Ата-аналар белән эшләүнең актуаль формалары
электронный образовательный ресурс

Хамидуллина Айгуль Расимовна

Ата -аналар белән эшләүнең формалары. 1.Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру сыйныф җитәкчесе эшенең төп юнәлешләреннән берсе. 2.Ата-аналар белән аралашуның иң уңайлы формасы ул – үзара ярдәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata-analar_belen_eshleunen_aktualformalary.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар белән эшләүнең актуаль формалары

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру сыйныф җитәкчесе эшенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Гаилә белән тату хезмәттәшлек алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Нәкъ менә гаилә баланың дөньяга күзен ача, аңа беренче белемнәр, сәләт һәм тормыш күнекмәләре бирә. Ләкин бүгенге гаилә иҗтимагый хәлнең каршылыклы шартларында үсә. Шуңа күрә гаиләгә баланы тәрбияләүдә, аның иҗади һәм акыл үсешендә квалификацияле педагогик ярдәм кирәк.

Бала тәрбияләү өчен ата-ана җаваплы, дигән фикер бүген беркемдә дә шик тудырмый.

 Бала мәгариф учреждениесенә килгәннән соң укытучы - бала - ата-анадан

торган  “педагогик өчпочмак” барлыкка килә. Балаларга тәрбия бирүдә    

ирешеләчәк казанышлар педагог-укучы-гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең

 ничек урнашуына бәйле. Гаилә укыту-тәрбия эшендә социаль яктан

актив катнашучыга әверелергә тиеш. Мәгариф учреждениесе белән гаиләнең

 үзара ярдәмләшеп эшләвен оештыруның төп максаты – гаиләне бердәм белем,

тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү.

Ата-аналар белән аралашуның иң уңайлы формасы ул – үзара ярдәм.  Ягъни укытучы белән ата-ана бала тәрбияләүдә бер-берсенең ярдәмчеләре булырга тиешләр. Сыйныф җитәкчесе белән ата-ана бер-берсе белән бер үк педагогик  телдә сөйләшергә, бер үк тәрбияви сәясәт алып барырга тиеш булып чыгалар.

Тормыш күрсәткәнчә, бу үзара ярдәмнең хезмәттәшлек төре, русча әйткәндә, сотрудничество, ата-аналар белән укытучы арасында уңай мөнәсәбәтләр урнашуда ярдәм итә. Ата-ана белән укытучы арасында гуманлы, дусларча, ышынычлы мөнәсәбәт  урнаштырырырга, ата-аналарны үзеңнең фикердәшләр итәргә, белем-тәрбия бирүне яхшыртуда бер-береңә уңай йогынты ясарга, бер-береңдә булган иң яхшы сыйфатларга нигезләнергә омтылырга кирәк.

Заманалар үзгәрсә дә, мәктәп мәрхәмәтлелек һәм фидакарьлек, кешеләрне ярату һәм намуслылык идеалларын яклауны дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки аның әхлакый программасы, модага ияреп, үзгәрә алмый. Мәктәп гомер-гомергә рухи хәзинә туплый килде һәм кыйммәтле байлыкны яңа буыннарга тапшыра барды. Авыл җирендә, бигрәк тә, мәктәп – зур терәк, таяныч булып тора. Мәгълүм ки, нинди генә чара үткәрелмәсен, мәктәп аннан читтә калмый.

Билгеле, һәркемнең баласы үзенә газиз, кадерле. Табигать тарафыннан барлык балага да сәләт тигез бирелмәгән, аны күрә һәм үстерә белергә кирәк. Шәхес итеп тоярга ярдәм итәргә кирәк. Шул чакта гына ата-ана мәктәпкә тартыла, ихтирам белән карый, үзе дә теләп ярдәм итә башлый.

Эш төрләре күп. Лекцияләр уку, әңгәмәләр, педагогик консультацияләр, җыелышлар үткәрү, укучыларның өйләрендә булу, ата-аналар белән  бергә кичәләр уздыру, аларны ачык дәресләргә чакыру. Мәсәлән, уку елы башында ук, яшь үзенчәлекләренә карап, һәр класска көндәлек режим тәкъдим итү һәм ел дәвамында аның үтәлешен тикшереп тору. Бу укучыларда ихтыяр көче тәрбияләргә булыша.

Класс җитәкчесенең ата-аналар белән эшен коллектив һәм индивидуаль төрләргә бүлеп карап булыр иде. Бердәм эшчәнлекнең коллектив төрләре гаиләләрнең берләшүенә, туплануына, ата-аналар арасында үзара уңай мөнәсәбәтләр урнашуга, гаиләдә балалар өчен яхшы шартлар булдыруга, аларның иҗади, акыл сәләтләрен үстерүгә, аларда бергәләп эшләүгә һәм аралашу күнекмәләре тәрбияләүгә булышлык итә.

Традицион коллектив эш төрләренә ата-аналар җыелышлары, ата-аналар лекторийлары, тәрбия тәҗрибәсен алмашу буенча конференцияләр, диспутлар, тату гаилә тәҗрибәсе белән таныштырулар, сорау һәм җавап кичәләре, педагогик коллектив һәм мәктәп администрациясе белән очрашулар керә.

Ата-аналар җыелышы классларда һәм мәктәп күләмендә чирек саен үткәрелә. Уку елы башында ук аларның темалары, үткәрү формасы билгеләнә. Җыелышларга еш кына күргәзмәләр дә ( укучыларның көндәлекләре, язылган дәфтәрләре, тота торган китаплары, ясаган рәсемнәре, кул эшләре) оештыру файдалы. Бу  шактый уңай йогынты ясый, чөнки әти-әниләр уллары-кызларының хезмәттә, укуда, җәмәгать эшләрендә ничек катнашуларын күреп-белеп китәләр. Һәр баланы да укытучы мактый алмый. Күз алдыгызга китерегез: ана безгә ярдәм сорап килә, ә төшенке күңел белән кайтып китә, чөнки аның баласы хакында бөтен кеше алдында начар сүз әйтелде. Ул үзенең баласына яхшы тәрбия бирү мөмкинлегенә, укытучының педагогик сәләтлелегенә ышанычын югалта, аңа үпкәли. Мондый җыелышлардан соң ата-аналар, балалар, укытучылар үзләре дә зыян гына күрә. Һәр ата-ана җыелыштан өмет чаткысы белән, безнең бергәләп теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга алачагыбызга ышаныч хисе белән китәргә тиеш.

Ата-аналар җыелышында үзара әңгәмә кору өчен файдалы тема – ул һәр ике якның да балага нинди таләпләр куюын ачыклау. Моның өчен сыйныф җитәкчесе сыйныфтагы, мәктәптәге кайбер гомуми таләпләр белән дә  таныштырып узса отышлы булачак. Ата-аналар арасында педагогик белемнәрне пропагандалау юнәлешендә эшләгәндә түбәндәгеләрне күз алдында тотарга кирәк:

1. Ата-аналарны балаларга укуда ярдәм итәргә өйрәтү.

Әгәр дә укытучы ата-аналарга даими рәвештә киңәшләр бирсә, теге яки бу теманы үткәндә беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләсә, үз балалары белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артыр гына.

2. Икенче бурыч – ата-аналарны баланың физик сәламәтлеге, бала организмының үсеше турында дөрес кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтү.

3. Өченче бурыч – ата-аналарга балаларында туган йортка, әти-әнисенә тугрылык тойгысы тәрбияләүдә ярдәм итү.

Уку елы дәвамында 2-3 мәртәбә ачык ишекләр көне үткәрергә тырышырга кирәк. Ата-аналар балаларының дәресләрендә, класс сәгатьләрендә булалар, ничек укулары, белем дәрәҗәләре белән танышалар, кирәкле киңәш -белешмә алып китәләр.

Һәр уку елында “Театр һәм балалар “ айлыгы үздырыла. Спектакль кую, сәхнәдә уйнау балаларның зур хыялы һәм куанычы булса, әти-әниләр аларның тамашачысы.

Соңгы елларда мәктәпләр тормышында ата-аналар белән эшләүнең  күп кенә инновацион формалары барлыкка килә башлады. Ата-аналарны бала тәрбияләү һәм мәктәп тормышы эшенә җәлеп итү максатыннан  бергәләшеп гаилә бәйрәмнәре, гаилә ярышлары, бәйгеләр, күргәзмәләр, ачык ишекләр көннәре, төрле буыннар очрашулары, гаиләләр белән экскурсияләр, культпоходлар оештырыла.

Соңгы елларда әти-әниләр катнашында төрле темага гаилә кичәләре, әти- уеннары үткәрү, гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре буларак, әби-бабайларга ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан өлкәннәрне мәктәпкә кунакка чакыру  гадәткә кереп бара . Укучыларның якыннары турында язган хикәяләрен тыңлаганда, ясаган рәсемнәрен, фотоларын караганда аларның сөенечле күз яшьләрен күргәч, балаларда өлкәннәргә зур ихтирам тәрбияләнгәнлеген күреп була иде.

Ә инде “Ягез әле, кызлар, әниләр”, “Ягез әле, әтиләр”, “Әти, әни һәм мин – спортчылар гаиләсе”  конкурсларын әти-әниләр үзләре дә түземсезләнеп көтеп алалар. Бу бәхетле мизгелләр кыйммәтле бүләкләрдән дә кадерлерәк бит.

Белем көне, Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәре, Соңгы кыңгырау кичәсе дә әти-әниләр катнашыннан башка узмый. Чәй табыны хәзерләп, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр, уен-җырлар уздыру укытучы – укучы - ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта. Ата-аналар мондый бәйрәмнәрдән бик канәгать калалар, мәктәп коллективына үзләренең эчкерсез рәхмәтләрен әйтәләр. Бу чаралар укыту-тәрбия эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, бала тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплылыгын арттыруга, мәктәп һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

Сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар арасындагы хезмәттәшлекнең индивидуаль төрләренә дә тукталып узыйк. Әлеге хезмәттәшлеккә педагогик консультацияләр, проблеманы чишү юлларын бергәләп эзләү,чын күңелдән сөйләшү төрендәге әңгәмәләр, килешүләр һәм гаиләләрдә булу керә.

Гаиләдә булу – ата-аналар белән индивидуаль эшләүнең иң киң таралган кулай формасы. Аеруча да каникуллар  формаль булмаган сөйләшүләр, әңгәмәләр үткәрү өчен иң уңайлы вакыт дип саныйм. Уку хезмәтенең технологияләре белән укучыларны, әти-әниләрне таныштыру өчен уңай мөмкинлек бирә торган вакыт ул. Укучыларның өйләренә аларның тормыш шартларын өйрәнү, баланың характерын билгеләү, әти-әнисенә, туганнарына мөнәсәбәтен ачыклау максаты белән  барырга мөмкин. Алдан ук укучының мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзен ничек тотуы, өлгереше, иптәшләренә карата нинди мөнәсәбәттә булуы турында мәгълүматлар туплана. Укучының өенә, әти-әнисе янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда аеруча тактлы булырга, сүзне бала өстеннән шикаять ясауга һәм ата-ананы гаепләүгә бормаска кирәк. Һәр гаилә - зур һәм катлаулы дөнья ул. Аның үз гореф-гадәтләре, традицияләре, хәтта бала тәрбияләү мәсьәләсендә үзенчәлекле карашлары да бар. Шуңа күрә дә һәр гаилә тәрбия мәсьәләсендә индивидуаль якын килүне сорый. Иң яхшысы – баланың укуда артта калуының сәбәпләрен яки аның аерым җитешсезлеге сәбәпләрен әти-әни белән бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышуыңны, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына ата-аналар сыйныф җитәкчесе белән очрашырга, киңәшергә һәм аралашырга омтылып торачак.

Һәр атна ахырында укучыларның укулары, ирешкән уңышлары турында ата-аналарга хәбәр итеп, матур эчтәлекле котлау хатлары җибәрү дә үзара уңай мөнәсәбәтләр урнаштыра.

Ата-аналар белән күпкырлы эш алып барганда гына, укыту-тәрбия бурычларын уңышлы хәл итеп була. Гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең бергәләп эшләвенә багышланган чаралар үткәрү укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның рухи якынаюына, бер-берсен аңлап, үзара ярдәмләшеп эшләүләренә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"

Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

Чыгыш "Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү алымнары һәм формалары"

Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү турында чыгыш...

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары

4 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...