Әниләр көненә багышланган кичә.
материал (3 класс) по теме

Максат. Балалар күңелендә кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx32.26 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау районы  “Дөбъяз урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”

Әниләр көненә багышланган кичә

“Ана – бөек исем”.

Төзеде:

Яруллина Гөлнур Галимулловна.

2015 ел.

Ана – бөек исем.

Максат. Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү.

Җиһазлар: әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета язмалары, кул эшләреннән күргәзмә,әниләрнең рәсем дәресендә эшләнгән портретлары, әниләргә кулдан эшләнгән бүләкләр.

1 Алып баручы.    Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгалары кояш кебек кайнар.

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы,

Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлекә аңа тиңнәр юк.

2 . Алып баручы

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!                                    

Һәр авылда, районда, республикабызда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтәлә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез, бәйрәм белән сезне!

“Җырлыйм әнием турында” җыры башкарыла.

3 бала. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә! (“Бүген әниләр бәйрәме” Р.Вәлиева)

  1. Бала.   Әнием – син бер генәм.

Иң якыным, гөл генәм.

Дөньяларда иң яраткан,

Якын кешем син генә.

Әни мине тапкансың,

Назлагансың, баккансың.

Матур-матур җырлар җырлап,

Иркәләп йоклаткансың.

  1. Укучы.    Төннәр буе бер дә күз йоммыйча,

Бишек җыры көйләп йоклаттың.

Көйсезләнсәк, әнкәй, сабыр булдың,

Кулларыңа алып юаттың.

Өйрәттең син, әнкәй, начарлыктан

Яхшылыкны аера белергә.

Булганына  һәрчак шөкер кылып,

Яшәү матурлыгын күрергә.

Әти белән, күгәрченнәр кебек,

Яшәгез сез гомер-гомергә.

Кайгы-сагыш сезне читләп узсын,

Кояш булсын тормыш күгендә.

  1.  Бала.    Әнкәй безгә гомер бүләк иткән,

Үз назында безне үстергән.

Кулларына алып, кысып-кысып,

Үз җылысын безгә сеңдергән.

Кичләрендә кочагына алып,

Әкиятләр сөйләп йоклаткан.

Елаганда, бишекләргә салып,

Бишек җыры көйләп юаткан.

Кояш нуры өйне күмгән чакта

Битләремнән сөеп уяткан.

Авыр чакта киңәшләрен биргән,

Тәмле ризыкларын ашаткан.

Әнкәй безгә гомер бүләк иткән,

Чиксез рәхмәтле без аларга!

Гомеремдә терәк булган өчен

Баш иям мин газиз анама!

Җыр:  Талбишек.

7 Укучы:        Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?                     

8 а.б.   Ана-бөек исем!

 Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без сөйлибез ана турында.

9  бала. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагыңда

татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

   Әнием!

.  Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

  Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

1 Алып баручы. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?

2  Алып баручы .Әнием!

10.  бала.  Тик син генә ,әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине бакансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың

Юрганымны килеп япкансың.

11. Алып баручы .Иртән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием бары.

. Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

Кайттыңмы, балам? – диеп

Кем булсын соң, кемнең шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

13.  Алып баручы.  Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне,

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр.

Ул әнкәйдәй  кыйммәт булганга.

“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

14.   Алып баручы. Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, чәчәкле-чирәмле ишегалды,  искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше! Кешедә булган бөтен гүзәллек әнидән килә.  Әнисез шагыйрь дә, батыр да юк.

“  Әнием күз нурым ” җыры. Вокаль ансамбль .

 Айназ..  Тугачтын да әнкәй безне

Йомшак кулына алган.

“Балам, бәгърем , күз нурым!”-дип,

 Иркәләгән, назлаган.  

 Җылы бишектә тирбәтеп,

 Матур җырлар  җырлаган.

 “Бәхетле бул,балам!”- диеп,

 Шатлыгыннан  елаган.

  Барыбызны кадерләгән,

  Йөрәк җылысын биргән.

  Беәнең нәни борчуларны,

  Шатлыкларны ул бүлгән,

  Рәхмәт әйтеп әниемә,

  Алларында  баш иям.

  Аны мәңге ташламаска

  Һәм  сакларга сүз бирәм

 Камиль.    Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул. Безнең сыйныфыбызда да 3 һәм аннан да күбрәк бала үстерүче аналар бар. Алар бүген залда  утыра.

Болар – Шакирова Ләйсән, Гыйбадуллина Ләйлә, Гыйниятуллина Гүзәл, Гыйльманова Энҗе,  Гулямова Альбина.  Бәйрәм белән сезне! Сезнең батырлыгыз алдында баш иябез, әлеге  бию  сезнең өчен .

 Татар халык биюе “Зәке-зәке”

Ләлә. . Бер ягымда -әтием

Бер ягымда -әнием.

Уңымда да,сулымда да

Таянычым бар минем.

  Канатлар кирәк түгел

Пар атлар кирәк түгел.

Аякларым җиргә тими

Очар кош минем күңел.

.  Бала гына димәгез

Сүзләремнән көлмәгез.

Күз яшенә,кайгыларга

Берүк мине бирмәгез.

Җыр. “Әнием-кадерлем”

 Ралинә.. Әниемнең әнисе әбием була минем,

Әби генә түгел әле, ул – минем дәү әнием, -

Дип язган шагыйрәбез Әминә Бикчәнтәева, Җир йөзендәге иң йомшак күңелле, изге җанлы кешеләребез -  дәү әниләребез  турында.  Барлык  дәү  әниләребезне дә  бәйрәм белән котлыйбыз.

 Эльвина. . Дәү әнием , мине нинди көйләр

Көйләп тирбәттең икән?

Күңелемне моңланырга

Ничек өйрәттең икән?

Син иң озын җырларыңны

Миңа җырлагансыңдыр,

Көйләреңне төннәр буе

Миңа юллагансыңдыр.

Миңа гына җырлангандыр

Җаныңда бар булган моң,

Чөнки мин чорсыз булганмын,

Төнлә йокламаганмын.

Искә төшерче шуларны –

Җаның моңга тулы ла!

Ул җырларың кирәк миңа

Җырлар өчен улыма,

Җырлар өчен кызыма!

Җыр башкарыла..

 Дәү әни җырлый. Гөлфия Кәримова. “Әнием минем “җыры.

 Укучы  .Безне  тәрбияләүдә күп көч куючы, хөрмәтле укытучыларыбыз!

 Сез безнең мәктәп әниләребез. Сезнең  йөрәк җылыгыз  үз балаларыгызга да безгә дә җитәрлек.  Без  мәктәп әниләребезне дә бик яратабыз. Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхмәтебезгә кушып  әлеге биюне сезнең өчен башкарабыз.  

 Стилизованный         русский танец.

 Динар..   Бүгенге бәйрәмдә әниләрне мактадык та, аларга карап сокландык та, шигырьләр дә сөйләдек җырлап-биедек.

 Кыскасы, Әниләргә мәдхия җырладык .

 Эльвира.   Сөйләгән сүзләребезне тормышка ашырырга язсын . Безнең өчен кайгыртучы әниләребез булу-нинди зур бәхет ул. Аларны ярату гына җитми, алрның кадерен белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән,үзебезне

үрнәк тотуыбыз белән,эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатландырып яшик.

Җыр: “Һәрвакыт булсын Кояш

Кояш нуры, саф күк йөзе

Бу –бер малайның рәсеме.

Яасган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!   Бәйрәмебез тәмам! Килгәнегез өчен зууур рәхмәт.!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.

Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...

"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....

Әниләргә багышланган кичә

Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?Малай. Чө...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....