Классный час на тему "Яхшылык боз эретә"
классный час (3 класс)

Этот классный час помогает раскрыть положительные стороны доброты, побудить к проявлению чуткости к взрослым и сверстникам; сформировать в сознании детей понятие «доброта»; расширить знание детей о доброте, о ее роли в жизни каждого человека.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klassnyy_chas_-_yahshylyk_boz_eret.docx23.35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

Гаделша урта гомуми белем мәктәбе

ЯХШЫЛЫК БОЗ ЭРЕТӘ

4 нче сыйныфта ачык сыйныф сәгате  

Укытучы : Рушания Шакирҗановна Хайруллина,

беренче категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Гаделша, 2023

- Хәерле иртә укучылар.!

- Әйдәгез, барыбыз  да  матур  итеп  басып, кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк. Куллардан-кулларга  җылылык, күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирә дә  инде.

(Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз).

 Кояш бар җиһанны яктыртучы, без дә бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз.

Кояш кешеләр өчен  нәрсә эшли?

Гел яхшылык кына эшли!

Акыл һөҗүме үткәрү.

- Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, нәрсә соң ул яхшылык?.

Фикерләр тактага языла.

- Димәк,  без бүгенге тәрбия сәгатендә  яхшылык, изгелек  һәм шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Аларны үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:

  • Мәрхәмәтлелек
  • Ярдәмчеллек
  • Кешелеклелек
  • Шәфкатьлелек
  • Ихтирамлылык
  •  Игелеклелек

Язучылар һәм шагыйрьләр кеше кылган  эш-гамәлләр турында бик күп әсәрләр иҗат итә. Вәсимә Хәйруллинаның “Гафу ит” шигыре белән танышыйк. Кем матур итеп укып күрсәтер?

Балалар калганнарыбыз  уйлап утыра: Әби ни өчен үпкәләгән?

Әбиемне  үпкәләттем,

Эндәшми  дә,  көлми  дә,

Кулларына  асылынам,

Бар  икәнне  белми  дә.

- Әбием, зинһар, гафу  ит.

Сөйләш  инде, чибәрем.

Телисеңме, син  яраткан

Җырны  җырлап  җибәрәм.

Дуслашыйк  инде, әбием,

Үскәч  күлмәк  тегәрмен,

Өстәлеңә  би-ик  күп  итеп

Күчтәнәчләр  тезәрмен.

Сагызга  дигән  акчамны

Бирәм  сиңа- ал  гына!

- Бәбкәем, акчага  сатыла

Күлмәк  кенә,  бал  гына.

Гафу  итәм, тик  кесәдә

Йөрми  дуслык, татулык.

Алар  яши  шәфкатьле  сүз,

Мәрхәмәтле  эш  булып.

- Ни  өчен  әби  үпкәләгән? Олы  кешеләрне  үпкәләтергә  ярыймы?  Ни  өчен  ярамый? Әбинең күңеле бозланган дип әйтә алабызмы? Кеше күңелендә боз кайчан эри?

- Матур сүз әйткәч.

- Без моны табигатьнең нинди ел фасылы белән чагыштыра алыр идек?

Кыш. Кыш көне бөтен җир калын мамык юрганга төренә.

Ә яз көне кояш җылыта башлауга  кар һәм боз эри.  

Нәтиҗә: Яхшы  сүз  дә  шәфкатьле  эш  кебек  икән. Ярамаган  сүзләр  әйтеп  кеше  күңелен  яраларга  ярамый  икән.

 - Бер матур сүз кеше күңелендәге бозны эретә ала. Татар халкында мондый мәкаль бар:

“Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә” .

 Мин сезгә бер вакыйга турында сөйлим.  

- Урман юлыннан  ике  кеше - бабай  һәм  малай  бара. Көн  эссе. Аларның  бик  тә  су  эчәсе  килә.

  Юлчылар  кечкенә генә  инеш  буена  килеп  җитәләр. Тын  гына  челтерәп  салкынча йөгерек  су  ага. Алар, сусауларын  басар  өчен, иелеп  су  эчәләр.

- Суың  өчен  рәхмәт  сиңа, инешкәй, - ди  бабай. Малай  көлеп  куя.

- Бабакай,  ни  өчен  инешкә  син  рәхмәт  диеп  әйттең? - дип  сорый  ул  бабайдан, - инеш  җанлы  нәрсә  түгел  ләбаса,  ул  сезнең  сүзләрегезне  ишетми,  сезнең  яхшылыгыгызны  аңламый.

- Анысы  шулай. Әгәр  суны  бүре  эчкән  булса,  ул  рәхмәт  әйтмәс  иде. Без  бүре  түгел, кешеләр.

- Кешенең  ни  өчен  рәхмәт  сүзе  әйткәнен  беләсеңме? Уйланып  кара  әле.

  Малай  җитдиләнеп, уйга  калды. Аларның  вакыты  күп,  барасы  юл  әле  ерак  иде...

- Әйтегез  әле,  ни  өчен  бабай  инешкә  рәхмәт  әйткән  соң?

- Кешеләрне  шифалы  суы  белән  сыйлаганы  өчен.

- Инеш  кешене  аңлый  аламы  соң?

- Юк.

- Шулай  булгач  аңа  рәхмәт  әйтүнең  нигә  кирәге  бар?

- (Бабакай  болай  фикер  йөртә: “Әгәр  инеш  суы  аңа  яхшылык  эшләгән  икән, сусавын  баскан  икән, димәк,  аны  аңлаган  кебек  тоелган. Бу  сүзне  әйтсәң, үзеңә  рәхәт  булып  китә.)

- Ә  бүре  инеш  суын  эчәме? Алай  булгач, нигә  рәхмәт  әйтми?

  (Укучылар  фикере.)

-  Әйтегез  әле,  ни  өчен кеше рәхмәт  сүзен  әйтә?

- Бу  сүз  яхшы, изге  эшләргә, гамәлләргә  җавап  йөзеннән  әйтелә. Аны  ишетү   һәркемгә  рәхәт.

 - Кешеләргә генә түгел, табигатькә, үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы  булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк.

- Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә,  язмыш кимсеткән кешеләргә карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.

- Укучылар, сезнең шундый игелекле эш-гамәлләр кылучы кешеләр турында газет-журналдан, я булмаса, телевизордан күргәнегез, ишеткәнегез бармы ?

Игелекле гамәлләре белән Татарстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов Казанның Идел буе районы балалар йортына өр-яңа “Газель” машинасы бүләк итте. Бусы балалар йортларына, приютларга бүләк иткән машиналарның 75 енчесе. Әсгать Галимҗанов Татарстан балаларын гына түгел, Башкортстан, Әрмәнстан  балаларын да автобуслар бүләк итеп шатландырган.

Тирә юнебездә изге күңелле кешеләр булуы үзе зур куаныч!

Төркемнәргә бүленү. Ситуация чишү. ( 2 минут вакыт бирелә)

1. Илшат белән Илнур бер парта артында утыралар. Илшат мөмкин кадәр һәркемгә яхшылык кына эшләргә тырыша, шулай ук Илнурга да. Беркөнне Илшат ручкасын онытып килде, ә Илнур ике ручкасы булса да, берсен иптәшенә бирергә теләмәде.

Илнурга бәя бирергә.  Сез ничек эшләр идегез?

- Балалар! Сез бик ярдәмчел, кешелекле, ихтирамлы икән.

2. Быел  Гөлгенәгә 10 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана.

Беркөнне гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте.

- Рәшитнең бу адымын ничек бәяләр идегез.?

Гарип, инвалид кешеләргә, бәлага таручыларга  ярдәм итәргә кирәк.

Балалар! Сез бик ярдәмчел, кешелекле, ихтирамлы, игътибарлы  икән. Рәхмәт сезгә.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел

Ә эшләргә кирәк!

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең андый матур сүзне

Әйтәсеңме  башка кешегә?

- Укучылар, ә менә сез үзегез әби-бабайларга, өлкәннәргә, күрше-күләнгә, ятимнәргә, инвалидларга карата  игътибарлы була беләсезме?

Үзегез эшләгән шәфкатьле эшләр турында сөйләп күрсәтегез әле. (Һәр төркемнән 1 әр бала сөйли).

- Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Бик игътибар белән тыңлагыз:

 Ул - халык авыз иҗаты әсәрләренең бер төре. Аларның тылсымлысы да, хайваннар турындагысы да, тормыш –көнкүрешне чагылдырганнары да бар. Ул  нәрсә?

- Әкият. Сез әкиятләр яратасызмы?

- Һәр әкияттә нинди геройлар була? (Яхшы һәм явыз)

- Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә әкият героен күрсәтәм, сез кем икәнен әйтәсез, яхшы булса, кул чабарсыз, ә явыз булса аякларны тыпырдатырсыз.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: җир йөзендә яхшылык күбрәкме? Әллә явызлыкмы?

- Әйдәгез, баганадагы сүзләрнең капма-каршы мәгънәләрен табыйк:

 Яхшы- начар

Саран – юмарт

Ялган-дөрес

Шәфкатьсез- шәфкатьле

Йомшак күңелле - каты күңелле

Явызлыкны  ничек җиңеп була ? Яхшылык эшләп кенә.

Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

- Укучылар , мин сезгә мәкальләр бирәм, ә сез аларның парларын табарсыз.

 1. Яхшылык  җирдә ятмый.

2. Җылы сүз  -  җан азыгы.

3. Олыны олы ит,  кечене кече ит.

4. Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

5. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр

 6. Кеше холкын күзәт- үзеңнекен төзәт.

7. Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә

- Без көндәлек тормышта, кешеләр белән аралашканда матур һәм йөрәккә ятышлы сүзләрне кулланырга тырышабыз. Сез нинди матур сүзләр беләсез?

- Хәерле иртә! Исәнмесез! Сау булыгыз!  Кәефләрегез ничек? Сәламәт бул!

Бу шифалы, тылсымлы  сүзләрне  никадәр  күбрәк  куллансагыз, тормыш  шулкадәр  ямьлерәк  булыр, теләкләрегез  дә  тизрәк  үтәлер, кешеләр  дә сезгә  шәфкатьле, игътибарлы  булырлар.

Рефлексия.

- Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? (укучыларның җаваплары тыңлана).

- Минем бугенге сыйныф сәгатен Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән  шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә!

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

- Укучылар, әйдәгез,  хәзер  шушы  чәчәкне  матур  теләкләр  теләп беребездән  беребезгә  җибәрик. (Теләкләр  теләү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...