Мастер -класс
учебно-методический материал

ШМО учителей начальных классов МБОУ "СОШ №6 г.Азнакаево"

Использование игровых элементов на уроках и во внеурочное время

Скачать:


Предварительный просмотр:

Слайд №1. -Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,  коллегалар! 

Мин, Гатауллина З.М., Азнакай шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең башлангыч классы укытучысы. Сезне үземнең татар теле буенча уздырылган  осталык классымда күрүгә бик шатмын.  

Слайд №2. -Экранга күз салыгыз әле. Бу фоторәсем турында нәрсә әйтә аласыз? -Җаваплар.

- Әйе, бала шатланып, бик тә теләп  укырга килә.

Слайд №3. - Ә көннәрдән бер көнне нәрсә була?  Ә бу фоторәсем турында нәрсә әйтә аласыз? -Җаваплар.

-Әйе,  баланың укуга теләге сүнә. Ни сәбәпле дип уйлыйсыз?

-Шатланып килгән бала әкренләп уңышсызлыкларга, авырлыкларга очрый башлый. Ә көннәрдән бер көнне баланың укуга теләге  бөтенләй сүнә.

 - Балада  укуга кызыксыну,теләк ничек уятырга? Бу чыннан да  проблема булып тора.

 - Ничек уйлыйсыз, нинди чаралар аша балада укуга, предметка кызыксыну уятырга мөмкин?  Җаваплар.

Слайд №4.   Димәк бугенге мастер классымның темасы “Башлангыч сыйныфларда балада  укуга кызыксыну, теләк уяту чарасы буларак, уеннар ” булыр.

Слайд №5.  - Укучыларны танып белү эшчәнлеге белән кызыксындыруның иң кирәкле шарты - укытуда мавыктыру алымнарын куллану, дип уйлыйм мин.

 -Мавыктыру, икенче төрле  әйткәндә, укучыны гаҗәпкә калдырып, онтылдырып, дәрескә кертеп җибәрү. Бала гаҗәпләнә икән, димәк,уйлый.

Слайд №6.  -Экранга күз салыгыз әле. Бөек педагогларның сүзләренә игътибар итегез. “Дәреснең югары ноктасына ирешер өчен, башта баланың күңелен уятырга “ кирәк”. «Уен ул – омтылучанлык һәм кызыксынучанлык уты кабызучы очкын”.В.А.Сухомлинский.

 “Җанлы  аралашуны бер техник чара да алыштыра алмый”.К.Д.Ушинский.

 -Сез аларның фикере белән килешәсезме?

-Әйе, чыннан да,  бала укытучыдан  җылылык тойса, аңа ышанса, шунда гына  контакт барлыкка килә. Озак еллар дәвамында эшләү барышында мин шуңа инандым:  дәрестә уеннардан файдалану, укучыларны белем алуга, укуга дәртләндерә, фән белән кызыксыну уята. Уен барышында укучылар  бер - берсе белән аралашалар. Оялчан балалар үзләре сизмәстән уенга кушылалар.

-Дәрестә коммуникатив уеннар (ситуатив) уеннар, грамматик уеннар, җырлы - биюле уеннар кулланыла.  Уеннар вакытында укучыларның сүз байлыга арта, сөйләм теле үсә.  

 Слайд 7. Күзаллап, икенче төрле әйтсәк, имитация алымы кулланып, төрле җирләргә экскурсиягә барырга мөмкин. Мәсәлән, бүген болынга барабыз.

Болында  колын чабып йөри.

Слайд 8. Колынны уйнатабыз.

 Иркен яшел  болында

Чабасың да чабасың.

Син яшь кенә бит әле,

Аякларың талмасын.

Юк, сез алай димәгез,

Көчем арта күп чапсам.

Ничек мин зур үсәрмен

Көн буена тик ятсам?

 Слайд 9. Зәңгәр күлгә барырга момкин. “Зәңгәр күл” җыры җырлана. Зәңгәр күл - бик матур күл.

Тирәсе камышлык.

Синең белән без әле

Тик быел таныштык.

2.Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Йөзәбез колач җәеп,

Уйнап һич туймыйбыз.

Слайд 10.  -Җырлы – биюле уеннардан “Зилем – Зиләле”

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.                                                                                          

Эх, Зилем-Зиләле,                                                                                                    

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле ,

Икәү әйләник әле.

- Шунда ук уен формасында тизәйткечләр, санамышлар кертелә. 

Слайд 11. Тизәйткечләр әйтешү:

-Иптәшләр!   Иптәш түгел иптәшләрне иптәш итик, иптәшләр. Иптәш түгел иптәшләрне иптәш итсәк, иптәшләр, иптәш түгел иптәшләр дә иптәш итәр, иптәшләр!

Слайд 12.  Санамышлар :

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,   Байлар кия сары тун.

   Сары тунның бәясе   Йөз мең  илле ике сум.

Слайд 13 -Грамматик уеннардан “Очучы антонимнар” уены бик отышлы.  

 Уен җитәкчесе туп ала да, антоним сүз әйтеп, бер уенчының исемен атый һәм тупны аңа бирә. Уен шулай дәвам итә.

Слайд14. -Нәтиҗә ясыйк. -Экранга күз салыгыз әле. Бу фоторәсем турында нәрсә әйтә аласыз? Уеннар нинди роль уйныйлар икән?

Уен аша бирәбез без

Балаларга белемне.

Уйнап, уйлап, биеп,җырлап

Өйрәник телебезне.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мастер-класс Гатауллина Зөлфия Мингалим кызы Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч класс укытучысы http:// Учительский.сайт/Гатауллина-Зульфия-Мингалимовна

Слайд 4

«Башлангыч сыйныфларда балада укуга кызыксын у , телә к уяту чарасы буларак, уеннар»

Слайд 6

“ Дәреснең югары ноктасына ирешер өчен, башта баланың күңелен уятырга кирәк” “ Уен ул – омтылучанлык һәм кызыксынучанлык уты кабызучы очкын” В.А.Сухомлинский “ Җанлы аралашуны бер техник чара да алыштыра алмый” К.Д.Ушинский.

Слайд 8

Колын Иркен яшел болында Чабасың да чабасың. Син яш ь кенә бит әле, Аякларың талмасын. Юк, сез алай димәгез, Көчем арта күп чапсам. Ничек мин зур үсәрмен Көн буена тик ятсам?

Слайд 9

З әңгәр күл Зәңгәр күл - бик матур күл. Тирәсе камышлык. Синең белән без әле Тик быел таныштык. 2. Күлнең зәңгәр суларын Чәчрәтеп уйныйбыз. Йөзәбез колач җәеп, Уйнап һич туймыйбыз .

Слайд 10

Зилем – Зиләле уены Менә сиңа, уң кулым, Менә сиңа, сул кулым, Син бит минем якын дустым, Менә сиңа куш кулым. Эх, Зилем – Зиләле, Сандугачым, кил әле. Кил әле,дустым, кил әле, Икәү әйләник әле.

Слайд 11

Тиз әйткечләр Иптәшләр! Иптәш түгел иптәшләрне иптәш итик, иптәшләр! Иптәш түгел иптәшләрне иптәш итсәк, иптәшләр, иптәш түгел иптәшләр дә иптәш итәр, иптәшләр!

Слайд 12

Санамышлар Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун. Байлар кия сары тун. Сары тунның бәясе йөз мең дә илле ике сум.

Слайд 13

“ Очучы антонимнар ” уены Уен җитәкчесе туп ала да, антоним сүз әйтеп, бер уенчының исемен атый һәм тупны аңа бирә. Уен шулай дәвам итә.

Слайд 15

Уен аша бир әбез без Балаларга белемне. Уйнап, уйлап, биеп, җырлап Өйрәник телебезне.

Слайд 16

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

Презентация мастер - класса "Стань мастером активного целеполагания"

Любая деятельностоь начитается с цели. Без четкого понимания цели невозможна любая деятельность....

Мастер класс "Формирование и развитие универсальных учебных действий младших школьников в учебной деятельности"Мастер

Мастер класс предназначен для учителей начальных классов. Цель мастер класса:продемонстрировать способы формирования универсальных учебных действий;научить определять и находить универсальные уче...