Үзебез тудырган матурлык
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Шаяхметова Нурфия Рафаиловна

Укучыларда әхлак,эдәп сыйфатлары тәрбияләү максатыннан уздырылган тәрбия дәресе. Матурлыкны күрә белү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләу -дәреснең төп максаты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тәрбия сәгате16.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Арча муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе”

             Тема:  Үзебез тудырган матурлык

(кластан тыш чара-тәрбия дәресе)-башлангыч класс укучылары өчен

Эшләде:

Шәяхмәтова Нурфия Рафаил  кызы,

беренче квалификацион категорияле

башлангыч класс укытучысы

2022 ел

Тема: Үзебез тудырган матурлык.

Максат:  кешедә матур сыйфатлар яшәгәндә генә әйләнә-тирә дөньябызның матур булачагын ачыклау;

Укучыларда ярдәмләшү ,гүзәллек тудыру,шәфкатьле булу кебек сыйфатлар тәрбияләү;

Җиһазлау: себерке, ковёр- самолёт, йомгак , кош рәсемнәре, “Серле агач”,мәкальләр,”Су Анасы” ,әби,җимлек.

Дәрес барышы

Исәнмесез, укучылар. Бүгенге тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Күршебез бн исәнләшеп аңа елмаю бүләк итеп алыйк әле.

Укучылар, карагыз әле, мин бүген сезгә нәрсәләр алып килдем. (Себерке, ковёр-самолёт,йомгак күрсәтәм)

Укучылар, ә сез алар турында нәрсә әйтә аласыз?Аларны нәрсә берләштерә сон?

--Алар тылсымлы әкиятләрдән. Алар кирәкле җиргә барып җитү өчен куланылалар. Тиз хәрәкәт итәләр.Ә йомгак  юлдан тайпылмыйча бик озак хәрәкәт итәргә мөмкин.

Укучылар, әйдәгез без дә тылсымлы дөньяга барып кайтыйк әле. Анда бару өчен юлны безгә йомгак күрсәтер.

Карагыз әле, укучылар, алдыбызда нинди ямьсез, соры төсләр бн чуарланган агач үсеп утыра. Агач бездән ярдәм көтә. Әйдәгез, тизрәк йомгакка иярик. (Йомгакны тәгәрәтәм)

Йомгак туктап калды бит әле,  укучылар. Әә ул безгә ЭШЧӘН дигән язу калдырган бит. Бу сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы,укучылар.

_(Эш сөючән, ялкау булмаган кеше)

Агачта бер ялкау малай күренә бит.Бу бер дә матур күренеш түгел инде ,әллә ярдәм итәбезме соң?

--Ярдәм итәбез

Мин сезгә хезмәт турында мәкальләр язылган карточкалар бирәм. Тик аларның ахырлары язылып бетмәгән. Сез тиз генә шуларны дөресләп бирегез әле.

  1. Агач җимеше белән,кеше эше бн
  2. Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.
  3. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.

 1.Хезмәте барның,хөрмәте бар.

2.Кем эшләми,шул ашамый.

3.Эше барның,ашы бар.

 Молодцы, укучылар! Сезнең тырышлык бн ялкау малаебыз  эш сөючәнгә әверелде. Агачыбыз да матурланып китте. Менә серле дөнья нинди була икән ул. !

Юлыбызны дәвам итәбез.(Йомгак тәгәрәтәм)

Йомгактан тагын язу калган бит, укучылар.КАЙГЫРТУЧАНЛЫК

Бу сүзнен мәгънәсен аңлата аласызмы? (әти- әнине кайгырту, хайваннарга, өлкәннәргә кайгыртучан булу)

Дөрес, укучылар. Быелгы кыш бик салкын көннәре бн истә кала. Ә мондый вакытта сез кошлар турында онытмадыгызмы?  (Тактага җимлек рәсеме эләм)

Әйдәгез, укучылар,кошларга кайгыртучанлык күрсәтик әле. Менә монда бик күп кошлар буталган. 1 нче төркемдәге укучылар кышлаучы кошларны җимлек янына китерсен, ә икенче төркем җылы якка очырсын.

-Молодцы, укучылар!Карагыз әле, агачыбызга ямь өстәлде.

 Инде йомгакка иярик.(Тәгәрәтәм) ОМТЫЛУ дигән сүз бн туктап калды бит әле йомгагыбыз. Укучылар, без кечкенәдән хыялланырга яратабыз.Гел нәрсәгәдер омтылабыз.Тизрәк үсәсе, белем аласы, эшлисе иде дип хыялланабыз.Әйдәгез, без дә күзләребезне йомып хыял диңгезенә чумып алыйк әле. (Укучылар күзләрен йомалар)

Барыгыз да күңелегездән яхшылык чәчәге ясагыз.Аны ике кулыгызга да куегыз.Ул сезне җылыта, ул шундый тәмле исле,ул шундый матур.!Хәзер бу чәчәктәге бөтен матурлыкны,яхшылыкны йөрәгегезгә күчерегез. Нинди талгын җил исеп алды.Күзләрегезне ачыгыз.Күрәсезме, сездән нинди матурлык, сафлык бөркелә!Үзебезнең хыялыбызда матурлык тудырырга омтылдк. Әнә бит агач ничек матур булган. Үз максатларына омтылып яшәгән кеше генә беренче була ала.Ә безнең йомгак ЛИДЕР сүзендә тукталган.(Лидер уены уйнатыла. Балалар түгәрәккә басалар. 1,2,3,4нче китә,мин лидер)

Безнең классның лидеры да билгеле  булды. Юлыбызны дәвам итик ,укучылар. Әйдәгез ,юллар да бик тигез бераз автобуска утырып барыйк әле. Нәрсә булды икән? Автобус тукталды.Бер әби кереп килә икән. (Әби кереп баса, балалар урын бирәләр)

Молодцы, укучылар! Сез бик акыллы икән. (ГАДЕЛ итеп бүлегез дип әби конфетлар калдыра) (Укучылар тигезләп бүләләр)

 Булдырдыгыз, укучылар.Сез бик киң күңелле,гадел икәнсез.Карагыз әле , агачыбыз ничек матурлана. Без аны үзебезнең яхшы гамәлләребез бн матурлыйбыз.

 Юлыбызны дәвам итәбез. Йомгагыбыз тагын тукталды. ИГЕЛЕК сүзе килеп чыкты әле балалар. Бу сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы? (Игелекле эшләр, изге гамәлләр кылырга тиешбез)

Йомгак безне менә ни өчен су янына алып килгән икән? Карагыз әле, укучылар, Су Анабыз нинди хэлдә. Чүп-чарга батып утыра.Һәрберегез яхшы сүзләр,матур теләкләр әйтсәгез бәлки Су Анабызны коткарып калырбыз.(Матур сүзләр әйтеп чүптән арындыралар)

Рәхмәт сезгә, укчылар!Карагыз әле агачыбыз ничек матурланды. Йомгагыбыз ЯРАТУ сүзе янына тукталган. Бары тик ярату сүзе булганда гына дөньябыз матур була. Инде тактадагы хәрефләрне карагыз , серле йомгак безне кая алып барган? Без нинди илгә килеп чыктык?ЭКОЛОГИЯ. Бу сүз бик тирән мәгънәгә ия .Кешедә  бары тик  яхшы сыйфатлар булганда гына  тирә-юнебез чиста,матур һәм гүзәл булачак.Сезнең пәрәвез күргәнегез бармы. Аны табигатьтә коры матур көнне күзәтеп була.Аны чын могҗизага тиңләргә мөмкин. Могҗизалар тырыш ,эшчән  кешеләрдә генә була. Дәрестә сез дә бик тырыш булдыгыз күп эшләдегез.Әйдәгез, без дә үзебезнең ныклы пәрәвез җебебезне корыйк эле. Һәркем җепне чорнаганда нәрсә эшләгәнен әйтергә тиеш.(Нәтиҗә ясау)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Батырлыкта-матурлык. теркэгечле тиндэш кисэклэр.

Теркәгечле тиңдәш кисәкләр турында өйрәнгәннәрне                 гомумиләштереп кабатлау ....

Тема: Кешедә матурлык нәрсәдән башлана.

        Моннан бик күп еллар элек Кытайда Конфуций исемле бөек акыл иясе яшәгән. Аңардан кешеләр: “Яхшы һәм лаеклы кеше булу өчен нишләргә?”дип сорасалар, ул һәрвакыт ...

Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?- тәрбия сәгате

"Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?"- тәрбия сәгате...

Проект эше Матурлыкны үзебез тудырабыз.

Нәфис сәнгать һәм эстетик эшчәнлек юнәлешендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү...