Әлифба бәйрәме
классный час (1 класс) на тему

Закирова Гульшат Нигматулловна

прощание с азбукой. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

1 нче укучы.          Күтәренке күңелле,

        Бар да көләч, шат бүген!

        Күктә кояш елмая,

        Яшерә алмый шатлыгын!

2 нче укучы.                Җырлыйсы килеп кенә

        Тора барыбызның да.

        Көтеп алган бәйрәме

        Бүген һәммәбезнең дә.

        Җыр күтәрә күңелне,

        Бар да көләч, шат бүген.

        Безнең Әлифба бәйрәме –

        Котлагыз безне бүген.

Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Бүген безнең гимназиябездә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме.

1 сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – диләр безнең татар халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!

1б. Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2б. Бүген зур тантана

Моңсу да ул ямьле дә

Әлифбабыз китә бүген

Бу көн калыр хәтердә.

3б. Хороша сегодня школа

Зал горит огнем

Мы на праздник наш веселый

Всех друзей зовем!

4б Заходите, проходите

День приветливый такой

Приглашаем всех сегодня

Попрощаться с Азбукой!

5б. Праздник начинается, гости улыбаются

А мы  постараемся сегодня показать,

Всё, чему учились, всё, к чему стремились,

Потому что многое надо рассказать

 (I сыйныф укучылары «Яратам» дигән җырны (З.Вәлиева сүз., Э.Зиннәтуллина көе) башкаралар.)

Яратам

        Мин үсәм, үсәм, үсәм,

        Кояш нурын яратам.

        Кояш та мине сөя,

        Юлларыма гөл сибә.

                Мин барам, барам, барам,

                Мәктәптә белем алам.

                Мәктәбем мине сөя,

                Кояштай якты бирә.

        Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

        Туган телемне зурлыйм.

        Туган җиремне зурлыйм,

        Туган илемне зурлыйм.

 Кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА дип языла.)

Ә хәрефе.        «Әни» дип телем ачылган,

        Әни сөйгән, назлаган.

        Кайсыбыз соң дәфтәренә

        «Ә» хәрефен язмаган.

Л хәрефе.        Күзләремнән яшьләр чыкты,

        Капкан идем лимонны.

        Сары булгач, бик тәмле дип

        Белгән идем мин аны.

И хәрефе.         Иген үскән, биек үскән,

        Башаклары тулып пешкән!

        Комбайннар туктап тормый,

        Ашлык суга җырлый-җырлый.

Ф хәрефе.         Фил бүрәнә ташып йөри

        Кара урман эчендә.

        Һаман тора күз алдымда,

        Күрсәм дә тик... төшемдә.

Б хәрефе.         Бөрлегәнем, җиләгем, дип

        Иркәли мине әни.

        Мин бит әле бик кечкенә,

        Мин бит әле бик нәни.

А хәрефе.         «А» хәрефе алмада,

        «А» хәрефе агачта.

        «А» хәрефен яратабыз,

        Өйрәнәбез иң башта.

               Һәммәбезнең үз урыны

                Барыбыз да кирәкле.

                Безне “Әлифба” китабы

                Дус булырга өйрәтте.

Җыр “Әлифба”

 Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.

 

Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

 

            Кушымта:

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

 

Каләмем йөгерә,

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әни дә, әти дә.

 

            Кушымта:

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

 

Елмаям, көләм мин

Нур тулы күзләрем.

Туган җир турында

Иң тәүге сүзләрем.

 

            Кушымта.

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

1 .39 хәреф белән                                

   Таныштык без тиз генә.

    Олы ярдәмче булдың син

     Рәхмәт инде Әлифба!

 

2. Сәнгатьле итеп сөйләргә                                     3. Кызларны ул зур ярдәмче,

    Аңлаешлы укырга                                                    Булышчы булсын диде.

    Табышмаклар чишәргә,                                           Эшләгән һәрбер эшләре

    Өйрәттең син Әлифба.                                              Елмаеп торсын диде.

4. Ә малайларга Әлифба                                           5. Өйрәтте Әлифба безне

    Өйрәтте җитез булырга                                             Табигатьне сөяргә.

    Батыр ,кыю кешеләрдән                                            Кечкенә дусларыбызга

    Үрнәк алып торырга.                                                Бул син , дустым , дияргә.

6. Курыкмаска салкыннан                               7. Өйрәтте чиста булырга

    Яңгыр,яшен,карыннан                                     Пөхтәлекне сакларга.

    Дус булсагыз , яратсагыз                                 Усал , ямьсезләрдән безгә

    Файда тияр барыннан.                                      Кечеләрне якларга .  

     БЕРГӘ :      Әлифба , әлифба

                         Китәсең бит инде

                        Җыр итеп җырлыйбыз

                        Иң соңгы битеңне.      

                                                    ҖЫР:   ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифбам  , син тәүге фәннәрнең

     Тәүге баскычы .                                                

    Син кадерле , син туган телемнең              

    Алтын ачкычы .                                            

                                           

   2.    И Әлифбам , син кулымда                                                            

           Балкыйсың  нәкъ нур булып .

           Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

           Ак юл булып .

                                            Укырга да өйрәттең,

                                             Язарга да өйрәттең.

                                            Син кадерле син туган

                                           Телемнең алтын ачкычы.

1 нче укучы.         Әлифба – тормышта

        Беренче баскычым.

        Син – белем дөньясын

        Ачучы ачкычым.

2 нче укучы.         Өйрәттең син миңа

        Ватанны сөяргә.

        Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

        Мең рәхмәт, дияргә.

Барысы бергә.        Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

        Хәзер мин укый беләм.

3 нче укучы.         Нәни чагымдагы кебек

        Инде әйтмим әнигә.

        Берне генә укып бир, дип

        Ялвармыйм әбиемә.

(Магнитлы хәрефләр белән бирелгән иҗекләрдән тактада

«табышмак»  сүзе төзелә.)

Укытучы. Укучылар, «табышмак» сүзенә кергән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр төзер.

Укытучы. 

Кайсы хәрефләр аваз белдерми?

Татар алфавитындагы кайсы хәрефтән сүз башланмый?

Кәҗәдә 2, ә сарыкта 1әү дә юк.

Авылда бар, шәһәрдә юк,

Тавыкта бар, әтәчтә юк.

Җәй башында нәрсә бар?

Күлдә бар - көлдә юк,күздә бар – көздә юк.

Һавада бар - җирдә юк, шәһәрдә бар – авылда юк.

А какие школьные правила должны освоить все ученики.

  1. Вставайте дружно всякий раз, когда учитель входит в класс.
  1. Парта - эта не кровать и на ней нельзя лежать. Ты сиди за партой стройно и веди себя достойно.

     3.  Учитель спросит - надо встать. Когда   он сесть позволит - сядь!

  1. Ответить хочешь, не шуми, а только руку подними.

А знаете ли вы детки, как обращаться с книгами?.

Дети:

1.Перед тем, как взять книгу, посмотри, чистые ли у тебя руки.

2. Чтобы учебники дольше служили тебе, оберни их.

3. Нельзя писать и рисовать на книге.

4. Не загибай уголков и страниц, пользуйся закладками.

5. Соблюдая эти правила, ты сохранишь свои учебники в образцовом состоянии.

Мин иртә белән мәктәпкә барам,

            Беренче китап минем кулымда.

            Буран булса да , мин юлны табам,

            Өйрәттең син – дустым – Әлифба.

           

 Шат күңел белән мәктәпкә барам,

            Белем алырга, китап укырга.

             Мин хәрефләрнең барсын да беләм,

              Өйрәттең син,дустым- Әлифба.

Хәрефләр белгәч , сүзләр язармын,

            Каләмем кулда, дәфтәрем алда.

           Яшә, диярмен, туган Ватаным,

         Өйрәттең син,дустым- Әлифба.

Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

              Бәлки юлларым китәр еракка

             Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

              Истә калыр дустым- Әлифба.

Балалар, Әлифбага алмашка “Туган тел” китабы килә. Ул сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсәрсез.

1 нче укучы.         Әле күп укымасак та,

        «Туган тел»не беләбез.

        Бу – Тукай абый бүләге,

        Кадерле җыр, диябез.

(Бер төркем укучылар «Туган тел» җырын башкара.)

2 нче укучы.         Дөньяда иң-иң матур ил –

Барысы бергә.         Ул минем туган илем!

3 нче укучы.         Дөньяда иң-иң матур тел –

Барысы бергә. Ул минем туган телем!

Укытучы  Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

         

     1.   Сезгә зур рәхмәтебезне              

           Җиткерәбез Һәммәбез .                    

           Олы ярдәмегез өчен                          

       Башыбызны иябез.      

Сезнең алда вәгъдә бирәбез

Ялкауланмаска

Артта калмаска

Тырыш булырга

Әйдәп барырга

Будем стараться учиться,

не лениться трудиться

Будем книги читать ,

будем много-много знать!

(Укучыларны бәйрәм белән ата-аналар, мәктәп дирекциясе, китапханәче, кунаклар, өлкән сыйныф укучылары тәбрик итә, бүләкләр тапшыралар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....