Внеклассное мероприятие для 4 класса "Туган як җырчысы- Рөстәм Яхин"
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Мухаммадиева Дамира Загитовна

Внеклассное мероприятие посвещенный творчеству великого композитора Рустема Яхина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yak_zhyrchysy-_rostm_yahin.doc80 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Төзеделәр: Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класс укытучылары:

Шакирҗанова Г.З., Мөхәммәдиева Д.З.

Тема: Туган як җырчысы - Рөстәм  Яхин.

Максат: Татар музыкасына Рөстәм Яхин үрнәгендә мәхәббәт тәрбияләү.

  1. Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
  2. Укучыларның ритмны сиземләү сәләтләрен  үстерү.
  3. Табигатькә, туган илгә, милли мәдәнияткә  хөрмәт тәрбияләү.

  Җиһазлау:  Рөстәм Яхин портреты, презентация, компьютер, мультимедия проекторы, музыкаль  үзәк, Рөстәм  Яхин җырлары  кассетасы “Китмә сандугач!, татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр (диск), китаплардан күргәзмә.             Кичә барышы.

  1. Оештыру моменты.

Балалар белән сәламләшү. Психологик уңай халәт тудыру.

Уяна кошлар тирәктә,

        Җәйге җил куя исеп;

        Кузгала җырлар йөрәктә,

        Шунда син искә төшеп.  

Уяна таңы илемнең,

Кырларга сибелә нуры;

Тиң булып безнең елларга

Балкысын гомер юлы.  

Кичәбезнең темасын ачыклау өчен кроссворд чишеп алабыз.   Сүзләрне өстән аска таба әйтәбез. (Экранда сүзләр чыга бара) 1 слайд.

3.В

4.Б

А

А

1.К

Л

Л

7.Б

У

2.Г

Ь

Е

5.Б

А

8.Д

9.Б

Р

Ө

С

Т

Ә

6.М

Я

Х

И

10.Н

А

С

Е

А

Н

О

Ю

     О

Й

Л

Т

Р

Л

    Т

Ә

Ш

     А

  1. Берничә тишекле цилиндр сыман көпшә - уен коралы.
  2. Ике тез өстенә яки өстәлгә куеп кул белән уйнала торган кыллы музыка уен коралы.
  3. Уртача тизлектә әйләнә - әйләнә бии торган, көнбатыш халыкларына хас парлы бию.
  4. Зур күләмле сәхнә әсәре, бию хәрәкәтләре мимика аша ачыла.
  5. Төрле тарихи вакыйгаларга яки берәр кешегә атап чыгарылган әсәр.
  6. Бу сүз йөрү, алга таба хәрәкәт итүне аңлата.
  7. Катлаулы клавишлар системасы булган зур гармун.
  8. Барабанга охшаган бәрмә музыка уен коралы.
  9. Музыка сәнгатенең аерым бер төре, аның музыкасына төрле хәрәкәтләр ясау уңай.
  10. Музыкаль авазлар белән языла торган билгеләр.

         Сулдан уңга нинди сүз килеп чыга. Димәк без бүген сезнең белән татар халкының талантлы улы – Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.  

1 укучы

Утызынчы август...

Байрак булып

Балкый Татарстан күгендә.

Легендага тиң булырлык көннәр

Истә һаман, истә — күңелдә.

2 укучы

Иртәләрдә таң җилләре безне

Дәшеп ала кояш ягына.

Чү! Иртәнге серенада булып,

Яхин музыкасы агыла.

3 укучы

Композитор калдырган соң ни моң?

Үзе җавап бирә безгә бу Моң:

Яшәүгә гимн!

Тормышка гимн!!

Татарстанга гимн!!!

        Татарстан Республикасы гимны яңгырый. Балалар басып гимнны башкаралар.

Экранда гимнның сүзләре.  (2 слайд)  

 Мәнге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Куп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, узең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,

Да будет мирным твой небосвод!

Единый дом у нас, одна семья,

Живет в согласии наш народ.

Богатый мудростью седых веков,

Надеждой, верою ты нам стал,

И пусть хранит тебя моя любовь,

Моя Республика, мой Татарстан!

Укучылар без ни өчен бу җырны басып җырладык? (Балалар җавап бирә) Гимнның сүзләренә көйне кем язган? (Рөстәм Яхин)

               Рөстәм Яхин көенә язылган Татарстан  Дәүләт  гимнының ниһаять рәсми рәвештә сүзләре барлыкка килде. Татарстанның президенты  Рөстәм Миннеханов “Татарстан Республикасының Дәүләт  символларын үзгәртү турындагы Закон” га кул куйды. Бу проект 21 нче февральдә  кабул ителгән. Гимнның тексты Рамазан Байтимеровның 1970 нче елда язылган “Туган ягым” шигыренә нигезләнгән. Шигырьне тулыландыруда күп кенә авторлар катнашкан. Байтимеровның шигыре Рөстәм Яхинны үз вакытында Татарстан Дәүләт гимнына    көй язарга рухландырган булган.  Рус теленә текстны Филип Пираев тәрҗемә иткән.

                 Рөстәм Яхин 1921 нче елның 16 нчы августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа.  (3 слайд)

               Композиторның әнисе Мәрьям апа, улының балалык елларын исенә төшереп, болай дип сөйли: “Рөстәм кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлады. Ул өч яшендә инде пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный иде. Рөстәмнең балачагы әле дә күз алдымда. Ул вакытта әле буе да кечкенә, бармаклары да кыска, куллары да көчсез иде. Шуңа күрә көйләрне, пианино янындагы урындыкка басып, йодрык белән уйный иде...”

Әнисенә багышлап язылган “Әниемнең ак чәчләре” җырын Шәрәфиева Гүзәл башкаруында тыңлап китик. (4 слайд)

            Беренче музыкаль белемне  Рөстәм Яхин  Казанның  1нче балалар музыка мәктәбендә ала. (5 слайд) Рөстәм пианинода кечкенәдән уйнаса да. Махсус музыка мәктәбенә соңгарак калып, бары тик 13 яшендә генә керә. Музыкага бик сәләтле, укуда гаҗәп тырыш Рөстәм җидееллык мәктәпне өч елда тәмамлый.

Мәктәп директоры һәм фортепиано укытучысы Рөстәмнең сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. 1941 нче елда ул Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар. Сугышта ул башта  зенит-артиллерия  дивизиясендә, соңрак җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә.Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә. (6 слайд)

           1950 нче елда консерваторияне тәмамлап Казанга кайта. 1950-1952 нче елларда  Рөстәм Яхин Казан консерваториясендә белем бирә. (7 слайд)  Ул алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторына әверелә.

Балалар хәзер без сезнең белән пазлы җыеп алабыз. Нәрсә килеп чыкты?

Шушы уен коралы, бөек композиторның  уйнаган рояле Татарстан Республикасының милли музеенда саклана. (8 слайд)

          Рөстәм Яхин – оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен күп әсәрләр иҗат иткән автор. Яхин нәни дуслары- балаларга да күп кенә матур җырлар бүләк итте. Менә алар: “Исәнме мәктәп” Гөлшат Зәйнашева сүзләре,  “Нәни Чапай” Мәхмүт Хөсәен сүзләре, “Лагерьда” Бари Рәхмәт сүзләре.

Хәзер Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган “Исәнме мәктәп” җырын  хор белән башкарабыз.

Рөстәм Яхин үзенең гомерендә бик күп кенә хөкүмәт бүләкләренә ия булган  бөек композитор. (9 слайд)  

1993 нче елның 23 нче ноябрендә, каты авырудан соң, Рөстәм Яхин вафат булды.

Йомгаклау. 

Кичәбезне йомгаклап Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты  Хәйдәр Бигичев башкаруында Рөстәм Яхинга багышланган  “Ялгыз агач” җырын тыңлап китәрбез.

Сез ничек уйлыйсыз, бу җыр нәрсә турында?(Укучыларның  җаваплары тыңлана)

Бу җырда композиторның туган ягына, халкына,туган туфрагына  булган мәхәббәте ачык чагыла.

1 нче  укучы

Кем син, Яхин?

Затлы маэстро.

Композитор. Данлы пианист.

Җирдән алып күккә кадәр тылсым —

Җырларыңа бар да сыйган ич.

2 нче укучы  

Син йортларның тәрәзәсен ачтың,

Дан җырладың сөйгән халкыңа.

Бездә туып-үскән сандугачлар

Син калдырган көйгә талпына.

 3 нче укучы

Синең җырлар илгә, Ватаныма

Йөрәк каның белән түләнгән.

Мәңгелек бер дастан түгелмени:

Кабереңдә — яшел үләннәр.

                                               Кулланылган әдәбият:

 Интернет. kitaphane.tatarstan.ru

“Китмә, сандугач!” Рөстәм Яхин җырлары. Аудиокассета.

Рөстәм Яхинның тууына – 90 ел// Мәгариф. – 2011. –№ 8.

 Рөстәм Яхин. Сиреньнәр чәчәк атканда.(Мостафа Ногман шигырьләренә җырлар һәм романслар). Казан: Татарстан китап нәшрияты,1975 ел.

Рөстәм Яхин. Дулкыннар.(Фортепьянога кушылып өчен). Казан: Татарстан

китап нәшрияты,1964ел.

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр.CD диск.

Язучылар, композиторлар һәм рәссамнарыбызның чыгышлары, алар турында истәлекләр.CD диск.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие(1 класс) С днем рождения

Внеклассное мероприяти в первом классе.Цель: формирование коллектива, развитие умения договариваться через познавательные задания в нестандартной ситуации, воспитание внимательного отношения к товарищ...

"Все работы хороши - выбирай на вкус!" (внеклассное мероприятие 1 класс)

Внеклассное мероприятие "Все работы хороши - выбирай на вкус!"  поможет дать общее представление учащимся об основных видах профессий, формировать первоначальный интерес к профессиям....

Конспект внеклассного мероприятия 4 класс «Осенняя смешинка»

Концертно-юмористическая программа носит развлекательный характер....

Внеклассное мероприятие 1 класс "Про тетрадь и карту, карандаш и парту"

Учащиеся узнают об истории возникновения школьных принадлежностей....

"Мистер класс" внеклассное мероприятие 3 класс

Конкурсная программа для мальчиков 3 класса "Мистер класс" к Дню защитника отечества....

Внеклассное мероприятие: "Идеальный класс" 2 класс

Внеклассное мероприятие: "Идеальный класс"...

Конспект внеклассного мероприятия 1 класс на тему "Ценностные ориентации класса"

На тему «Ценностные ориентации класса».Цели:1. Формирование ценностного отношения учащихся к жизни;2. Формирование духовных и нравственных качеств, мировоззрения обучающихся, их гражданско...