

 Уңышлы була юлым.

            5. Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием минем Ләйлә.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Башымны ия-ия.  

6. Минем дә әни әйбәт,

Беләсезме, шундый шәт.

Әниләрне хөрмәтләү-

Монысы яхшы гадәт!

Тырыш бул, яме, улым,-дип

Озата ул мәктәпкә.

Май булып ята аның

Әйткән сүзе йөрәккә.

            7. Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

            8. Кайчакларда әле әни

Ачулангалап куя.

Аның күз яшен күрү-

Йөрәкләремне уя.

Батыр йөрәкле әнием,

Игелекләр күр бездән.

Газиз әни, әнием,

Бәхетле бул һәрвакыт.

            9. Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине  мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

10.  Бәйләргә бик тә хәвәс

Чигәргә дә ул әвәс.

Әниемнең кулы алтын,

Эшләмәгән эше аз.

Әни бәйләгән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.  

Җыр “Әнием”

11. Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

12. Минем әни иң назлысы,

Ягымлысы,

Минем әни иң әйбәтне,

Иң матуры.

Җырлар көйләп, эшләр эшләп

Көннәр буе

Йөри өйдә, әйтерсең лә

Кояш нуры.

13. Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

14. Гел күрәсем килеп тора әниемне

Көтеп торам тизрәк өйгә кайтуыңны

Бер елмаеп "Улым”диеп әйтүеңне,

Ничек кенә әйтеп бирим сагнуымны.

Матур да син, назлы да син, якын да син

Шуның өчен яратам бит үзеңне мин.

Очар коштай канатланып кайтам өйгә

Бик тиз генә куеныңа сыеныйм мин.

15. Әнием минем,  кадерлем,

 Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине  үпкән.

Дөньяда иң яхшы кеше

Һәркемнең дә үз әнисе.

Сабыйларын үстергәнче

Әле аңа күп "биисе”.

Тәмле аш та, назлы сүз дә

Көтәбез без әниләрдән.

16.Әни түзә, сабыр итә

Яшь чыкмасын тик күзләрдән!

Нәни генә уңышка да

Чын күңелдән сөенүче.

Авырганда безнең өчен

Чын күңелдән көенүче.

Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче!  

            17. Рәхмәт Ходам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!

Зур сынаулар сиңа тормыш

Җибәрсә дә, кызганмыйча,

Түзем булдың, сабыр иттең

Кала белдең югалмыйча.

            18.Без - балаларыңны

Гел яхшыга өйрәтәсең.

Әби-бабаема да син

Гел ягымлы эндәшәсең.

Рәхмәт, әни, рәхмәт сиңа!

Бик бик яхшы булганыңа

Киң күңелле, мәрхәмәтле

Итагатьле булуыңа!

           19. Әниемнең эше-иң изге эш,

Әниемнең сүзе - иң назлысы.

Әнием кулы - иң йомшагы,

Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы!

Авыр сүзне әйтмик әниләргә

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне саклыйк, яратыйк

Калсын әле алар гел күркәм!

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

( “Барысы да өйдә” тапшыруы заставкасы яңгырый)

2 а.б. Эфирда “Барысы да өйдә” тапшыруы. Бүгенге тапшыру да без зур, тату гаиләнең иң ныклы, гүзәл, кадерле, хөрмәткә лаек кешеләре – әниләребез белән таныштырырбыз. Аларның шат күңелле булуларында безнең дә өлешебез бик зур. (кулын колагына куеп) Айнур, сез туры эфирда.

Айнур:  Исәнмесез, Солтан. Без үзебезнең турыдан –туры репортажны, Актаныш якларыннан алып барабыз. Тимур әзерме?

-Исәнмесез, Сез кем булып эшлисез? (җавап тыңлана). Сезнең хезмәтегездә нинди авырлыклар була?(җавап тыңлана). Рәхмәт.

- Гафу итегез, Сезгә бер сорау бирергә мөмкинме?(җавап тыңлана). Сез буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?(җавап тыңлана). Бик зур рәхмәт.

- Әйтегез, әле Сез нинди чәчәкләр яратасыз?(җавап тыңлана). Рәхмәт.

-Хәерле кич. Сезнең гаиләгезнең иң яраткан ризыгы? (җавап тыңлана). Рәхмәт.

- “Класс а 3” каналы өчен “Барысы да өйдә” тапшыруы.  Аның алып баручысы Айнур Гилаев, оператор Тимур Шубин. Солтан? (кулын колагына куеп)

1а.б. Айнур рәхмәт. .(“Тәмлетамак” тапшыруы заставкасы яңгырый).

Шушы урында мин “Тәмлетамак” тапшыруына урын бирәм. (Повар киеменнән бер бала чыга)

-Әниләр бәйрәменә махсус “тәмнүшкә” тәкъдим итәм, язып алырга әзерме? 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он,  әз генә тоз, 100грамм ак май, 1 кап камыр йомшарткыч. Артык куе булмаган камыр ясыйбыз, табаны майлап, әзер камырны салабыз. Уртача кызулыктагы духовкада пешерәбез. Духовка белән сак эш итегез. Әниләр бәйрәменә менә дигән бүләк, ә иң мөһиме үз кулларың белән әзерләнгән. Тәмле булсын!

2а.б. (“Могҗизалар кыры” - тапшыруы заставкасы яңгырый) Алдагы тапшыруыбыз,  “Могҗизалар кыры”. Рәхим итегез.

Дамир: Бүген җомга һәм без “Могҗизалар кыры” - тапшыруын башлыйбыз.

  • Сорау залда утыручы әниләргә. Уен шартлары белән Сез таныш.

Беренче сүз 8 хәрефтән тора.(сәхнәдәге балалар капланган хәрефләр белән басалар)  Сорау: зәңгәр чәчле кыз. Берничә кешенең җавабын тыңлыйбыз(Мальвина) Дөрес. (сәхнәдәге балалар капланган хәрефләрне ачалар)

Икенче сорауны яңгыратам, сүз 6 хәрефтән тора. (сәхнәдәге балалар капланган хәрефләр белән басалар) Иң зур җиләк? (җавабапларны тыңлыйбыз) Дөрес Карбыз. (сәхнәдәге балалар капланган хәрефләрне ачалар)

Өченче сорау, җавап 6 хәрефтән (сәхнәдәге балалар капланган хәрефләр белән басалар)тора: тәмле, татлы. (җавабапларны тыңлыйбыз) Дөрес чәк-чәк. (сәхнәдәге балалар капланган хәрефләрне ачалар) Тапшыруда катнашкан өчен бик зур рәхмәт. Киләсе җомгага кадәр исән – сау булыгыз.

   1а.б. Тапшыруларыбызны дәвам итәбез. Сүз “Оста куллар” тапшыруына һәм аның алыштыргысыз алып баручысы  Искәндәр. (“Оста куллар” - тапшыруы заставкасы яңгырый) Уртага урындык белән чыга:

  • Хәерле көн кадерле әниләр, балалар. Бүген без сезнең белән бүләк әзерлибез.

Безгә: ак картон, кызыл һәм ак төстәге салфеткалар, клей, кайчы кирәк. Ә иң мөһиме яхшы кәеф, матурлыкны һәм дә әниеңне ярату кирәк. Ак картонга шаблон ярдәмендә йөрәк сызабыз, кисәбез, бер ягына үзебезнең ак салфеткалардан вак борчаклар әвәлибез. Ясалган йөрәк өстенә клейлап ябыштырабыз. Калган өлешне кызыл салфеткалар белән эшлибез. Бүләк әзер. Шәп чыктымы? Балалар бүләкләрен әниләренә бирәләр, Урыннарына утыралар.

 2а.б. Безнең тапшыруларның (“Бии белсәң оялма” - тапшыруы заставкасы яңгырый) иң күңелле минутлары якынлаша. “Бии белсәң оялма” тапшыруы.

  • Бүген без дә ике төркем көч сынаша. Беренче булып чыгыш ясыйлар Актаныш гүзәлләре. Рәхим итегез кызлар. (кызлар бииләр)
  • Икенче төркем – Чын татар егетләре. Рәхим итегез.(малайлар бииләр)

Ике төркемгә дә рәхмәт, Сез иң шәбе, җитезе. Сезнең белән “Бии белсәң оялма” - тапшыруы булды һәм аның алып баручысы _______.  Рәхмәт.

1 а.б. (“Ералаш” - тапшыруы заставкасы яңгырый). Бүген без тапшыруда бер гаилә тарихы белән танышырбыз. “Өч әни” сюжетын карап үтик.  

Автор: Кичен безнең  Гөлия

Кайтып керде уеннан:

Курчагын кулына алды,

Гөлия: -Ничек хәлең, Кызым,

Минем күз нурым?

-Тамагыңа ашадыңмы,

Калдырдым мин Сөт, кабартма.

-Ай, кызым, кызым,

Ник ашамадың?

Ашамасың ябыгырсың,

Шырпыдай син калырсың?!

Автор:

Шул чагында әнисе кайтты эштән,

Ул бик арыган, ә шулай да

Гөлиянең башын сыйпап

Сорап куйды әнисе:

Әнисе:-Ничек, Кызым, хәлең

Минем син күз нурым?

-Тамагыңа ашадыңмы,

Өстәлдә иде сөт , кабартма

Әйдә уенга мавыгып,

Утырма, кабатлатма!!!

Ашамасың ябыгырсың,

Шырпыдай син калырсың?!

Автор: Кибеттән кайтып керде әбиләре,

Ул да кызыннан сорарга ашыкты:

Әби: -Кызым, ничек хәлең

Минем күз нурым?

Күп авыруларны бүген карадыңмы?

Ә тамагыңа, ашадыңмы?

Салган идем сумкаңа кабартма,

Ничек салсам, шулай кайткан,

Әй, бала?! Бала?!

Ашамасың ябыгырсың,

Шырпыдай син калырсың?!

Автор: Өч әни чәйләп утыра кичен

Һәрберсе дә уйлый үз баласын.

Әни булулар, хай,  җиңел түгел лә.

2а.б. Нинди генә яшьтә булсак та әнкәйләр борчыла, кайгыра, догалар укый.

1а.б. Ә хәзер иртәгәгә (“Һава торышы” - тапшыруы заставкасы яңгырый) һава торышы. Рәхим итегез.

  • Хәерле кич тамашачылар. Студиядә һава торышы хезмәте һәм мин аның алып баручысы _______. Иртәгә безнең илнең территориясендә аяз һава торышы. Кадерле әниләрнең һәм аларның балаларының тән температурасы 36да 5 градус җылылыкта  булачак. Алдагы ике көндә явым-төшемнәр – күз яшьләре, йөзләрдә томан күзәтелми. Гомумән салкын кышлардан соң җылы язлар килә, бер – берегезгә шатлык, елмаюлар гына таратыгыз дип  без тапшыруыбызны төгәллибез.

 1а.б. Тышта ап-ак кар булса да

           Шатлан син һәр туган таңга.

 2.а.б.Бүлмәбез дә әниләр бар,

          Куан дустым әнкәң буганга.

Бергә: Бәйрәм белән әниләр!

Сезнең өчен “Класс а 3” каналын да Сөмбел Харисова һәм Солтан Наҗаров булды.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Сезнең хөрмәткә җыр “__________”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -әни

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...

Әнием - кадерлем!

Әнием - кадерлем!сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр көнендә куярга була...

Әнием-кадерлем

8 Март бәйрәменә эшкәртмә...

Әнием - кадерлем...

башлангыч сыйныфлар белән 8 Март бәйрәмендә бәйрәм сценарие язганда ярдәмлек буларак тәкъдим ителә....

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучы­лар ярымтүгәрәк ясап басалар....

"Әнием - кадерлем минем!""

«День матери» является сценарием  праздника, посвящённого Дню матери. Данное мероприятие проведено в марте 2014 года. Данная работа может оказать методическую помощь классным руководителям,...

Дәресләрдә шәһәребезнең милли төбәк тарихи-мәдәни мирасын куллану.

Туган җиргә, туган җир төшенчәсе аша туган халкыңа, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, теленә һәм, гомумән, яшәү рәвешенә карата укучыларда хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү-тел һәм әдәби уку дәресләрене...