Тема: Диалог.
рабочая программа по теме

Галимова Лилия Вагизовна

Тема: Диалог.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_dialog.docx23.96 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниипаль районы Шәмәрдән лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Лилия Вагизовнаның татар теленнән дәрес эшкәртмәсе, 8 нче сыйныф (төп төркем).

Тема: Диалог.

Максат:

-туры һәм кыек сөйләм турындагы белем һәм күнекмәләрне үстерү, диалог белән таныштыру;

- логик фикерләү, уйлау сәләтен , монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү.

- әңәмәдәшеңә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: дәреслек, 207- 210б., интернеттан алган диалог тексты

Җиһазлау: ноутбок, МР3 форматта җыр, карточкалар, язучыларның портретлары.

I. Ориентлашу этабы.

1.        Дәреснең темасы, максаты, эш тәртибе белән таныштыру.

2.         Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн , укучылар! Исәнмесез! Дәресебезне башлыйбыз. Ә хәзер бер-беребезне сәламлик: каршы як партнёрларыгызга кул белән, янәшә партнерларыбызны җилкәләренә кагылып сәламлик, уңышлар телик.

Без бүген дәрестә үткән дәрес материалын – “Туры һәм кыек сөйләм” темасын кабатлап китәрбез һәм “Диалог” темасын өйрәнербез.

II. Актуальләштерү. (5 минут).

  1. Өй эшен тикшерү.

ТЭЙК ОФ -  ТАЧ ДАУН

  • Өй эшен кем бик җиңел эшләде?
  • Кемгә эшләве авыр булды?
  • “Туры сөйләм һәм кыек сөйләм” темасын кем аңлата ала?
  1. ФЭН – ЭН  – ПИК
  1. Теләсә кайсын сайлап ал
  2. Ала, сорауны кычкырып укый
  3. 5 секунд  уйлый, эчтән укый, җавап бирә
  4. Мактый яисә булыша. Рәхмәт әйтә
  5. Сәгать теле уңае буенча алышыналар.

Автор сөйләме дип нинди сөйләмне атыйлар?(Сөйләүченең үз сүзләрен автор сөйләме дип атыйлар)

Чит сөйләм нинди төрләргә бүленә?(Чит сөйләм икегә бүленә: туры сөйләм һәм кыек сөйләм)

Нәрсә ул туры сөйләм? (Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм дип атала)

Нәрсә ул чит сөйләм?(сөйләүче кулланган чит кеше сүзләрен чит сөйләм диләр)

III. Тема буенча эш.

  1. Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек. ЭЙ АР ГАЙД (5-7 минут)

     А) Кагыйдә белән танышканчы,  раслауларга “+”, “-“ куеп  чыгарга кирәк.

Танышканчы

Раслаулар

Танышкач

Язма әдәби телдә, бигрәк тә матур әдәбиятта, туры сөйләмнең иң күп кулланылган төре – диалог.

+

Диалог репликалардан тора.

+

Реплика һәрвакыт ким җөмләләр белән бирелә.

-

Һәрбер реплика кызыл юлдан сызык белән башлана, куштырнаклар куелмый.

+

Төрле аңлатма язуларында, юридик һәм рәсми кәгазьләрдә ялгыз очрый торган туры сөйләм дә, хәтта диалог  та куштырнаклар эченә алынырга мөмкин.

+

Б) Теманы өйрәнү, кагыйдә белән танышу

В)Тикшереп чыгу

Г)Бер үк сорауга җавап ни өчен үзгәрде? Яңадан бер кат командада сөйләшү. №1 башлый командага   сөйли.

  1. Ныгыту. Рус теленнән диалогны тәрҗемә итәләр,  нәтиҗә  ясыйлар.  5 минут

А) Сүзлек эше.

насупленный – боек, күңелсез

церемониться – назланып тору, тәкәллефләнү

возмущаться- ачулану, ачу килү

взбесилась – ярсу, котырыну

обыкновенно - гадәттәгечә

          задача- мәсьәлә

Б) Таймд пэа шэа  (парларда). Кемнең чәче озынрак , шул башлый (кызлар башласа яхшырак).

       - Дима, здравствуй, сынок! Что ты такой насупленный (хмурый) сидишь?
       - Добрый вечер, мама! Да так, я с Леной поссорился сегодня. А ребята еще сказали, что я неправ!
     - А почему поссорился?
     - Я взял у нее тетрадку по математике, хотел домашнее задание посмотреть. А она как взбесилась! Сказала, что никогда ничего мне не даст!
      - А почему ребята решили, что ты неправ?
     - Некультурный ты, говорят. Не мог по-человечески попросить.
     - А как ты попросил у нее тетрадь?
    - Обыкновенно. Подошел и взял тетрадь с парты, из-под дневника. Я ей ничего плохого не сказал, ничего не требовал!
     - А Лена?
    - Лены вообще в классе не было. А через десять минут как подскочила, как стала возмущаться! Выхватила тетрадь обратно!
    - Дима, ты что, маленький? А если ей эта тетрадь нужна была?
    - А она мне всегда раньше тетради давала! 
     - Дима, ты разве не мог сказать: «Лена, дай, пожалуйста, тетрадку по математике. Мне очень нужно задачу сверить»? 
     - Я как-то не подумал. Она же своя девчонка, что церемониться.
     - Ты перед Леной извинился?
     - Ну, так и быть, сейчас позвоню, извинюсь. 
     - А если бы ты вел себя культурно, то ссоры бы никакой не было. Эх, Дима, Дима... Ну, звони Лене, не откладывай!

Нәтиҗә:

 1)Өйрәнелә торган темага карата: Диалог репликалардан тора. Бу диалогта ана белән улы кара-каршы сөйлште. Диалог кызыл юлдан сызык куеп башланды, диалогта ким җөмләләр дә кулланылды, куштырнаклар куелмады.

2) Эчтәлеге буенча.:Үзеңне һәрвакыт әдәпле тотарга кирәк. Дусларыңны, башка кешеләрне хөрмәт итсәң, алар да сине хөрмәт итәр. Әңгәмә вакытында матур сүзләр генә куллан.

3. Микс – фриз –груп (4 минут)

вакыт

сорау

Ничә кеше басалар

36 секунд

Диалогта ничә кеше катнаша?

2

1.12секунд

Монологта ничә кеше катнаша? Шуның кадәр басыгыз

1

1.43 секунд

Җыйнак җөмлә ничә сүздән тора?

2

2.17 минут

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре ничәү?

4

4. Диалогта тыныш билгеләрен кую. Раунд тэйбл

А) ( Укучылар әйләнә буенча бер-бер артлы бер үк биттә язып эшлиләр) (5 минут)

= Син кайсы илдән = дип сораганда, без һәрвакыт туган җиребезнең иң күренекле кешеләрен атап әйтәбез. Алар безнең паспорт шикелле. Ә минем өчен Татарстан паспорты- Тукай, Такташ, Туфан, Хәким, Җәлил.

Миңа төрле чит илләрдә булырга туры килде.

= Син кайсы илдән = дип сорасалар = Җәлил иленнән = дип җавап бирдем

 = Димәк, син Татарстаннан = диделәр миңа.

Кайсы гына илгә барып чыксам да, нинди генә милләт кешесе белән сөйләшсәм дә, Җәлил исеменең халыкара билге икәнен аңладым.

Син – Җәлил иленнән. Димәк, син һәр континентта дусларыңны табачаксың.

Чын көрәшчеләр үстерә белгән ил ул Татарстан!

Б)Тикшерү.

IV. Рефлексия.

1.МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР. Диалогка хас сыйфатларны аерып чыгару.

Мәҗбүри сыйфатлар

  • Репликалардан тора
  • Туры сөйләмнең иң күп кулланылган төре
  • Кызыл юлдан сызык белән башлана, төрле аңлатма язуларында, юридик һәм рәсми кәгазьдә куштырнак эченә алынырга мөмкин.

Мәҗбүри булмаган сыйфатлар

Ким җөмләләр кулланыла.

Мисал

  • Әни, сиңа ничек булышыйм?
  • Кибеткә барып сөйт алып кайт, улым.

Капма-каршы мисал

Монолог

IV . Йомгаклау.

  1. Өйгә эш бирү. 324 нче күнегү, бирем буенча, шәҗәрәгезне төзеп карагыз.

КОННЕКТ – ЭКСТЭНД – ЧЭЛЭНДЖ

1... Дәрес вакытында туган сорау яки дәрескә комментарий

2... Миңа алга таба кирәк булачак

3...  Бүген мин белгән иң мөһим әйбер

  • Сочинение, изложение вакытында чит сөйләмне диалог формасында (кызыл юлдан сызык белән башлап) бирәсезме, кыек сөйләмгә әйләндерәсезме, куштырнаклар куясызмы? дигән сорауларга җавап бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговый урок по ОРК и СЭ по теме: "Диалог культур во имя гражданского мира и согласия"

Итоговый урок по ОРК и СЭ Цель: формирование духовно-нравственных качеств, развитие у детей чувства товарищества, взаимопомощи; воспитание вежливости, приобщение к общечеловеческим ценностям, как усл...

Тема: «Диалог – одна из форм сотрудничества на уроке».

Статья на тему "Диалог - одна из форм сотрудничества на уроке"...

Конспект и презентация к уроку риторики по теме:"Диалог и монолог"

Урок риторики по учебнику Т.А.Ладыженской....

Урок английского языка в 3 классе по теме "Диалоги за столом"

Цели:Тренировка учащихся в употреблении лексики по теме “Продукты питания” в устных видах речевой деятельности; Совершенствование навыков аудирования и говорения; Формирование у учащихся ком...

Русский язык 1 класс. Тема "Диалог", УМК "Школа России"

Конспект урока с применением технологии дифференцированного обучения....

Конспект по риторике по теме: "Диалог и монолог"

Конспект занятия по риторике по теме:Диалог и монолог. Конспект предназначен для проведения занятия по риторике в 3 классе. Во время занятия дети знакомятся с понятиями диалог и монолог, с их структур...

Презентация занятия по риторике по теме: "Диалог и монолог"

Презентация занятия по риторике по теме:"Диалог и монолог". Презентация предназначена для проведения занятия по риторике в 3 классе. Во время занятия дети знакомятся с понятиями диалог и монолог, с их...