" Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"
классный час (4 класс) на тему

Гарданова Зимфира Музафаровна

      Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик  күнегүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти - әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.        

       Сәламәт яшәү рәвеше - тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә - сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү –безнең бурыч.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә

Максат: Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
          Җиһазлау: Стендгазеталар, плакатлар, шарлар, соскы, обруч, кәрзиннәр, яшелчә муляжлары, башлык, куртка, шарф, чаңгы, баскетбол туплары, ручка, “Физкультура” дип язылган кәгазь, музыка.

                                        Кичә барышы:

Алып баручы:

-Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар һәм әлбәттә, безнең бүгенге бәйрәмебезнең йолдызлары – безнең тату һәм спорт сөюче гаиләләр! Бүген без спорт бәйрәменә, гаилә бәйрәменә җыелдык. Спорт ул кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер чара. Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр. (Залга музыка астына командалар чыгалар).

           Ә хәзер бәйгене башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Командаларга уңышлар, ә жюрилар коллегиясенә намус белән бәя бирергә телим.

1 конкурс – “ВИЗИТКА”. Һәр гаилә командиры үзенең командасы, исеме һәм девизы белән таныштыра. Бу конкурс 5 балл белән бәяләнә. Командирлар рәхим итегез!

Командалар белән таныштык, хәзер инде ярышны башлыйк.

Чисталык сәламәт булуның бер шарты булып тора. Чиста, пөхтә итеп җыештырылган өйдә бер кеше дә авырмый. 2 конкурс чисталыкка багышлана – ул  “ҖЫЕШТЫРУЧЫЛАР” дип атала. Команданың һәр кешесе чиратлап, куллар белән тимичә, соскы белән шарны “кәрзингә” алып барырга һәм үзе командасына йөгереп кайтырга тиеш. Кем тизрәк бетерә, шул җиңүче була.

3 конкурс – “УҢЫШ ҖЫЮ” дип атала. Катнашучы кәрзиндәге “уңышны” идәнгә тарата, кире кайтканда “уңышны” кәрзиненә тутыра һәм башка катнашучыга бирә.

Жюри  әгъзалары нәтиҗә ясаган арада, сезнең игътибарыгызга “Кыр казлары” биюе тәкъдим ителә.

Бөтен кешенең дә сәламәт буласы килә. Авырмас өчен җылы киенергә кирәк һәм  4 конкурс – “СӘЛАМӘТ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ” дигән исем астында үтәчәк.

Командир билгеләнгән урынга барып, башлык, шарф, куртка һәм ботинка кигән килеш үз командасы янына кайта һәм өс киемнәрен команданың икенче катнашучысына бирә. Булдырдыгыз!

Командаларның җитезлекләрен күрдек, ә хәзер инде аларның тапкырлыкларын да сыныйк. 5 конкурс -  “ИНТЕЛЛЕКТУАЛЛАР КОНКУРСЫ”. Сезнең алда “Физкультура” дип язылган кәгазь ята. Бу

сүздән сезгә 1 минут вакыт эчендә бергәләшеп башка сүзләр уйлап язарга кирәк.

Командалар язганда залдагы балаларны да  сынап алыйк. Һәр команданың бер җанатары чыгып скакалкада сикерә. Кем күбрәк сикерә, шул җиңүче була.

Гаилә бердәм булса гына тормыштагы авырлыкларны җиңеп җыга.    

6 конкурс гаиләнең бердәмлеген күрсәтер. Ул “БЕРГӘ БУЛЫЙК” дип атала. Башта әти билгеләнгән урынга кадәр чабып, кире йөгереп кайта. Әни әтинең биленә тотынып  бергә йөгерәләр, аннары балалары әнисенең биленә тотынып өчәү йөгерәләр. Кулларны ычкындырырга ярамый.

  Жюри  әгъзалары балларны санасын, ә сезнең игътибарыгызга “Шома бас” җырлы биюне карап китәргә тәкъдим ителә.

 “ТӨЗ АТУЧЫ”  конкурсы әтиләр өчен. Әтиләр тупны боҗрага кертергә тиешләр. Һәр әтигә 5 тапкыр атарга рөхсәт ителә. Ничә туп керсә, шул хәтле балл булачак.

Әни кеше гаиләнең учагын саклаучы. Бу конкурста гаиләне түгел, ә аякка бәйләнгән шарны гына саклап калырга кирәк. “ШАРНЫ САКЛА” конкурсы. Кемнең шары исән кала, шул җиңүче дип табыла.

Балалар тик тормаслар, йөгереп, сикереп йөрергә бик яраталар. “ОСТА СИКЕРҮЧЕ” конкурсында шарларны утырып шартлатырга кирәк. Кем күбрәк шартлата, шул җиңүче.

  Жюри  әгъзалары уенның нәтиҗәсен чыгарган вакытта сезгә “Испан” биюе карап китәргә тәкъдим ителә.

Шуның белән безнең спорт бәйрәмебез тәмам. Жюри әгъзаларына сүз бирәбез.

Бүгенге бәйгедә катнашкан гаиләләргә, ярдәм күрсәткән укытучыларга, җанатарларга зур рәхмәт! Гаиләләрегез тату, спорт сөюче, сәламәт булса иде!  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Спортивное мероприятие для вторых классов...

Әни һәм мин - спорт сөюче гаилә.

Мәктәпкә хэзерлек группасы балалары һәм әниләре белән үткәрү өчен спорт бәйрәме план-конспекты....

"Әти,әни һәм мин - спорт гаиләсе"

Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр катнашында үткәрелгән сәламәтлек чарасы эшкәртмәсе...

"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе""

Башлангыч сыйныф укучылары һәм ата-аналар белән уздырылган спорт бәйрәме...

Без – спорт сөюче гаилә!

Без – спорт сөюче гаилә! темасына спорт һәм гаилә бәйрәме....

Без – спорт сөюче гаилә!

"Без – спорт сөюче гаилә!" дип аталган спорт һәм гаилә бәйрәме. 1-4нче сыйныф ата-аналары катнашында үткәрергә мөмкин. ...

Әти - әни һәм мин –спорт сөюче гаилә.

Әти - әниләргә бала тәрбиясендә гаиләнең ролен күрсәтү;-гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә  тарту. -әти - әниләрдә балаларның физик күнегүләр, спорт белән...