Семья -ключ к счастью
классный час (3 класс)

Аннотация мероприятия "Семья -ключ к счасью"

 Данное мероприятие представляет собой познавательную -игровую программу ,напрвленную на формирование у младших школьников (1-4 классы) ценностного отношения к семье,традициям и взаимопомощи.В ходе мероприятия дети в доступной игровой форме раскрывают понятие "семейное счастье",обсуждают значение поддержки ,заботы и уважения между родными.


Предварительный просмотр:

Гаилә – бәхет ачкычы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Стенада гаилә газеталары, «Тату гаилә – ил терәге», «Гаилә - бәхет учагы», «Гаилә- гомер бишеге» плакатлары . Әти- әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе, гаилә буклетлары. «Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла» (В.А. Сухомлинский)

Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту,балаларның логик фикерләүләрен, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерү, сөйләм телләрен формалаштыру, үз фикерләрен ныклы белдерү ,сәләтләрен,үз сүзендә торучанлыкларын,үзара аралашу культурасын үстерү,

гаиләдә дуслык, бердәмлек,үзара ярдәмләшү тәрбияләү,бер-берсенә таяныч, ярдәмче булуларын аңлауларына ирешү,әти-әнигә, гаилә членнарына, туган илгә хөрмәт тәрбияләү, патриотизм хисләрен үстерү.

Укытучы:

Хәерле көн, кадерле кунаклар! Гаилә- кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Без иң башта гаиләдә акны карадан, яхшыны яманнан аерырга, игелекле, шәфкатьле булырга өйрәнәбез.

Без бүген кичәбезне тормышыбыздагы иң кадерле хисләргә генә ия булган гаиләләребезгә багышладык.

Сценка.

( ике укучы әти белән әни ролендә өзекне сәхнәләштерәләр.)

Эни(керә). Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде. Ярый әле балаларыбыз укый торган Сатыш урта мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Төрле кичәләргә, җыелышларга, дәресләргә барабыз. Менә бүген дә бәйрәмгә чакырдылар. Иремә әзерләнергә булышыйм әле.

Эти (керә, газета тоткан, түбәтәй, күзлек кигән). Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Телевизор ватылмагандыр бит?

Эни. Юк ла инде, сиңа шул гел газета да телевизор булсын. Безне бүген мәктәпкә чакырдылар.

Эти Теге малай тагын “2” ле алган мәллә?

Эни. Юк ла.

Эти Иптәшләрен сугышканмы?

Эни Юк ла инде!

Эти. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде!

Эни. Китче әле булмаганны!

Эти. Укытучыларына аны-моны әйтмәгәндер бит?

Эни

. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз һәр яктан үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басканың булмагач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә, мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген бәйрәмгэ чакырдылар. Менә чакыру кәгазе. Әйдә, җыен!

Эти. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм, бүген телевизордан хоккей күрсәтәләр, укыйсы газеталар да бар.

Эни. Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтә димени инде? Өс-башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.(Кереп китә).

Эти. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә килүен. Сатыш мәктәбен, директорын, укытучыларын бик мактыйлар. Малайга да бик ошый анда. Мәктәп ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур, якты мәктәпне әллә барып күрим микән соң? Малай да көтәдер, барыйк, булмаса! (Көзгедән карап, чәчләрен, мыегын сыпыра, күзлеген сала, масаеп башын күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә.)

Бүген мәктәпкә барам.

Директорларын күрәм.

Укытучыларны күрәм.

Мин мэктэпкэ барам.(чыга). Чү-чү, җаным! Бу нишләвең?

Киттек, әнисе, мәктәпкә- бәйрәмгә! (Залга төшеп утыралар).

Чыгып китәләр.

1 нче алып баручы: Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

2 нче аб Туарына бер көн кала бала Алладан сораган:”Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр. Мин анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?” Алла әйткән:”Мин сиңа, сине көтеп торучы һәм синең турында кайгыртучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала уйланган һәм яңадан телгә килгән:”Синең янда мин җырлыйм һәм көләм. Бәхет өчен миңа шул җиткән.” Алла:”Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер, син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың.” “О, мин аны ничек аңлармын, мин бит аның телен белмим? Ә сиңа мөрәҗәгать итәсем килсә мин нишләрмен?”- дигән бала. Алла әкрен генә баланың башыннан сыйпап:”Синең фәрештәң сиңа дога өйрәтер. Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз.” Аннан соң бала сораган: “Җир йөзендә явызлык бар дип ишеттем. Мине кем саклар?” “Үз тормышын кызганмыйча, фәрештәң сине саклар” – дигән Алла. “Сине күрмәгәч, миңа бик ямансу булыр.” “Фәрештәң сиңа минем турында сөйләр. Мин гел синең яныңда булырмын.” Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады: “Аллам, фәрештәмнең исемен әйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән: “Аның исеме бик гади генә – Әни” – диде.

1 а б: Шатлыклар –күңелебездә,

Ал кояш-күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Зур бәйрәм бүген бездә.

2 аб: Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый,

Җирнең якты йөзендә.

1 : Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

2 : Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм-балачак!

Мәңге истә калачак.

1нче алып баручы: Гаилә ул- бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай-гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар һәрвакыт безнең турында борчылалар.

2 нче алып баручы: Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта.Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

1 нче алып баручы: Бергәләп, күмәкләшеп эшләгәндә ,һәрвакыт күңелле була. Кичке вакыт ул- бик күңелле вакыт, гаиләнең өйдә бергә җыелган чагы.Бүген без бирегә,әниләребезне чакырдык. Хөрмәтле әниләребез – бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары. Әйдәгез, аларны бәйрәмебез белән котлап, көчле алкышларга күмик.

(Алкышлар яңгырый). Әниләребез һәм укучыларыбыз ике командага бүленеп көч сынашырлар.

1 команда-

2 команда-

Әниләребезгә һәм укучыларыбызга уңышлар телик.

1 турыбызны башлап җибәрәбез.Ул “Уйлап тап” бәйгесе.(Алып баручы берничә җөмлә әйтә, әниләр шул җөмләләрнең мәгънәсе буенча, сүзнең нәрсә турында барганлыгын әйтергә тиешләр).

1 сорау: -Ул барлык кешедә дә бар. Бер караудан туа, озак еллар яши. Ул кешеләрне шатландыра да, көендерә дә, сөендерә дә. Аннан башка яшәп булмый, олыгайган көннәрдә дә.(Җавап: ярату,мәхәббәт).

2 сорау: -Ул кешенең бик матур чагы. Аны бигрәк әбиләр, бабайлар сагынып искә алалар.(Яшьлек).

3 сорау: -Аны барлык кеше ярата.Ул бер дә искерми, гел яңара. Ул елата да, юата да, моңландыра да, арыганда ял иттерә.(Җыр)

4 сорау Алар гаилэнең куанычлары,мэхэббэт жимешлэре (балалар) слайдлар кирэк

Әйдәгез сүзне балаларыбызга бирик.4 нче сыйныф укучылары башкаруында бию.

1 нче алып баручы: Бик зур рәхмәт хөрмәтле укучыларыбыз!

2 нче алып баручы: Әтиләр дә безнең әниләр кебек балаларын чиксез яраталар, барлык буш вакытларын да алар балалары белән уздырырга тырышалар.Кулларына алып балаларын күкләргә чөеп уйнаучылар да,шаян сүзләр әйтеп көлдерүчеләр дә алар.

1 нче алып баручы: Балалар, хәзер без сезгә әти-әниләр турында мәкальләр әйтәм.Мин башын әйтәм ,сез ахырын дәвам итәсез.

-Аталар сүзе- акылның үзе(Мәгънәсе:әти-акыллы кеше.Ул һәрчак дөресен сөйли, күп белә.)

-Әткәй шикәр. Әнкәй бал.(Әти дә, әни дә –газиз кешеләр.Икесен дә бертигез яратырга кирәк).

-Ата-ананы тыңлаган-адәм булган, тыңламаган-әрәм булган.(Әти-әнисен тыңлаган кеше-бәхетле, тыңламаган кеше бәхетсез булыр).

-Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.(Аның балалары да тыңламаслар, игелек күрсәтмәсләр, шуңа әти-әнине тыңларга кирәк).

2 нче аб Әти-әни! Сездән башка тагын,

Кем бар шундый бала бәгырьле.

Кояш җиргә берәү булган кебек,

Сез дә безгә шулай кадерле.

1 нче алып баручы: Әйдәгез, хәзер әти-әниләрнең осталыгын да тикшереп карыйк.( Бу турыбыз Осталык туры дип аталыр.

-Татар халкының нинди милли ашларын беләсез?

-Нинди кош тынычлык кошы дип атала?

-Баланың теле нинди сүз белән ачыла?

-Татарстан флагында нинди төсләр бар?

-Кәҗә белән тату малайның исеме ничек?

-366 көннән торган ел ничек атала?

-Парлап иҗат итүче нинди артистларны беләсез? –

Матур гаилә турында нинди җырлар беләсез?

Жыр 1 сыйныф укучылары башкаруында

Рәхмәт әни,рәхмәт әти!

2 нче алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

-Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче (Тел).

1 нче алып баручы: Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы-тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турында йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне әче телле диләр.

2 нче алып баручы: Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк.Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.Әлеге турыбыз – чын күңелдән сөйләшү дип аталыр. Фикер алышуга сезне дә чакырабыз хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез.

1. Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк? Клумб бумб

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета –журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә “бәхет” нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

#1057;авыт-саба ватса , балагызга нинди чара күрәсез?

1 аб : Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

2 аб: Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

1 нче алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

2 нче алып баручы: Имин булып атсын таң кояшы.

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык,

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Алдагы турыбыз-Педагогик ситуацияләрне чишү дип аталыр.

1 нче ситуация.

Ел азагын яхшы билгеләренә бетергәне өчен,3 нче сыйныфта укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады.Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач,кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз дип уйлаган идем!Менә Ләйләгә әниләре телефон алганнар!”Сез мондый очракта балага нәрсә дип җавап бирер идегез?


2 нче ситуация.

Гаиләдә кечкенә бала туа.4 нче сыйныфта укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә.Тик торганнан еларга тотына,әти-әнисенә һәм кечкенәгә карата ярсулы була башлый.

Бервакыт әнисе бу өлкән балага энесен карарга куша,ә ул каршы төшеп: “Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырап калдылар. Ә сез бу очракта нишләр идегез?

3 нче ситуация.

Балаң мәктәптән кайткач укытучыдан зарлана башлады ди.Сез:

а) укытучы исеменә тәнкыйть сүзләре әйтәсез;

б) балагызның сүзләренә игътибар итмисез;

в) балага сәбәпләрен ачыклап киңәш бирәсез.

4 нче ситуация.

Кызыгыз савыт-саба юа. Анда май таплары кала. Бу сезгә ошамый.

А) кызыма шелтә белдерәм

Б)Савыт- сабаны кулыма алып,сабырлык белән аны ничек юарга икәнлеген өйрәтәм

В) савыт-сабаны үзем юарга тырышам

2 нче алып баручы: Гаиләнең иң хөрмәтле кешелэре эби-бабайларыбыз Ә хәзер.Әбиләребезнең дә сандыгын актарып карыйк эле. Түбәтәй килеп чыга.Мастер класс түбәтәй ясау.

Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,

Давылы да була,жиле дә.

Ни булса да йөкнең авырлыгын

Күтәрегез бергә иңнәрдә.

Тормышыгыз матур, ямьле узсын

Килмәсеннәр кайгы, хәсрәтләр.

Гаиләгезгә юлдаш булсын бары

Шатлык хисе тулы күңелләр.

Бердәмлек, дуслык, татулык-

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын,

Илләр тыныч булсын.

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

#1041;алачакта яратып уйнаган уеныгыз.

#1048;ң шатлыклы көнегез.

#1057;авыт-саба ватса , балагызга нинди чара күрәсез?

#1041;алагыз дәрестә тик утыра алмый. Бөтерчек шикелле , дәресне аңламый кала. Ни эшлисез?

#1043;аиләгез тормышыннан бер көнне сәхнәләштереп күрсәтергә.

6. Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле (әтиләргә).

Балаларга биремнәр.

1. Әти-әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан?

2. Әти - әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?

3. Әти-әниегезнең яраткан төсләре?

4. Әти-әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.

5. Әти- әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.

6. Тиздән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Әниегезне шушы бәйрәм белән котлагыз.

« Бер-берсен тыңлаучы гаилә».

--Һәр гаилә членына бертөрле тестлар бирелә. Жавапларын һәрберсе аерым яза. Әтиләр бер жирдә, әниләр икенче жирдә, балалар өченче жирдә. Әгәр жаваплар өчесенеке дә бертөрле була икән, шул чакта гына бал куела.

Тест.

1. Әниегезнең иң яраткан ризыгы.(аш, өчпочмак, тәм-том белән чәй эчү)

2. Әтиегез өстенә нәрсә кияргә ярата.( футболка, күлмәк, джемпер)

3. Балагызның яраткан фәне(математика, рәсем, технология)

4. Әтиегез эштән кайткач нишли (әнигә булыша, телевизор карарга ашыга, маллар карый)

5. Кем теш табибыннан күберәк курка (әти,әни, бала)

6. Мәктәптән кайткач, балагыз сумкасын кая куя (карават астына, ишек төбендә кала, кая туры килә, шунда ыргыта)

7. Яңа елдан соң чыршыны кем жыя ( әти,әни,бала)

8. Сездә кем саран ( әти,әни,бала)

9. Кич житкәч, кем күберәк суыткыч янына йөри (әти,әни,бала)

10. Кем фотога күберәк төшәргә ярата (әти,әни,бала)

Тэжрибэ уртаклашу.

--- Безнең монда шактый гына тәжрибә туплаган, бар яктан да үрнәкле гаиләләребез, мәсәлән, Әхмәтовлар (Илнур),Әхмәтовлар(Руслан), Дәүләтшиннар гаиләләре. Безнең белән үзегезнең тәжрибәгез белән дә уртаклашуыгызны үтенәм һәм сезгә менә шундыйрак сораулар бирәсем килә.

1. Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета –журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә “бәхет” нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

#1057;авыт-саба ватса , балагызга нинди чара күрәсез?

Жюрига сүз.

Гаиләләргә исемнәр бирелә: «Иң тапкыр гаилә», «Иң акыллы гаилә», «Иң булдыклы гаилә», «Иң бердәм гаилә», «Иң үрнәкле гаилә».

Укытучы:

Хөрмәтле әти - әниләр! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен. Хәзер чәй табынына рәхим итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СЕМЬЯ - мой лучик счастья

1 сентября 2012 года во всех образовательных учреждениях России пройдет урок семьи семейных ценностей. С целью возрождения и всемерного укрепления социального института семьи, семейных ценностей и тра...

Проект "Семья - ключ к счастью"

Проект разработан с целью привлечения родительской общественности образовательного учреждения к жизни школы...

Внеклассное мероприятие "Семья- мой остров счастья"

Цель:-определение  значимости семьи в жизни каждого человека.Задачи:-способствовать воспитанию у детей чувства любви и уважения к близким людям;-формировать правильное отношения к семье, ее члена...

Семья - ключ к счастью.

Внеклассное мероприятие: совместное родительское собрание с детьми.Форма проведения: гостинаяЦель: формирование у родителей и учащихся класса представления о семейных ценностях в современных семь...

Проект "Семья - ключ к счастью"

Актуальность     На протяжении многих лет система образования существовала изолированно от семьи, полностью принимая на себя проблемы обучения, воспитания и развития детей. И сейчас, за...

Тема: Обобщение знаний об имени прилагательном. Сюжет: «Спасение Байкала: в поисках семи ключей»

Урок построен как активное «путешествие»: дети не пассивно слушают, а выполняют задания (вставка окончаний, разборы, работа с текстом, самостоятельная работа).Учтены разные уровни подготов...