"Сәламәт гаилә"(Спорт бәйрәме)
материал по зож (4 класс) на тему

Спорт бәйрәменең максаты: 1) сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, 2) балалар, мәктәп, гаилә арасында элемтәне ныгыту, 3) үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү. Бәйрәм төрле уеннар, гаиләләр арасында ярышлар белән үрелеп бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_gail.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

              Сәламәт гаилә.(Спорт бәйрәме)

Зилия Сәйфуллина, Азнакай шәһәре 9нчы мәктәп, башлангыч сыйныф укытучысы

Максат:                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

1. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

2.Балалар, гаилә, мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту.

3.Үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү.

Җиһазлау.  Зал бәйрәмчә бизәлә, шарлар эленә. “Спорт- сәламәтлекнең нигезе” дигән плакат эленә, шулай ук сәламәтлекне саклау турында плакатлар урын ала. Мәсәлән:

  • Көндәлек режимны төгәл үтә.
  • Физик эш белән шөгыльлән.
  • Дөрес туклан.
  • Саф һавада еш бул.
  • Начар гадәтләргә өйрәнмә.
  • Үз сәламәтлегең белән идарә итә бел.

Кичә барышы.

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Без бүген сезнең белән шушы залга көч сынашырга, ягъни спорт бәйрәменә җыелдык. Шулай ук физик культура белән шөгыльләнербез, төрле сорауларга җаваплар табарбыз, сәламәтлек турында сөйләшербез.Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем  җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия.

Шуңа күрә һәр әти, һәр әни, балаларга үрнәк булырлык сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш.

Хәзер, әйдәгез әле, барыбыз бергә гәүдәне язып, музыка астында күнегүләр эшләп алыйк.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

Алып баручы.Безнең әле кунагыбыз да бар. (Дию керә.)

Дию. Исәнмесез, дусларым. Менә минем дә, күңел ачасым, йөгерәсем, күбрәк беләсем килде.Сезгә сораулар әзерләп килдем, шул сорауларга җавап табарга ярдәм итегез әле. 

а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)

б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)

в) Штраф тибүе? (пенальти)

г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)

д) Каратэның ватанын атагыз? (Япония)

е) Хоккейны кем уйнамый? (куркак)

ё) Ат узышлары үткәрелгән урын? (ипподром)

ж) Спорт ярышлары үткәрелгән мәйдан? (стадион)

з) Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (медаль, кубок)

и) Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак, каток)

Дию: Рәхмәт сезгә, сорауларыма җавап бирдегез.(жюри һәр гаиләгә очколар куя)

Алып баручы.

Уңыш сезгә, уңыш безгә

                                            Елмаеп –көлеп торсын,

                                           Шушы бәйге ике арада

Дуслык җепләрен сузсын.

1 нче ярыш- “Капчык киеп йөгерү”.(Биремне беренче булып төгәл үтәгән гаиләгә күбрәк очко языла.)

2 нче ярыш- “ Биатлон ”.

   1 аякка кечкенә чаңгы киеп, кулга кечкенә туп тотып билгеләнгән араны үтү һәм тактада ясалган  мишеньгә туп ату. Кайсы гаилә мишеньгә тупны күбрәк тидерә һәм тизрәк йөгереп килә шул күбрәк очко җыя һәм җиңүче була.

3 нче ярыш-“Кыршау әйләндерү”. (әниләр өчен)

   Очколар вакытка карап бирелә

4 нче ярыш-“Туп белән эстафета”. 

1 – бала тупны тотып, йөгереп әйләнеп килә;

2 – әни тупны идәнгә бәрә – бәрә әйләнеп килә;

3 – әти тупны тез арасына кыстырып, әйләнеп килә;

5 нче ярыш-“Кем тизрәк”.(Билгеләп куелган сызыкка беренче булып килгән гаилә җиңүче була.)

6 нчы ярыш-“Урындык алып калыш”.

7 нче ярыш-“Мишень”

 Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү..

8 нче ярыш-“Скакалка сикерү”.(Кайсы гаилә күбрәк сикерә)

9нчы ярыш- һәр  гаилә үзе  яратып уйный торган хәрәкәтле уенны күрсәтергә тиеш . Хәзер сүзне гаиләләргә бирәбез: нинди хәрәкәтле уен алып килдегез, әйдәгез, бергәләшеп уйнап карыйк.  Жюрига игътибар белән карап, баллар куеп барырга кирәк булачак.  (һәр гаилә үзе әзерләгән уен белән таныштыра, уйнау).  

Дию.Молодцы, бик җитез икәнсез! Ә хәзер дару үләннәре белүегезне дә тикшереп карыйм әле. Мин сораулар бирәм, сездән җаваплар көтәм.  

  • Тузганакны нинди авырулардан кулланалар? (Тамырын-бавыр, үт куыгы авырулары вакытында, чәчәген-салкын тигәндә, ашкайнату бозылганда.)
  • Аз канлылыктан нинди үлән файдалы? (Әрем.)
  • Гөлҗимешне нинди авыруларга каршы файдаланалар? (Йөрәк эшчәнлеге начарланганда һәм бөер авыртканда.)
  • Кан туктату өчен җәрәхәткә нинди үлән ябалар? (Бака үләне.)
  • Ютәлгә нинди үлән тәнәтмәсе эчәләр? (Үги ана яфрагы төнәтмәсе.)

Дию. Булдырдыгыз, бик күп беләсез! Сезнең сау-сәламәт булуыгызны телим. Һәрчак җилдәй җитез, көчле, хәрәкәтчән булыгыз! Ә хәзергә хушыгыз!

(Сүз жюрига бирелә. Нәтиҗә ясала. Һәр гаиләгә диплом һәм бүләкләр тапшырыла.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Спортивное мероприятие для вторых классов...

Әни һәм мин - спорт сөюче гаилә.

Мәктәпкә хэзерлек группасы балалары һәм әниләре белән үткәрү өчен спорт бәйрәме план-конспекты....

"Әти,әни һәм мин - спорт гаиләсе"

Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр катнашында үткәрелгән сәламәтлек чарасы эшкәртмәсе...

"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе""

Башлангыч сыйныф укучылары һәм ата-аналар белән уздырылган спорт бәйрәме...

Без – спорт сөюче гаилә!

Без – спорт сөюче гаилә! темасына спорт һәм гаилә бәйрәме....

Без – спорт сөюче гаилә!

"Без – спорт сөюче гаилә!" дип аталган спорт һәм гаилә бәйрәме. 1-4нче сыйныф ата-аналары катнашында үткәрергә мөмкин. ...

" Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

    Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең т...