Сыйныф сэгатьлэре
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Мухаметзянова Гульнар Эгьзамовна

В.Казыйханов буенча сыйный сэгатьлэре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgatlrev.kazyyhanov_buencha_.doc277.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы

Дәрес “Саумы, кояш!” җырын тыңлаудан башланып китә.

- Балалар, сез хәзер Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров башкаруында “Саумы, кояш!” дигән җыр тыңладыгыз. Аның музыкасын композитор Мансур Мозаффаров Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язган. Җырны тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?

Укучыларның җавабын тыңлаганнан соң, укытучы нәтиҗә ясый.

-Әйе, бу җырны тыңлаганда күңел табигатьбелән тоташа, иртәнге сафлык, иркенлек, күңел күтәренкелеге сизәсең. Җырның музыкасы бездә шундый хисләр тудыр. Җырның эчтәлегендә дә күңелгә ятышлы тылсымлы сүзләр бар. Синең белән исәнләшәләр. “Хәерле иртә” телиләр. Йөрәккә ятышлы сүзләрне ишетүе бик күңелле, әмма үзең бу сүзләрне якыннарыңа әйтсәң, бигрәк тә зур ләззәт табасың.

Балалар, әгәр тирә-ягыгызгы игътибар белән карасагыз, кемнәр генә үтми безнең яннан. Туганнарыгыз, иптәшләрегез, күршеләрегез... Әгәр күңел күзе белән яхшылабырак карасак, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булган олы кешеләр, авырулар яши. Без алар белән көн саен очрашабыз. Без аларны вакытында күреп, эчкерсез ярдәм күрсәтергә тиешбез. Алар белән исәнләшеп, аларның хәлләрен белешкәндә: “миннән берәр төрле ярдәм кирәкмиме?” – дип сорарга кирәк.

Ә хәзер Ш.Галиевның “Кем ул Әхәт? Нәрсә ул рәхәт?” дигән шигырен тыңлыйк әле.

Әхәт нинди малай булган? (Ул үзе турында гына уйлаучы малай икән. Аның күңел күзе сукыр булган.)

Аның карашын үзгәртергә нинди вакыйга ярдәм иткән?

Вокзалда Әхәткә билет алырга акча биргән абый турында нәрсә әйтә аласыз? (Әхәткә акча биргән абый бик игътибарлы булган. Үзенә таныш булмаган, елап торган малай яныннан үтеп китмәгән,аңа ярдәм иткән. Шушы хәлдән соң Әхәт тә үзенең иптәшләренә карата игътибарлы, ярдәмле булырга кирәк икәнен аңлаган.)

Сиңа да игелек эшләүчеләр булдымы? Шул вакыттан соң үзеңне тотышыңа, тәртибеңә анализ ясадыңмы? Син, синең иптәшләрең гаделме?

Сыйныф тормышындагы нинди хәлләр сине шатландыра, кайсылары борчый?

Хәзер тагын бер “Рәхмәт” дигән шигырьне тыңлыйк әле. Ш. Галиев бу шигырендә безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Иптәшләреңә, олыларга “рәхмәт” өчен генә ярдәм итү – тыйнаксызлык, әдәпсезлек билгесе.)

Ә нәрсә соң ул тыйнаклык, әдәплелек?

Тыйнаклык иптәшләреңә, ата-анаңа, өлкәннәргә, бигрәк тә, авыру кешеләргә әдәпле, игътибарлы булуны таләп итә. “Тыйнак кеше әзрәк сөйли, күбрәк тыңлый”, ди халык. Олылар белән сөйләшкәндә тыйнак булырга кирәк. Олы кеше синең белән басып сөйләшсә, син дә бас, ул утыргач кына, теләсәң, син дә утырып, әңгәмәне дәвам итәргә кирәк. Кеше белән сөйләшкәндә, китап укып яки ашый-ашый сөйләшү – зур әдәпсезлек.

“Олыласаң олыны, олаларларүзеңне” дигәнмәкальне укып эчтәлеге буенча укучылар белән әңгәмә ясау.

Дәрес ахырында Абдулла Әхмәтнең “Малайлар аңламадылар” хикәясе тыңлана.

Йомгаклау.

Дәрес барышы

А. Босевның “Трамвайда” шигырен уку.  

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып.

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып.

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына,

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игътибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

Сораулар:

  1. Радко турында бабай дөрес уйладымы?
  2. Тәүфыйклы бала нинди була һәм бу очракта ул нишләр иде?
  3. Транспортта үзеңне ничек тотарга кирәк?
  4. Сезгә транспортта шушы кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләрне күзәтергә килдеме? Сез ул кешене ничек бәяләдегез?

Ә хәзер Заһирә Гомәреваның “Үзем җыештырдым” дигән шигырен тыңлагыз.

Сыйныфка сорау:

  • Бу кызны әдәпле кыз дип әйтеп буламы?
  • Аның кайсы яклары сезгә ошамады?(Өйне ике көн җыештырган. Иптәшләре белән тупас сөйләшә.)
  • Сез ул кыз урынында нишләр идегез?
  • Өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтисеңме?
  • Галия мәктәп китапханәсеннән берничә китап алып, аларны күтәреп сыйныфка кергәндә, Маат кинәт ишекне ачып җибәрде. Ишек Галиянең кулына бәрелде, китаплар идәнгә төшеп китте.

Бу очракта Марат нишләргә тиеш? (Марат Галиядән гафу үтенергә, китапларны идәннән алырга ярдәм итәргә, ә Галия исә аңа, ярдәме өчен, рәхмәт әйтергә тиеш.)

  • Мәктәптә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

Уен уйнау  “Әдәплелек сүзләре кибете”

Йомгаклау:

 шулай итеп, әдәпле кеше һәр җирдә үзен тәртипле итеп тота, олыны олы итеп, кечене кече итеп сөйләшә белегә, иптәшләре белән дус булып уйнарга, тирә-якка игътибарлы, ихтирамлы булырга тиеш.

Мин ниләр эшли беләм?

Хезмәткә хөрмәт тәбияләү, аның яшәү чыганагы икәнлегенә төшендерү, хезмәт итәргә кирәклегенә инандыру.

Хезмәтне күрсәтүче рәсемнәр, плакатлар; балалар кулы белән эшләнгән әйберләр, мәкаль һәм әйтемнәр, альбом.

Дәрес барышы.

Балалар, без бүген хезмәтнең кешегә кирәклеге турында сөйләшербез. Сез менә, кечкенә булуыгызга да карамастан, төрле эшләрдә катнашасыз. Әйтик, өйдә нинди эшләр башкарасыз? Мәктәптә, сыйныфта нинди хезмәтләрдә катнашасыз?

Көч җиткән бер хезмәттән дә куыкмаска, һәр эшне күңел биреп, тырышып башкарырга кирәклеге аңлатыла. Кайбер балалар өйдә дә, мәктәптә дә, бакчада да өлкәннәр әйткән эшне генә үтиләр. !әркемнең үзе белеп башкаруы кирәк.

Өйдә сез савыт-саба юасыз, тузан сөртәсез, гөлләргә сулар сибәсез, үз кирәк-яракларыгызны җыйнап тәртиптә тотасыз. Болар – көн саен үзең белеп башкара торган эшләр.

Безнең мәктәптә, мәктәп бакчасында башкара торган эшләребез дә бар. (Алар турында әңгәмә үткәрелә. Эшне тырышыл, сыйфатлы итеп башкаручы укучыларның исемнәре атала.) Кайбер балала теге яки бу эшне ничек башкарулары турында сөйлиләр. Бакчада балалар су сибүдә, чүп утауда, туфракны йомшатуда ничек катнашулары турында уртаклашалар.

Һәркемгә бәйли, чигә, тегә белү бик кирәк. Киемнәрнең төймәләрен тагып кую һ.б. эшләрне сез үзегез башкара аласыз. Никадәр күп төрле эшләр башкара алсагыз, алдагы тормышта сезгә шулкадәр уңайлы булыр. Эшләрне башкарырга әти-әниегездән, башка өлкәннәрдән өйрәнергә кирәк.

Хезмәткә өйрәнү җиңел генә бирелми. Башта хезмәт нәтиҗәсе уңышлы гына килеп чыкмаска да мөмкин. Бу гаепкә саналмый. Әлбәттә, эшкә өйрәнү өчен иң эек теләк, аннан кала тырышык, түземлелек кирәк. “Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр”, дип халык юкка гына әйтмәгән. (Мәкальләр искә төшерелә. Укучылар үзләре дә әйтәләр.)

Һәркем хезмәттә катнашырга тиеш. Кеше эшенә карап торып кына тамак туймый. Ялкаулык сезгә беркайчан да юлдаш булмасын. (Ялкаулык турында мәкальлә, такмаклар, әкият геройлары искә төшерелә.)

Хезмәт ба җирдә генә муллык була. Һөнә белү – зур байлык ул.

Йомгаклау.

Дәрес хезмәт, һөнәр турындагы шигырьләр, җырлар белән тәмамлана.

Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың.

Балаларда китап сайлап укуда җитди караш тәрбияләү.

Китаплар күргәзмәсе, мәкаль һәм әйтемнәр, шигырьләр.

Дәрес барышы

1.Уку мәсьәләсен кую.

  Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

  • Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясап була?
  • Китапларны да, дуслар кебек, сайлый белергә кирәк..
  • Димәк, бүгенге дәрестә сү нәрсә турында барачак?
  • Уку өчен китапларны сайлый белүнең җитди, бик тә җаваплы мәсьәлә икәнлеген аңлау турында.

2. Уку мәсьәләсен чишү.

 1 нче бирем.

  • Нәрсә ул китап?
  • Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

2 нче бирем.

  • Китапханәләр һәр мәктәптә, һәр шәһәрдә(авылда) бар. Шулай булгач, һәр гаиләдә шәхси китапханә булдыруның кирәге бармы икән? Исбат итегез.

3 нче бирем.

  • Китап турында нинди халык мәкальләре һәм әйтемнәре беләсе?

4 нче бирем.

  • Китап – якын дус. Диләр. Моны ничек аңлыйсыз?
  • Үзеңне борчыган. Уйландырган һәм дулкынландырган сорауларга җавапларны якын дус кына бирә.
  • Китапның дошман булуы мөмкинме?

5 нче бирем.

  • Китапларны ничек сайларга: аларның яхшыларын, начарларын ничек аерырга соң?
  • Китапны яшеңә, белем дәрәҗәңә карап сайларга кирәк.
  • Әгәр бу өлкәдә тәҗрибәң җитми икән?
  • Үең хөрмәт иткән кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

6 нчы бирем.

  • Китапны нинди шартларда укый башлау хәерлерәк дип уйлыйсың?
  • Китапны укый башлау өчен күңелең күтәренке, кәефең яхшы, йокың туйган булырга тиеш.
  • Нинди урын сайларга?
  • Тыныч, якты урын.
  • Ни өчен?
  • Тавышлы җирдә игътибар кими, укыганнар буталып бетә. Яктылык җитмәсә күзгә зыян.

7 нче бирем.

Әгәр китап сөйләшә белсә, ул үзенең укучыларыннан нинди кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итәр иде икән? (Көтелгән кагыйдәләр үрнәге.)

8 нче бирем.

  • “Безнең заманда кешеләр чамадан тыш күп укыйлар Бу аларга зирәк булырга комачаулый”, - дигән инглиз язучысы О.Уайльд. моны ничек аңларга?

Йомгаклау.

Гыйлем – нур, наданлык – хур.

Кешенең аң-белемен үстерүдә укуның, тәҗрибәнең ролен күрсәтү, кешене кешелекле итеп тәрбияләүдәге кыйммәтен раслау.

К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабы, мәкальләр һәм әйтемнәр, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

Уку мәсьәләсен кую.(К.Насыйри.”Китаб-әт –тәрбия”, егерменче тәрбия.)

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

-Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

- Әмир улларының язмышы турында.

- Алар яшәү өчен нинди юл сайлаганнар?

- Берсе фән юлыннан киткән,галим булган, икенчесе байлык җыйган, финанс министры булган.

- Кайсы өстенрәк дип уйлыйсыз?

- Фәнне сайлаганы.

- Ни өчен?

- Чөнки ул Алла яклы булган – пәйгамбәр мирасын тапкан. Дингә ышанган кешеләр өчен моннан да югарырак бөеклекнең, данның булуы мөмкин түгел.

- Моңа ул ничек ирешкән?

- Гыйлем аркасында.

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул гыйлем? (Белем,фән, галим.)

2 нче бирем.

  • Гыйлемгә ничек ирешеп була?(Уку белән, акыл ияләренең тәҗрибәләрен армый-талмый өйрәнеп бару аркасында.)

3 нче бирем.

  • Бенең милләттән чыккан, исеме бөтен дөньяга билгеле булган нинди укымышлы кешеләрне, шәхесләрне беләсез?

4 нче бирем.

  • Укудан файда алу өчен ничек укырга кирәк?

5 нче бирем.

  • Уку белән тәртип арасында бәйләнеш бармы?

6 нчы бирем.

  • Уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле мәкальләр һәм әйтемнәр.

7 нче бирем.

  • Надан кеше нинди була? Нәрсә ул наданлык?

8 нче бирем.

  • Гыйлемле булу, тәҗрибәле булу. Наданлыкны җиңү буенча ү-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

Йомгаклау.

Тугры дус – җанлы хәзинә

Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

Дуслык турында мәкаль һәм әйтемнәр, шигырьләр, рәсемнәр.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

Укыганлыкны аңлау өчен соаулар:

  • Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
  • Чын дуслык, ялган дуслык турында.
  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
  • Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында.

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул дуслык?
  • Ихтыяҗланың, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.

2 нче бирем.

  • Дус, дуслык сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр беләсез?

3 нче бием.

  • Үзегез укыган китапладан, караган фильмнардан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез.
  • Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

4 нче бирем. (Мөстәкыйльэш.) К. Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабының йөз бишенче тәрбиясен укыгыз һәм чын дус өчен нинди сыйфатлар хас икәнлеген билгеләгез.

“Бе хәким үзенең углына әйтте: “Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә белән аралашма. Әүвәл ялганчы кеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчының сүзе су өстенә ялган язу кебекдер, ышанычы юктыр, якынны ерак кыйлыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан белән иптәш булма. Чөнки ахмак кеше сиңа файда иткән кебек күренсә дә, вакыйган, зарардыр. Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнән өмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа һичбер зарардан хали булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма. Дәхи вә куркак вә җебегән кеше белән аралашма, чөнки куркак кеше белән һич имин булмассың”.

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз барды? Үзегез өчен нинди сабак алдыгыз? Дәрес файдалы булдымы?

Акыллы кеше ялгышамы?

Акыллы кешенең гомере кеше хаталарын өйрәнүгә китүен аңага ирешү.

К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабы, мәкаль һәм әйтемнәр, соаулар язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

Уку мәсьәләсен кую.

“Локман хәкимнән соадылар: “Син хикмәтне кемнән өйрәндең?”- диделәр.

Әйтте: “Күзсез кешеләрдән өйрәндем, чөнки алар аяк басасы урынны күрмәенчә аяк басалар”, - диде... Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: “Күзсезләр, аяк басасы урынны күрмәенчә, я абыналар, яки төртеләләр, яки егылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар – сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым”, - диде”.

“Локман хәкимнән сорадылар: “Син әдәпне кемнән үгрәндең?” – диделәр.

Локман әйтте: “Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым”, - диде. Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.”

Сорауларга җавап:

  • Локман хәким акыллы булырга кемнән өйрәнгән?
  • Акылсызларның хаталарыннан.
  • Акыллы кешенең ялгышуы мөмкинме?
  • Мөмкин, әлбәттә.
  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
  • Акыллы кешенең хаталануы турында.

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул хата?(Ялгышлык, дөрес булмаган эш,гаеп)

2 нче бирем.

  • “Хата” сүзе белән бәйләнешле мәкаль һәм әйтемнәр.

3 нче бирем.

  • Акыллы кеше ясаган хата белән акылсыз кеше ясаган хата арасында нинди аерма бар?
  • Акыллы кеше дә ялгыша, әлбәттә, ләкин ул һәр хаталанган саен яңа хата ясый, ә акысыз кеше исә бер үк хатасын кабатлый.

4 нче бирем.

  • “Акыллы кеше үз вакытында туктала белә” – дигәннәр борынгы кытайлылар. Сез моны ничек аңлыйсыз?
  • Кеше моңа үз акылы белән ирешә, аңа мондый очракта беркем дә ярдәм итми, ул үз хатасын, үз җитешсезлекләрен үзе төзәтә. Андый кеше үз-үзе белән идарә итә белә, үз-үзен контрольдә тота.

5 нче бирем.

“Хаталарны ничек ясамаска” тәгбире буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзергә.

Йомгаклау.

Куелган максатка ирештекме? Нинди юллар белән? Дәестән кемнәр нинди сабак алды?

Саулык – зур байлык

Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шат икәнлеге турында тәрбия бирү.

Сәламәтлек почмагы, альбом, рәсемнәр, мәкаль һәм әйтемнәр.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

Соаулага җавап алу:

  • Кеше нинди булганда гына яши һәм эшли ала?
  • Сау-сәламәт, таза булганда гына.
  • Сау булу нәрсәне аңлата?
  • Сау булу – чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.
  • Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
  • Саулык турында.

1 нче бирем.

  • Халыкта саулык белән бәйләнешле нинди мәкаль бар?
  • Саулык – зур байлык.
  • Нәрсә ул байлык?

2 нче бирем.

  • Мәкаль һәм әйтемнәр. Аланың мәгънәсен ачыклау.

3 нче бирем.

  • Сез нәселегездә озын гомерле кемнәрне беләсез? Озын гомерлелекнең серләре нидә? (Режим белән яшәү, сыйфатлы туклану. Эшне ял белән чиратлаштыу.
  • Гомерне кыскартучы сәбәпләр.
  • Спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, тәмәке тату. Физик күнекмәләр ясамау. Ашау, ял итү режимын бозу һ.б.

4 нче бирем.

  • Сау-сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?
  • Режим белән тукланырга. Санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар урында да сакларга, иртә-кич тешләрне тазартыга, атна саен мунча керергә, чәчне даими юып-тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киенеп йөрергә. Һәкөнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска. Спорт секцияләренә йөрергә һ.б.

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Аннан нинди сабаклар алдыгыз?

Алдакның аягы кыска.

Алдауның, ялганның кеше абруен югалта торган кире сыйфатлар икәнлегенә төшендерү.

Мәкаль һәм әйтемнәр, әкиятләр.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

Укыганны тикшерү өчен сораулар:

  • Азатларга килү өчен сыйныф җитәкчесенә нәрсә сәбәп булган?
  • Рәмзия апаның авыруы.
  • Ул чынлап та авырганмы соң?
  • Юк,әлбәттә. Азат укытучыны алдаган.
  • Ни өчен?
  • Чөнки ул 3-4 фәннән начар билгеләре алган. Шуларны әнисенә белдерергә теләмәгән, күрәсең.
  • Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сүз алып барачакбыз?
  • Алдауның. Ялганның кеше абруен югалта торган кире сыйфатлар икәнлеге турында.

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул алдау? (Кешене авыр хәлдә калдыру, кешегә начарлык эшләү, ялганлау, ялганга ышандыру, кызыктыру, хыянәт итү, ялгышу)
  • Нәрсә ул ялган? (Дөрес булмаган, хәйлә, уйлап табучанлык)

2 нче бирем.

  • Алдау, ялган белән бәйләнешле мәкаль һәм әйтемнәр.

3 нче бирем.

  • Хәзер дәреснең башында укылган хикәягә кайтыйк. Аатны ялганлашуга нәрсә этәргән?
  • Ялкаулык.
  • Ул нәрсәдән килә?
  • Эш яратмаганнан, иренгәнлектән.
  • Бу сыйфатлар аңа тумыштан бирелгәнме?
  • Юк, әлбәттә.
  • Ә нилектән?
  • Ихтыяр көче җитмәүдән. Аны кайдан алып була?
  • Аны бәләкәйдән үк үзеңдә тәрбияләргә кирәк.

4 нче бирем.

  • Алдауның, ялганның кешеләр тормышына ясаган зыяны турында мисаллар китерегез.

5 нче бирем.

  • Алдау, ялганлау кебек сыйфатларны үзеңдә булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Дәфтәргә план рәвешендә язарга.

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Аннан сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

Киемгә карап каршы алалар...

Киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияәү. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына ирешү.

Мәкаль һәм әйтемнәр, рәсемнәр, шигырьләр, альбом.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

  • Күз алдыгызга китерегез: сез моңа кадәр таныш булмаган, әмма танышырга тиешле булган кеше белән очраштыгыз ди. Иң башлап бер-берегездә нәрсәгә игътибар итәсез?
  • Тышкы кыяфәткә, киемгә,әлбәттә.
  • Икенче төрле әйткәндә?
  • Кешенең төсенә, битенә.
  • Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк?
  • Тышкы матурлыгына.
  • Бу уңайдан нинди мәкальне искә төшереп була?
  • Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
  • Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшү булачак?
  • Кешенең киеме, тышкы матурлыгы турында.

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул “тышкы”?
  • Беә нәсә яки күренешнең чын асыына кайтмыйча, чын асылын чагылдырмыйча, тыштан, беренче каашка гына күренә торган. Тышкы матурлык.
  • Матурлык нәрсә ул?
  • Үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек.
  • Кыяфәт сүзен ничек аңлыйсыз?
  • Кешенең тышкы күренеше, килбәт, төсе.
  • Нәрсә ул кием?
  • Тукымадан, күннән, мехтан һ.б.әйберләрдән тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.
  • Кием кеше тормышында нинди урын тота?
  • Ул аның сәламәтлеген, саулыгын сакларга хезмәт итә. Моннан тыш, пөхтә кием кешене матурлый да.

2 нче бирем.

  • Кешенең киеме, тышкы кыяфәте белән бәйләнешле мәкаль һәм әйтемнәр.

3 нче бирем.

  • Бөек рус язучысы А.П.Чеховның афоизмга әйләнгән шундый сүзләре бар: “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”. Мондый билгеләмәсе белән язучы, барыннан да элек, нинди кешене күз алдында тота?

4 нче бирем.

  • “Кием киемне саклар” әйтеме нәрсә турында сөйли?
  • Әйбернең кадерен белеп кияргә куша. Киемгә каата сакчыл караш булырга тиеш.

5 нче бирем.

  • Акыл-рухи байлык, мөһим нәсә. Шулай да “киемгә каап каршы алалар” бит әле. Димәк, тормышта тышкы кыяфәт, тышкы матурлыкның да әһәмияте бар. Моны сез ничек аңлыйсыз?

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Аннан үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

...Акылга карап озаталар

Эчке матурлык сыйфатлары тәбияләү.

Мәкаль һәм әйтемнәр, акыллы киңәшләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

  • Нәрсә ул матурлык?
  • Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар. Сүз нәрсә турында бара? Гомумән, кешеләргә бәя биргәндә, аның кайсы ягына карап сүз йөртәләр?
  • Кешеләрдә тышкы матулыктан башка, эчке матурлык та бар икән.
  • Аны ничек аерып була?
  • Андый матурлык күзгә ташланып тормый, аны кешенең кыланыәына, үзен тотышына, эшенә карап билгеләп була.
  • Димәк, без бүген нинди матурлык турында сүз алып барачакбыз?
  • Кеше хаактерындагы уңай, җәмгыять тарафыннан хуплана торган сыйфатлар турында.

1 нче бием.

  • Эчке матурлык белән бәйләнгән мәкаль һәм әйтемнәр.

2 нче бием.

  • Борынгы гарәпләр шулай ук кешене матурламый торган дүрт нәрсәне атаганнар. Икенче төрле әйткәндә, нинди кире сыйфатлар кешене бизәми?
  • Усаллык һәм көнчелек. Ачу һәм ярсу. Тәбиясезлек һәм кәпрәючәнлек. Гел генә чирләп йөрү.
  • Әкиятәрдәге кие персонажларны атагыз. Аларның кайсы яклары сезгә ошамый?

3 нче бирем.

Үзеңдә эчке матурлык сыйфатлары булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

  1. Акыл хезмәтен дә, физик хезмәтне дә бертигез яратырга. Бертөрле “кара эш” тән дә чирканмаска.

  1. Үзеңнең җитешсезлекләреңә карата тәнкыйть күзлегеннән бәя биергә.

  1. Ялкаулыкны кан дошман итеп игълан итәргә.

  1. Төгәл режим белән яшәргә.

  1. Әдәби әсәрәрдәге уңай геройларның яхшы сыйфатларын дәфтәргә язып куярга.

Йомгакау.

Дәрестә бүген нәрсә турында сөйләштек? Үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Дәрес файдалы булдымы?

Мин яратам сине, туган илем!

Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Туган як, туган җир турында шигырь һәм җырлар, мәкаль һәм әйтемнәр, альбом, диск.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

Дәрес Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры (Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов шигыре) белән башланып китә.

Җырга карата сораулар:

  • Җыр сезгә ошадымы?
  • Әйе, ошады.
  • Кайсы ягы белән?
  • Сүзләре дә, көе дә йөрәккә якын.
  • Ни өчен дип уйлыйсыз?
  • Чөнки ул безнең республикабыз турында.
  • Республика – икенче төрле әйткәндә – анда яшәгән халык өчен нәрсә ул?
  • Ул бенең дәүләтебез, туган илебез, тугн Ватаныбыз.
  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
  • Туган ил, туган җир, туган Ватан турында.

1 нче бирем.

  • Кеше өчен туган илнең (Ватанның) кыйммәте нәрсәдә?
  • Ул ансыз яши алмый. Яшәгән чакта да гел сагынып торачак.
  • Ни өчен?
  • Чөнки кеше өчен туган ил гаиз анасы кебек, бер генә. Аңа булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлатып булмый.

2 нче бирем.

  • Туган ил, туган җир, туган Ватан белән бәйләнешле мәкаль һәм әйтемнәр.

3 нче бирем.

  • Туган ил, туган җир турында нинди әдәби әсәрләр беләсез?
  • Туган ил, туган җир турында нинди дә булса әсәр язмаган язучы бармы икән? Һәм андый кеше язучы була аламы икән?

4 нче бирем.

  • Ни өчен кеше иленә, җиренә,Ватанына тугрылыклы булырга тиеш?
  • Чөнки ул бер генә. Аны алыштырырдай башка бер нәрсә дә юк.
  • Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Берәүләр яшәү чыганагы эзләп илен ташлый, икенчеләр байлык артыннан чыгып китә, өченчеләр дан шөһрәт эзли, дүртенчеләр сәяси килешмәүчәнлек аркасында илдән китәргә мәҗбүр булалар.
  • Шундыйларның кайсысы Ватан өчен куркыныч тудыра?
  • Байлык турында уйлап, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, илен сатканнары.

5 нче бирем.

  • Кеше туган илен, туган җирен яратырга ничек өйрәнә?
  • Барыннан да элек – туган теле аша.
  • Ни өчен алай дип уйлыйсыз?
  • Чөнки туган илне, туган җирне анда яшәгән халыксыз күз алдына китереп булмый.
  • Димәк, туган илне ярату нәрсә дигән сү?
  • Үз халкыңны, аның телен,гореф-гадәтләрен ярату ул.

Йомгаклау.

Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды? Ни өчен кеше туган илен яратырга тиеш? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгы?

Исереккә диңгез тубыктан.

Исерткеч эчемлекләр куллануның зыянын күрсәтү, эчүчелекнең иҗтимагый бәла, кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп чыганагы икәненә төшендерү.

Мәкаль һәм әйтемнәр, рәсемнәр, газета журнал битләрендә басылып чыккан материаллар, белешмәләр.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

Укыганны тикшерү өчен сораулар:

  • Галимнәр нинди өлкәдә тикшеренүләр алып барганнар?
  • Спиртлы эчемлекләрнең тере организмга тәэсире турында.
  • Моннан нәрсәләр ачыкланган?
  • Алкоголь тере организм өчен зарарлы.
  • Кешеләр өчен аның зыяны бармы?
  • Бик тә.

1 нче бирем.

  • Акыллы кеше исерткеч эчемлекләр кулланамы?
  • Куллануы мөмкин, ләкин ул моның чамасын белә.
  • Чамасын белүне сез ничек аңлыйсыз?
  • Акыллы кеше беркайчан да аңын югалтканчы аракы эчми, аның эчүеннән гаиләсе дә, җәмгыять тә бернинди зыян күрми. Аннары ул “андый” эчемлекләрне бәйрәмнәрдә, тантаналарда. Юбилейларда гына авыз итә.

2 нче бирем.

  • Исерткеч эчемлекләр белән бәйләнешле мәкаль һәм әйтемнәр.

3 нче бирем.

  • Исерткеч эчемлекләр куллануның кеше тормышы өчен файдасы бармы?
  • Юк, зыян гына китерә.
  • Зыяны нәрсәләрдә күренә? (Укытучы сөйли, мисаллар, фактлар китерә.)

4 нче бирем.

  • Кеше алкогольдән котыла аламы?
  • Ала, ләкин бу җиңел эш түгел.
  • Алкогольдән котылу юлын нәрсәдә күрәсез?
  • Үз теләгең белән дәваланырга кирәк.
  • Кемнәргә эчү катгый тыела?
  • Организмы ныгымаган үсмерләргә, авыруларга, спортчыларга, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф хезмәткәрләренә.
  • Аеруча спиртлы эчемлекләрдән кемгә баш тартырга һәм ни өчен?
  • Хатын-кызларга. Алар алкогольгә тизрәк бирешүчән һәм авырый башласалар, аларны дәвалау шикле.
  • Моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясарга кирәк?
  • Эчүчелек – афәт, эчүчелек – үлем, эчүчелек – фаҗига ул. Эчүчелек – үзең теләп акылдан язу.

 5 нче бирем. (Мөстәкыйль эш.)

   Исерткеч эчемлек кулланудан ничек котылырга? – Ү-үзеңне тәрбияләү планын төзергә.

  1. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә.
  2. Ныклы көндәлек режим белән яшәргә.
  3. Ихтыяр көченә ия булырга.
  4. Нәселдән эчкән кешеләрне барларга һәм аларның тәртибеннән тиешле нәтиҗә ясарга.
  5. Бу афәттән берничек тә котыла алмаучыларга үз теләгең белән дәваланырга киңәш бирергә.

Йомгаклау.

Бүген дәрестә нәрсә турында сүз алып бардык? Исерткеч эчемлекләрне эчкәннән соң акыллы кеше булып кала алабызмы икән? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

Тәмәке белән бергә тартучы да яна.

Тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.

Мәкаль һәм әйтемнәр, рәсемнәр, тартучы курчак.

Дәрес барышы

Уку мәсьәләсен кую.

Тикшерү өчен сораулар:

  • Нәрсә ул гадәт?
  • Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре.
  • Кешеләрдә нинди гадәтләр була?
  • Яхшы (уңай), начар (тискәре) гадәтләр.
  • Яхшы һәм начар гадәтләрне санап чыгыгыз.
  • Әле санап үткән начар гадәтләр арасында иң нык таралганнары ниндиләр?
  • Аракы эчү, тәмәке тарту. Дорфа сүз әйтү.
  • Сәгать саен кабатлана торганнары нинди?
  • Тәмәке тарту.
  • Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
  • Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул тәмәке?
  • Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән үсемлек.

2 нче бирем.

  • Тәмәке кайдан килеп чыккан?
  • Тарта торган үләнне Европада яшәүчеләр “табак” дип исемләгәннәр. Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1943 елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.

  • Нәрсә ул никотин?
  • Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә.

Никотин сүзе француз дипломаты Ңан Нико исеме белән бәйле. 1560 елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә кертә. Бер сигарет төтене тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң, ул агуланып үлә. Никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән чыпчык та шундук үлә.

3 нче бирем.

  • Тәмәке белән бәйләнешле мәкальләр һәм әйтемнәр.

4 нче бирем.

  • Организм өчен тәмәкенең зарарын нинди мисаллар белән дәлилли аласыз?
  • Тәмәке, тикшерүчеләрнең исәпләвенчә, кеше гомерен 5-15 елга тиклем кыскарта. Бер сигарет гомерне уртача 7 минутка киметә. Йөрәк эшчәнлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын тудыра.

5 нче бирем.

  • Ничек итеп бу начар гадәттән котылып була?

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрестән нинди сабак алдыгыз?

“И туган тел, и матур тел”

Матур итеп сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү.

Вил Казыйхановның Г.Тукайга ияреп язган шигыре, мәкальләр һәм әйтемнәр, шигырьләр.

Дәрес барышы

1.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

2. Уку мәсьәләсен кую. (“И родной тел” Г. Тукайга ияреп)

3. Укыганны тикшерү өчен сораулар:

-  Шигырь сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән?

- Шигырьнең килешмәгән җирләре бармы? Аңардан үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?

- Бик күп рус сүзләре кыстырып сөйлибез икән.

- Бу нилектән килә? (Тел ярлылыгыннан. Туган телгә игътибар булмаудан, аны кимсетеп караудан.

- Сәбәбе? Үз телебездә аз сөйләшәбез, аз укыйбыз. Сүз байлыгыбыз ифрат түбән, ярлы. Әдәби тел нормаларын бозып сөйләшәбез.

- Моны икенче төрле ничек дип була? (Үз телебездә матур итеп, әдәпле итеп сөйләшә белмибез.)

- Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып барачакбыз? (Матур итеп сөйләшә белү турында)

1 нче бирем.

  • Матур итеп әдәпле итеп сөйләшә белүне сез ничек аңлыйсыз? (Сәнгатьле, нәфис итеп әдәби телдә сөйли белү.)
  • Сезгә укылган шигырь нинди телдә язылган? (Сөйләм телендә.)
  • Ни өчен алай дип уйлыйсыз? (Чөнки анда бик күп рус сүзләре кыстырылган.)
  • Әдәби тел нинди була? (Әдәбител-шушы телдә сөйләшүче барлык халыклар өчен үрнәк тел.)

2 нче бирем.

  • Хәзер кабаттан югарыда укылган шигырьгә тукталыйк. Безнең әдәпсез сөйләшүебездә автор кемнәрне гаепли? (Әнисен,әтисен, әбисен)
  • Сез моның белән килешәсезме? Эш аларда гына микән?

3 нче бирем.

  • Матур итеп сөйләшә белмәүнең киресе нәрсә?
  • Әдәби тел нормаларын бозып сөйләшү. (Алар нилектән килә?)
  • Культурасызлыктан, әдәпсезлектән, рухи ярлылыктан, исерткеч эчемлекләр кулланудан.

4 нче бирем.

  • Бүгенге яшьләрнең сөйләшү манерасы сезгә ошыймы?

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Сөйләм осталыгына өйрәтү серләре нәрсәләрдән гыйбарәт? Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Алардан нинди сабак алдыгыз?

Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел.

Үзең эшләгән эшкә җавап бирә блү тойгысы тәрбияләү; җаваплылыкның чын кешене характерлауда иң гүзәл сыйфат икәненә төшендерү.

Альбом, стенд, мәкаль һәм әйтемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
  2. Уку мәсьәләсен кую.

Укыганны тикшерү өчен сораулар:

  • Урманда, карт артыннан барып, малай нәрсәгә өйрәнгән? (Бар нәрсәне дә үзең башкарырга, үзаллылыкка, кыюлыкка, түземлелеккә, максатлылыкка, хезмәт яратырга.)
  • Картның малайга булган мөнәсәбәтен нинди бер сүз белән әтеп була? (Үзалдыңа эшли алу – җаваплылык.)

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул җаваплылык?

2 нче бирем.

  • Үзеңдә җаваплылык тойгылары тәрбияләүне нидән башларга? Мәктәптә? Җәмәгать урыннарында?
  • Йортта һәркем бәләкәй чактан ук нәрсәдер эшләү өчен үзендә җаваплылык тоярга тиеш.

3 нче бирем.

  • Сез: “Мин үз гомерем өчен үзем җаваплы” – дип әйтә аласызмы? Монда сез нинди бурычлар үтәүне күз алдында тотасыз?

4 нче бирем.

  • Үз-үзеңнек яратуны сез ничек аңлыйсыз? (Моны үз-үзеңә, үз тәртибеңә, кыланышларыңа, җаваплылык тоеп, тәнкыйть күзлегеннән карый белү дип аңларга кирәк.
  • Үз-үзеңне яратмау нәрсәләргә китерә? (Ялкаулыкка, күңел төшенкелегенә, бозык гадәтләргә, авыруга.)

5 нче бирем.

  • Үз-үзеңне яратмау үз-үзеңә җавапсыз караудан килә, дибез. Ә нәрсә соң ул җавапсызлык? (Эшкә салкын караш, үзеңне шул эш нәтиҗәсе өчен җаваплы тоймау, гамьсезлек.)

6 нчы бирем.

  • Балалар тарафыннан мәктәптә, йортта, урамда, башка җәмәгать урыннарында нинди җавапсыз эшләр, гамәлләр башкарыла?
  • Укуга салкын караш, мәктәп милкен вату, стеналарга, парта, өстәл өсләренә язу, агачларны сындыру, кош ояларын туздыру, әти-әниләргә дорфа сүзләр әйтеп көяләндерү, күршеләрнең тынычлыгын бозу, урлашу, транспорт куу. Янгын чыгару һ.б.

Йомгаклау.

Бүген без нәрсәгә өйрәндек? Үз-үзеңә җаваплы булуны сез ничек аңлыйсыз? Җавапсызлык нәрсәләргә китерә? Дәрестән нинди сабаклар алдыгыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...