Внеурочная деятельность по татарскому языку.
план-конспект занятия по зож (3 класс) на тему

Шайхлисламова Эндже Рахимзяновна

Внеурочное занятие по теме татарские народные игры: "Яулык бәйләшле","Әтәчле уены".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaulyk_bylshle.docx313.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «”Әтәчле”» һәм ”Яулык бәйләшле” уены белән танышу.

 Максат: Уеннар белән танышу,уен кагыйдәләрен истә калдыру  һәм уйнарга өйрәнү.

Бурычлар:1. Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;

                    2. Уеннар аша сәламәт яшәү рәвеше алып бару;

                    3. Балаларда татар халкына хөрмәт тәрбияләү.  

Җиһазлау: презентация, рәсемнәр.

 

                             Дәрес барышы.

I. Оештыру.(1 мин)

      Уңай психологик халәт тудыру:

                                   Исәнмесез, укучылар!

                                  ( Исәнмесез)

                                   Кәефләрегез ничек?

                                  ( Кәефләр бик әйбәт.)

Бер - беребезгә матур кәефләр теләп дәрестән тыш эшчәнлек эшенә керешик.Без дәрестән тыш эшчәнлектә нишлибез(Татар халык уеннары уйныйбыз)

-Укучылар, без уеннарны кайчан уйныйбыз.

- Буш вакытта, тәнәфестә, урамда саф һава сулаганда.

-Әйе балалар, уенның да үз вакыты бар.

1 слайд.Эш беткәч уйнарга ярый.

2 слайд

- Татар халкының сөекле язучысы Г.Тукай да: “Эш беткәч, уйнарга ярый”-дип әйтә үзенең  “Эш беткәч, уйнарга ярый”исемле шигырендә.

 -Укучылар, бүген без сезнең белән группаларга бүленеп эшләрбез. Өстәлдә һәр группаларның исемнәре язылган табличкалар куелган. Мин сезгә шул исемнәр белән мөрәҗәгать итәрмен.

-Исемнәрегез белән таныштырыгыз әле.

Iгр.  “Шуклар” 

II гр.  “Шаяннар”  

 II.Белгәннәрне искә төшерү.()

- Без нинди уеннар уйный беләбез?

- Куышлы уены. Әбәк. Йөзек салыш. Яулык салыш. Тотам тотышлы.Урындыклар уеннарын беләбез.

-Әйдәгез өйрәнгән уеннарны искә төшереп, уйнап алыйк әле.

Яулык салыш уенын уйныйлар.(5 мин)

Молодцы, күңелле булдымы?

III Төп өлеш.Укучылар,бүгенге уеныбызның да берсе яулык белән бәйле булачак. Балалар, сез бүген уенны үзегез уйлап табырга тиеш буласыз. Уеннар каян килеп чыга?Уеннар тормыш-көнкүрештән килеп туа.Хәзер, һәр төркем  уены нәрсә белән бәйле булуы турында өстәлләрегездәге рәсемнәр буенча билгелисез.Төркемдәшләрегез белән киңәшләшеп эшлибез

(Шуклар Әтәч рәсеме белән бәйле уен уйлап чыгаралар, ә Шаяннар яулык белән бәйле уен уйлап табалар.Бу уенны яулык салыш белән бутамагыз,”Яулык салыш” кулъяулык белән уйнала)

3 слайд

-Ә хәзер интерактив тактадагы рәсемнәргә карап ял итеп, шул ук вакытта  яулыклар тарихы белән танышып китәбез. Элек-электән, безнең татар хатын кызлары яулык бәйләп йөргәннәр.Хәзер дә бәйлиләр.

4 слайд.Яулыклар да хәзер бик төрле. Яулыкны муенга киемне бизәү өчен бәйлиләр.Яулыкларның төрлесе бар:чуклысы бар, чәчәклесе.

5 слайд.Бәйрәмдә, ашка барганда әбиләребез ак яулык бәйлиләр.

6 слайд Хәзер яулыкларны кызлар никах көнендә бәйли башладылар.Бу бик матур гадәткә кереп китте.

7 слайд Уен уйлап табу.

Шаяннар, яулык белән нишлибез?(Бәйлибез)

-Димәк уеныбызда да яулыкны башыбызга бәйлибез.Уен күңелле булсын өчен музыка астында алып барабыз.

Уенның сораулар буенча тәртибен төзегез.

1.Уенда кемнәр катнаша?(Балалар)

2.Балаларга нинди тәртиптә басарга?( Балалар бер рәткә басалар)

2.Уенны кемнән башлыйсыз?(Санамыш белән беренче уенчы сайлана)

3. Беренче уенчы нишли?( Ул көй башлануга яулыкны башына бәйли һәм яулык очларыннан тотып тотып елмая)

4.Уен ничек дәвам итә? (Уйнаучы яулыкны икенче уенчыга салып бирә )

5.Кемгә җәза бирелә?(Көй тукталгач яулык кемдә кала, шуңа җәза бирелә).

6.Уеныгызга исем бирегез.

8 слайд.

Шуклар, әтәчләр нишли? (Сугышалар)

Балалар, уенда сез дә сугышырга уйламыйсыздыр бит?

1.Уенны кемнән башлыйсыз?(Санамыш белән  уенчылар сайлана)

2.Уенда ничә кеше катнаша?(Ике әтәч бер-берсе белән сугышкач, ике уенчы)

3.Уенчыларга нинди тәртиптә басарга?( Балалар түгәрәк эчендә кара-каршы басалар)

4. Уенчылар нишли?( Уенчылар бер-берсен түгәрәктән этеп чыгарырга тиеш)

5.Уен ничек дәвам итә? (Түгәрәктән чыккан  уенчыга җәза бирелә)

6.Уеныгызга исем бирегез.

IV. Уенны уйнау.

-Уен уйнау алдыннан кагыйдәләрне искә төшерәбез. Уенда да балалар, үзебезне ничек тотабыз? (Тәртипле, әдәпле , игътибарлы,гадел булабыз, уенда хәрәмләшмибез)  

V. Рефлексия.

-Бүген нинди уеннар белән таныштык ?Бу уен сезгә ошадымы? Уенны үзегез генә уйный аласызмы?

VI.Йомгак.Эшчәнлек тәмам.Балалар, барыгыз да молодцы!

C:\Users\Work\Pictures\Новая папка\Kartinki-i-foto-petuha-15.jpg

C:\Users\Work\Pictures\Новая папка\19.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

программа курса внеурочной деятельности по татарскому языку

Являюсь преподавателем татарского языка, предмлагаю вашему вниманию  свою программу...

Внеурочная деятельность по английскому языку(«Спектакли на английском языке»)

Основная трудность  обучения детей иностранному языку заключается в необходимости сделать для  них иностранный язык коммуникативно-значимым, активным средством коммуникации. Сущность коммуни...

Внеурочная деятельность по английскому языку(«Спектакли на английском языке»)

Основная трудность  обучения детей иностранному языку заключается в необходимости сделать для  них иностранный язык коммуникативно-значимым, активным средством коммуникации. Сущность коммуни...

Внеурочная деятельность по татарскому языку.

Конспект внеурочной деятельности по теме татарские народные игры "Чыпчык, чык!"...

Внеурочная деятельность по английскому языку как средство мотивации к изучению иностранного языка

Выступление на тему "Внеурочная деятельность по английскому языку как средство мотивации к изучению иностранного языка"...

Рабочая программа внеурочной деятельности по русскому языку «Русский язык с увлечением» 2 -4 класс

Развитие пытливости, любознательности каждого ученика, воспитание любви к знаниям, интереса к познавательной деятельности является важной и необходимой целью, стоящей перед учителем. Решение этой цели...

Программа организации проектно-исследовательской деятельности обучающихся в рамках реализации ФГОС в урочной и во внеурочной деятельности по русскому языку в начальной школе.

Программа организации проектно-исследовательской деятельности обучающихся в рамках реализации ФГОС в урочной и во внеурочной  деятельности по русскому языку в начальной школе....