Гаилә бәйрәме
план-конспект урока (3 класс) на тему

Нуриева Гульзифа Робертовна

Гаилә бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyreme_1.docx36.08 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Гаилә бәйрәме”

Максат. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү.

Материал. Гаилә альбомнары, гөлләр, К.В.Закирова, Р.Р.Гыйләҗетдинова “Мин бәйрәмнәр яратам” китабы.

 Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, бүген бездә Гаилә бәйрәме!

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

 2 а.б. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

    1б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,   Резеда

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

2 б. Бәйрәмнәр кирәк әтигә,  Регина

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Безнең халык кунакчыл.

Якты чырай, такта чәй, дип,

Каршы ала кунакны.

3б. Ата-баба гадәтләрен     Аяз

Без дә дәвам итәрбез.

Бәйрәмгә ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез!

“Хәерле иртә” җыры

Бала.

Мин бәхетле гаиләм белән,     Энҗе

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Әби-бабам – иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

 Бала.

Дөньяларда яшәү рәхәт,     Рөстәм

Туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт

Безне җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп,

Тату торганда.

Янәшәдә әти белән

Әни булганда!

 Бала.   Азалия

Йөрәгемнең иң түрендә –

Туганнарым, яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга шунда өйрәнәм.

 Алып баручы.  Әйе,  дөньяда ничек яшәргә, кеше булырга өйрәтүче дә, сине яратучы, яклаучы да – ул безнең гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

 Бәйрәмнәр кирәк әтигә!    Илнар

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм – балачак!

 Җыр “Күңелле балачак”.

Алып баручы.  Әти, әни, әби, бабай – гаиләдәге иң хөрмәтле кешеләр, алар hәрвакытта сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Сиңа ничә яшь булмасын – 5 яшьме, 6 яшьме, әллә 50 ме, hәрвакыт әни, аның назлы карашы, тәмле сүзләре, кайгыртуы кирәк. Әниеңнең яратуы никадәр зур булса, яшәве шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

 Бала.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз,   Нияз

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, hәммәгез:

Җырлыйбыз да, биибез.

 Бию “Егетләр hәм кызлар”.( 3 класс)

Бала.

Уйныйк әле, җырлыйк әле,  Рузилә

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

 Алып баручы.  Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз.

 Алып баручы.  Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миhербанлы, олы җанлы әбиләребез, көчле, нык, туры сүзле бабаларыбыз. Сез картаймыйча оныкларыгызны итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәм итеп яшисез, урыныгыз hәрчак өйнең түрендә булсын.

1 Бала.

Иң-иң сабыр, иң-иң  тыйнак    Әминә

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр!

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне хөрмәтләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

2б.      Бәлки минем әбине    Исламнур

Сез дә белә торгансыз.

Әбиемнең уңганлыгын

Сез дә күрә торгансыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, диләр.

Әбием көлеп тора

Йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый

Куллары биеп тора.

3б.  Күргәнем юк дәү әнинең    Ильвина

Тик утырып торганын

-Ял ит инде, арыгандыр

Аякларың, кулларың...

Дәү әнием, кет-кет көлеп:

-Бетсен инде эшем, - ди.-

Беләсеңме, тиз картая

Эшсез торган кеше, -ди.

Эш ул-миңа физзәрәдке,

Һич тынгылык бирми,-ди.

Эшсез торып, минем тизрәк

Картаясым килми,-ди.

.“Дәү әнигә күчтәнәч” (Ш.Галиев)  Рифат

Тутырдык без тартмага

Өрек, йөзем, алманы,

Салдык чәй дә, конфет та-

Буш урыннар калмады.

Әй сөенер, дәү әни,

Килеп төшкәч күчтәнәч.

Кызык булыр ул аңа,

Алдан белеп көтмәгәч.

. Өйгә кайтсам, өй балкыган-   Алмаз

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!”-дип

Әбием килгән”.

6б Минем әби бик әйбәт,     Алинә

       Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

7б.    Йөзең синең һәрвакытта    Таңсылу

Балкып тора әбием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әбием.

Нинди назлы! Нинди эшчән

Синең куллар әбием.

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап әбием.

Алып баручы.  Безнең әниләребез, әбиләребез бик тә уңганнар. Алар пешергән тәмле ризыклардан өстәлләр сыгылып тора: кабарып пешкән ипиләр, балланган чәк-чәкләр, өчпочмак, бәлешләр.

2 а.б. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый –хөрмәт булганда яшәү ямьле була..

     Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле.

  • Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык (кыстыбый).
  • Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт –рәт итеп тезелә. (гөбәдия)
  • Күркәм рзык, туй мәҗлесенең бизәге (чәк-чәк).
  • 2 сүздән тора. Татар халкының милли ризыгына керә (кош теле).
  • Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый (икмәк).
  • Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык (өй токмачы).

Берничә әбигә үзләре яратып пешерә торган ризык турында сөйләргә.

Ә оныклар аларны нинди тәмле сүзләр белән сыйлыйлар икән?

 Уен “Ягымлы, тәмле сүзләр”

Алып баручы.  Күрәсез, бер-беребезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Сез үстергән балалар уңган да, булган да, сәламәтле дә, тапкыр да.

                                               Уеннар

           Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган. Яки ак халат киеп, врач булып , курчакларны дәваламаган. Шофер булып, машиналарда ничек кенә җилдермәгән. Яңадан бер мәртәбә бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк әле.

   а). “Ромашка” уены.

Ромашка чәчәге таҗлары өстенә, төрле биремнәр язылга

1). Сез – Шамкай. Зал сезне көтә. Рәхим итегез!

   

         2). Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле (әтиләргә).

 3). Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны нәкъ шул вакыттагыча җырлап күрсәтегез.

 4). Әни өйдә юк. Бишектә бәби елый. Һич туктамый. Әти кеше берәр җаен тап, зинһар өчен.

5). Иртә белән балагызны  балалар бакчсына озату күренешен күрсәтегез.

6). Балагыз белән бәйле булган нинди дә булса кызык хәл турында сөйләгез.

7). Кечкенә чакта яратып сөйли торган шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.

б). “Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?” уены.

Балаларга:

 1). Әти-әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан?

2). Әти - әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?

 3). Әти-әниегезнең яраткан төсләре?

  4). Әти-әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.

5). Әти- әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.

6) Тиздән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Әниегезне шушы бәйрәм белән котлагыз.

1а.б. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык әйтә: “Җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч”. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылны ярата, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Музыкаль тәнәфес (Хөсәенов Риф абый)

1 а.б. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.

2 а.б.  Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

1 а.б. Бала – бәгырь,

Бала  - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

2 а.б. Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

                         (Г.Айзатуллова)                

1 а.б.  Туган телгә иксез –чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе  - бишек җырлары. Баланы бишектә чакта ук җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр.

Әбиләр бишек җыры җырлап бала йоклатуны күрсәтәләр.

2 а.б. “Кер элү”. Нәни йокыга китте. Хәзер әти -әниләргә бала чүпрәкләрен дә юып – эләргә була.

      Күзләр бәйләнә, сузылган бауга әни кеше керне элә бара, ә әти кеше каптыра. Җитезлек исәпкә алына.

   Балалар башкара.

     2 а.б. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош”, - ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычларын җырга салып көйли.

Музыкаль тәнәфес.

1 а.б. Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә халык биюләренең дә әһәмияте гаять зур. Хезмәт халкы тудырган юиюләр милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен күрергә мөмкин. Татар халык биюләренә гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлылык хас.

   Ә хәзер татар халык биюенә бәйге үткәрәбез. Кайсы гаилә иң матур итеп биер икән?

“ Биюче гаилә” бәйгесе.

2 а.б. Менә бер җилкенеп биеп тә алдык, хәзер әзрәк башны эшләтеп алсак та була. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм.

        “ Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчак әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул”.

Җавап:   тел

1 а.б. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.

-  Оста барда кулың тый...

(Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми...

(Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы...

(Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр...

(Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада...

(Бала күңеле далада).

-Җиде кат үлчә...

(Бер кат кис).

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган,

Үзен... (хурлаган булыр).

1 а.б. Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән.

1 а.б. Хөрмәтле әти-ниләр! Балалар!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык-куаныч һәм зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен,

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге кимәсен!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе,

Дөньядагы матур сүзләрне дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен!

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен!

      2 а.б. Хөрмәтле әти - әниләр! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.

Бала.

Бабай янымда булганда          Азалия

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе – миңа закон,

Бабамны тыңлыймын мин.

 

Бала.

Яшәсен безнең бабайлар         Резеда

Сәламәт hәм шат булып.

Балаларының, оныкларының

Кадерлеләре булып.

Алып баручы.  Безгә тәрбия биргән әби-бабайларны Искә алыйк hәрбер адымда. Исән-саулыкларын белер өчен, Ешрак барыйк алар янына. “Һөнәрле булып ул үссен, уңган булып кыз үссен” дигән борынгылар. Сез дә, кадерле әниләр hәм әбиләр, кызларыгызны уңган, булган итеп күрәсегез киләме?

 

Уен “Йомганны кем тизрәк чорный?”

(Бергәләшеп йон җебен йомгакка чорныйлар)

Бәйрәмегез күркәм булсын,

Бакчагызда фәрештә тулсын,

Догаларым кабул булсын.

Дога уку.

Алып баручы.  Кызлар-әбиләр, әниләр янында, ә малайлар – әтиләр, бабайлар янындадыр.

 

Уен “Кемгә нәрсә яки кирәклесен сайлап ал”

Алып баручы.  Менә хуҗалыкта кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен дә карап үтик. Балаларыбызны әдәпле, инсафлы, зиннәтле итеп үстерергә      тырышыйк.

 Җыр “Туган илебез”.

 Бию “Татар халык биюе” (Балалар чакыра).

Бала Яшәгез сез мәңге яшь булып,  Рузилә

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт!

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

А.б. Без телибез имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр,

Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Гаилә бәйрәме белән!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...