Классный час на тему "Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?"
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Каримова Люция Мансуровна

Максат:  Яхшы гадәтләр турында балаларга аңлату. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” төшенчәләре турында,балаларның үз-үзләрен тотуларына мисаллар китереп, әңгәмә үткәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kl.segate_nerse_yahshy_nachar.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”

Максат:  Яхшы гадәтләр турында балаларга аңлату. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” төшенчәләре турында балаларның үз-үзләрен тотуларына мисаллар китереп әңгәмә ясау.

Җиһазлау: презентация, китаплар.

Тәрбия сәгатенең барышы.

  1. –Укучылар, яхшы бала һәм начар малай турында  шигырь тыңлагыз.

Тырыш бала эш сөя,

Китапка күңел сала.

Андыйны бик мактыйлар,

Ул- яхшы бала, диләр.

Бусы кергән пычракка,

Шуңа үзе шатлана.

Андыйны яратмыйлар,

Ул- начар, шапшак бала.

Бусы юа галошын,

Пимасын үзе сөртә;

Нәни генә булса да,

Ул үзен яхшы йөртә.

-Бу малайларның кайсысы яхшы эшли? Кайсысы начар? Ни өчен?

  1. Хәзер бер хикәя тыңлагыз.

-Трамвайда кеше күп иде. Вагонда андагы урыннар балалар һәм картлар өчен. Марат берсенә утырды. Менә вагонга бала күтәргән бер апа килеп керде. Ул як-ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз генә урыныннан торды.

-Апа, бирегә килегез, утырыгыз,- диде.

-Балалар, Марат нинди малай?

  1. Хәзер тагын бер хикәя укыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз. Укыгач, малайның нәрсәне белмәве турында әйтерсез. Хикәянең исеме дә шулай: “ Ул нәрсәне белми?”

Юлда малай бер бабайны очратты. Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.

-Әй, бабай,- диде малай,- синең бер китабың төшеп калды.

-Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минеке түгелдер,- диде карт.

-Юк, юк, синең китап ул,- диде малай. –Мин карап килдем, синең өч китабың, бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде. Барысы биш кисәк әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә.

-Һи, улым, син математиканы бик яхшы беләсең икән. Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең, диде ул, җирдәге китапны алып.

 Бабай нинди кагыйдә турында әйткән?

Малай нәрсә эшләргә тиеш иде?

  1. Ә хәзер яхшы гадәтләрнең берсе турында мин сезгә сорау куям. Укучылар, ә сез исәнләшә беләсезме?

-Нигә белмәскә?! Беләбез! Исәнмесез!- дип әйтәбез.

-Әйе, бу сүз бик гади булып тоела. Ләкин “Исәнмесез” сүзен ничек, кайда һәм кайчан әйтергә кирәклеген яхшы белергә кирәк. Аны теләр-теләмәс кенә , игътибарыңны читкә юнәлтеп әйтергә ярамый. Исәнләшкән кешегә туры карап әйтергә кирәк. “Исәнмесез!” сүзе белән беррәттән “Хәерле иртә”, “Хәерле кич”, “Хәерле көн” дип әйтергә ярый.

   Олылар белән исәнләшкәндә “Сез” дип әйтергә, дусларың белән исәнләшкәндә “син” дияргә кирәк. Саубуллашу тәртибе дә, исәнләшү кебек үк яхшы гадәт. “Саубулыгыз”, “Хушыгыз”, “Сәламәт булыгыз”, “Юлларыгыз уң булсын” кебек сүзләр саубуллашу сүзләре була. Әмма хушлашу сүзләрен китеп котылырга ашыккандай бик тиз дә, аерылышуга сөенгәндәй шатланып та, кыланып та әйтергә ярамый. Бу сүзләрне дә гади һәм ихлас күңелдән әйтергә кирәк.

  1. Ә  хәзер, укучылар, сез үзегез мисаллар әйтегез. Үзегезнең гадәтләрегез нинди? (Исәнләшә, саубуллаша беләсезме, олылырны ихтирам итү, хөрмәтләү, иптәшләреңә, әти-әниеңә ярдәм итү, нәниләрне юату һәм җәберләүңән саклау һ.б.ш.)

  1. Яхшы гадәтләрнең сез әйтмәгән тагын бер төре бар әле. Шул турыда бер шигырь  тыңлагыз.

                                       РӘХМӘТЛӘР ХАКЫНДА.

Җиргә төшкәч бияләе,

Гафур алып биргән иде,

Динә аңа:

-Рәхмәт,-

                          диде.

Малайның да җылы сүзгә кәеф килде.

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә рәхмәт!-диде.

Кыз җавапсыз калсын диме?

Җавап бирде:

-Рәхмәтемә рәхмәт өчен рәхмәт инде!

Малай аңа башын иде:

-Рәхмәтемә рәхмәт өчен рәхмәтеңә рәхмәт,-диде.

Динә көлде.

Бик күңелле, рәхәт иде.

...Җиргә төшкән бияләйгә рәхмәт инде. (Шәүкәт Галиев)

Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән.Малай белән кызны бияләй дуслаштырганга, автор бияләйгә рәхмәт әйтеп шигырен тәмамлый.

   Бу әдәплелек кагыйдәләрен һәр җирдә: мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да һәрвакыт кабатларга, үзеңдә әдәплелекнең башка сыйфатларын да булдырырга кирәк. Матур әдәбият әсәрләре укыгыз. Укыган китаплардан да һәм тормышта очраган әдәплелек, әдәпсезлек мисалларын чагыштыра белегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...