Ранее развитие -это весело!
методическая разработка
«Әтиеңне күбрәк яратасыңмы, әллә әниеңнеме?» — дигән сорауны балага бирергә ярыймы? дигән сорауга җавап эзләрбез.
Иң башта шушы сорауны ишеткәч, ни дияргә белми басып торган кечкенә баланың эчке халәтен күз алдына китереп карагыз. Әлеге минутларда нәрсә уйлый икән ул? «Әнине», дисәм, мин бит әтине дә яратам! «Әтине», дисәм, әнине яратмыйм булып чыгамы? Болай дип сорагач, аларның берәрсен күбрәк яратырга тиешменме икән?» -дип уйлый ул.
– Беренче карашка, гап-гади, зарарсыз сорау кебек тоела . Янәсе, баланың әти-әнисенә мөнәсәбәтен ачыклаганнан ни була? Чынлыкта, төптән уйлап эшли торган акыллы кешеләр, мондый сорау биреп, бала-чаганы беркайчан да аптыратмый.
Иң элек, әлеге сорауның нинди максат белән бирелүен ачыклыйк. Аны бирүчеләргә, чыннан да, төгәл җавап кирәкме соң? Ә бәлки сабыйның аптырап, югалып калуын күрү генә кызыктыр аларга? Шулай икән, димәк, күрә торып баланы үртәү булып чыга бит бу!
Чынлыкта, бала әти-әнисен бертигез яратырга тиеш.. Әмма әтисе белән әнисе ул ишетеп, күреп торганда да гел тавышланалар, сүзгә киләләр икән, бала, үзе дә сизмәстән, аларның икесе арасыннан абруйлырак тоелганын сайлап, шунысына тартыла, анысын күбрәк ярата башлый. Бу инде, әлбәттә, дөрес түгел.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 36 КБ |
Предварительный просмотр:
«Әтиеңне күбрәк яратасыңмы, әллә әниеңнеме?» — дигән сорауны балага бирергә ярыймы? дигән сорауга җавап эзләрбез.
Иң башта шушы сорауны ишеткәч, ни дияргә белми басып торган кечкенә баланың эчке халәтен күз алдына китереп карагыз. Әлеге минутларда нәрсә уйлый икән ул? «Әнине», дисәм, мин бит әтине дә яратам! «Әтине», дисәм, әнине яратмыйм булып чыгамы? Болай дип сорагач, аларның берәрсен күбрәк яратырга тиешменме икән?» -дип уйлый ул.
– Беренче карашка, гап-гади, зарарсыз сорау кебек тоела . Янәсе, баланың әти-әнисенә мөнәсәбәтен ачыклаганнан ни була? Чынлыкта, төптән уйлап эшли торган акыллы кешеләр, мондый сорау биреп, бала-чаганы беркайчан да аптыратмый.
Иң элек, әлеге сорауның нинди максат белән бирелүен ачыклыйк. Аны бирүчеләргә, чыннан да, төгәл җавап кирәкме соң? Ә бәлки сабыйның аптырап, югалып калуын күрү генә кызыктыр аларга? Шулай икән, димәк, күрә торып баланы үртәү булып чыга бит бу!
Чынлыкта, бала әти-әнисен бертигез яратырга тиеш.. Әмма әтисе белән әнисе ул ишетеп, күреп торганда да гел тавышланалар, сүзгә киләләр икән, бала, үзе дә сизмәстән, аларның икесе арасыннан абруйлырак тоелганын сайлап, шунысына тартыла, анысын күбрәк ярата башлый. Бу инде, әлбәттә, дөрес түгел.
Әгәрдә җавап гел бертөрле генә яңгыраса, бала «әнине күбрәк яратам», яки «юк, әтине» дисә, ата-ана борчылырга тиешме?
–Бу очракта сез үзегез ничек уйлыйсыз: бала яратуның зурлыгын, көчен нәрсә белән үлчи? Циркка ничә тапкыр алып баруыгыз беләнме? Сатып алган курчак яки машиналар саны беләнме? Конфет-шоколадлар беләнме?
Һәркөнне кичен кечкенә балага йокыга китәр алдыннан аны үзегез дә, әтисе дә, әби-бабалары да яратуы турында сөйләгез .Балагыз , сез аңа бүген яңа уенчык алып кайтып сөендергәнгә күрә генә: «Әнине күбрәк яратам», – дияргә мөмкин. Иртәгәсен исә, кич буе әтисе аркасына атландырып йөргәннән соң: «юк, әтине!» – диячәк... Кечкенә бала белән ялда утырганда мондый хәлләр дә еш була: бусагада әтисе күренүгә сабый көне буе үзенең янәшәсеннән бер адым читкә китмәгән әнисенең барлыгын да оныта. Әйтерсең лә дөньяда аның өчен әтисе генә бар! Нәрсә, сезгә шуның өчен хәзер кайгырырга, «улым (кызым) мине яратмый» дип, үз-үзегезне газапларгамы инде?! Юк һәм тагын бер кат юк!
Олы кешенең яратуына бала һәрвакыт мохтаҗ икәнен онытмагыз, ул аны тынычландыра, аңа ышаныч бирә. Ә сабыйның «яратуы» вакыт-вакыт әнисеннән – әтисенә, әтисеннән – әнисенә күчеп тора икән, бу да дөрес. Әмма, әйткәнемчә, һич кенә дә бала аларның икесенең берсен читкә кага дигән сүз түгел әле бу. Моңардан фаҗига ясарга кирәкми. Балагызның эмоциональ үсеше, димәк, дөрес юнәлештә бара. Аның мөстәкыйль булырга омтылуы, хәтта дусларны да үзе сайларга теләве – табигый. Бу яшьтә сабыегызның инде яраткан уенчыклары, яраткан ризыклары бар, ул үзенең ярату-яратмавын да ачыктан-ачык әйтә.
Әгәр бала сезне читкә тибәрә икән, кәефегез төшкәнне аңа сиздермәгез, югыйсә ул моны үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен бик оста файдалана башлаячак. Киресенчә, аның үз-үзен тотышына игътибар итмәгәнегезне күрсәтегез, әйтик: «Кулыңнан әтиең җитәкләвен телисеңме, ярый, бик әйбәт, мин моңа шат кына!» – диегез.
– Кайвакыт әти-әниләр үзләре дә сизмәстән, баланы үз якларына авыштыру өчен узара ярыш башлыйлар. Болай эшләргә ярамый! Сабыегыз әтисе белән мәш килеп уйный икән, аларга комачауламагыз. Әти кешегә дә: «Улым (кызым), син һаман әниеңне кочаклыйсың да кочаклыйсың, ә мине кем коча, кем үбә?» – кебегрәк сораулар бирүдән тыелырга кирәк. Бала белән бәйле мәшәкатьләрне кайчакларда алмашынып эшләү дә файдага гына. Әйтик, бала белән урамга йөрергә күп вакыт ирегез чыга, ә сезгә, тыңламаган өчен, баланы еш кына ачуланырга туры килә икән, аның әнисенә карата мөнәсәбәте, әлбәттә, тискәре хисләр белән бәйле булачак. Һәм киресенчә, әнисе бөтен нәрсәне дә рөхсәт итә, ә әтисе тыя икән, бала күбрәк әнисе белән булырга тырыша. Кечкенә балаларга, гомумән, берьюлы ике кеше белән мөнәсәбәт кору бик җиңел эш түгел.
«Кайсыбызны күбрәк яратасың?» – дигән сорауны балага ялгыш та бирмәгез. Тирә-юньдәгеләр сабыегызга мондый сорау белән «бәйләнгән» очракларда аны ишетмәмешкә салышырга, сүзне башкага борырга тырышыгыз яки «ул әтисен дә, әнисен дә бертигез ярата» дип, балагыз өчен үзегез җавап бирегез.
Һәм сүземне йомгаклап, әти-әниләр сезгә берничә киңәш биреп китәсем килә:
* Балагыз сезгә нәрсәгәдер үпкәләп, әтисенә генә сарыла, яныгызга да килми икән, тынычланыгыз һәм берәр яраткан эшегез белән шөгыльләнегез: китап укыгыз, дус кызыгызга шылтыратыгыз, телевизор карагыз... Сезнең күтәрелеп бәрелмәвегезне күреп, баланың ачуы шунда ук сүреләчәк.
* Әлегә «яраткан» кешеләр исемлегендә сез икән, баланы вакыт-вакыт иптәшегез белән икәү генә дә калдыргалагыз – аларга бер-берсенә якынаерга мөмкинлек бирегез.
* Бала әтисен һәркөнне эшкә күз яшьләре белән озата икән, моны үзегез өчен фаҗигагә әйләндермәгез. Балага аның хисләрен аңлавын күрсәтсәгез әйбәтрәк булыр: Мәсәлән «Әйе, балам , әтиеңне җибәрәсе килмәвеңне беләм, тик аңа бит эшкә барырга кирәк. Аның каравы, мин көне буе синең яныңда!» -дип юатыгыз.
* Үз-үзегезгә, үз көчегезгә ышанычыгыз җитеп бетмичә, борчыла башлыйсыз икән, бала моны шунда ук сизәчәк. Һәм, ярдәм кирәктә, инстинкт буенча, сезгә түгел, иптәшегез янына барачак.
Бүгенгә менә шулар. Бары тик бер-беренне анлап , яратып яшәгән гайләдә генә бәхет, шатлык хокем сөрер.
Алга табада сездән сораулар котеп калабыз. Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Школа раннего развития. Моторика рук.
Для детей 5-7 лет важно работать руками. Чтобы дети писали в дальнейшем хорошо, каллиграфический правильно важно равивать моторику рук детей....
Тематика родительских собраний школы раннего развития "Дошколенок"
Тематика родительских собраний школы раннего развития "Дошколенок" за 2011-2012 уч.год....

Методическая разработка УРОКА ПО МАТЕМАТИКЕ В ГРУППЕ РАННЕГО РАЗВИТИЯ "ГНОМИКИ"
КОНСПЕК УРОКА ПО МАТЕМАТИКЕ. Предлагаемая разработка урока рассчитана на разноуровневый состав класса. Данный урок способствует формированию у учащихся навыков устного и письменного счёта....

Школа раннего развития (Уроки развития речи)
С самого раннего детства жизнь человека связана с языком.Все родители хотят,чтобы их дети были хорошо подготовлены к школе,учились легко и с интересом.Курс "Развитие речи дошкольников" расчитан на 46 ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО физической культуре Вторая группа раннего развития. Образовательная область «Физическое развитие»
Рабочая программа по физической культуре для детей второй группы раннего возраста (Далее - Программа) разработана в соответствии с основной общеобразовательной программой МБДОУ...

Работа с детьми раннего развития.Развитие речи и мелкой моторики пальцев рук.
РАБОТА НА РАЗВИТИЕ ДЕТЕЙ РАННЕГО ВОЗРАСТА ЗАНИМАЕТ МНОГО ВРЕМЕНИ, В НАШЕ ВРЕМЯ РАБОТА НА МЕЛКУЮ МОТРИКУ ПАЛЬЦЕВ РУК ВЛИЯЕТ НА РЕЧЬ РЕБЕНКА, ОСОБЕННО СЛЕДУЕТ УДЕЛИТЬ ВНИМНИЕ НА ИГРЫ, СПОСОБСТВУЮЩИЕ...

Развитие мелкой моторики. Раннее развитие.
Мелкая моторика является основой формирования важных психических процессов у ребёнка раннего возраста. Именно умелость пальчиков способствует успешному обучению письму, улучшению координации движе...
