Әлифба бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

1класс укучылары белән үткәрелгән бәйрәм эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx17.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сарман районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткән бәйрәм кичәсе башлангыч класслар укытучысы Михайлова Әлфия Мостафа кызы тарафыннан төзелде һәм үткәрелде. Эшкәртмә  класста бала саны аз булган очракларда ярдәмгә килер дип уйлыйм.

Бәйрәм барышы

 1 Кереш өлеш Кадерле кунаклар, укучылар, ата-аналар! Без бүген 1 нче класс укучылары өчен иң мөһим булган икенче бәйрәмгә җыелдык. Беренче тапкыр алар мәктәп бусагасын атлап кергән чакта ничек сөенгән булсалар, бүген икенче тапкыр шундый хисләр кичерәләр.Чөнки алар бүгеннән соң чын укучылар булалар, алар Әлифба китабын тәмамладылар,хәзер кирәкле мәгълүматны үзләре теләгән китаплардан үзләре укып белергә тиеш булалар. Кемнәр соң алар безнең мәктәпнең беренче сыйныф укучылары. Аларга нинди сыйфатлар?

Шакирова АЗАЛИЯ Айдаровна.Бу исем  -үз үзенә тартып торучы, матур чәчәк атучы куак исемен белдерә. Азалия исемен йөртүчеләр әйләнә-тирәдәгеләр игътибарыннан читтә калмыйлар.  Бу исемне йөртүче кызлар бер урында тик кенә утыра белмиләр, гел хәрәкәттә һәм нидер эшләү теләге белән яналар, барыннан да бигрәк бу эшчәнлек вакытында алар җитәкче ролен башкаралар. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә "Азалия" юатучы, бәйсез, эшчән, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер дигәнне белдерә.  Характерындагы төп сыйфат- җаваплылык. Азалия – тумыштан лидер, бөтен җаваплы эшне үз җилкәсенә алырга риза, алынган эш өчен җавап тотарга әзер һәм башка кешеләрдән дә шуны таләп итә. Приказ биргәнне яратмый, үз -үзенә һәм башкаларга карата  гадел. Гайбәт сөйми, үзе уйлаганын  кешенең йөзенә бәреп әйтә .Киләчәктә галим , укытучы, сәяхәтче булырга мөмкин.

Долгунова Диана Михайловна. Диана исеме дөньядагы 200 популяр саналган исемнәр арасына кергән. Борынгы Рим мифларыннан  "Ай һәм мал Алласы" дигәнне аңлатуын белергә була, урамдагы кечкенә эт, песи балаларын өйгә алып кайтырга бик теләп риза,"изгелек  һәм сәламәтлек" илчесе булган дигән фикер дә йөри ,

Диана исемен йөртүчеләр сүз тыңлаучан, ягымлы, хайваннарны ярата, иптәшләре белән уенчыклары белән бүлешергә әзер. Характерлары буенча каты, көчле ихтыярлы,ата-аналары белән аралашканда кирелек  күрсәтергә дә мөмкиннәр.Дианаларны алдау мөмкин түгел, аларда алдан күрү ,сизү гадәте бар. Яраткан төсләре- зәңгәр, шәмәхә,кара.Уку буенча төгәл фәннәр җиңелрәк бирелә. Киләчәктә инженер, актриса, биюче, парикмахер,укытучы, тегүче һөнәрләрен сайлый алачак.

Әйдәгез кул чабып шундый акыллы, ягымлы, киләчәктә булачак укытучы,галим,сәяхәтче актриса,биючеләрне алга чакырыйк

Сезне бүген Әлифба бәйрәмен белән барыбыз да котлыйбыз. Сезгә киләчәктә зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек,шатлык-бәхет телибез .Һәм сүзне сезгә бирәбез

2.Бәйрәм барышы

1.Кер безнең күңелгә җыр яме,моң яме.

Рәхим ит,түрдән уз Әлифба бәйрәме.

2.Әлифба бәйрәме булгач, әлифба сүзеннән башка бәйрәм булмас инде, әйдәгез шул сүзне кисмә хәрефләрдән төзегез әле.Хәзер һәр хәреф үзе белән таныштырып китәр.

Әни диеп яып куйдым яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый әни сүзен таптарга.

Күзләремнән яшьләр чыкты капкан идем лимонны.

Сары булгач,бик тәмледер  дигән идем мин аны.

И хәрефе ипидә бар, бар ул ил һәм иректә

И хәрефе икелегә укымаска өйрәтә.

Фил бүрәнә ташып йөри, кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда күрсәм дә тик төшемдә.

Бәр барабан, уйна быргы-бар кешеләр җырласын.

Б дан башка бәйрәм югын һәммәсе күреп торсын

А хәрефе агачта ,а хәрефе алмада.

А хәрефен яратабыз,өйрәнәбез иң башта

3.Әлифба сүзендә ничә хәреф бар?   Әлифба сүзендә ничә аваз бар? Авазлар нинди ике төркемгә бүленә?(тартык,сузык) Сузыкларны тыңлап китик,(бер адым алга чыгып ә,и,а һәр аваз үз исемен әйтә ) сүзне тартыкларга бирик.(л,ф,б -бер адым артка)

4.Бу хәрефләрнең кайсысы иң кирәге соң?   Хор белән:

Һәр хәрефнең үз урыны,һәр хәреф тә кирәкле.

Безне Әлифба китабы дус булырга өйрәтте.

Кайсы тексттан дус булырга кирәклеген белдегез?  (текстны укырга тәкъдим итү)

5.Әлифба сүзен тактага язу ,шул  хәрефләрдән нинди яңа сүзләр төзеп була? (әби, бил, бал, фил)

Шул сүзләрне тактага язу: 1. Әбине икенче төрле ничек атыйлар? (Дәү әнием), 2) җылы якта яшәүче хайван ничек атала?( шулар турында язылган  текстларны  китаптан уку)

6. Укып күрсәттеләр,яза белүләрен күрдек,язма хәрефләрне укый беләләр микән,тикшереп карыйк

 Рәсемнәрдәге предметларның исемнәрен табарга( 3 сүзнең берсе генә туры килә)

7 "Дуслар сайлау" уены     Сузык,тартык дигән карточкаларны сайлап үзегезгә дуслар эзләгез, ни өчен аларны сайладыгыз? (Азалия исемнәре сузык авазга башланган кешеләрне җыя, Диана тартыкка башланганннарны)

8. ӘЙЕ-ЮК Уенда команда членнарының барсы да катнаша , -Әлифбаны быел укучылар да. узган ел укучылар да, моннан күп еллар укыган кешеләр дә катнаша . түгәрәккә басабыз да минем җөмләләрне тыңлыйбыз. Мин әйткән белән килешкәннәр кул чаба, килешмәүчеләр-тыпырдыйлар )

+ Суга тубы төшкәч елаган кызның исеме Әминә

-Чебиләргә ярма сибүче кыз  Рәсимә

+Куян ашатучы малай Якуп

-Айдар белән Айратка атны әбиләре алып кайтты.

-Беркөнне төлке үрдәкне тотып алган һәм мин сине ашыйм дигән

+Люция апа типографиядә эшли.

-Бүре  әйтә- менә балам су,битне,кулны ю,ю,ю

-Әлифба китабында табышмаклар юк

7. Проект яклау "Иң яраткан хәрефем"

Әлифба китабында хәрефләр бик күп,ләкин күпме генә булса да ,күңелгә хуш килгән. иң яраткан хәрефләре бар икән кызларның.

3 Йомгак Җыр башкару

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....