Сценарий "Өлкәннәр көне белән!"
классный час (4 класс) на тему

Илебез күләмендә октябрь ае башында Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан без бүген кадерле әби- бабайларыбызны гимназиябезгә кунакка чакырдык.  Әйе, бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакал бабайларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_olkenner_kone.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр көне

Фанфары

4б сыйныфы котлавы  (шигырьләр)

Ак әбиләр, исәнмесез,

Исән- сау килдегезме?

Сезнең хөрмәткә башлыйбыз

Бүгенге кичәбезне.                  

Ак әбиләр, сез килдегез

Бүгенге кичәбезгә.

Шатлык белән үтсен иде

Алдагы көнебез дә!              

Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз.

Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.

Сезне уйлап юлга мин чыгам.

Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде мәктәпкә

Көзгекояшлы юлдан.

Бүген гади көн түгел бит,

Моны балалар белә,

Елмаеп сәламләшәләр

Дәү әни, әби белән.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

Бүген гади көн түгел.

Бүген - Әбиләр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әбиләрнең бәйрәме!

Ходайның һәр бирмеш көнен,

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы, ил аклыгы –

Ак яулыклы ак әбиләр.

Әниемнең әнисе –

Әбием була минем,

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием

Тәмле ашлар пешерә,

Кем ул?

Матур гөлләр үстерә,

Кем ул?

Минем яраткан әби.

Ә ашлары - өчпочмак,

Бәлеш, җәймә һәм коймак,

Табын күрке –ипи-тоз,

Ә ахыры – якты йөз

Чәчләргә ак карлар яусалар да ,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим

Миннән күбрәк белә.

Аңламасам аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш, ди теләгеңә.

Өйгә кайтсам, өй балкыган –

Өйгә нур иңгән!

Ерак юлны якын итеп,

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганын

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!”- дип,

Әбием килгән.

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыбызда ямь булып,

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт!

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.                    

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.          

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.                

Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Балалар бүләкләрен әбиләргә тапшыралар.

1.Шавы булып алтын яфракларның,                  

Зәңгәрлеге булып һаваның,

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,                          

Матурлыкка тиңе юк аның!

2.Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә                                                

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә!

           

   Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

              Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

              Хәтта бабай-әбигә дә

              Шуңа бүген бәйрәм итик

              Карамыйча бернигә дә!

4.Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                        .

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!

               5. Сез һәркемгә чиксез мәрхәмәтле

                Кызганмыйсыз йөрәк җылыгызны                   .

               Багышлыйбыз сезгә йөрәкләрдә

               Ялкынланып туган җырыбызны!

“Әбием-әбекәем” 4Б сыйныфы кызлары җырлый

А.б.  

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар. Илебез күләмендә октябрь ае башында Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан без бүген кадерле әби- бабайларыбызны гимназиябезгә кунакка чакырдык.  Әйе, бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакал бабайларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!Бүгенге кичәдә оныкларыгызның чыгышлары сезгә бәйрәм күчтәнәче булып барып ирешсен, бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Балаларыгызның бу чыгышлары белән сезнең барлык кайгы- хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек.

“Әйлән-бәйлән” җыры

А.б.  

Гимназиябездә укучы балалар бик матур итеп татарча аралаша, татарча сөйләшә беләләр. Балаларның ана телен онытмавында,татар телендә матур итеп аралаша белүендә сезнең, әби-бабайларның, өлеше, әлбәттә, бик зур. Бүген укучыларыбыз Сезгә ана телендә үзләренең чыгышларын тәкъдим итәрләр. Аларның бу шигырьләре Сезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.  

 “Күчтәнәч” шигыре

А.б.  

        Безнең укучылар - искиткеч сәләтле балалар.  Сәләтләрен үстерү өчен гимназиябездә барлык шартлар да тудырылган. Укучылар театр, вокал, бию түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. Сезнең каршыгызга “Сәйлән” бию төркеменә йөрүче укучыларыбыз чыгышын тәкъдим итәбез. Рәхим итегез- “Рус халык биюе”. Җитәкчесе Галиуллина Әлфия Мөнәвировна.

“Сәйлән” , бию

Кызлар  “Өлкәннәр” шигыре.

А.б.  

Шушы бәйрәм кичәсендә залыбыз түрендә утыручы бабайларыбызны күрүгә без бигрәк тә шат. Балаларыбыз чыгышы Сезгә күчтәнәч булып ирешсен.

 

Сценка  “Зоопаркта”

А.б.  

Кадерле өлкәннәребез! Сезнең кебек, оныкларым,  дип өзелеп торучы әби- бабайларны яратмый мөмкинме соң?

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

Сәхнәдә яшь талантларыбызның берсе-

 “Туган ягым чишмәләре” җыры

 “Две бабушки”

А.б.  

Әби- бабайлы бала- чын мәгънәсендә бәхетле бала. Кайтып керүенә өйдә әбисе каршы ала, тамагын туйдыра, әни эштән кайтканчы- дус-иптәш. Ә авылдагы әби-бабайлар оныкларын каникул саен көтеп ала. Безнең балалар авылга әби-бабайга бик теләп кайта, авылны сагынып сөйли. Авыл турында безнен Мәдинәнең матур җыры да бар. Тыңлап китик әле.

“Әбием күзлек кигән” җыры

А.б.  

Әйе, безнең әбиләребезнең куллары җылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да! Алар үзләренең күңел җылыларын кушып безгә бияләй, оекбашлар бәйлиләр. Шул бияләй, оекбашларның җылысы аша әбиләребезнең җан җылысы безгә дә күчә. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт әйтәбез бүген аларга!

 “Әбием” җыры.

А.б.  

Аяклар тими идәнгә

Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Парлашып биегәндә

Сәхнәдә “Сәйлән” бию төркеме.

 “Әби күзлеген эзли...” (шигырь)

 

3б сыйныфы шигырьләре.

А.б.  

Сабыр, йомшак күңелле әби- бабаларыбыз! Без Сезне бүген чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез! Илләр тыныч, күкләр аяз булып, тагын шулай очрашырга язсын.

Вокал төркеме,  җыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...