Классный час на тему "Беләге юан берне егар..."
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Хамидуллина Гузель Мохлисулловна

Классный час на тему пропоганды лигической мысли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Классный час34 КБ

Предварительный просмотр:

 “Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар”сыйныф сәгате

      Максат: 1) укучыларның логик фикер йөртү сәләтен, татарча сөйләм       телен үстерү; 2) телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

      Җиһазлау: 1) сәхнә бизәлеше; 2) “Йолдыз сәгате” уены өчен сүзләр; 3) хикәяләр язылган карточкалар; 4) капитаннар ярышы өчен уку әсбаплары;

      Кичәнең планы:

1. Сәламләү. Жюри сайлау. Таныштыру.

     а) Исем, девизны әйтү.

     ә) Эмблема белән таныштыру.

     б) Капитаннр сайлау.

2. Төп өлеш.

     а) Табышмаклар әйтү.

     ә) Текст тәрҗемә итү (карточкалар белән эш).

     б) Капитаннар ярышы.”Исеңдә калдыр” уены

     в) “Уйлан, эзлән, тап!” уены (1 сүздән сүзләр төзү).

     г) “Яшь сәхнә йолдызлары” конкурсы (сәнгатьле уку).

     д) “Мәктәбебезне беләбезме?” конкурсы (мәктәп, аның тарихы буенча сораулар).

     е) “Көйне таны” конкурсы.

    ж) “ Бу кайсы әсәрдән?” конкурсы (өзекләр укыла, кайсы әсәрдән икәнлеген белергә кирәк).

     з) “ Без мәзәк сөйлибез” өй эше конкурсы (балалар әзерләгән мәзәкләрен сәхнәләштереп күрсәтәләр).

3. Котлау. Йомгаклау.

         Кичә барышы:

1. -Исәнмесез, балалар, хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар. Сезне бу залда сәламли алуымабик шатмын. Бүген без сезнең белән “ Тапкырлар һәм зирәкләр кичә”сенә җыелдык.

     Зирәк, үткен телле татар халкы элек-электән бик сынарга яраткан. ”Кешенең күңеле теленнән таныла”, “Кием-тәннең, гыйлем-күңелнең зиннәте” дигән безнең бабаларыбыз. ”Теле бар-сөйләр, акылы бар-көйләр”, “Беләге юан берне, белеме булган меңне егар,”- дип тә өстәгәннәр алар.

      Әйе, тел белү гыйлем белән янәшә куелган. Әйдәгез,балалар, үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегегезне күрсәтегез әле.

      Жюри белән таныштыру.

      Сәламләү.

   - Хәзер һәр команда үзе белән таныштырып, исемен, девизын әйтеп, эмблемасын күрсәтеп китәр.

2.  Табышмаклар әйтү.

     Текстны тәрҗемә итү.

   - Телне бозу, ике телне бергә кушып сөйләү күренеше белән бик еш очрашырга туры килә. Әйдәгез әле, балалар, тәрҗемәчеләр булып эшләп алыйк әле. Без биргән хикәяләрне язып тәрҗемә итәргә кирәк.Бу эш өчен 5 минут вакыт бирелә.

      Капитаннар ярышы.

    Өстәлгә уку әсбаплары куела, 15 секунд караганнан соң әйберләр каплана, капитаннар күргән әйберләрен язарга тиеш.

      “ Йолдыз сәгате” уены.

  - Сезнең күбегезнең “ Йолдыз сәгате” уеның күргәне бардыр. Хәзер без дә сүз төзүдә ярышып карарбыз. Алдагы конкурс “Уйлан, эзлән, тап!” дип атала. Берәр сүз бирелә, шул сүздән яңа сүзләр төзергә кирәк булыр. Уенның шартлары:1 хәрефне 2 тапкыр кабатларга ярамый; төзегән сүз нинди сүз төркеменә караса да ярый.

      “Яшь сәхнә йолдызлары” конкурсы.

  - Исеменнән күренгәнчә сезгә артистлар булып алырга туры килер. Берәр кеше чыгып, бирелгән әсәрне дөрес, аңлаешлы һәм сәнгатьле итеп укып бирергә тиеш. Шигырьдәге сүзләрне жест, мимика, хәрәкәтләр белән белдерсәгез тагын да яхшы.  

    “Мәктәбебезне беләбезме?” конкурсы.

  - Мин сораулар бирәм. 1 нче сорау беренче командага. Ул 5кә кадәр санаганчы җавап бирмәсә, сорау икенче командага күчә. Җаваплар тулы булырга тиеш.

  • Мәктәптә ничә ел укыдыгыз?
  • Мәктәп ничә катлы?
  • Безнең мәктәп кайсы урамда урнашкан?
  • Ничәнче йортта урнашкан?
  • Безнең директор кем?
  • Директор кабинеты кайсы катта?
  • Милли мәсәләләр буенча завуч кем?
  • Укыту эше буенча?
  • Тәрбия эше буенча?
  • Актлар залы кайсы катта урнашкан?
  • Музей кайчан ачылган?(1971)
  • Быел мәктәпкә ничә ел?

     “Көйне таны” конкурсы.

   - Көй куела, аны тыңлыйсыз, көй туктагач аның кайсы әсәрдән икәнең әйтәсез.

     “Бу кайсы әсәрдән?” конкурсы.

     “Без мәзәк сөйлибез” өй эше конкурсы.

  - Сез бу көнгә алдан ук әзерләндегез, өй эше дә алган идегез.Хәзер өйдә әзерләгән мәзәкләрне күрсәтергә туры килер.

3. -Менә безнең кичәбез ахырына да якынлашты. Әйе, укучылар, сез үзегезнең нинди тапкыр, нинди зирәк булуыгызны күрсәттегез. Телне тагын да яхшырак белер өчен, матуррак сөйләшер өчен без дәресләрдә тырышырбыз.

     Жюрига сүз бирү. Бүләкләү.     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЗК "Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар"

3-4 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен КВН. Сыйныфтан тыш чара яки гомумиләштереп кабатлау өчен кулланырга була....

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

"Общение. Ролевые позиции в общении по Э.Берну"

В этой презентации дано понятие общение, описаны виды общения, раскрыты способы бесконфликтного общения по Э.Берну. Также у родителей благодаря тесту есть возможность определить ведущую ролевую позици...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...