әлифба бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна

Сау бул, әлифба!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme-2013.docx272.58 КБ

Предварительный просмотр:

Олыяз  гомуми урта белем бирү мәктәбе

Әлифба бәйрәме

F:\Әлифба бәйрәме фото\DSC00663.JPG

Укытучы:Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна

2013 ел

Әлифба бәйрәме.

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитафон, шарлар.

Укытучы: Күтәренке күңелле

                   Бар да көләч, шат бүген

                   Күктә кояш елмая

                   Яшерә алмый шатлыгын.

                   Җырлыйсы килеп кенә

                   Тора барыбызның да

                   Көтеп алган бәйрәме

                   Бүген һәммәбезнең дә.

  Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез, әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

   Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дәөлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Әйдәгез сүзне аларга бирик .            

1.Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйбәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

2.Нигә бүген куанмаска ,

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны тәмамлап,

Әдәби укуга күчтек.

3.Әлифба,әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрөм шикелле.

4.Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп,

Әйтте үз исемен.

5.Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде.

Сүз төзеп укуы

Кызыклы, күңелле!

6.Әлифба , әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Җил. Ямсез тавышлар чыгарып, себеркесенә утырып, Убырлы карчык керә.

 Укытучы:Убырлы карчык, нишләп болай ямьсезләнеп килеп кердең әле? Бездә бүген Әлифба бәйрәме. Ә син безнең бәйрәме-безне бозарга йөрисең.

Убырлы: Карап – карап торам да, бәйрәмегез кызыкка ошаган.  Табышмаклармнын җавапларын белсәгез, бәйрәмегезне бозмам.

   - Авырып киттең исә,

     Эзләргә кирәк дәва.

     Тәннәрне чыныктыра

     Салкын су, кояш, ...  . (һава)

    - “Йокласын ул, еламасын!

        Тынычлансын ничек тә.

        Шунда салып йоклаталар,

        Әй, рәхәт соң ...     . “  (бишектә)

    - Тычканнарга тынгы бирми,

       Битен дә сусыз юа.

       Аның белән уйнасагыз

       Сезгә рәхмәтле була. (мәче)

 - “ Аның куллары да йомшак!

         - шулай диде бер нәни.

         - Мин аны бик тә яратам,

         Чөнки ул минем ...  .” (әни)

Укытучы: Рәхмәт сиңа, Убырлы карчык! Без сине бик явыз дип йөри идек, син мәрхәмәтле дә була беләсең икән. Теләсәң, бәйрәмебездә кал!

Убырлы:Юк балалар, миңа урманыма китәргә кирәк. Бәлки тагын берәрсенәярдәмем тияр. Сау булыгыз!

Бергә: Сау бул әбекәй!

Җыр : “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

“Әлифба”китабы күңелсез генә керә.

Алып баручы.Карагыз әле , бәйрәмгә кунак килә.

Әлифба: Исәнмесез !

Балалар: Исәнме, китап дус,

                Син нигә күңелсез?

Әлифба:Барысы дөрес язганда

Ялкау малай буталды.

Хәрефләрем адашты,

Исемем дә чуалды.

Сезнең тырыш икәнлекне

Бик тиз сизеп өлгердем.

Ярдәм итми калмаслар дип,

Бәйрәмгә мин йөгердем.

Балалар: Рәхим ит Әлифба, Сиңа булыша алуыбызга без бик шат.

Ә хәрефе.Әни дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

                 Кайсыбыз соң дәфтәренә

                 Ә хәрефен язмаган?

Л хәрефе. Өйрәндем мин күп хәрефләр

                  Тырышып, тирләр түгеп

                  Мин яратам “Л” хәрефен,

                  Кабатлый “Ләйсән” диеп

И хәрефе. И хәрефе ипидә бар,

                  Бар ул ил өәм иректә.

                  И хәрефе “икеле”гә

                  Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри,

                  Кара урман эчендә.

                 Һаман тора күз алдымда,

                 Күрсәм дә тик ...төшемдә.

Б  хәрефе. Әр барабан, уйна быргы!

Бар кешеләр ишетсен!

                  Б дан башка бәйрәр югын

                  Барчасы белеп торсын.

А  хәрефе. А хәрефе алмада,

                  А хәрефе агачта.

                 А хәрефен яратабыз,

                 Өйрәнәбез иң башта.

Барысы бергә:Һәммәбезнең үз урыны,

                          Барыбыз да кирәкле

                           Безне Әлифба китабы

                           Дус булырга өйрәтте.

Әлифба:Нәни дусларым,

                  Рәхмәт сезгә дә,

                 Әлифбаны нык

                Үзләштергәнгә

                 Белем сараен

Керергә ачып,

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Укытучы:Әйе, Әлифба, сез һәрвакыттагыча дөрес сөйлисез.

Әйдәгез , бәйрәмебезнең кадерле кунагы булып түрдән узыгыз, рәхим итеп бездә калыгыз. Бәлки әле сезнең укучыларга әйтер сүзләрегез, сорауларыгыз калгандыр?

Әлифба: Менә дусларым,

Сезгә сораулар.

Җавабын аның

Һәммәгез табар.

1.Әлифбадан икенче булып өйрәнгән хәрефегез нинди?

2.Иң ахырдан нинди хәрефне өйрәндегез?

3.Әлифбадан беренче ятлаган шигырегез?

4.Нинди хәрефләр аваз белдерми?

5.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

6.Татар алфавитында ничә хәреф?

       Хәзер сез беләсез,

       Һәр хәреф кирәкле.

Барысы бергә. “Әлифба”, аларны

                            Безгә син өйрәттең

Әлифба китәсең,

Килмәссең моннан соң

Әмма син гомергә

Күңелдә каласың.

     Әлифба тормышта

      Беренче баскычым.

     Син белем дөнясын

      Ачучы ачкычым.

И, әлифбам, син фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телнең

Алтын ачкычы.

 Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез,

Үсик кенә тизерәк.

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә

Барысы бергә:    Рәхмәт сиңа Әлифбам,

                               Хәзер мин укый беләм.

Җыр: “Әлифба”

Залга Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Ә-ә-ә! Менә кайда икән болар! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.

Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең.

Ризамы?

Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасыничек дип атала?

Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!

Балалар: Алфавит.

    2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгы әйтә?

Укучы:ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

 ( Чыгып китә)

Гыйлем иясе керә.

-Исәнмесез, балалар, укытучылар, килгән кунаклар! Мин –Гыйлем иясе, сезне бәйрәм белән котлыйм! Балаларны гыйлем серләренә өйрәтүче укытучыларга, аларга булышучы әти-әниләргә рәхмәт белдерәм. 1 нче сыйныф укучылары, сезне Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Бүген мин сезгә уен- ярышлар алып килдем. Сез әзерме? Кем тизрәк җавап әйтер?

1.Урман патшасы- ул нинди хайван ?

2.Озын колаклы, кыска койрыклы?

3.Армый-талмый,

Ат артыннан калмый.

4.Утта янмый,

Суда батмый.

5.Үлән ашый май ташый.

6.Кешенең дусты, йортның сакчысы.

7.Ул чыккач көн була,

Кереп киткәч төн була.

Гыйлем иясе. Минем әле сезнең дәресләрдә өйрәнгәннәрегезне тагы да күбрәк тикшереп карыйсым килә. Ягез әле математика дәресенә.

Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энесенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гәмбәне

Кәрзиненә куйды?

                    7 малай урамга

                    Чыкты футбол уйнарга

                    З әү килде тагын да.

                    Исәпә син барын да!

Ак каен 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?

                             Ранил китте урманга,

                            Тәмле җиләк җыярга

                             Менә 10 җиләк тапты,

                             Ничә калыр чиләктә?

                             Уйла тизрәк исәплә!

 “Йолдыз җыябыз” уены

Рәхмәт сезгә, балалар, сез бик тапкыр икәнсез.

   Татарча да яхшы бел.

   Русча да яхшы бел.

   Икесе дә безнең өчен

   Иң кирәкле затлы тел.

Кызы калфак керә:

-Здравствуйте, дети!

-Здравствуйте, Красная шапочка!

-Откуда вы меня знаете?

-Мы про тебя сказку читали.

-А вы знаете, куда я иду?

                       Красная шапочка

                       Песенку поёт.

                       Красная шапочка

                       К бабушке идёт.

Укытучы: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, хәзер Кызыл калфакның сорауларына җавап биреп алыйк.

Кызыл калфак. Раскажите одно любимое стихотворение;

                             -Как тебе завут?

                             -В каком классе ты учишься?

                             -Как называется наша деревня?

                            -Назовите школьные принадлежности.

Укытучы: Бик яхшы, балалар. Сез барлык сынауларны да уңышлы гына үттегез, сезгә хәрчак ярдәмгә Әлифба китабы килде. Ул барында безгә бик күңелле булды, ләкин безгә саубуллашыр вакыт та килеп җитте.

Әлифба.  Мин китәм, хушыгыз,

Ямансу калмагыз.

Тырышып укыгыз,

Икеле алмагыз.

Гел бишкә укыгыз!

Барысы бергә:   Рәхмәт сиңа Әлифба!

                              Хуш, Әлифба!

“5”ле керә:Исәнмесез, саумысез,

Минем нәни дуслары,

Кемнәр авырлыктан качмый,

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый,

Дөрес һәм матур яза,

Тәртипле һәм эштә җитез-

Шулар минем дусларым.

Барысы бергә: Укыгач –укы,

Алгач “5” ле ал.

Әйдә “5” ле дус,

Мәҗге бездә кал! ( 5 лене үзләре янына алып килеп куялар)

“4” ле керә. Мин дә “5” ле белән

                     Гел янәшә яшим

                    Һәр эшнең яхшы

                   Булуын телим.

Әйдәгез  “4”ле дус,

Түрдән узыгыз!

Бездән китмәгез,

Бездә калыгыз.

“3” ле керә Мин дә “4”ле белән

Янәшә барам,

Ләкин “2”ле гә дә

Тәгәрәп калам.

Әгәр бар көчем

Куеп тырышсам

Мин дә “4” легә

Тиңләшә алам.

 

Укучы булгач,

“3” ле алмыйбыз.

Без синең белән

Килешә алмыйбыз.

“2” ле белән “1” ле керәләр  Без нәрсә әйтик сезгә, иптәшләр?

                                                     Берни белмибез.

Уйнап йөрибез,

Гел эштән качып.

Ә ашаганда, кирәк зур кашык.

Авыр безнең хәл:

Укыйсы килми ,

Язасы килми,

Өй эшләрен дә

Үтисе килми.

Хәзер үк моннан

Чыгып китегез!

“2”ле һәм берлегә

Иптәш түгел без.

Укыганда укыйбыз,

Эшне тырышып эшлибез.

Уйныйбыз да,

Җырлыйбыз да,

Бик күңелле яшибез.

Укытучы: Укучылар, бу хәрефләрне дөрес тезеп укысагыз, безгә “Әлифба” урынына киләчәк китап исеме килеп чыгар.

(Балалар “Әдәби уку” сүзен укыйлар.)

Туган тел ул, иң изге тел,

Шуны белегез.

Ишек ачык ,кил, рәхим ит,

Туган телебез!

Әдәби уку керә.

Исәнмесез, минем нәни дусларым,

Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Көттем мин беогәләп

Укыр көн җиткәнен,

Мин әле өр яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкалҗләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үкенеч-

Таплама китапны.

Уку китабы, уку китабы

Боларны беләбез.

Өйрәндек кәп нәрсә

Әлифба белән без.

Укытучы.Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Хөрмәтле әти-әниләр,әбиләр!Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапны кулыгызга алдыгыз. Ул сезне бик еракта калган балачагыгызга чакырды.Балаларыгыз белән бергә сөендегез,көендегез,бергә тырыштыгыз. Аларның укырга-язарга өйрәнүләре-сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Куян кем яки нәрсә  белән ярыша?
  • Болында кем җырлый-җырлый җиләк җыя? (Наҗия)

Җырлый-җырлый Наҗия

Болында җиләк җыя.

  • Ч хәрефе битендә нинди рәсемнәр бар?  (чуртан, чиләк, чәчәк, чана, чаңгы, чеби)
  •  Фермада сыер савучы әнинең исеме (Фирая)
  • Минем әни Фирая

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык

Сыерларын санадык.

  • Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (84бит-һ)

 Кычкыралар:”Бәр!Гол! Ура!

Афәрин! О-кей!”

Дер селкенә стадион,

Гөр килә хоккей!

Әниләрнең  дә безнең белән Әлифба китабын укулары күренеп тора.  Тагын бер кат бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезгә һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.

 Әдәби уку:  Дөньяда иң матур ил-

Балалар:  Ул минем туган илем.

Әдәби уку: Дөньяда иң матур тел-

Балалар:  Ул минем туган телем.

Җыр: “ Туган телем”

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....