Внеурочная деятельность по татарскому языку.
план-конспект занятия по зож (3 класс) на тему

Шайхлисламова Эндже Рахимзяновна

Конспект внеурочной деятельности по теме татарские народные игры "Чыпчык, чык!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_eshchnlek_konspekty.docx29.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «Чыпчык, чык» уены

 Максат: «Чыпчык, чык» уены белән танышу,уен кагыйдәләрен истә калдыру  һәм уйнарга өйрәнү.

Бурычлар:1. Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;

                    2. Уеннар аша сәламәт яшәү рәвеше алып бару;

                    3. Балаларда татар халкына хөрмәт тәрбияләү.  

Җиһазлау: презентация, рәсемнәр.

 

                             Дәрес барышы.

I. Оештыру.(1 мин)

      Уңай психологик халәт тудыру:

                                   Исәнмесез, укучылар!

                                  ( Исәнмесез)

                                   Кәефләрегез ничек?

                                  ( Кәефләр бик әйбәт.)

Бер - беребезгә матур кәефләр теләп дәрестән тыш эшчәнлек эшен башлыйк.

 

II Актуальләштерү.(3мин)

2 слайд

- Укучылар, экранда  нәрсә рәсемнәрен күрәсез?

- Уенчыклар.

- Уенчыклар безгә ни өчен кирәк?

- Уйнар өчен, уенчыклар белән төрле уеннар уйнар өчен.

- Ә уеннарны без ни өчен уйныйбыз?

- Күңел ачу өчен, ял өчен.

-  Укучылар бүген дә без сезнең белән уеннар турында  сөйләшүне һәм уеннар уйнауны дәвам итәрбез. Яңа уен белән танышырбыз. Буш вакытыбызны файдалы, сәламәт үткәрергә өйрәнербез.

-Укучылар, бүген без сезнең белән группаларга бүленеп эшләрбез. Өстәлдә һәр группаларның исемнәре язылган табличкалар куелган. Мин сезгә шул исемнәр белән мөрәҗәгать итәрмен.

-Исемнәрегез белән таныштырыгыз әле.

I гр.  “Шаяннар”  

Iгр.  “Шуклар”

II Өйрәнгәннәрне искә төшерү.

- Без нинди уеннар уйный беләбез?

- Куышлы уены. Әбәк. Йөзек салыш. Яулык салыш. Тотам тотышлы.Урындыклар уеннарын беләбез.

-Әйдәгез өйрәнгән уеннарны искә төшереп, уйнап алыйк әле.  

I гр.  “Шаяннар”  Яулык салыш уенын уйнасын.(5 мин)

Ә хәзер сүзне “Шуклар”га бирәбез.

Iгр.  “Шуклар” “Тотам тотышлы”уенын уйный.(5 мин)

Молодцы, күңелле булдымы?

Төп өлешкә керешү.

-Укучылар, без уеннарны кайчан уйныйбыз.

- Буш вакытта, тәнәфестә, урамда саф һава сулаганда.

-Әйе балалар, уенның да үз вакыты бар..

4 слайд

- Татар халкының сөекле язучысы Г.Тукай да: “Эш беткәч, уйнарга ярый”-дип әйтә үзенең  “Эш беткәч, уйнарга ярый”исемле шигырендә.

5 слайд

-Элек-электән, безнең татар халкы язгы кыр эшләрен тәмамлагач бәйрәм ясаганнар, бәйрәмдә төрле уеннар уйнаганнар,җырлар җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар.

6 слайд

-Рәсемдә сез уен күренешләре күрәсез. Бу татар халкының нинди бәйрәмендә уйнала торган уеннар?

-Сабан туенда уйнала бу уеннар. Безнең татар халкы язгы кыр эшләрен тәмамлагач сабан туе бәйрәме үткәргәннәр, бәйрәмдә төрле уеннар уйнаганнар,җырлар җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Хәзер дә халкыбыз бу бәйрәмне бик ярата.

- Сабан туе бәйрәмендә булганыгыз бармы?  Бу уеннарның исемнәрен беләсезме?  Бу уеннарда катнашканыгыз булдымы?

-Ә хәзер экранга карап уенны таны уенын уйнап алыйк.

7 слайд

8 слайд

9 слайд

III Төп өлеш.

  - Укучылар, бүген безгә бер кунак килгән. Ул кунакны рәсеменнән таныгыз әле?

10 слайд

-Нинди кош бу?(Чыпчык)Чыпчык безгә үз исеме белән бәйле яңа уен алып килгән. Ничек уйлыйсыз бүгенге яңа уеныбызның атамасы ничек булыр?(Чыпчык.”Чыпчык, чык!”)Бу уен да –татар халык уены.

11 слайд

-Әйдәгез, балалар, яңа уен кагыйдәләре белән танышканчы, бераз ял итеп  алыйк.

“Очты,очты, каргалар очты...” уенын барыбыз да беләбез. Бу уен моннан тугыз гасыр элек барлыкка килгән һәм уйналган.

  • Укучылар ял итеп алгач сез нинди үзгәрешләр кичердегез?
  •  Ял иттек, кәефләребез күтәрелеп китте.
  • Димәк, кәефләребез гел яхшы булсын өчен хәрәкәт итү кирәк?
  • Ә хәзер, яңа уенның кагыйдәләре белән танышыйк.Һәр уенның үз кагыйдәсе бар, аны үтәргә кирәк, уен кагйдәсен үтәмәсәк уен барып чыкмый , күңелле дә булмый.

  «Чыпчык, чык» уены барышы:

-Бу уенда бер төркем балалар катнаша.

13 слайд

  1. Балалар түгәрәккә басалар.
  2. Уртада бер бала калырга тиеш. Санамыш әйтеп уртада калучы бала билгеләнә. Ул — сыерчык.
  3. Сыерчык бер бала янына килә дә: -Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди .
  4. 4. Ул бала: -Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый.
  5. 5. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам, сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди.
  6. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә.
  7.  Уен шулай дәвам итә.

14 слайд

-Уен уйнау алдыннан кагыйдәләрне искә төшерәбез. Уенда да балалар, үзебезне ничек тотабыз? (Тәртипле, әдәпле , игътибарлы,гадел булабыз, уенда хәрәмләшмибез)  

15 слайд.Уенның сүзләрен истә калдыру.

IV. Уенны уйнау.

V. Рефлексия.

-Бүген нинди уен белән таныштык ?(Чыпчык чык)Бу уен сезгә ошадымы? Уенны үзегез генә уйный аласызмы?

VI.Йомгак.Эшчәнлек тәмам.Балалар барыгыз да молодцы!

Казан шәһәре Совет  районы

“79 нчы  урта гомуми  белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Татар теле укытучыларының район практик семинарында бирелгән дәрестән тыш эшчәнлек конспекты

(Спорт- сәламәтләндерү юнәлеше)

Тема: “Чыпчык, чык” уены

3 нче  сыйныф

(татар төркемендә укучы балалар өчен)

16 нчы март,2017 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

программа курса внеурочной деятельности по татарскому языку

Являюсь преподавателем татарского языка, предмлагаю вашему вниманию  свою программу...

Внеурочная деятельность по английскому языку(«Спектакли на английском языке»)

Основная трудность  обучения детей иностранному языку заключается в необходимости сделать для  них иностранный язык коммуникативно-значимым, активным средством коммуникации. Сущность коммуни...

Внеурочная деятельность по английскому языку(«Спектакли на английском языке»)

Основная трудность  обучения детей иностранному языку заключается в необходимости сделать для  них иностранный язык коммуникативно-значимым, активным средством коммуникации. Сущность коммуни...

Внеурочная деятельность по татарскому языку.

Внеурочное занятие по теме татарские народные игры: "Яулык бәйләшле","Әтәчле уены"....

Внеурочная деятельность по английскому языку как средство мотивации к изучению иностранного языка

Выступление на тему "Внеурочная деятельность по английскому языку как средство мотивации к изучению иностранного языка"...

Рабочая программа внеурочной деятельности по русскому языку «Русский язык с увлечением» 2 -4 класс

Развитие пытливости, любознательности каждого ученика, воспитание любви к знаниям, интереса к познавательной деятельности является важной и необходимой целью, стоящей перед учителем. Решение этой цели...

Программа организации проектно-исследовательской деятельности обучающихся в рамках реализации ФГОС в урочной и во внеурочной деятельности по русскому языку в начальной школе.

Программа организации проектно-исследовательской деятельности обучающихся в рамках реализации ФГОС в урочной и во внеурочной  деятельности по русскому языку в начальной школе....