"Мин - укытучы"
статья на тему

Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_-_ukytuchy.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Мин-укытучы

(Эссе)

            “Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән       берләштерә алса, ул — яңа заман укытучысы”. Л.Н.Толстой

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң сабыр кеше икәнсез!

          Әлеге сүзләр, әлбәттә, сабыр, ярдәмчел, игътибарлы  укытучы турында. Укытучы. Жир йөзенә килгән һәрбер кешегә таныш, кадерле әлеге сүзләр.

           Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

          Ә яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң? Аны нинди проблемалар борчый? Ул нинди өметләр белән яши?.

        Авыл мәктәпләрендә  алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артты, мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслары бар. Югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылары да күп.

                    Мин һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә аны илебезгә файдалы шәхес итеп формалаштыра.

           Хәтирәләр белән тулы узган хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, өмет тулы күз карашлары, саф күңелле балалар күз алдына килә. Инде егерме  елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында…

           Үземнең хезмәт юлымны, мин Бүздәк районы Карбаш авылында башладым. Урта мәктәпне бетереп кенә чыккан кыз бала күңелдә “Мин башкарып чыга алырмынмы? Бу балаларның, аларның әти-әниләренең йөзләренә туры карый алырдай итеп белем һәм тәрбия бирә алырмынмы?” кебек сораулар. Таныш түгел авыл, таныш булмаган кешеләр. Әмма юкка. Тора-бара бер гаилә кебек шау-гөр килеп мәктәп тормышы башланды. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, үзләрен дә “булдырасың” дия-дия, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә иде. Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик тә мохтаҗ идем. Ярый әле уңган, булган авыл халкы кешелекле дә, ярдәмчел дә булды. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар, кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.

           “Син генә укыта алдың, синең ярдәм белән генә иптәшләре белән тигез дәрәҗәдә белем алды”, — дип күз яшьләре аша рәхмәт белдергән бер ана гел дә күз алдымда. Аның улы Филүс авыз ачып сөйләшмәгән бала,  минем белән ачылып китте. Соңарып кына укырга кергән ул баланы ничек хәреф танырга өйрәтү, өстәмә күнегүләр, дусларча мөнәсәбәт – барысы да бүгенгедәй хәтердә..

          Мин – авыл укытучысы. Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Һәр йортта аның укучысы яши. 27  ел эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характердагы балалар белән очраштым. Мәктәпкә беренче адымнарын ясаган сабыйны яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөлгә бит, матур булып үссен өчен, җылылык, яктылык, су — бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк. Тәҗрибәне миңа еллар алып килде.

           Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге авыл укытучысы.

           Бүгенге укытучының эше дәрес алып барудан гына тормый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле эшләргә дә күмелә ул. Бәйрәмнәрдә концерт, театр куючы да, юл кырыйларын  чистартучы, сайлауларда  комиссия  әгъзасы, җәй көне бакчада чәчәк үстерүче, кыш көне кардан сыннар ясаучы да ул укытучы.  Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Авылда бөтен кеше дә бер-берсен беләләр, укытучының эшчәнлеге югары социаль күзәтү астында үтә. Авыл укытучысы эшчәнлегенең тагын бер үзенчәлеге шунда, аның профессиональ эшчәнлеге күпкырлы.

          Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Заман ритмында яшәп, яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә була.

           Башлангыч сыйныф укытучысы беренче сыйныфка укырга керүче балага үзенең беренче орлыкларын сала кебек. Алга таба бу орлыкларның шытып чыгып, матурланып үсеп китүенә башка фән укытучылары да җаваплы була. Ә зур җаваплылык билгеле баланың үзеннән дә тора. Беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак. Шушы беренче орлыкларны дөрес итеп бала күңеленә сеңдерә белергә кирәк.  Укытучы – ул бит укучы өчен белем бирүче генә түгел. Укучы өчен ул – белем бирүче белән беррәттән, тәрбияче дә, кирәк чакта сердәшче дә. Укытучы эше бик изге эш.Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү бигрәк тә куанычлы. Киләчәктә шул балаларның чын кеше булуларына сөенәсең,илһам,көч алып яшәүне дәвам итәсең. . Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

          Укытучы һөнәре күптөрле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың. Һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карар. Шуны да әйтәсе килә: бөтен кеше дә укытучы була алмый. Хәтта педагогия уку йортын бишле билгеләренә генә бетереп, диплом эшен уңышлы гына тапшырып та, мәктәптә эшләү дәверендә ул укучыларына якын килә алмаса, аларның ышанычын яулый алмаса — “кызыл диплом” гына коткара алмас кебек. Бөек педагог Сухомлинский әйткәнчә: “чын укытучы йөрәген укучыларына “ачып” бирергә сәләтле булырга тиеш”. Хәзерге вакытта укытучыга күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, грантлар, конференцияләр. Бары тик эшеңә җаныңны биреп, укучыларың белән уртак тел табып эшлисе генә кала.

          Укытучы заман белән бергә атлый. Ул үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Заман укытучыдан һәрдаим үз белемен күтәрүне таләп итә. Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә дә ул даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.          Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән -үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

           Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим. 

          Укытучы балаларны һәрчак аңлый, ярдәм кулы суза. Баланың кечкенә генә шатлыгы да аның өчен олы куаныч. Әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә булу,  шәхси якын килеп, һәр бала белән иҗади эшләү нәтиҗәсендә укучылар белемле һәм тәрбияле булып үсәләр. Һәр яктан яудырылган меңләгән сорауларга җавап таба алуы, түзем булуы белән ул укучыларда үзенә карата ихтирам уята. Укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми.  “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип,  җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен әһәмиятле. Балаларны ярату, алар белән аралашу, гомерең буе аларга үрнәк булу... Башлангыч сыйныф укытучысы хәреф танудан башлап, әкренләп тормыш серләренә төшендерә баручы да ул. Карурман булып тоелган “Гыйлем иле”ндә укытучы сукмак күрсәтүче, тел ачкычы бирүче. Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәтүче дә ул укытучы.

 

           Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә, чөнки булачак укытучысы аларның өйләрендә булды. Кечкенә күңелдә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәште. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда? Укытучының бурычы – башлангыч класс укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү.

          Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы – иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда – бала язмышы, киләчәк язмышы. Укучы күңеленә юл сала алсаң, тәрбияле, белемле, сәләтле шәхес үстерә алсаң – син бәхетле!

                     Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк укыткан балалар арасында! Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Кешеләр арасында кешелекле кешеләр. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү- гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау-юкка булмаган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучым

Укытучылар елы уңаеннан үткәрелгә кичә...

Сочинение "Чын укытучы"

“Укытучы” елында  үзеңнең укытучың турында  иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителгән иде. Шахмай урта мәктәбеннең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Миләүшә районда беренче урынны яулады....

"Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!"

Укытучылар көненә әдәби - музыкаль кичә....

Кем ул укытучы?

Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?...

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....