“Яхшылык кылырга ашык”
методическая разработка (2 класс)

Валиева Гадения Рахматулловна

      “Яхшылык” сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әйләнә – тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү, матур, дөрес сөйләм культурасы үстерү өстендә эшләү, укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары  булдыруга этәргеч булдыру,  янәшәдә яшәүчеләргә  хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт, яхшы эшләр эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_eshchnlek_baryshy.docx24.39 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрестән тыш эшчәнлек барышы

I.Мотивация

-  Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез, барыбыз  да минем янга  матур  итеп  чыгып басыгыз эле. Дәресебезне  исәнләшеп, хәл белешүдән башлыйк.(Исәнләшү)Буген  бездә хөрмәтле кунаклар да бар.Ягез алар белән дә исәнләшик.(исәнләшү)

       Ә хәзер кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк . Куллардан-кулларга  җылылык, күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  биреп торсын. Рәхмәт укучылар. Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз..

         (слайд 1)

II. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

      Мин сезгә бер шигырь укып китәм.Сез шигырьне игътибар белән тыңлап, дәрестә сүзебез нәрсә турында баруын ачыкларга тырышыгыз

Ходай  безне яраткан,

Төрле җиргә  тараткан.

Акыл биргән, тел биргән,

Иман биргән, дин   биргән.

Кояш биргән , Ай биргән, 
 Җир дигән зур табынга   
 Нигъмәтләрен бай   биргән.  
 Эшләр өчен кул биргән,

Сайлар өчен юл    биргән.

Килгән  кадәр кулыңнан

Яхшылыклар кыл    дигән.   

 Без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? (слайд 2)

- Сез шигырьне  игътибар белән тыңладыгызмы? Нәрсә турында?

- Яхшылык.

-  Димәк, без дәрестә  нәрсә турында сөйләшербез?

- Яхшылык турында.

III.Тема өстендә эш.

  1. Яхшылык сүзенең мәгънәсен ачыклау.

- Ә сез яхшылык дигән сүзне ничек аңлыйсыз сон? Кайсыгыз әйтә ала?

(җаваплар)

   --Без бүген гадәт буенча төркемнәрдә эшләрбез. Төркемнәрдә эшләгәндә сез нинди кагыйдәләрне белергә тиеш икән? (Дус булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, тыңлый белергә, тылсымлы сүзләр әйтә белергә һ.б.)

- Балалар, сезнең өстәлләрдә татар теленең аңлатмалы сүзлеге ята. Әйдәгез эле сүзлектән яхшылык сүзенең нинди мәгънә аңлатканын табыйк әле. Кайсыгыз укып күрсәтә? (табып укыйлар)

- Укучылар, яхшылык дигән сүз күп төрле мәгънәгә ия. Экранга карасагыз сез аны күрәсез. Әйдәгез бергәләп укыйк эле.(һәр сүзнең мәгънәсе аңлатыла- слайд 3)

Мәрхәмәтлелек  Изгелек  Кешелеклелек Шәфкатьлелек Ихтирамлылык Игелеклелек

- Молодцы!

2. “Без башкарган яхшылыклар”

 Укучылар, ә без яхшылыклар эшләргә сәләтлеме? Сез нинди эшләрне яхшылык эшләү дип атыйсыз?

3. “Чын мәрхэмәт иясе”

       Балалар, карагыз әле, сезнең бу һәйкәлне күргәнегез бармы? Кайда урнашкан ул? Казан Кремленең  Меңъеллык мәйданында урнашкан һәйкәл. Ә кемгә куелган ул, беләсезме?

Ул – Әсгать Галимҗанов. Тумышы белән Апас районныннан булган Әсгать Галимҗанов Казанның төп колхоз базарында йөк ташучы булып эшли. Андагы ризык калдыкларының әрәм булуын күреп, хайваннар асрый, аларны үстереп сатып, акчасын ятимнәр йортларына бирә, балалар йортларына җиһазлар, телевизор, берничә автомобиль, ”Газель”микроавтобусы бүләк итә. Үзенең 75 яшьлек юбилее көннәренә республикадагы  ятимнәр йортларына ул бүләк иткән автобусларның саны да 75 кә җиткән.  Аңа  үзе исән вакытында ук  һәйкәл куела. Казан Кремленең  Меңъеллык мәйданында, арбасына балалар утыртып, җигүле ат тотып барган кеше –  Әсгать Галимҗановны сурәтләгән һәйкәл ачылды.  Чын мәрхәмәт иясе диләр аның турында.

4.Ситуацияләрне уку, сорауларга җавап бирү.

      Без дә яхшылыклар эшли алабызмы соң? Әлбәттә.

-   Укучылар минем кулымда 2 коверт. Хәзер 1нче төркемнән сары чәчле малай ,шул конвертларның 1 сен ала,икенче төркемгә кулымда калган конвертны бирәм. Сез андагы хикәяне укып.сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз. Башладык?

-Кайсы төркем әзер?

1 төркемгә

Юлда  бер  малай  бер  бабайны  куып   җитте.Бабай  бик күп  әйбер күтәргән  иде.

- Әй,бабай,-диде малай,-синең бер китабың төшеп калды!

- Минем  бар  әйберем дә үземдә шикелле, ул минем  китап түгелдер,-диде бабай

-Юк-юк, синең китап ул,- диде малай,-мин  карап килдем . синең өч китабың , бер портфелең һәм бер төенчегең  бар иде,барысы биш кисәк әйбер. Ә  хәзер кулыңда дүртәү генә...

-Һи,улым,син математиканы бик яхшы беләсең икән,-дип мактады бабай малайны. -Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең.

1. Малай нинди кагыйдәне начар үзләштергән?

2.Сез аның урынында булсагыз нишләр идегез?

2 төркемгә

     Быел  Гөлгенәгә 11 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана. Беркөнне гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте.

1.Сезгә малай ошадымы?

2.Ул нинди ялгышлык җибәрде?

-Балалар, сез дә мондый ялгышларны эшли күрмәгез. Гел яхшылыклар гына эшләргә тырышыгыз.

5.” Яхшы һәм начар” уены.

-Укучылар, бераз ял итеп алсак та ярар. . Барыгызны да минем янга чакырам. “Яхшы һәм начар” дигән уен уйнап алабыз.Әгәр мин укыганда  эшләнгән эш яхшы булса, кул чабарсыз, начарлык эшләнгән булса аякларны тыбырдатырсыз. Барыбыз да игътибарлы булабыз.

Һәр көн иртән балалар

Бит-кулларын юалар!

Уенчыкларын алар

Җыярга яраталар.

Нәниләрне , көчсезләрне

Һәрвакыт елаталар.

Кош оясын  туздыралар.

Уенчыкларны  ваталар

Әниләр белән алар

Әкиятләр дә укыйлар

Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар

Сүгенәләр, тибенәләр,

Юкка да сугышалар

Әниләрен тыңлыйлар

Олыларны зурлыйлар

6..Мәкальләрне җый” уены.

     Элек – электэн кешеләр яхшылыкка омтылганнар. Һәм уйларын мәкальләрдә күрсәткәннәр, ә мәкальләр халыкның зирәклеген, акылын күрсәтеп авыздан –авызга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Яхшылык турында бик күп мәкальләр бар.  Хәзер без аларны искә төшерербез. Бу  биремебез “Мәкальләрне җый” дип атала.  Конвертларда мәкальләр . Әмма алар буталып беткәннәр. Аларны дөрес итеп җыярга, укырга һәм мәгънәләрен аңлатырга кирәк булачак. Бирем аңлашылдымы? Башладык..

1 төркем        Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

                    Яхшылык итсәң, яшер,...( яхшылык күрсәң –белдер) 

2 төркем      Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

                    Матурлык эзләмә,... (яхшылык эзлә)

 - Бу мәкальләрдән күренгәнчә яхшылык һәрвакыт  кешеләргә  шатлык кына китерә икән.

- Балалар,  кешеләргә яхшылык эшләве җиңелме?

-.....

- Әйе, эшли белсәң җинел. Кайвакытта авыр да.  Кешеләр  бер-берсен  аңлап кына бетермиләр. 

8.”Әкият геройларында кунакта”

Балалар, сез әкият укырга яратасызмы? Менә мин сезгә әкият геройларының сыйфатларын әйтәм, сез аларның исемнәрен әйтегез.

1.Мин урман артында яшәүче әбиемне бик яратам. Һәрвакыт аның хәлен белеп, күчтәнәчкә кабартмалар илтәм. (Кызыл калфак) 

2.Мин хуҗама авырлыклар килгәндә, һәрвакыт аның янында. Аның бәхете өчен миңа кеше ашаучы белән очрашырга туры килде. (Итекле мәче)

3.Яраткан әтиемне бәладан коткарыр өчен мин, ал чәчәк хуҗасы – Албасты утравына киттем. (Настенька)

4.Буем уймак чаклы гына булса да, мин карлыгачны коткардым. (Уймак кыз)

   Җавапларыгыз өчен рәхмәт, балалар.

9. Рефлексия.

“Минем игелекле  гамәлләрем ” 

Ә хәзер без сезнең белән сез эшләгән яхшылыкларны берәмтекләп җыярбыз. Сезнең алдыгызда чәчәкләр бар. Шул чәчәкләргә үзегез эшләгән бер яхшы эшегез турында языгыз. Соңыннан без аларны менә шушы матур вазага җыярбыз.

Рәхмәт, балалар. Бу сезнең яхшы эшләрегезнең бер бөртеге генә, тик күрәсезме нинди матур гөлләр бәйләме барлыкка килде. Сезнең игелекле эшләрегездән шушындый зур бәйләмнәр тагын да күбрәк булыр дип ышанып калам

Һәрвакыт игелекле кешеләр булыгыз.

IV.Йомгаклау. 

     1.Сез мультфильм яратасызмы? Әйдәгез хәзер сезгә таныш бер герой белән очрашабыз. Сүзләрен белсәгез кушылып җырлый да аласыз.

2.Видеоролик “Если добрый ты...”

Очрашуны минем Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Укучылар сезгә бик зур рәхмәт. Зур уңышлар сезгә!

3.Укучылар  мин сезгә елмаю бүләк итәм. Сез эшләгән яхшылыкларыгызны язып барырсыз. Сез дәрестән канәгатьме? Кайсы өлешләре бик ошады?

Яхшылык турында шигырьләр

                           Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.
                            Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Яшәү безгә авыр булыр иде

 Яхшылыктан башка.

 Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

                                 

                                    Дога белмим дисең нигә?

                Яхшылык-үзе дога!

                Бар кеше изгелек кылса,

                Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул-беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт,

Ул үзе изге дога.        

       Изгелек  ул  кеше  күңелендә  туа, шунда  яши.Ул кешедән  башка  яши  алмый.  Һәрвакыт игелекле,мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга, намус  кушканча  яшәргә, гадел  булырга   сез  үзегезне  өйрәтергә  тиешсез.Үзегезне  генә  түгел, башкаларны  да  күрә белегез, үзегезне  генә  түгел, башкаларны  да  ишетә  белегез. Мин  сезгә  барыгызга  да  гел  яхшылык  кына  телим. Минем дә сезгә шушы дәрестә яхшылык эшлисем килә һәм бугенге дәресебезнең истәлеге итеп сезгә үземнең кескенә генә булса да бүләкләремне тапшырып китәсем килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

Нәрсә ул яхшылык?

Халкыбыз бәйрәмнәренә багышланган презентация....

Яхшылык эшләргә ашык!

Максат: укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата           игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларның үз-үзләренә әлеге...

Ашык безгә,Яңа ел!

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме....

Яхшылык җирдә ятмый

Яхшылык җирдә ятмый...

Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта( 3 нче сыйныф)

План-конспект урока по литературному чтению на родном языке для 3 класса...

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ АШЫГЫЙК!

Тема: Яхшылык эшләргә ашык!Максат: укучыларда яхшылык эшләргә теләк формалаштыру; укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларны...