Тәрбия сәгате 2сыйныф "16-ноябрь- толерантлык көне"
план-конспект занятия (2 класс) на тему

2сыйныфта үткәрелгән бу тәрбия сәгате "16нчы ноябрь- толерантлык көне" уңаеннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate_tolerantlyk.docx29.09 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Толерантлык нәрсә ул?

Максат: Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру

Җиһазлау: презентация,буклетлар, экран,компьютер.

Дәрес барышы

  1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру
  2. Уку мәсьәләсен кую.

Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма, борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә

Сүзен бүлдермә.

Яман сүз белән күңелгә

Җәрәхәт салма.

Хәрәм малга кулың сузып,

Оятка калма.

Туганнарың, дустың белән

Ризыгыңны бүл.

Ятимнәргә, гарипләргә

Мәрхәмәтле бул.

Кешеләргә беркайчан да

Итмә явызлык.

Ялгыз булырга тырышма,

Кыен ялгызлык.

Вөҗданыңны, намусыңны

Беркайчан сатма.

Кырын эш белән чуалып,

Тормышың ватма.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем.

Укучылар, шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Безнең дәресебез нинди темага багышланыр? Димәк, бүгенге тәрбия сәгатенең темасы: “Толерантлык нәрсә ул?”

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

- 16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча  кеше-ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия булган һәм үз-үзен ихтирам иткән кеше дә.

- Сөйләшүебезне Мәхәббәт турында башлыйсым килә.

Борын-борын заманда яшәгән ди Мәхәббәт исемле кыз. Аңа дусларсыз бик күңелсез булган. Ярдәм сорап йөзьяшәр картка мөрәҗәгать иткән.

- Бабакай, миңа Ходай тарафыннан бирелгән гомеремне бергә уздырырлык дус табарга ярдәм итче.

Тылсымчы уйга калган һәм әйткән:

- Минем янга иртәгә, үләннәрдә чык тамчылары кипкәнче, беренче кошлар сайрый башлаганчы килерсең ,-дигән.

Иртән, килешенгән урынга килсә, анда биш бик матур кыз тора ди.

-Менә сайла, -дигән Тылсымчы.-Берсе - Шатлык, икенчесе -Уңыш,өченчесе-Матурлык, дүртенчесе - Моңсулык, бишенчесе - Игелек.

-Алар барысы да искиткеч,-дигән Мәхәббәт.-Кемне сайларга да белмим инде.

-Чыннан да, алар барысы да әйбәт. Син әле тормышыңда алар белән күп тапкырлар очрашачаксың. Тик син алардан берсен сайла. Ул сиңа гомерлек юлдашың, дустың булыр,- дигән.

Мәхәббәт кызлар янына якынрак килгән дә күзләренә караган. Уйга калган.

- Ә сез кайсын сайлар идегез?

Мәхәббәт Игелек исемле кыз янына килгән дә, кулын сузган.

- Ни өчен Мәхәббәт Игелекне сайлаган?

-Бүгенге көндә балалар, бигрәк тә яшүсмерләр арасында усаллык, явыз уйлылык, ачулылык, үзара дошманлык  киң җәелеш алган. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм  эгоизм радио, телевидение, балаларны чолгап алган мохит , гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә.

- Нәрсә соң ул толерантлык?

 Энцеклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән:

толерантлык(латин сүзе tolerantia-түземлелек мәгънәсендә)-икенче төрле карашларга , холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек.

Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык –чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.

Толерантлык сүзен ике төрле итеп карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул-кешеләргә карата түземле , кешелекле,шәфкатьле булу.

Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.

Әйдәгез бергәләп сез әйткән җавапларны кояш нурлары итеп таратыйк.

- Бүгенге көндә Җирдә 3 мең төрле халык яши. Россия Федерациясе - иң зур күпмилләтле ил, 166 милләт исәпләнә.

-Хәзерге вакытта илдә тынычлык дип атап булмый. Нинди вакыйгалар куркыныч булып тора?

-Күп кенә кешеләр качаклар булып торалар. Алар үзләренең илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Россия аларны үзенә сыендырырга тырыша. Әлеге кешеләр илдә барган милләтләр арасындагы сугыш өчен гаепле түгел.

-Ни өчен сугышлар бара соң?

-Тарихта һәрвакыт шулай булган. Тик монда гаепсез гади халык зыян күрә. Бүген кайгы аларга килгән.Ә иртәгә ул безгә килергә мөмкин. Алар нинди авырлыклар белән очрашалар соң?

-Без аларга шәфкатьлелек күрсәтергә тиеш.

-Класс-ул кечкенә гаилә.Безнең гаиләдә һәрвакыт игелеклелек, хөрмәт, үзара аңлашучанлык булуын, талаш-сугышларның булмавын теләр идем. Әйдәгез әле кытай халкының гыйбрәтле хикәясен тыңлап китик

Яшәгән ди, булган ди бер гаилә.Ул гади булмаган.Әлеге гаиләдә 100 ләп кеше яшәгән, бер авылны тәшкил иткән. Менә шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр. Алар арасында бернинди талаш-сугышлар, ызгышлар булмаган. Әлеге хәбәр илнең хуҗасына барып ирешкән. Ул әлеге имеш-мимешләрне тикшереп карарга булган. Авылга килеп керсә, андагы тәртипкә, чисталыкка таң калган. Балаларга да күңелле, картларга да тыныч. Моның сәбәбен ачыклау өчен, гаилә башлыгыннан сораган. Ул бер бит кәгазь алган да бик озак кына нәрсәдер язган. Күрәсең, бик укымышлы да булмаган. Соңыннан битне хуҗага биргән. Ул әлеге язуларны укырга тырышып караган һәм шаккаткан. Анда 3 кенә сүз: “Мәхәббәт, кичерү, түземлелек” , битнең азагында “100 тапкыр мәхәббәт, 100 тапкыр кичерү, 100 тапкыр түземлелек” дип язылган булган.

-Шул гынамы? дип сораган хуҗа.

-Әйе,- дигән карт.- Бу һәр яхшы гаиләнең нигезе. Шулай ук тынычлыкныкы да,-дип өстәгән.

-Сез әлеге гыйбрәтле хикәяне ничек аңладыгыз?

- Мәкаль-әйтемнәрдә халыкның еллар буена тупланган тәҗрибәсе чагылыш таба. Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән?

Кешедән көлмә, үзеңнән көләрләр”,

Кешене хөрмәт итсәң, сине дә хөрмәт итәрләр”,

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

Иптәшең үзеңнән  яхшырак булсын.

Игелекле эшнең иртәсе – киче юк”.

Изгелек иткән юлда калмас”.

“Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек”

Тренинг

-Әйдәгез, уйлап һәм ярымтавыш белән әлеге фразаларны кабатлыйк

Безнең Ватаныбыз-Татарстан.

Без дус яшибез.

Без бер-беребезгә карата түземле.

Без игелекле, гадел,шәфкатьле.

Әгәр дә кешеләр шундый булсалар, Җир шарында барлык балалар бәхетле яшәр, илдә сугышлар булмас иде.

Йомгаклау

-Әйдәгез, урамда болытлы ноябрь, кызу август булса да түземле булыйк .

Җирдәге барлык балалар тынычлыкта, дуслыкта яшәсеннәр. Һәрвакыт якты кояш чыксын,янәшәгездә яраткан әниләрегез торсын. Безнең сыйныф ул- кечкенә гаилә . Гаиләбездә һәрвакыттада гаделлек, дөреслек, бер-береңне аңлау хәкимлек итсен. Беркайчанда оршыш, талаш килеп чыкмасын. Тәрбия сәгатебезнең ахырында мин сезгә толерантлык кагыйдәләре язылган буклетлар бирәм. Мондагы киңәшләрне үтәргә кирәк була инде

ТОЛЕРАНТЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ,

  1. Фикердәшеңне хөрмәт ит.
  2. Башкалар әйткәнне аңларга тырыш.
  3. Үз фикереңне җайлап кына башкаларга да җиткерергә тырыш
  4. Гадел бул, башкаларның да гадел булуларына инан.
  5. Башкаларның да мәнфәгатьләрен  исәпкә ал.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...