Балкый бездә чыршы утлары!
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс) по теме

Хабирова Савия Миннирафиковна

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrme.docx24.67 КБ

Предварительный просмотр:

Балкый бездә чыршы утлары!

Бәйрәм бию белән башланып китә. вальс

     1 а.б. :   Алып баручы. Исәнмесез дуслар! Исәнмесез барыгыз да, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгәЯңа ел килә. Бүген без дә бәйрәмгә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

                    Чәчәк кебек ап-ак карлар ява.

                     Туган якны сагынып кыш килде.

                     Ак бүздәй йомшак кар белән

                     Җирне биләүләп төрде.

                      Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

                      Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

                      Нинди бәйрәм диеп сорасагыз

                      Бүген бездә чыршы бәйрәме.

    2  а.б.  Әй,   кеше!   Кара   тирә   ягыңа.   Яныңда   туганнарың,   дусларың,   якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы   караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга  беренче  адым  -  изгелек булсын.        

  1 а.б.  Ә без дәвам итәбез. Җиһанның барлык почмакларында Иске елга йомгак ясалып, Яңа елга яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2015 ел атлый.

  Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, килгән кунаклар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телибез.

     2а.б.: Хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунаклар,укучылар барчагызның да сәламәт булуын, гаиләләрегезгә иминлек, татулык телибез. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен.

       Хөрмәтле кунаклар,Сезнең игътибарга Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык»әкиятенә нигезләнеп төзелгән “Балкый бездә чыршы утлары”кичәсен башлап җибәрәбез.

Кәҗә белән Сарык әкиятен сәхнәләштерү.

Күңелле көй астында тезелешеп балалар керә.

Җыр”Яңа елның ,яңа мизгелләре”

           1б. Бүген бездә зур бәйрәм

                 Бүген Яңа ел килә!

                 Безнең күңелләр җырга

                 Һәм биюгә җилкенә.

           2б. Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

           3б. Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

           4б. Исәнме чыршы, исәнме!

                 Яңа ел килеп җитте.

                 Күңелле чыршы бәйрәмен

                 Балалар күптән көтте.

           5б. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

     Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

      Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-

      Бүген бездә чыршы бәйрәме!

6б. Күрегез бу чыршыны!

                  Чыршының да чып-чыны

                  Нинди төз, матур,биек-

                  Тора түшәмгә тиеп.

            7б. Нинди матур безнең чыршы

                  Җем-җем килеп яна ул

                  Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                  Котлы булсын Яңа ел!

  Җыр. Яңа ел турында.”Кышкы көй”

8б. Тылсымлы икән Яңа ел –

       Капкасыннан кергәч тә,

       Кинәт кенә үсеп җиттек,

       Үсеп киттек бер яшькә!

            9 б. Тик Яңа ел бер үк елда

       Булсын иде берничә.

       Яңа елның берсенә дә

       Калмас идек кермичә!

           

              10б. Яңа ел еш булса, күптән

          Дәү кеше булыр идек,

          Күбрәк "бишле" алыр идек,

          Бик көчле булыр идек!

  11б. Кулны-кулга тотынып

                      Җырлыйбыз да биибез

                      Яңа елда һәркемгә

                      Бәхет-шатлык телибез!

              12б. Уздырыйк шундый бәйрәм

                      Һәр кеше хәйран калсын

                     Җыр-бию гөрләп торсын

         Йөзләр көләч,шат булсын!

 13б. Яңа елда һәрбер җанга

         Бәхет кагылсын!

         Яңа елда ышанычлы

         Дуслар табылсын!

14б. Алдагы ел белән тагын

         Якыная арабыз.

         Тиз килсен дип, Яңа елга

         Без үзебез барабыз!

         Теләсәгез, әйдәгез,

         Без сезне дә алабыз!

 15б. Бәхетләр елы булсын!

         Шатлыклар елы булсын

         Яңа ел котлы булсын

         Яңа ел котлы булсын!

 16б. Бәйрәм җитте,сәгать сукты

         Яңа ел килә безгә

         Яңа бәхетләр китерсен

         Безнең һәрберебезгә!

                        Җыр. “Чыршы”

 17б. Яңа елның һәрбер көне

         Бәхетләр алып килсен

         Һәр ишектән шатлык тулы

         Яңа ел җыры керсен!

 18б. Хәзер чыршыбыз бизәлгән,

         Муенсалар да элгән,

         Безгә шундый матур бәйрәм,

         Зур шатлык алып килгән.

   19б. Гаҗәп күркәм безнең чыршы
        Җем-җем килеп яна ул
        Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
        Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Бәйрәмгә  әкият геройлары - Клоун,куяннар,бүре биеп керә.

    Клоун:Бәйрәмгә дип әзерләнеп йөри торгач,соңга кала язганбыз.Эле ярый бүре ашыктырды.Чү,тагын кемдер килә түгелме!?

Музыка астында Кар кызы керә.

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кадерле кунаклар.

Клоун. Исәнме, кызым, әйдә рәхим итегез бәйрәмгә!

Клоун. Кызым, син  ник ялгызың гына, бабаебыз кая безнең?

Кар кызы. И и и, бабакаем кичә яңа ел бүләкләре алырга киткән иде. Кайтмады, әле дә юк. Ансыз ничек бәйрәм булыр инде?

Клоун:Килер, кызым, кайгырмыйк әле. Әйлән – бәйләнебезне дәвам итик, аңарчы бабаебыз да кайтыр!

 (Балалар чыршы тирәли, җырлыйлар.)

Җыр.”Чыршы әйләнәсендә”

 “Баланы мәктәпкә озату”сәхнәләштерү.

Клоун.Абау, без онытылып киткәнбез, ахры. Бәйрәмгә кунаклар да килә башлады түгелме!

Көй астында бизәнгән, чәчләрен ясаган, заманча итеп киенгән Убырлы керә.

Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? (Кар йомарлам- нары оча.) Ә менә безнең белән кем шаяра икән? Әйдә, Кыш бабай, түрдән уз.Ай-һай Кыш бабай, үзең шаярасың ахры, бик усал да күренәсең шикелле. Сине күптән сагынып көтәбез.

Убырлы- Кыш бабай. Исәнмесез, наяннар!

                                         Исәнмесез, ак чәчләр!

                                         Исәнмесез, чит ятлар!

                                         Бишектәге кәрләләр!

                                         Тирән карларны ерып

                                         Борынымны өшетеп

                                         Озын юллар үттем мин.

                                         Сезгә килеп җиттем мин.

                                         Һай чыршыгыз бигрәк ямьсез.

                                         Кара янып тора ич.

                                         Бәхетсез һәм шук булыгыз.

                                         Гел авырып торыгыз.

   Әйдәгез бер биеп алыйк әле!

Алып баручы. Тукта, тукта Кыш бабай,

                           Син бик начар сөйлисең.

                            Кыш бабайга охшамагансың.

Убырлы – Кыш бабай. Нишләп мин Кыш бабай булмыйм!

                                           Менә сакалым, менә чапаным, менә таягым.

Алып баручы. Я, синең чын Кыш бабай икәнлегеңә ышаныйк әле. Мин табышмак әйтәм. Син җавабын әйтерсең.

                                       Ак ашъяулык таптым,

                                       Җир өстенә яптым.

Убырлы – Кыш бабай.                 Кыш бабагыз инде!

Алып баручы.                Утта янмый, суда батмый.

Убырлы – Кыш бабай.                 Хуҗа Насретдин!

Алып баручы.                Канатсыз оча, аяксыз оча.

                                          Тышта өелә, өйдә җәелә.

Убырлы- Кыш бабай.                   Убырлы!

Клоун. Белдек, белдек. Бу бернинди Кыш бабай түгел.Бу – убырлы.

Убырлы. Я, нишләргә!? Тагын,тагын язмыш оттырды.Мин убырлы дигәч тә көлмәгез сез, балалар.

(Урман җәнлекләре убырлыны чишендерәләр.)

Убырлы карчык.  Зинһар өчен, өлкәннәр, зинһар өчен, балалар!

                               Бишектәге нәниләр, мине гафу итегез!

Мин берегезгә дә комачау салмыйча, яңа елны матур итеп үткәрү өчен тырышырмын, сезне дә бик яратырмын. Урманда адашсагыз шушы себеркегә утыртып озатып куярмын, оныкларымны чакырыйм әле. Алар да минем яхшы якка үзгәрүемне күрсеннәр.Мин тиз генә Кыш бабайны алып килим,тунын да бирермен.

(Сызгырып җибәрә, оныклар керә.)

Кечкенә убыр. Балалар, сез аны гафу итегез инде, безнең әби бик әйбәт ул, начар гадәтләрен иске елда калдырсын!

              Татулыкка ни җитә,

              Батырлыкка ни җитә.

              Сез дә безнең кебек

              Тату яшәргә тиеш(Әбиләр биюе)

(Ерактан кыш бабай атлары тавышы килә)

Алып баручы.Чү балалар, бу  нинди тавыш тагын?  Кемдер килә ахры. Бәйрәмне тагын бозмасыннар, карап кертик. Убырлы Кыш бабай белән икән.

               Ә Кыш бабай, Кыш бабай,

               Хуш киләсең, уз бире!

               Кунак булып килер дип

               Күптән көттек без сине.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

                      Исәнмесез, әбиләр!

                      Тирән карларны ерып

                      Бар җиргә суык өреп,

                      Озын юллар үттем мин

                      Сезгә килеп җиттем мин

                      Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы. Бабакай, бик озак югалып тордың. Берәр явызы тозак корган микән әллә дип борчылып беттек.

К.б. Юк,юк, балалар! Юлымда бер генә начар фикерле кеше дә очрамады. Мин урман- кырларда кош-кортларны, җәнлекләрне бәйрәм белән котлап йөрдем.

Җыр”Кыш бабай”

Алып баручы:Балалар,Кыш бабайны биетәбез мәллә?

Балалар. Биетәбез!

К.б. Биим, биим шатланып,

       Чыршы бәйрәменә килеп

        Булмас биеми калып.(барысы да бииләр.)  

( шулвакыт сәгать 12 не суга, Яңа ел керә. Кыш бабай аны күтәреп ала. )

Кыш бабай. Изге уйда өйдән-өйгә йөреп,

               Зур ышаныч белән сузып кул.

               Гадел хуҗа булып якты түрдән,

               Кыю атлап уз син, Яңа ел!

Яңа ел. Исәнмесез, дусларым!

              Мин яңа  ел, алып килдем

              Барыгызга көч һәм тырышлык,

              Алып килдем сезгә тормыш ямен,

              Алып килдем мәңге тынычлык!

Барысы бергә: рәхмәт Яңа ел ! Түргә уз!

Кыш бабай.  Ярый, дуслар, миңа менә
Сукты сәгать. Вакыт китәргә.
Саубуллашыйк, ә аннан соң инде
Юл тотармын ерак илләргә.
Яңа елым теләгем шул –
Җир шарын әйләнеп чык,
Калдыр якты эзеңне,
Бу тормышны шатлык итеп
Бүләк ит син үзеңне.

Убырлы:  Ә безгә бүләкләр алып килдеңме соң бабай?

Кыш бабай.  Алып килмичә- килдем, бүләкләремне ишек төбендә калдырган идем. Дусларым булышыгыз әле, бүләкләрне алып керегез. Шундый акыллы балалар икәнсез, бик булдырдыгыз! (Кыш бабай бүләкләр өләшә)

    - Хушыгыз, балалар, сау булыгыз кунаклар!

Кар кызы.  Хуш, Иске ел,(Кыш бабай Кар кызы чыгып китә, кыңгырау чыңы ишетелә. Барысы да бергә).
Бергә. - Рәхмәт, Хуш, сау бул, Кыш бабай!

Убырлы. Һай, кыш бабайдан калмам дигән идем.  Кайда әле минем себеркем! Хәзер куып җитәбез аны! Сау булыгыз дусларым!

Клоун:Кадерле дусларыбыз! Бәйрәмебез ахырына җитте.  Саубуллашыйк булмаса. Яңа елда бәхетегез тулып торсын,  өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын,

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы бәйрәме.

Праздник нового года ....

Чыршы бәйрәме.

мероприятие для начальных классов...

"Чыршы бәйрәме"

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится....

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)...

Чыршы бәйрәме

Башлангыч сыйныфлар өчен чыршы бәйрәме...

Проектная деятельность в начальных классах "Водоёмы села Ладовская Балка"

В условиях классно-урочной системы занятий проектная методика наиболее легко вписывается в учебный процесс. Эта технология может быть эффективно использована, начиная с 1 класса, при этом, не заменяя ...