Агитбригада чыгышы өчен сценарий "Юл йөрү кагыйдәсен, өйрәнәбез бергәләп".
методическая разработка

Яруллина Идея Мунировна

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _yul_yoru_kagyydsenoyrnbez_berglp_.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Агитбригада чыгышы  өчен  сценарий " Юл йөрү кагыйдәсен, өйрәнәбез бергәләп"

Автор:  

Яруллина Идея Мөнир кызы

2024 ел

"

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар,

Сезнең алда чыгыш ясый
Яшь инспекторлар.

Быел игълан ителде

Гаилә елы диеп.

Өйрәнәбез кагыйдәне

Барыбыз бергә җыелып,

           

Өйрәнәбез гаилә белән,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Мәктәпләргә барган чакта,

Беләм ничек үтәсен.

Урам аша чыкканда да

Як-якка да карыйбыз.

Светофорга карамыйча,

Без һич юлны чыкмыйбыз..

Чыгабыз без юл аркылы

Бары яшел янганда.

Гомеребезне саклап калу-

үзебезнең кулларда.

 Уземнән кечкенәләргә,

Килә шуны әйтәсем,

Кагыйдәләрне үтә син ,

Сау-сәламәт яшәрсең.

Караңгыда йөргәндә дә ,

Булсын яктырткычларың.

Шоферлар да тиз күрерләр.

Уңышлы булыр юлларың

Өйрәтәләр барысы да,

Хәтта минем әби дә.

Моның хәтле өйрәткәчтен,

Аңлар хәтта бәби дә.

Машина юлында уйнамаска,

Йөгермәскә, чапмаска.

Туп артыннан йөгереп

Юлга чабып чыкмаска..

Велосипедта җилдерү

Бары тик -14 яшьтән.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Өйрән син кече яшьтән.

Өйрәтәләр әти-әни,

Дәү әни һәм дәү әти.

Юл йорү кагыйдәләрен

Белми һич тә ярамый.

Яшь инспекторлар кисәтәләр

Юлда уяу булырга.

Ничек итеп дөрес атлап,

Юл аркылы чыгарга.

Тизрәк үтәсе килгәндә

Юк!- дип әйтергә тырыш.

Дәрес яшәү кагыйдәсен-

 Без бит белергә тиеш .

Юлда һәрчак машина күп

Һәркем , һәрчак ашыга

Уйнап түгел, ялгыш та син

Чыга күрмә каршына.

Шоферлар да күп вакытта

Кайларгадыр ашыга.

Һаләкәтләр булмас иде

 Чыкмасалар каршыга.

Гаилә белән бергәләшеп

Өйрән юл кагыйдәсен.

Кагыйдәләрне үтәсән

кайгы-хәсрәт күрмәссен

Яшик әле, гаилә белән

Саклап юл кагыйдәсен.

Онытма син һәрчак та да

Юл йөрү әлифбасын!

 

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк.

Ата-аналар җыелышы. Тема " Бала сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк!"...

Бергәләп үстергән шалкан.

Көзге уңыш бәйрәмендә куллану өчен  музыкаль сәхнә  әсәре....

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина “Алтын балык” 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе

2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. Максатым : балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, орие...

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

“Урман-табигый бергәлек”темасын өйрәнүгә технологик карта

ТемаУрман-табигый бергәлекТеманың максаты укучыларны тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре белән таныштыру, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманга сакчыл к...

Классный час на тему "Без бергә"

Классный час на тему "Без бергә"...