"Татар малае" бәйгесе
материал

Башлангыч сыйныфлар өчен "Татар малае" бәйгесе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_malae_1.docx31.44 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы:

- Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар ! Бүген без сезнең белән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Бу көнне һәрберебез дә үзебезнең әтиләрне, бабайларны, абыйларны, ир егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.Чөнки алар безне яклаучылар, безнең Ватаныбызны саклаучылар.Кадерле егетләребез, бу бәйрәм сезгә дә багышланган, чөнки сез кечкенәдән үк үзегезнең дусларыгызны яклап үсәсез. Ә инде зур булгач сез армия сафларына барып үзегезнең Туган илегезне, Ватаныбызны саклаячаксыз. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы укуларызызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

  1. Бүген була зур уен -

Бик тә күңелле уен.

Егетләребез ярыша,

Менә булыр тамаша.

  1. Безнең мәктәп малайлары

Килгән бүген бәйгегә.

Татар егетләре алар,

Бирешмәсләр беркемгә.

 

  1. Батыр, таза егетләрне

Хөрмәт итә һәр кеше

Без бүгенге бәйге белән

Тәбриклибез һәркемне.

  1. Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы

Күз тимәсен үзенә.

  1. Озын сүзнең кыскасы шул:

Эшкә күчик барыбыз

Ә без сезне, якын дуслар,

Бәйге тотучылар белән

Таныштыра барырбыз.

  1. Бер-бер артлы данлап,зурлап,

Әйтик әле исемнәрен.

Ә сез алкышларга күмеп,

Бәяләгез җисемнәрен.

  1. Халкының газиз улы ул,

Исеме аның Илназ

Аны күпме мактасак та

Тоелыр кебек бик аз.

Кече яшьтән спортчы ул -
Чаңгычы, футбол уйный.

Киләчәктә ярышларда

Катнашырмын дип уйлый.

  1. Ә бу Данил, шук малай,

Үткен малай, ут малай,

Ул бик уңган, бик җитди

Юк-бар белән көлдерми.

  1. Аның исеме рафис.

Догалар да белә ул,

Түбәтәй дә кия ул,

Җырлый, бии, баянда уйный -

Шундый уңган малай ул


10. Сезнең алга килеп баскач,
Елмаеп куйдым бераз:
Күпләрегез танымый ич,
Мин бит Сәгыйтов Зөлфәт!
Әнием минем Гөлүзә,
Әтием булыр Зөфәр.
Үзем укыйм икенчедә-
Күңелем тулы якты нур.
Җырла, дисәгез, җырлармын,
Кирәк икән – биермен.
70 төрле һөнәр дә аз
Минем өчен диярмен.

  1. Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез,

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз

Хәер-фатиха бездән.

«Татар малае» бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

1 бәйге.  Шәҗәрә.

  • «Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. 

   Хәзер безгә малайлар ничә буын бабаларын белүләрен күрсәтерләр.

2 бәйге – “Кем  тапкыр?»

Алып баручы. Ә хәзер малайларыбызның зирәклеген тикшерәбез. Аларга  табышмак- сораулар әйтелә, һәр җавапка баллар бирелә.

  1. Нинди савыттан эчеп булмый?(буш)
  2. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?(төш)
  3. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?(запас)
  4. Суда нинди таш булмый (коры)
  5. Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?(юеш)
  6. Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?(йоклыйсыңмы)

3 бәйге.  Мәкальнең башы миннән - азагы синнән

Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр дип уйлыйм, һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя. Ул моны әйтеп җибәргәнен кайчак үзе дә сизми кала.  Халыкта мәкальләрне “картлар сүзе” дип тә йөртәләр, ә төрекләрдә ул “ата сүзе” дип атала.

Алдагы биремебез “Мәкальнең башы миннән - азагы синнән” дип атала. Егетләр без әйткән мәкальләрнең азагын яки төшеп калган сүзләрне әйтергә тиеш булалар.

  1.  Алдан сөйләү     /     егет эше түгел.
  2. Егет кеше          /      ике сөйләшми.
  3. Ат күрке – ял,   /      егет күрке – мал.
  4. Дегет булма,     /       егет бул.
  5. Егет булса, җебеп тормас;        /          җебеп торса егет булмас.
  6. Ат – тешеннән,                           /           егет түшеннән билгеле.
  7. Ат яхшысы тездән билгеле,      /           егет яхшысы эшеннән билгеле.
  8. Атның даны егет кулында,       /            егетнең даны үз  кулында.

4 бәйге. Алтын куллар.

  • Малайларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадык. Инде эштә сынап карыйк. Кулына кадак, чүкеч тота белмәгән ир-ат булмыйдыр. Малайларның да шушы осталыгын күрик әле.

5 бәйге. Әниемнең кызы юк шул

  • Егет кешегә җитмеш төре һөнәр дә аз, диләр. Әниләре өйдә булмаганда, аптырап калмыйлар, ач утырмыйлар микән. Бәрәңге әрчетеп карыйк әле.

6 бәйге. Талантлар.

  • Инде егетләрнең сөйләү,  җыр, биюгә осталыгын да тикшереп алыйк.

Мин үзем сәләтсез түгел

Күп нәрсә сөйли беләм

Теләсәгез сезнең өчен

Әкият сөйләп бирәм. (Данил)

Су буенда таллар үсә

Былбылларга тәхеткә.

Бер җыр җырлап  җибәрсәм,

Ирешер идем бәхеткә. (Рафис)

Үтә пешсә тәмле була

Алмагачның алмасы.

Йөрәкләрне җилкендереп,

Килә биеп аласы. (Зөлфәт)

Мәзәк-ул күңелле нәрсә

Сөйләп җибәрче дустым

Шушы ямьле бәйрәмдә

Безгә күңелле булсын (Илназ)

Малайларның йомгаклау сүзе..

  1. Әтиемнең таянычы,

Нәселемнең дәвамы.

Әниемнең күз карасы

Мин бит – татар баласы.

  1. Үзем шук, үзем чая

Гел килә шаяртасы.

Нигә оялып торырга

Мин бит – татар баласы.

  1. Тыйнак кешеләрне эзләп

Түгел ерак барасы.

Оялчан булсам да, тырыш

Мин бит – татар баласы.

  1. Барчабызга изге эшләр

Килә теләп каласы.

Күңелем гел яхшылыкта

Мин бит – татар баласы.

Алып баручы.

Әйдәгез кадерле дуслар

Туктатабыз уенны.

Хәзер жюри сезгә әйтер

Иң беренче урынны.

  • Жюрига сүз бирелә. ( Алар  малайларга “Иң зирәк”, “Иң кыю”, “Иң уңган”, “Сәхнә остасы” исемнәре бирәләр)

Алып баручы:

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез

Алып баручы:

Халык телендә “кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны“, диләр. Сезнең кебек егетләр булганда ил хур булмас. Афәрин, егетләр!

 

Мишәрстан башкаласы

Була Чистай каласы.

Яратам туган җиремне

Мин бит – татар баласы.

 

Туган телем яшәсен дип,

Җиңнәрне сызганырга.

Гел бишлегә генә укып,

Өметләрне акларга.

 

Ашсын әле тормышка

Киләчәк хыяллары.

Әйткән сүздә торачакбыз,

Без  – татар балалары.

1.  Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

2. Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

3. Ул солдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, абыйларны,

Һәм бөтен солдатларны

4. Бабайларның,әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

5. Буран уйнаган чакта,

Җилләр дулаган чакта,

Абыем тора сакта

Кояш чыгышы якта.

Саклый ул шулай безне,

Сөекле илебезне,

Мәктәпне, өебезне.

6. Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

7. Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

8. Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

  1. Әтиемнең таянычы,

Нәселемнең дәвамы.

Әниемнең күз карасы

Мин бит – татар баласы.

 

  1. Үзем шук, үзем чая

Гел килә шаяртасы.

Нигә оялып торырга

Мин бит – татар баласы.

 

  1. Тыйнак кешеләрне эзләп

Түгел ерак барасы.

Оялчан булсам да, тырыш

Мин бит – татар баласы.

 

  1. Барчабызга изге эшләр

Килә теләп каласы.

Күңелем гел яхшылыкта

Мин бит – татар баласы.

  1.  Алдан сөйләү     /     егет эше түгел.
  2. Егет кеше          /      ике сөйләшми.
  3. Ат күрке – ял,   /      егет күрке – мал.
  4. Дегет булма,     /       егет бул.
  5. Егет булса, җебеп тормас;        /          җебеп торса егет булмас.
  6. Ат – тешеннән,                           /           егет түшеннән билгеле.
  7. Ат яхшысы тездән билгеле,      /           егет яхшысы эшеннән билгеле.
  8. Атның даны егет кулында,       /            егетнең даны үз  кулында.

  1.  Алдан сөйләү     /     егет эше түгел.
  2. Егет кеше          /      ике сөйләшми.
  3. Ат күрке – ял,   /      егет күрке – мал.
  4. Дегет булма,     /       егет бул.
  5. Егет булса, җебеп тормас;        /          җебеп торса егет булмас.
  6. Ат – тешеннән,                           /           егет түшеннән билгеле.
  7. Ат яхшысы тездән билгеле,      /           егет яхшысы эшеннән билгеле.
  8. Атның даны егет кулында,       /            егетнең даны үз  кулында.

  1.  Алдан сөйләү     /     егет эше түгел.
  2. Егет кеше          /      ике сөйләшми.
  3. Ат күрке – ял,   /      егет күрке – мал.
  4. Дегет булма,     /       егет бул.
  5. Егет булса, җебеп тормас;        /          җебеп торса егет булмас.
  6. Ат – тешеннән,                           /           егет түшеннән билгеле.
  7. Ат яхшысы тездән билгеле,      /           егет яхшысы эшеннән билгеле.
  8. Атның даны егет кулында,       /            егетнең даны үз  кулында.

  1.  Алдан сөйләү     /     егет эше түгел.
  2. Егет кеше          /      ике сөйләшми.
  3. Ат күрке – ял,   /      егет күрке – мал.
  4. Дегет булма,     /       егет бул.
  5. Егет булса, җебеп тормас;        /          җебеп торса егет булмас.
  6. Ат – тешеннән,                           /           егет түшеннән билгеле.
  7. Ат яхшысы тездән билгеле,      /           егет яхшысы эшеннән билгеле.
  8. Атның даны егет кулында,       /            егетнең даны үз  кулында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Есть ли различие между татарами и монголо-татарами

В настоящее время очень много споров по истории происхождения разных народов. Например, некоторые учёные считают, что нынешние татары — это потомки создателей Золотой Орды…Однако, другие учёные ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...