Сыйныф сәгәте “Җиңү көттек”
классный час (3 класс)

Нагимова Ильсеяр Саетовна

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү;

 сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларындакүрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру;

сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgate_zhinu_kottek.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

СЫЙНЫФ СӘГАТЕ.   3 сыйныф.                         Дата: 05.03.2020

Тема: “Җиңү көттек”

Максат: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү;

 сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларындакүрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру;

сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Материал һәм җиһаз: “Мәгариф” журналы, “Ачык дәрес”газетасы, хатлар,“Бөек Җиңүгә 75 ел”, 9 май плакатлары, “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” китабы һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә, интерактив такта, проектор, компьютер.

Укытучының кереш сүзе.

(Әкрен генә музыка уйнап тора)

1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды!

(экранда видеофильмнан өзек күрсәтелә)

Укучы. Сугыш…Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә  миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы  ятим иткән, аналарны тол калдырган!

Укучы.     Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән,жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Укучы.      Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немец лардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңләгән шәһәр һәм поселоклар хәрабә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татыды. Бик күп кешене Германиягә куалар.

“Солдатлар” җыры башкарыла

Экранда сугыш вакытыннан күренешләр күрсәтелә.

Укучы. Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз.

Укучы.     Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды.

Укучы. Безнең Ютазы районы Кәрәкәшле  авылыннан 700 ләп  ир-егетебез сугышка китә һәм нәкъ яртысы-  кире әйлнеп кайта алмый.

Аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк эле ( 1 минут тынлык).

Ф.Кәрим “Партизан хатыны” шигырен 1 укучы башкара

Алып баручы . Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белдгәннәр. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көткән аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичергән халкыбыз. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерә.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Сугыш дигән авыр сүзне

Ишетәсем килми бер дә.

Сугышлар кирәк түгел безгә

Озак яшик әле бергә.

Тарих битләренә сызылып калган

Сөйли алмаслык вәхшилек.

Мәңге төзелмәс ул яралар

Алар бит гомерлек.

Кошлар сайравына кушылып

Шартладылар бомбалар

Ач-ялангач, ятим калды

Бер терәксез балалар.

         Сабый гына идек ул елларда,

Җирләр сөреп, иген икмәдек.

Әткәйләрне сагнып елый-елый

Чүп утадык, башак чүпләдек.

Торып “кояш белән” көянтәләп

Су ташыдык тракторларга.

Йотып ачлык хисен, юандык без,

Тургай моңын тыңлап кырларда.

     Тулпар атлар киткәч яу кырына

Үгез-тана керде тәртәгә.

Күпме малай үгез “дулавыннан”

Үксегәндер язгы иртәдә?!

Әниләр, әбиләр, без- үсмерләр

Урак урдык, бергә ярышып.

Истәлеккә кәкре урак эзе

Бармакларда калды ябышып.

Урган учмалардан көлтә бәйләп,

Сосланнарны бик күп тездек без.

Көнне төнгә ялгап, кырда эшләп,

Якынайттык җиңү көнен без.

“Һаман көтәм” җыры башкарыла

Укытучы сүзе: ир-атлар сугыш кырларында батырларча көрәшкәндә, тылда калган карт-коры, хатын-кызлар, үсмер балалар җиңүгә үз өлешен кертте: көнне төнгә ялгап, завод- фабрикаларда эшләде, үзе ач килеш фронт өчен икмәк үстерде, төн йокламый оекбаш- бияләйләр бәйләде, терлек үстерде, кием текте... Алар да фронтның алгы сызыгында булды. “Бар нәрсә фронт өчен, барысы да җиңү өчен” – тыл батырларының девизы менә шулай иде.

Күзләремә тирән эзен салган

Сугыш елларының шәүләсе.

Мәңгелеккә шаһит булып калды

Ятимлекнең кара пәрдәсе...

     Йөзләремә сарылып, сеңеп калган

Үткән авыр еллар сулышы.

Төшләремә кереп эзәрлекли

Аерылуның ачы сагышы.

     Йөрәгемне авыр яралады

Язмыш сынаулары ул чакта

Сагыш- моңнар, кайгы- хәсрәтләрем

Юлдаш булды миңа һәрчакта...

     Күңелемдә яши төер булып

Сугыш йоткан авыр балачак.

Күзләремә кунган моңсу караш

Гомерем буе озата барачак.

Укытучы сүзе: Сугыш чоры балалары... Вакыт аяусыз. Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз әкрен-әкрен арабыздан китеп баралар. Саклыйсы, кадерлисе иде аларны!

Укучы.  Яз. Кар эри, табигать уяна. Кардан арчылган тау битләре күптән ямь-яшел инде. Зифа каен да сылу күлмәген киеп куйды. Алмагач чәчәк атарга җыена. Шомырт та шатлыгын эченә яшереп кала алмаган, кар шикелле ап-ак чәчәкләрен тизрәк безгә күрсәтергә ашыккан. Нинди матурлык, нинди гүзәллек!

Укытучы сүзе: Шундый көннәрнең берендә сугыш бетүен хәбәр итәләр. Халык ышанырга да, ышанмаска да белми. Сугыш инде беркайчан да бетмәс кебек тоела аларга. Шатлык, шатлык, шатлык...

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

“Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...