Классный час
план-конспект занятия (3 класс)

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

Конспект занятия для начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chchklr_bylme_irke.docx28.35 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Псякская средняя школа»

Кукморского муниципального района Республики Татарстан.

Тема:

Букет цветов

Чәчәкләр бәйләме.

(Башлангыч класслар өчен сыйныф сәгате. Бу материал башлангыч һәм урта сыйныф укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары  тарафыннан сыйныф сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда, шөгыльләрдә кулланылырга мөмкин.)

Максат һәм бурычлар:

-чәчәк бәйләмнәренең барлыкка килү тарихы белән танышу;

- укучыларның дөньяга караш даирәсен киңәйтү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү;

- кеше тормышында чәчәкләрнең ролен күрсәтү; чәчәкләргә мәхәббәт тәрбияләү;

- укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү; үз-үзләрен бәяләү күнекмәләре формалаштыру.

Җиһазлау: “Чәчәкләр бәйләме” темасына электрон презентация, видео, чәчәкләр, гөлләр, плакат-“бәйләм”, балалар өчен җырлар

Материал: карточкалар, чәчәк бәйләме өчен төсле кәгазьләр, ленталар, кайчылар, степлер, буяу карандашы, фломастерлар

Метод: Шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара

Төре:  Тематик сыйныф сәгате.

Алымнар: Әңгәмә, уеннар, җыр, төркемнәрдә эш, бию,  практик күнекмәләр.

Чараның барышы:

I. Кереш

1. Әкияти башлам(Музыка. Укытучы гөлләр, чәчәкләр арасында, бизәлгән креслода утыра, кресло борыла):

-Хәерле иртә, дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Мин гүзәл бер патшалыктан сезгә кунакка килдем. (Балаларга таба атлый).

-Аптырап калдыгызмы? Шаярттым гына, балалар. Әлбәттә, мин тылсымчы түгел. Тик шулай да бугенге сыйныф сәгатендә сезне гүзәллек дөньясына алып барырмын. Әйдәгез, иң башта бер-беребезне сәламләп, хәлләр сорашып алыйк.

2. “Исәнме, дус!” уены.

- Я әйтегез инде,  нинди гүзәллек иле көтә икән безне?(Укучылар җавабы)

- Кайдан белдегез?(Укучылар җавабы)

- Вәсимә Мансуровна кышкы ап-ак кондә сыйныфны юкка гына чәчәккә күммәгәндер дисез инде?! Дөрес уйлыйсыз. Җир йөзен бизәүче, күзләребезне иркәләүче нәфис чәчкәләр безне бүген кунакка дәшәләр. Әйдәгез, Гүзәллек дөньясына бергәләп кузгалыйк. Барыгызны да чәчәкләр балына чакырам!

- Бу гаҗәепматурлыкка  карап сокланыйк әле(видео карау “Чәчәкләр уянуы”)

3.Әңгәмә

-  Чәчәкләр яныннан бик сирәк кеше генә игътибарсыз үтеп китәдер. Чәчәк яраткан кеше усал булмый, ди Венгер халык мәкале.

- Ә Сез чәчәкләр яратасызмы?

- Кемнәрнең бакчаларында җәен чәчәкләр үсте?

- Нинди чәчәкләрне таныйсыз? Кем биштән әзрәк чәчәк таный? Ә кем күбрәк?

- Ә сезнең кемгә дә булса чәчәк бәйләме бүләк иткәнегез бармы?

- Кешегә кайчан чәчәк бүләк итәләр?

- Гади генә бәйләм сүзе эченә күпме  сер яшеренгән .(Плакат  “Бәйләм”.Сорауларга игътибар итү: Нәрсә? Кемгә? Нәрсәгә? Кайчан? Кайда? Нинди? Ничә? һ.б. )Бүген бу сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.Чәчәк бәйләмнәре белән якыннанрак танышырбыз? Сез ризамы?

4. Группада эш.(Музыка астында чәчәк исемнәрен язу; язганнарын укыту)

II. Төп өлеш

  1. Презентация “Чәчәкләр бәйләме”:

- “Бәйләм”

- чәчәкләр тарихы

- беренче чәчәк бәйләмнәре – “Факел”

- “Селаме”-чәчәкләр теле

- букетны таны

- малайларга...

- кызларга...

- заманча бәйләмнәрһәм хатирә (минем беренче бәйләмем)

- Бәйләмнәр турында шактый белемнәр тупладык. Хәзер мин сезне “Флорист почмагына” чакырам.

   Флористика - ваза, шарларда, кәрзиннәрдә композиция ясау сәнгате  яки чәчәк, яфрак, үләннәрдән бәйләмнәр һәм композицияләр ясау ул. Флористика чәчәкләрне, аларның нәрсә аңлатуын, бер-берсенә туры килүләрен өйрәнә.

Флористикада чәчәкләрнең төсләренә зур әһәмият бирелә. Алар ярдәмендә билгеле бер мәгънә дә аңлатып була.Һәр флорист чәчәкләрнең барлыкка килү тарихын белергә тиеш.

  1. Практик  эш “Без-флористлар”

(нигездә, букетны укытучы аңлатып сөйли-сөйли бергә ясыйлар; укчылар чәчәкләр, төсләр сайлау,сапларны почмаклап кисү, аскы яфракларын өзү, чәчәкләрне так санда алу, һ.б.үзенчәлекләр белән танышалар )

  • Бу күмәк беренче эшебезгә, чәчәк бәйләменә, нинди исем куярбыз?
  • 4 нче сыйныф укучысы Диләрә Хөсәенова чәчәкләр бәйләме турында проект эше яклаган иде. Ә хәзер  ул сезне кәрзиндә  чәчәк  бәйләме әзерләү серләренә өйрәтер. Рәхим ит, Диләрә.

        Диләрә: Флористика - кызыклы һәм мавыктыргыч сәнгать төре. Аның нәтиҗәсендә матур бер могҗиза барлыкка килә. Бу гади бер чәчәк бәйләме генә түгел, ә  серләр тулы дөнья, күңелдәге хисләр, әйтелмәгән сүзләр бәйләме.

       Берне ясасаң, яңадан-яңа бәйләмнәр иҗат итәсе килә. Бу гаҗәеп шөгыльдән аерыласы килми.  Эш барышында алган тәҗрибәне мин рәхәтләнеп  тормышта куллана алам.

        Мин чәчәкләрнең үз телләре бар икәнен аңладым. Чәчәк бәйләмнәре безгә бик күп нәрсәләр сөйли ала икән. Алган кайбер белемнәремне бәйләмнәр ясаганда кулланырга да өйрәндем. Бу эшем фантазиямне үстерергә дә ярдәм итте.

(Эш өчен материаллар: чәчәкләр, кәрзин, пакет, оазис, кайчы, лента.Слайдта  Диләрәнең кәрзинле фотосы. )

  • Рәхмәт, Диләрә! Якыннарыгызга кәрзингә чәчәкләрне үзегез дә тутыра алачаксыз.

Бәйләм озак саклансын дисәң…  (киңәшләр)

  •      Гадәттә, букет 3-5 көн саклана, кайбер киңәшләрне истә тотсаң, аның гомерен озайтып була:
  • чәчәкләрне вазага куяр алдыннан сабагын 2 сантиметрга кыскартыгыз;
  •  суга чәчәкләр өчен файдалы булган махсус катнашма салырга була;
  • суны ике көнгә бер алыштырырга, яңадан файдалы катнашманы салырга кирәк;
  • кипкән яфрак һәм чәчәкләрне алырга.
  • Роза һәм тюльпан чәчәкләре вазада озак саклансын өчен суга бераз гына шикәр салырга кирәк.
  • Шуны да истә тоту кирәк: кайбер чәчәкләрне башкалар белән бер вазага урнаштыру ярамый. Һәр төргә аерым ваза булса яхшырак.
  •      Ә иң мөһиме - чәчәкле вазаны кояшка куймагыз!

  1. Ял минуты

- Инде бераз ял итеп алыйк.

Кар бабай һәм умырзая – хәрәктләр белән күрсәтү.

Умырзая турында легенда

Усал Кыш карчык үзенең ярдәмчеләре  Җил һәм Суыкка җиргә Язны китермәскә кушкан. Умырзая моны белеп, батырлыгын җыеп югарыга күтәрелгән, Кояшка сузылган, аннан ярдәм сораган. Кояш бу кыю чәчәкне күреп алган һәм җиргә җылы нурларын сипкән. Язга киң итеп юл ачкан ди.

     - Умырзаяны өзәргә ярыймы? Ни өчен?

  1. Чәчәк кибете ачу(ситуация тудыру)

- Укучылар, кемдер безнең чәчәк бәйләмнәре ясавыбызны инстаграмга урнаштырган. Инде заказлар да килә башлаган. Рамил Гыйлемханович бу кабинеттан  вакытлыча  чәчәк кибете ачарга ризалык бирәм ди. Ачабызмы? (Әйе) Сатып алучылар килгәнче өлгерергә кирәк. Чәчәк кибете ерактан ук куренеп торсын. Моның өчен нишләргә кирәк?

(Җаваплар тыңланыла)

Музыка астында

а)-  Раскраска “Букет” (халыкны кызыксындыру, чәчәкләрнең бай ассортиментын (төрлелеген)күрсәтү өчен- реклама)

Әзер рәсемнәрне үзләре теләгән төскә буйыйлар, плакаттагы чүлмәкләргә урнаштыралар.

б) Букет ясау (ясалма чәчәкләрне төрү)

- Булдырдыгыз! Өлгердек ич. Кая күрсәтегез әле чәчәкләрегезне, күтәрегез әле өскә! Шәп!

- Балалар,  карагыз әле никадәр сатып алучы килгән. Әйдәгез, сәламлик әле үзләрен. (Сәламлиләр)

- Кибет ачылу уңаеннан, бездә акция – беренче сатып алучыларга чәчәкләр бушка. Өләшегез чәчәкләрегезне! Елмаерга һәм тагын килегез дип әйтергә онытмагыз.

III. Йомгак

  • Кеше һәрчак матурлыкка омтыла. Чәчәкләр яраткан кешенең күңеле чиста, саф була. Кемдер тере чәчәкләрдән бәйләм ясый, кемдер халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен саклый: чәчәкләрне сөлгеләргә, кулъяулык, ашъяулык һәм мендәр тышларына чигә. Балта осталары исә  капка-коймаларны, тәрәзә яннарын шиңмәс чәчәкләр белән бизи. Чәчәкләрнең һәммәсе дә күзне иркәли, тирә-юньгә ямь тарата.Алар безгә матурлык өләшә. Бу матурлыкны саклыйк, югалтмыйк, бәйләмгә өзгәндә чәчкәләрдән гафу сорыйк.
  • Бүгенге эшкә  нәтиҗәясарга вакыт җитте, укучылар. Без нәрсәләр эшләдек, нәрсәгә өйрәндек,нәрсә белдек?

(Баштагы Плакат  “Бәйләм”гә   кире кайту. Нәрсә? Кемгә? Нәрсәгә? Кайчан? Кайда? Нинди? Ничә? һ.б. сорауларга җавап бирү )

  • Сезгә чәчәкләр дөньясында ошадымы? Нәрсә бигрәк тә ошады?(Ошаса, учларны ышкып очкын кабындырабыз.)
  • Бүгенге көн истәлеге итеп мин сезгә чәчәк сәгатьләр  турында буклетлар өләшәм. Аларны укысагыз, чәчәкләрнең тагын бер кызыклы ягы белән танышырсыз.
  • Күз алдыгызгы китерегез әле, гел бер төстәге бертөрле генә чәчәкләр үскән бакча  матур булыр идеме? (Юк). Сез дә төрле булуыгыз белән матур.Сыйныф - төрле чәчәкләрдән торган матур бер  бәйләм.
  • Әйдәгез, бергәләп зур гүзәл чәчәк бәйләменә  берләшик әле. Лента урынына куллар ярдәмгә килер.

(Түгәрәккә җыйналалар, фотога төшсәләр була)

  • Нинди матур букет булдыгыз! Сезнең сыйныф һәрчак бердәм булсын, мәктәпне бизәп торсын.
  • Хыялланыйк, эзләник.  Җиргә матурлык тусын. Бүген алган белемнәрегез тормышта  ярдәм итсен.  Үзегезне һәм дусларыгызны шатландыра белегез. Якыннарыгызга чәчәкләр бүләк итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...