Тәрбия сәгате "Әдәпле бала"
классный час (4 класс) на тему

Шигапова Лейсан Мансуровна

Башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dple_bala.docx23.86 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәпле бала.

 

Максат. 1)Укучыларга  яхшы  сүзнең  дә  тәэсир  итү  көче   зур  икәнен, яхшы  гамәлгә  тиң      

                булуын      күрсәтү  .                                                                                                

                2)Әти-әниләргә,  өлкәннәргә, тирә-юньдәге  кешеләргә    карата  шәфкатьлелек    

                хисе    тәрбияләү;

                3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа  игътибарлы, ярдәмчел булу  теләген  үстерү.

                4) Укучыларда  уңай  характер  сыйфатлары  тәрбияләү.

 

Җихазлау. проектор, ноутбук, презентация

   

     Укытучы

“Исәнмесез”, диеп башлыйм сүзем,

  Танышулар шулай башлана.

  “Исәнмесез”, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта  ,күңел шатлана.

-Исәнмесез , кадерле укучылар!

Хәерле көннәр сезгә! Көнне башлаганда укучылар , әйдәгез , бер-беребезне, яңа көн белән котлыйк.

“Хәерле иртә” җырын  җырлау.

Бик зур рәхмәт сезгә . Матур итеп кенә урыннарга утырдык.

         -Балалар тактага карагыз әле.  Бүген без әдәпле укучыга  нинди сыйфатлар хас булуын  белергә тиеш идек . Ләкин җил чыгып   ромашканың таҗларын очырткан . Хәзер без әдәпле укучының нинди булуын үзебез ачыкларга тиеш булабыз инде.

        -Әйдәгез, әле балалар без шушы чәчәккә таҗларын табарга ярдәм итик.

-Әдәпле булуны син ничек аңлыйсың соң , дустым?( укучылар фикерен тыңлау)

-Әдәпле булу әнә шул “Исәнмесез” сүзеннән башлана да инде. Ул – кешеләр белән аралаша белү , аларга игтибарлы, инсафлы булу дигән сүз. Һәркем башкалардан игтибар, игелеклелек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Ләкин моның сере шунда: үзе инсафлы,тәрбияле, яхшы кешегә генә башкалар һәрвакыт яхшылык эшләргә тырышачак.

 

 -Ромашка таҗларын җыярга безгә, теләдән журнал ярдәм итәчәк. 4 слайд

Аның беренче бите “Тылсымлы  сүз” дип атала.  Сезгә фикер йөртү өчен бер хикәя укйм. Тылсымы нәрәсдә икән ,игътибар белән тыңлагыз.

      Урман юлыннан  ике  кеше- бабай  һәм  малай  бара. Көн  эссе.Аларның  бик  тә  су  эчәсе  килә.

 Юлчылар  кечкенә генә  инеш  буена  килеп  җитәләр.Тын  гына  челтерәп  салкынча йөгерек  су  ага. Алар,сусауларын  басар  өчен,иелеп  су  эчәләр.

-Суың  өчен  рәхмәт  сиңа, инешкәй,- ди  бабай. Малай  көлеп  куя.

-Бабакай,  ни  өчен  инешкә  рәхмәт  диеп  әйттең?- дип  сорый  ул  бабайдан,-инеш  җанлы  нәрсә  түгел  ләбаса,  ул  сезнең  сүзләрегезне  ишетми,  сезнең  яхшылыгыгызны  аңламый.

            -Анысы  шулай. Әгәр  суны  бүре  эчкән  булса,  ул  рәхмәт  әйтмәс  иде. Без  бүре  түгел , кешеләр.

Кешенең  ни  өчен  рәхмәт  сүзе  әйткәнен  беләсеңме? Уйланып  кара  әле:бу  сүз  кемгә  кирәк?

Малай  җитдиләнеп, уйга  калды. Аларның  вакыты  күп,  барасы  юл  әле  ерак  иде...

--Әйтегез  әле,  ни  өчен  бабай  инешкә  рәхмәт  әйткән  соң?

-Кешеләрне  шифалы  суы  белән  сыйлаганы  өчен.

-Инеш  кешене  аңлый  аламы  соң?

-Юк.

-Шулай  булгач  аңа  рәхмәт  әйтүнең  нигә  кирәге  бар?

(Бабакай  болай  фикер  йөртә:”Әгәр  инеш  суы  аңа  яхшылык  эшләгән  икән,сусавын  баскан  икән,димәк,  аны  аңлаган  кебек  тоелган. Бу  сүзне  әйтсәң ,үзеңә  рәхәт  булып  китә.)

-Ә  бүре  инеш  суын  эчәме? Алай  булгач , нигә  рәхмәт  әйтми?

(Укучылар  фикере.)

Әйтегез  әле,ни  өчен кеше рәхмәт  сүзен  әйтә?

-Бу  сүз  яхшы  ,изге  эшләргә,  гамәлләргә  җавап  йөзеннән  әйтелә.

Аны  ишетү   һәркемгә  рәхәт.

Журналыбызның икенче бите. “Шәфкатьле сүз “дип атала. 5 СЛАЙД

Сенең өйдә әби-бабайларыгыз бармы? Сез аларны хөрмәт итәсезме, яратсызмы?

Хәзер мин сезгә   бер бала  һәм әбисе турында Вәсимә   Хәйруллинаның  “ Гафу  ит” шигырен  сөйлим.

Әбиемне  үпкәләттем,

Эндәшми  дә,  көлми  дә,

Кулларына  асылынам,

Бар  икәнне  белми  дә.

-Әбием  ,зинһар,гафу  ит.

Сөйләш  инде  ,чибәрем.

Телисеңме,син  яраткан

Җырны  җырлап  җибәрәм.

Дуслашыйк  инде  ,әбием,

Үскәч  күлмәк  тегәрмен,

Өстәлеңә  би-ик  күп  итеп

Күчтәнәчләр  тезәрмен.

Сагызга  дигән  акчамны

Бирәм  сиңа- ал  гына!

-Бәбкәем,акчага  сатыла

Күлмәк  кенә,  бал  гына.

Гафу  итәм, тик  кесәдә

Йөрми  дуслык,татулык.

Алар  яши  шәфкатьле  сүз,

Мәрхәмәтле  эш  булып.

-Ни  өчен  әби  үпкәләгән? Олы  кешеләрне  үпкәләтергә  ярыймы?  Ни  өчен  ярамый?

        Яхшы сүз- җан азыгы, яман сүз- баш казыгы.

   -Начар сүз әйтеп , өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат.

Нәтиҗә : Яхшы  сүз  дә  шәфкатьле  эш  кебек  икән. Ярамаган  сүзләр  әйтеп  кеше  күңелен  яраларга  ярамый  икән. Дуслык,  татулык  нигезе  булып  та  матур  сүзләр  санала.

   -Шифалы ,тылсымлы  сүзләрне  никадәр  күбрәк  куллансагыз, тормыш  шулкадәр  ямьлерәк  булыр,теләкләрегез  дә  тизрәк  үтәлер, кешеләр  дә сезгә  шәфкатьле  ,игътибарлы  булырлар.

 - Телдән журналыбызны дәвам итәбез киләсе бит 6 слайд

“Яхшы сүз – җан азыгы” дип атала.

   Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим .

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә . Армиягә барып кайта. Беркөнне  ул кадакларга игтибар итә һәм  әнисе янына  килә . Әни , нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың ?- ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?”-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.

Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни , кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”-ди. Ә  әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм , шулай итеп, начарлыкларыңны  бетердең дә кебек, тик әнә , кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”,- ди.

    Менә сез дә уйга калдыгыз. Уйланыгыз, укучылар.

Иң яхшысы начарлыкны эшләмәү, яхшылыкка ни җитә!

        “Яхшы сүз – җан азыгы”

Яхшы сүзне җаның тели синең,

 Начарлыктан күңел көрсенә

  Ә син үзең андый яхшы сүзне

  Әйтәсеңме башка кешегә?

  • Ә хәзер укучылар әз генә хыялланы алыйк. Әгәр без яхшылыкны күрсәк нинди төстә булыр иде ?
  • Яхшылыкны иснәп карасак , исе  нинди булыр иде икән?
  • Әгәр тотып карасак, дуслык нинди булыр иде?
  • Әйе. Балалар мин дә шулай уйлыйм. Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел кысып яратып кына торасы килер иде.

  Әйдәгез әле укучылар дәвам итәбез һәм бездә тылсымлы тартма бите ачылды. 7 слайд

Сюрприз музыкасы куела.

-Сез сюрприз алырга яратасызмы,алганыгыз бармы.Куанасызмы сюрпризга.Әйдәгез бергә куаныйк әле. Музыка астында бию.

-Нәрсә икән аның эчендә ? Кулларыгызны тыгып алыгыз әле.

Шушы йөрәкләр артына әниләрегезгә әйтергә теләгән теләкләрне языгыз.Өйгә кайткач аларны әниләрегезгә мин сине яратам әнием дип тапшырырсыз. Кем укып күрсәтә,укучылар.

- Хәзер укучылар мин сезгә таҗларын җил очырткан ромашка чәчәген бирә. Сез менә әдәпле баланың нинди икәнлеген аңлаган булсагыз чәчәгегез бик матур килеп чыгар. Төркемнәрдә эш. Такта янына чыгып таҗларны беркетәләр.

Музыка астында таҗга язылган сүзләрне сайлап куялар. 8 слайд ромашка

Релаксация музыкасы

Әдәпле  бала нинди була икән әйдә укып күрсәтегез әле.

Укучылар фикере тыңлана.Молодцы, укучылар чәчәкләрегез бик матур килеп чыккан.

19 слайд ны куябыз Чәчәк болында үз урыны алсын. Без чәчәкләрне өзми сакласак кына табигатебез матур калыр.

-Сөйләшүебезне  Ф.Яруллинның “Сорау һәм  җавап”  шигыреннән өзек белән     тәмамлыйсым   килә.

Һич  яхшылык  эшли  алмасаң  син

Кешеләргә  бик-бик  теләп  тә,-

Яхшы  теләк  телә,

Ул  да  кайчак

Зур  көч  өстәп  куя  йөрәккә.

      -Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрегез ничек? Начар якка үзгәрмәдеме? Ничек инде, яхшы сүзләр турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын, ди.

  -  Ягез әле,үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне кулларыбызга алыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанасызмы? . Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлагыз.

 Әгәр дә сезнең теләкләрегез яхшы булса, күбәләкләрегез очып китәчәк.Уйладыгызмы? Ә хәзер барыбыз бергә күбәләкләргә таба өреп,теләкләрне әйтеп очыртып җибәрәбез.

         Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде.Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Матур эшләр , матур сүзләр бизәп торсын күңел түрен.

  •     Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. Кычкырма, кешеләрнең кәефен бозарлык авыр сүз әйтмә.
  • Һәрвакыт ярдәмчел бул.
  • Иптәшләрең белән әйбәт мөгамәләне сакла: аларга кушаматлар такма, «тылсымлы» сүзләр әйтергә онытма, кешеләр белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш.
  • Әләкче булма.
  • Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма. Иптәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...