КВН " Ягез әле кызлар"
классный час (4 класс)

Галиева Гульнур Халилрахмановна

КВН " Ягез әле кызлар" - внеклассное  мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_yagez_ele_kyzlar.docx21.82 КБ

Предварительный просмотр:

«Ягез әле, кызлар!» кичәсе.

А.б. Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Ә хәзер  бәйрәм белән котлау өчен сүзне егетләребезгә бирәбез.

( малайлар чыгышы)

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүгенге “Ягез әле,кызлар” бәйгесендә безнең укучылар   төзелгән 2 команда көч сынашачак. Командаларның кайсы көчлерәк,кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау) Ә хәзер командаларны бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!

1.“Таныш булыйк” Сезнен ала 2 команда чыгыш ясый     командалары

А.б. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала.   сүзне үзләренә бирик.  (Командалар чыгыш ясый)

1.Мин – Зәринә , таныш булыйк.

Язгы кояш дигән сүз.

Шуңа инде якты йөзле

Мин шаян һәм матур кыз.

2.Ә мин Диләрә  – алтын тәңкә

Исемемнең мәгьнәсе.

Батырлык, көч, күндәмлек –

Миңа сыйган һәммәсе.

3. Яз гөле мин, исемем-

Менә шуны аңлата.

Язилә  булгангадыр инде

Мине бар да ярата.

 

4. Серле хисләр  дөньясы мин –

Мәликә  – минем исемем.

Камиллек, наз, сөю, талант

Булыр  әле җисемем.

5. Азалия булгангадыр инде

Тыныч холык – фигылем.

Җитез, күндәм, ләкин һәрчак

Төпле минем фикерем.

6. Зөлфия  дип атаганнар

Исемем саф татарча.

Рухы чиста, тәне көчле

Дигәнне ул аңлата.

7. Әти-әниемә рәхмәт –

Матур исем куйганнар,

Зилә , матур кыз бала

Булсын әле дигәннәр.

8. Айзилә  мин – таныш булыйк,

Исемемне яратам.

Сылу кыз диләр үземне,

Ай кебек нур таратам.

9. Нигә шаккатып торасыз,

Әллә танымадыгызмы?

Нинди кыз бу тагы дип

Аптырадыгызмы?

Директорлар күршесендә  торам,

Камилә  атлы кыз булам

10. Морзаларда  туганмын

Татар кызы буламын

Әти-әниемнең мин

 Мәликәсе буламын

11.Әтиемнең Энҗесе мин

Абыема  сеңел мин

Бар эштәдә әниемә

Булышырга тырышам.

12  Туганнар  бергә җыелышып

Исемемне дә тапканнар

Миңа инде иң матурын

Ясминә дип кушканнар.

13. Үзем мин Ябалактан

Танышыйк яңабаштан.

Исемем минм Фатыйма

7 яшь тулды миңа.

14. Серле хисләр  дөньясы мин –

Сөмбел  – минем исемем.

Камиллек, наз, сөю, талант

Булыр  әле җисемем.

Командалар бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт сезгә

2. Конкурс “Интеллектуаллар” Командаларга 3 әр сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл.

1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

3. Кечкенә генә абзарга  

Ак тавыклар җыелган. (тешләр)

4. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

2 командага

1. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

2. Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай (зонт)

3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

4. Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла. (авыз).

3. “Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.

 4. Милли ризык    Кызларга өй эше итеп татар халкының бер милли ризыгын  әзерләп килергә кушылган иде. Әйдәгез,  сүзне кызларга бирик. Кызлар, сез хәзер һәрберегез үзегез пешереп килгән ризыгыгыз турында сөйлисез һәм аннан соң ризыгыгызны жюри әгъзалары алдына куясыз.

5. Конкурс “Кем чибәррәк?”

Җир йөзендә үз-үзенә бәя бирә белүче кешеләргә яшәргә җиңелрәк икән. Психологлар фикеренчә, үз-үзенә дөрес бәя бирә алган кешеләр бәхетле була алалар. Командадан берәр кеше чакырыла. Һәр гүзәл зат үзенең иң-иң булуын расларга тиеш. Ул көзгегә карап жюрига һәм тамашачыларга үзенең нинди булуын сөйләп бирә. Конкурсның төп шарты 2 минут эчендә кызлар безне һәм үзләренең иң яхшы булуларына ышандырырга тиешләр. Ләкин көләргә һәм бер үк сүзләрне кабатлау тыела. Жюри кайсы кызның иң яхшы чыгыш ясавын бәяли.

6 “Бәрәңге җыю” конкурсы. Һәр командадан бер кыз чакырыла. Мөмкин кадәр тиз арада бәйләнгән күз белән бәрәңгене җыеп бетерәсе.

7    Нинди ризык Ә хәзер командаларга сорау: Бәрәңгедән нинди ризыклар әзерләп була? (Кайсы команда күбрәк әйтсә, шул җиңүче була.)

8. “Эстафета”. Кулда себерке, башта китап, уң кулда тәлинкә. Билгеләнгән җирдән әйләнеп киләсе.

9. “Осталык” конкурсы.

-салфетка төрү

- йомыркадан ромашка чәчәге ясау.

10 “Сүз төзү”. “Карлыгач” сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала 2 минут эчендә

11. Алтын  сүзен өч шакмакка сыйдырып язарга кирәк.      

6

н

 

Өтерге” сүзен өч шакмакка сыйдырып язарга кирәк.      

,

г

е

 

12 “Сәхнә йолдызлары” (өй эше)  1 концерт номеры әзерләргә иде

Алып баручы. Кадерле кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык

һәм бәхет телибез. 

Шушы залда утыручы барлык хатын – кызларыбызны  тагы бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.  

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Шушының белән “Ягез әле кызлар!” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 Алып баручы.  “Кем өлгер?” уены уйныйбыз.

Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар

саныннан бергә ким шакмаклар куела. Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш. Шакмаксыз калучы уеннан чыга бара.      

 

Алып баручы. Кадерле кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык

һәм бәхет телибез. 

Шушы залда утыручы барлык хатын – кызларыбызны  тагы бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.  

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Шушының белән “Ягез әле кызлар!” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мероприятие "Ягез әле, малайлар!"

Это мероприятия можно проводить с учащимися 1- 4 классов ко дня Защитника Отечества....

Ягез әле, әниләр!

8 Март -әниләр бәйрәменә багышланган кичә-ярыш барышы....

"Ягез әле, егетләр!"

Егетләр – булачак солдатлар, илне саклаучы батыр уллар булып үсәргә тиеш. ...

8март-Хатын-кызлар көне белән.

Әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз....