"Ягез әле, егетләр!"
материал на тему

Насырова Лилия Минсалимовна
Егетләр – булачак солдатлар, илне саклаучы батыр уллар булып үсәргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_egetlr.docx17.88 КБ

Предварительный просмотр:

“Ягез әле егетләр” уены

Максат: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, аларда җитезлек, көчле, кыю булу, спортка мәхәббәт һәм кызыксыну хисләре тәрбияләү;

гаиләләр белән тыгыз элемтә оештыру.

Җиһазлау: плакатлар, магнитофон, бәйге өчен кирәкле җиһазлар.

Уен оештыру урыны: спортзал.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле әтиләр! Бүген безнең мәктәптә “Ягез әле, егетләр!” кичәсе. Егетләр – булачак солдатлар, илне саклаучы батыр уллар булып үсәргә тиеш. Бу кичә сәламәт яшәү рәвеше проблемасына багышланачак. Бәйге барышынадәрәҗәле жюри күзәтчелек итәчәк. (Жюри составы белән таныштыра). Жюри әгъзаларына теләгем шул: ешрак елмаегыз, гадел хөкем итегез, иң көчле команданы сайлап алыгыз! Ә хәзер, әйдәгез, бәйгедә катнашучыларны алкышлап каршы алыйк! ( Сәхнәгә “Юлбарыс” һәм “Арыслан” командалары чыга).

“Юлбарыс” командасы: Девизыбыз:”Бер адым да артка чигенмәскә, алга барырга!”

“Арыслан” командасы: Девизыбыз:”Без иң көчлеләр. Барлык сынауларга әзер!”

Алып баручы: Рәхмәт сезгә! Ә хәзер уеннарны башлыйбыз!

( Бәйге түбәндәге түбәндәге план нигезендә алып барыла:

  1. “Пингвиннар”- тупны аяк астына кыстырып чабу.
  2. “Марш-бросок”- противогаз киеп, шуышып барып, стойка астыннан йөгереп килү.
  3. Концерт номеры. Баянчылар чыгышы.
  4. Армиядән сөйгәнеңә хат язу.
  5. Скакалка белән сикерү.
  6. Тупны сикертеп барып алып килү.
  7. Концерт номеры. Җыр.
  8. “Яралы” кешене носилкада алып бару.
  9. Таракан йөреше белән бару.
  10. Мендәр йонын өрү.
  11. Танк ясау, шул рәвешле басып тору.
  12. Сугыш Җиңү темасына сораулар.
  13. Концерт номеры. Җыр.
  14. Командирлар ярышы. ( Городки).
  15. Турникта күтәрелү.
  16. “Тачка” да бару, яңадан иптәшеңне аркага атландыру.
  17. Концерт номеры. Җыр.
  18. Аркан тарту.
  19. Концерт номерлары: Татар биюе.

Алып баручы: Инде “Ягез әле, егетләр!” бәйгесенә нәтиҗә ясар чак та җитте. Йомгаклау өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. (Жюри җитәкчесе бәйгегә йомгак ясый. Аның файдалы, күңелле булуын билгеләп үтә, җиңүчеләрне игълан итә).

Алып баручы: Бүгенге бәйгедә катнашучыларның барысына да, шулай ук жюри әгъзаларына, актив тамашачыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәм түбәндәге сүзләрне әйтергә телим:

Иң матур көн – бүгенге көн!

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял

Иң зур байлык_ сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз! Яңа очрашуларга кадәр, исән-имин торыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мероприятие "Ягез әле, малайлар!"

Это мероприятия можно проводить с учащимися 1- 4 классов ко дня Защитника Отечества....

Ягез әле, әниләр!

8 Март -әниләр бәйрәменә багышланган кичә-ярыш барышы....

КВН " Ягез әле кызлар"

КВН " Ягез әле кызлар" - внеклассное  мероприятие...