Без – спорт сөюче гаилә!
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна
"Без – спорт сөюче гаилә!" дип аталган спорт һәм гаилә бәйрәме. 1-4нче сыйныф ата-аналары катнашында үткәрергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez-sport_soyuche_gaile.docx21.85 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Без – спорт сөюче гаилә!

I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шакирова Ә.Х. эш тәҗрибәсеннән

1.”Күңелле  балачак” бию коллективы башкаруында “Их алмасы”биюе.

  • Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Без бүген сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыелдык.

   2.3нче сыйныф малайлары “Әй гармун”җыры.

Безнең бүгенге бәйрәмебез сәламәт яшәүгә багышлана. Чөнки бүген 7нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бүгенге көндә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мондый билгеләмәсе бар: “Сәламәтлек – авыру һәм физик кимчелекләр генә булмау түгел, ә бәлки тулысынча физик, рухи һәм социаль  яктан имин булу ул”.

  1. 4нче сыйныф укучылары башкаруында “Әйдә кил әле”җыры.

Белгәнебезчә, сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелә, ә гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан кешеләр яши. Килгән кунакларыбызга татулык, саулык, бәхет һәм өмет теләп бәйгебезне башлыйбыз.

Бүгенге бәйгебезгә  жюри бәя бирәчәк.

  1. 2нче сыйныф укучылары башкаруында“Ак каен”җыры.
  2. 4нче сыйныф укучылары башкаруында“Яшь спортчылар җыры”

Ә хәзер якыннанрак танышу өчен сүзне команда әгъзаларына бирик.  Бәйгебезнең беренче туры  “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Бүген бездә кунакта 2 команда. Бәйрәмебез күңелләрдә озак саклансын өчен, командаларыбыз үзләрен матуррак итеп таныштырсалар иде. Һәр командага исем һәм девиз уйлыйк (һәр команда үзе белән таныштыра).

I команда. Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә – сихәт, җанга рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт.

II команда. Күрәсезме, барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә,

Спортны ярат!

1нче уеныбыз ”Эстафета”. Команданың һәр кешесе йөгереп килеп флагны алдагы кешегә бирергә тиеш.

2. “Баланы мәктәпкә әзерләү” уены.

3. “Теннисчылар” ярышы. Ракетка белән шарны бәреп йөртеп алып килү.

4. “Фантазер”.

Иртәнге зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез. Һәркем иртән торгач, үзенең гәүдәләре язылсын, кәфләре күтәрелеп китсен өчен иртәнге зарядка ясарга тиеш.

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер һәр төркем берәр төрле зарядка уйлап таба һәм аңа исем дә уйларга тиеш була. Мәсәлән, “Төзүчеләр зарядкасы”. Сезгә берничә минут вакыт бирелә. (һәр төркем үзе уйлап тапкан зарядканы күрсәтә)

“Өй алдында чебиләр”  - 2нче сыйныф укучылары.

5. “Пингвиннар” ярышы. Тупны ике аяк арасына кыстырып йөреп килү.

1нче сыйныф укучылары башкаруында “Әлифба” җыры.

6. “Акыл ияләре” уены.

Киселгән хәрефләр. Бирелгән хәрефләрдән җөмләләр төзеп язарга.

  • Сәламәтлек – зур байлык.
  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

7.”Машина йөртү остасы”

(2 уенчык машина. Команданың һәр уенчысы машинаны ераккарак җибәрергә тырыша. Кайсы уенчының машинасы ерактарак – зур команда җиңүче)

8. “Каршылыклы җиңү”

(2 скакалка, 2 обруч, эскәмия)

1нче каршылык – обруч эеннән чыгу

2нче каршылык – скакалкада 2 тапкыр сикерү

3нче каршылык – эскәмия өстеннән бару.

  1. “Әткәемә” 4нче сыйныф укучылары.
  2. “Укучылар җыры” 1 нче сыйныф укучылары

9. Биюченең итәге

Бии-бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии-бии остара.

Хөрмәтле әниләр, сезнең алдыгызда төрле предметлар ята (обруч, скакалка, туп һ.б.) шулар ярдәмендә сез татар халык көенә берәр бию иҗат итәргә тиешсез.

10. Капчык киеп йөгерү.

Тамашачыларга сораулар.

  1. Ни өчен Олимпия уеннары дип атала?  (Грециядәге Олимпия авылы шулай аталган)
  2. Олимпия флагы нинди төстә?
  3. Олимпия уенының девизын атагыз. (Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!)
  4. Олимпия уенында иң озын чаңгы дистанциясе ничә километрга сузыла? (50 км)
  5. Хоккей алкасы нинди төстә була? (кара)
  6. Хоккейдагы  бер период ничә минут дәвам  итә? (20 минут)
  7. Хоккй мәйданыгы ничә зонага бүленә? (3 зонага)
  8. Павел Бурены хоккей болельщиклары ничек атыйлар? (Русская ракетка)
  9. Татарстан данын спорт уеннары буенча Россия чемпионатларының иң югары лигаларында  яклаучы 6 команданы атагыз. (“Ак Барс” – хоккей, “Рубин” – футбол, “Уникс” – баскетбол, “Синтез” – су тубы, “Динамо” – чирәмдәге хоккей, “Ракета” – туплы хоккей, “Зенит” – волейбол һ.б.)

11. Эстафета “Бәрәңге утырту”

Бер кеше “утырта”, икенчесе “җыя”. Уен шулай дәвам итә.

  1. 3нче сыйныф кызлары “Гөлләрем”җыры.
  2. “Әниемне яратам”4нче сыйныф укучылары баашкаруында.

12. Тамашачылар өчен “Бау” бәйгесе. Һәр команда тамашачылар арасыннан 5әр кеше чыга. Алар старт сызыгына баса һәм куллар яки аяклар  ярдәмендә “озын” бауга сузылалар. Уенның максаты: “бауны” өзмәскә һәм аны мөмкин кадәр озынрак итәргә.

13. Аркан тартышу.

14. “Сыер саву”. Шешәгә су тутырыла. Бала тотып тора, әти-әнисе сава.

“Шома бас”җыры Габделхакова Әдилә башкаруында.

“Яз җыры”2нче сыйныф укучылары башкаруында.

Тамашачыларга шаян сораулар.

  1. Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була. Әниләр аның  белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша. (мендәр)
  2. Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны гәҗиттә басалар, телевизоран  да күрсәтәләр, радиодан да эйтеп торалар. Кинофильм карый башлагач, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (реклама)
  3. Ул һәммә кешедә дә була. Өлкәннәрдә сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк, ә  бәлки киресенчәдер. Ул шатландыра да, көйдерә дә диләр. Бер караштан туып, озак еллар яшәргә дә мөмкин. (мәхәббәт)
  4. Ул бер дә искерми, яңара гына бара. Аны бөтен кеше дә ярата. Ул моңландыра, елата, күңелне дә күүтәрә. Ял иткәндә дә, сабыйларны йоклатканда да кирәк. (көй)
  5. Аны һәр бала да ярата. Әти-әнисенә алдырта. Аның “мөгезе” бар. Зур да, кечкенә дә була. Тәгәрмәчләре ике, өч һәм бер генә дә булырга мөмкин

 (велосипед)

  1. Ул төрле була: зур, уртача, кечкенә дә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул бигрәк тә тегүчеләргә, чәч кисүчеләргә кирәк. Әле ул сарыкныкы да, тимерченеке дә була. (кайчы)
  2. Уенны йомгаклау.Бәйгегә нәтиҗә чыгару.

Сәламәтлек сезнең өчен

Тормыш нигезе булсын.

Кәефегез яхшы булсын,

Йөзегез көлеп торсын.

        Сәламәтлек ачкычларын

        Һичкайчан югалтмагыз.

        Саф һаваны сулый-сулый

        Озын юлдан атлагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Спортивное мероприятие для вторых классов...

Әни һәм мин - спорт сөюче гаилә.

Мәктәпкә хэзерлек группасы балалары һәм әниләре белән үткәрү өчен спорт бәйрәме план-конспекты....

"Әти,әни һәм мин - спорт гаиләсе"

Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр катнашында үткәрелгән сәламәтлек чарасы эшкәртмәсе...

"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе""

Башлангыч сыйныф укучылары һәм ата-аналар белән уздырылган спорт бәйрәме...

Без – спорт сөюче гаилә!

Без – спорт сөюче гаилә! темасына спорт һәм гаилә бәйрәме....

" Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

    Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең т...

Әти - әни һәм мин –спорт сөюче гаилә.

Әти - әниләргә бала тәрбиясендә гаиләнең ролен күрсәтү;-гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә  тарту. -әти - әниләрдә балаларның физик күнегүләр, спорт белән...