Әти - әни һәм мин –спорт сөюче гаилә.
план-конспект занятия по зож (2, 4 класс)

Әти - әниләргә бала тәрбиясендә гаиләнең ролен күрсәтү;

-гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә  тарту.

 -әти - әниләрдә балаларның физик күнегүләр, спорт белән шөгыльләнүләренә   игътибарлылыкны үстерү.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1298.35 КБ
Файл 2652.84 КБ
Файл 3733.05 КБ
Файл 4787.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Дәүләки төп гомумбелем бирү мәктәбе.

                                                                           I   квалификацион категорияле

                                                                 башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                                               Хөсәенова Венера Ф.

2010 ел.

Әти - әни һәм мин –спорт сөюче гаилә.

Максат: 

-әти - әниләргә бала тәрбиясендә гаиләнең ролен күрсәтү;

-гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә  тарту.

 -әти - әниләрдә балаларның физик күнегүләр, спорт белән шөгыльләнүләренә                                        игътибарлылыкны үстерү.  

-күмәк уеннар, җыр – биюләр аша гаиләләрдә иҗади фикерләү, бердәмлек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спорт залы

Җиһазлар: 1 ярышка: кыршаулар, туплар.

2 ярышка: кыршаулар.

3 ярышка: табаклар, теннис шарлары, кашыклар.

4 ярышка: чиләкләр, себеркеләр

5 ярышка: кәгазь йомарламнары

6ярышка: вак акчалар

7ярышка: хоккей таягы, туплар

8ярышка: картон

9ярышка: төпсез капчык

10ярышка: аркан

11ярышка: капчык

12ярышка: туплар

13ярышка

-Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм, чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез - әти -әниләребез. Без бүген гаиләләребез белән “Әти, әни һәм мин –спорт сөюче гаилә”  исемендәге бәйрәм кичәсенә җыелдык. Бу бәйгедә сезнең татулык, бердәмлек, спорт яратуыгыз, осталыгыгыз сыналыр. Монда тик утыручыларбулмасын иде: берегез ярышканда икенчегез көч – күәт биреп бер-берегезгә булышырга әзер булуыгызны теләп калабыз.

Бергә җыелганбыз икән

нигә күңел ачмаска?

Әти, әни, улы, кызы,

ник бергә ярышмаска?

Балачакка кире кайтып

туйганчы уйнамаска?

SL740968



Предварительный просмотр:

                                                      1.“Горизонталь мишень”

Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү. һәр команда кешесе 3 омтылыш ясый. Очколар кыршауга кергән  тупларга бирелә.

SL740973               SL740976

2.Эстафета. Кыршау эчендә йөгерү.

Билгеләнгән араны әти кыршау эчендә йөгереп барып килә. Аннары әти әнине алып барып килә. Аннары кыршау эчендә өчесе бергә барып киләләр.

SL740977    SL740978

-Хөрмәтле тамашачылар, без барыбыз да әкиятләр яратабыз. Бүген без сезнең белән берничә әкияткә сәяхәт ясарбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз әле.

1 нче әкият.”Чуар тавык”.

-Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырышканнар.

Ә тавык әйтә ди:

- Кайгырма әби, кайгырма бабай, мин тагын сезгә йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.

Хәзер без оядан йомырка ташырбыз.

Уен. Ике табакта су. Анда “йомыркалар” (теннис шарлары) йөзә. Табаклар 3 м ераклыкка куелган. Уенчы кашыкны авызына каба, табактан йомырканы кашыкка ала (кул белән кагылырга ярамый) йөгереп кайтып тәлинкәгә сала. Кайсы команда тизрәк ташыр?

SL740993  SL740994 SL740995



Предварительный просмотр:

2 нче  әкият. Убырлылар ярышы.

Бер аякны чиләккә тыгып, бер кул белән чиләк сабын, икенчесе белән себеркене тотып әйләнеп килергә.

SL741006  SL741007  SL741008

3 нче әкият.

Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз. Анда Кай исемле малай  боз кисәкләреннән фигура ясый.Әгәр ул аны тизрәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез, аңа бозлар җыярга булышыйк.

Уен. 4м ераклыкта ике сызык сызыла. Уенчылар бер-бер артлы кәгазь йомарламы – “боз кисәге”н сызыкның икенче ягына ыргыталар. Сызык артына төшкән “боз кисәкләрен” санап нәтиҗә ясала.

SL740997  SL740999   SL741001

Туплы хоккей.

Хоккей таягы белән туп йөртү. Сигнал буенча таяк белән тупны йөртеп алып китәләр, флажокны әйләнеп чыгалар, кире йөртеп киләләр.

SL740988 SL740989 SL740991

“Тупны төшермә”

Әти - әни бер-берсенә арканы куеп баса, алар ике арага тупны кыстырып, төшермичә тиешле арадан әйләнеп килергә, ә килеп җиткәч баланы кулга утыртып йөгереп килергә тиеш.



Предварительный просмотр:

SL741014      SL741015

“Сазлык аша чыгу “

Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса – баса , билгеләнгән урынга барырга, килгәндә йөгереп килеп икенче кешегә бирергә.

SL740981 SL740985  SL740986

Бәйрәм кунакларын 1,3 нче сыйныф укучылары “Апас чемпион” (И.Ногманов музыкасы, А.Сәлахова сүзләре) җырын җырлап сәламлиләр.

SL741016

“Төпсез капчык эченнән үрмәләү”

Сигнал булгач, тыпсез капчык аша үрмәләп чыгарга, билгеләнгән урыннан йөгереп килергә. Уен шулай дәвам итә.

“Аркан тартыш”, “Көнгерә”, “Капчык киеп сикерү” уеннары уйнатырга була.

Акча эшләү.

Балалар акчаны идәнгә сибә.

Әтиләр җыялар.

Әниләр саныйлар, жюригә илтеп бирәләр.

Әни- егет. Клара Булатова шигыре.                

                                                                                                                         

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.

Әти әйтә: “Мин,-ач, - ди, -

Кайчан була ул аш?”,-ди.

Әни әйтә: “Үзең дә

Булыш алай булгач”,-ди.

Әти әйтә: “мин – ир,-ди

Аш пешерә белмим, - ди.

Мин хатын – кыз түгел, - ди.

Мин кухняда йөрмим”,-ди.

Юкса “җитмеш һөнәр аз,-

Диләр – егет кешегә”.

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

Җанлан әле, әйдә , шаяр,

Әй, күңелле стадион!

Физкультура белән безне

Очраштырып тор һаман.

Карагыз сез, карагыз бер,

Күңелле балаларга.

Олимпиадага алмашлар

Йөри бит араларда.

Футболчылар, гимнастлар

Бар оста йөгерүчеләр.

Менә бит – афәриннән!

Әзерлекне башлыйбыз,

Гимнастика ясыйбыз!

Иренмим беркайчан да!

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Матур да , күңелле дә,

Шаян безнең тубыбыз.

Бәйрәм күңелле узсын,

Хәзер бергә уйныйбыз

Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

“ Сәламәтлек безгә кирәк”

Сәламәтлек елы атлый-

Татар илен иңләп – буйлап.

Бассын һәркем бер рәткәҺ

Кушыл безгә, торма уйлап!

Камиллекнең чиге юк бит,

Сәламәтлек безгә кирәк!

Без ясаган күнегүләр,

Барыбер бит күңеллерәк.

Бергә булсак җиңелмәбез,

Бергә булыйк, бездән калма.

Зур җиңүләр безне көтә,

Без яулыйсы үрләр алда!

Дуслык командасы.

Команданың исеме –ДУСЛЫК.

Безнең девиз:

Дуслык – безнең бәйрәм бизәге,

Дуслык – безнең җиңү теләге.

Ялкын командасы.

Команданың исеме – ЯЛКЫН.

Безнең девиз:

Ялкындай янып яшәргә,

Җиңәргә - бирешмәскә!

“Кояш балалары” командасы.

Команданың исеме –“КОЯШ БАЛАЛАРЫ”.

Безнең девиз:

Сәламәтлек , саулык –

ирешкән байлык!

“Салават күпере” командасы.

Команданың исеме –САЛАВАТ КҮПЕРЕ.

Безнең девиз:

Сәламәтлек булса –

бәхет үзе килә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Спортивное мероприятие для вторых классов...

Әни һәм мин - спорт сөюче гаилә.

Мәктәпкә хэзерлек группасы балалары һәм әниләре белән үткәрү өчен спорт бәйрәме план-конспекты....

"Әти,әни һәм мин - спорт гаиләсе"

Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр катнашында үткәрелгән сәламәтлек чарасы эшкәртмәсе...

"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе""

Башлангыч сыйныф укучылары һәм ата-аналар белән уздырылган спорт бәйрәме...

Без – спорт сөюче гаилә!

Без – спорт сөюче гаилә! темасына спорт һәм гаилә бәйрәме....

Без – спорт сөюче гаилә!

"Без – спорт сөюче гаилә!" дип аталган спорт һәм гаилә бәйрәме. 1-4нче сыйныф ата-аналары катнашында үткәрергә мөмкин. ...

" Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

    Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең т...