Сау бул, Әлифба
методическая разработка (1 класс) на тему

Галиева Гульнара Анасовна

"Сау бул, Әлифба"1 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bullifba.docx26.4 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, Әлифба

Башкарды:

Галиева Гөлнара Әнәс кызы,

                        Тымытык урта мәктәбе

башлангыч сыйныф укытучысы

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Түргә “ Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дигән сүзләр язылган плакат эленә. Укучыларның дәфтәрләреннән күргәзмәләр куела.

Максат: тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Алып баручы:  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар!

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә  кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

1 Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2  Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

3 Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.  Бәйрәмебез котлы булсын!

Җыр

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы, дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

4 Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Ә  “Ә” хәрефе белән

“Әни”, - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефе язмаган.

Л Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны .

Сары булгач , бик тәмле дип

Белгән идем мин аны .

И   И хәрефе ипидә бар ,

Бар ул ил һәм иректә .

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә .

Ф   Ябалакның зур күзләре

Ялтырый караңгыда

Ф хәрефенә бик охшаган

Туп – туры караганда .

Б   Бәр барабан , уйна быргы ,                    :

Бар кешеләр ишетсен .

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен .

А А хәрефе бик күп җирдә

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

БЕРГӘ:     ӘЛИФБА .

1Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

2 Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

3 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Җыр “Әлифба”

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

4  Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

Азбука:  
Я – Азбука, учу читать,
Меня никак нельзя не знать.
Меня изучишь хорошо-
И сможешь ты тогда
Любую книжку прочитать
Без всякого труда. 

  1. Азбука - первая книга моя!

Как не любить мне за это тебя?

Складывать буквы меня ты учила,

Радость открытий ты мне подарила.

  1. Гласные тянутся в песенке звонкой,

Могут заплакать и закричать,

Могут в кроватке баюкать ребенка,

Но не желают свистеть и ворчать.

  1. А согласные согласны

Шелестеть, шептать, скрипеть,

Даже фыркать и шипеть,

Но не хочется им петь.

  1. Сегодня праздник необычный:

Спасибо, азбука , тебе.

Ты столько знаний подарила,

Мы будем помнить о тебе.

  1. До свидания, учебник!

А на следующий год

Ты других читать научишь,

Тех, кто в первый класс придёт.

  1. Если хотите в школе учиться,

С азбукой надо вам подружиться

Азбука научит вас писать,

Азбука научит вас читать!

  1. Разные буквы есть в алфавите,

И ни одной вы не пропустите.

Азбуку нашу вы берегите,

Не потеряйте и не порвите.

Азбука: Что ещё нового вы узнали, чему научились?
1 Мы научились писать, считать,
Как надо сидеть за партой.
 Парта- это не кровать,
И нельзя на ней лежать.
2 Ты сиди за партой ровно
И веди себя достойно.
3 На уроке не болтай,
Как заморский попугай.

Первоклассники (все вместе):

Берем мы Азбуку в последний раз

И ценной книге говорим: «Благодарим!»

Азбука В добрый путь по дороге знаний, ребята!

Подружитесь с новой книгой! Читайте!

Растите умными и добрыми детьми!

До свидания!

Җырлый- җырлый Кызыл Калфак килеп керә:

Исәнмесез укучылар! Таныдыгызмы мине? Мин Кызыл Калфак булам.Әкиятләр иленнән сезне бәйрәмегез белән котларга диеп килдем.

Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан  сынаулар бар. Тыңлагыз да, җавап бирегез  әле. Табышмаклар

Кызыл Калфак: Сез бик зирәк  икәнсез. Рәхмәт Сезгә балалар! Хуш, сау булыгыз, гел  яхшы укыгыз !

1 Кушарга һәм алырга,

Кисемтәләр сызарга.

Күп нәрсәләргә өйрәндек

Математика дәресендә.

2 Кая барма, урыс теле кирәк.

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь өйрәндек.

3 Технология дәресендә

Сувенирлар  ясадык.

Кәгазьдән һәм картоннан,

Пластилин һәм мамыктан.

4  Тезеләбез, бөгеләбез,

Шаярабыз, көләбез.

Физкультура – сәламәтлек,

Аны яхшы беләбез.

“Танец маленьких утят”

5 Җыр дәресендә өйрәндек

Бар дөньяның  яме турында.

Бергәләшеп  җырлау бик тә рәхәт

Баян  да булса яныңда.

6  Торсам, иртән уйларымда йөртәм.

Ятсам, төшләремә керәсең.

Эх син, әйләнә - тирә дәресе,

Әллә ниләр өйрәтәсең.

7 Татар теле – туган телем,

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә укытучым

Яратып бирә белем.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Хөрмәтле әти-әниләр! Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапны кулыгызга алдыгыз. Ул сезне бик еракта калган балачагыгызга чакырды.Балаларыгыз белән бергә сөендегез,көендегез,бергә тырыштыгыз. Аларның укырга-язарга өйрәнүләре-сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Әлбәттә, сездән башка, бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идек. Рәхмәт барысы өчен дә! Бәйрәмегез котлы булсын!

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм. Минем  сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Куян кем яки нәрсә  белән ярыша?
  • Болында кем җырлый-җырлый җиләк җыя? (Наҗия)

Җырлый-җырлый Наҗия

Болында җиләк җыя.

  • Ч хәрефе битендә нинди рәсемнәр бар?  (чуртан, чиләк, чәчәк, чана, чаңгы, чеби)
  • Фермада сыер савучы әнинең исеме (Фирая)
  • Минем әни Фирая

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык

Сыерларын санадык.

  • Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (84бит-х)

Кычкыралар:”Бәр!Гол! Ура!

Афәрин! О-кей!”

Дер селкенә стадион,

Гөр килә хоккей!

Укытучы. Әниләрнең  дә безнең белән Әлифба китабын укулары күренеп тора.  Тагын бер кат бәйрәмебез котлы булсын! Шулай итеп, без бүген әлифба белән саубуллаштык. Әлифба бәйрәме ул беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы. Балалар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, шигырьләр, җырлар, табышмаклар әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнде. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез чиксез зур. Балаларыгызның бу җиңүен үзегезнеке дә итеп кабул итегез. Ә хәзер кадерле укучыларыма миннән бүләк. Кабул итеп алыгыз.

Укытучы: Балалар !  Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

Алып баручы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Укучылар барысы бергә.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.

Әти-әниләр, мәктәп администрациясенә сүз бирелә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....