Разработка экскурсии "Көзге экскурсия"
план-конспект занятия по зож (1, 2, 3, 4 класс)

Мухаметзянова Гульнар
  • Укучыларны үсемлекләрдәге көзге үзгәрешлр, яфраклардагы көзен төсләр төрлелеген күререгә өйрәтү.
  • Яфраклы һәм ылыслы агачларга аңлатма бирү
  • Туган ягыбызда үсүче агачлар белән танышу
  • Укучыларда ихтибарлылык, күзәтүчәнлек, сөйләм телен, хәтер һәм логик фикерләү сәләтен үстерү
  • Укчыларның сәламәтлеген ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: КӨЗГЕ ЭКСКУРСИЯ

                                                                                                   

Максат:                                                                                        

  • Укучыларны үсемлекләрдәге көзге үзгәрешлр, яфраклардагы көзен төсләр төрлелеген күререгә өйрәтү.
  • Яфраклы һәм ылыслы агачларга аңлатма бирү
  • Туган ягыбызда үсүче агачлар белән танышу
  • Укучыларда ихтибарлылык, күзәтүчәнлек, сөйләм телен, хәтер һәм логик фикерләү сәләтен үстерү
  • Укчыларның сәламәтлеген ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Экскурсия барышы:         

  1. Урманда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрү.

-бары тик сукмактан гына йөрергә;

-чәчәкләрне өзмәскә;

-җәнлекләрне һәм кошларны куркытмас өчен шауламаска;

-агач һәм куакларга зыян китермәс өчен ботакларын сындырмаска;

-учак якмаска;

-чүп калдырмаска

                                                                       

  1. Кереш әңгәмә.

 Укучылар, без сезнең белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Тирә-ягыбызга карыйк әле. Елның кайсы вакыты җиткән? (Көз) Әйе, көз. Кайдан белдек соң без моны?( көз билгеләрен санап китәбез)

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде бездән кошлар.

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Шушындый матур  көндә алтын көзнең матурлыгын соклану өчен урманга сәяхәт итик әле. Шушы матурлыкны күрер өчен үзебезне дөрес итеп тотыйк.  Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. (Укучылар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр).

Сәяхәтне башлау алдыннан, үзебезнең якларда үсүче агачлар турында, табышмакларга җаваплар табыйк әле.

  1. Беркем дә куркытмый, ә ул калтырый (усак)
  2. Чыршы белән нарат кебек, ә кышын энәсез(карагай).
  3. Җәен дә, кышын да бер төстә.(чыршы. нарат)
  4. Ак киемен кигән, яшел чугын элгән.
  5. Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә.
  6. Кызыл төймәсен аскан, каршыма килеп баскан.
  7. Каны бар, җаны юк.

  1. Төп өлеш.

1нчет укталыш.”Урманга сәяхәт”.

Кояшлы көннәрдә бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиналар иҗат ителгән! (сез кайсыларын беләсез?) Бу матурлыкны дәфтәр битенә төшерер өчен сары буяу гына җитәрме соң? Юк шул, сары төс тә,  кызыл төс тә кирәк. Әле яшел дә кирәк икән. Һәр яфракның үз төсе: кара, соры, шәмәхә ”сипкелләренә” кадәр ялт итеп күренеп тора! Бар икән чуарлык, бар икән хозурлык!

Ихтибар итегез әле. һәрбер агачның үз төсе. Каен һәм юкә яфраклары – сары.

Өрәңге, миләш һәм усакныкы кызыл. Ә сиреннең яфраклары каты салкыннарга кадәр яшел килеш кала.

Ни өчен яфраклар саргая соң? Яфракларда яшел, сары, кызыл төстәге буягыч матдәләр була. Ә яшеле аның бик күп була. Ул – хлорофил дип атала. Үсемлекләр тормышында хлорофил бик күп тотыла, ләкин кояш яктысы вакытында ул яңарып, өстәлеп тора. Көз җиткәч көннәр кыскара, кояшның яктысы кими бара.  Шунлыктан яфраклардагы хлорофил кими, ә яңасы ясалмый. Шулай итеп яфраклардагы яшел төс бетә бара. Бүтән төрле төсләр өстенлек итә башлый. Яфраклар төрле төсләргә буяла. Сары төс күп булганы сарыга, кызыл төс күп булганы  кызылга.

Сирин яфракларына карагыз әле, ул нинди төстә?(Яшел) Ни өчен ул төсен үзгәртми? Чөнки аның яшел төстән башка бүтән төсе юк.

Урман һавасы кислородка бик бай була. Ул кешеләр һәм хайваннар өчен бик кирәк. Шуңа күрә урманның чиста һавасын сулау кешеләр өчен  файдалы. Искә төшерик әле, дөрес сулау ничек була? Авыз беләнме, әллә борын беләнме? (Балаларның җаваплары). Борын белән суларга өйрәнегез. Бигрәк тә салкын көннәрне: салкын һава безнең борын эчендә җылына, шуннан соң гына ул үпкәләргә үтеп керә. Әйдәгез, дөрес сулау өчен гимнастика ясап алыйк      

   ( балалар түгәрәккә басалар)

1.“ Сәгать”

Аяклар җилкә киңлегендә аерып басылган, куллар аска төшерелгән. Турыга сузылган кулларны бер алга, бер артка болгап” келт- келт”дип әйтергә.

2.“ Зур үс”

Аяклар бергә, куллар аска төшерелгән. Аяк башларына күтәрелеп кулларны өскә күтәргәндә сулыш аласы; кире төшкәндә сулышны  чыгарасы

2нче тукталыш :” Яфрак яңгыры”

Ни өчен көз көне агачларның яфраклары коела? ( балаларның җаваплары)

Юк, җилнең моңа катнашы юк. Җил ул яз һәм җәй көннәрендә дә була, ә яфраклар коелмый.

Менә бу җәй көне үк сынган агач ботагына карагыз әле. Аның яфраклары инде корган, шыгырдап тора, ә яфраклары авыр өзелә. Хәзер куактагы яфракны өзеп карыйк. Ул җиңел өзелә. Ни өчен?

Көзгә таба агач ботакларындагы кирәксез  зарарлы матдәләр бар да яфракларга күчә. Шуннан соң үлгән күзәнәкләр яфракның сабын бөке сыман томалап куялар. Шуңа күрә көзге яфраклар ботакларыннан бик җиңел аерыла. Шуның нәтиҗәсендә “ яфрак яңгыры” барлыкка килә.  

Яфрак коелу ул агачларны суыктан һәм корылыктан саклый. Җылы көннәрдә бер каен агачы 7 тонна суны парга әйләндерә, ә бу бик күп. Кышка яфраклар калса, яфраклар суны парга әйләндерүне дәвам итәрләр иде һәм агач кибеп бетәр иде. Чөнки кыш көне туфрактан аның кадәр суны алып булмый. Әле тагы яфракларга сырышкан карның авырлыгыннан агачларның ботаклары сынып төшәчәк. Менә шуның өчен көзен агачларның  яфраклары коела.

Агачлар, фракларын коя-коя,  җир өстенә сары юрган түшиләр. Беренчеләрдән булып, җәйге киемнәрен каеннар, юкәләр, усаклар сала башлый. Көчле мәһабәт имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.  Сирин, талларның яфраклары беренче кар яуганчы яшел килеш тора. Агачта яшел килеш туңып, каралып киткән яфраклар кыштыр-кыштыр җиргә коела. (агач яфракларыннан букетлар ясау, технология дәресләрендә куллану өчен җыю)

3нче тукталыш   “ Ылыслы агачлар”

Барлык агачлар да яфракларын коялармы? Чыршы белән нарат бу вакытта нинди төстә? ( ылыслы агачларны карау). Яфраклары

үзенчәлекле булганга күрә бу агачларны ылыслы агачлар дип йөртәләр. Кышын да бу агачлар яшел килеш калалар. Ни өчен? Алар, яфраклары бәләкәй булганлыктан,суны парга аз  әйләндерәләр. Шуңа күрә аларга кышкы корылык янамый.

Чыршыларның ылыслары аска карап тора, ә бу исә алар өстенә кунган карның шуып төшүенә китерә һәм агачлар кар басымы астында калмыйлар. Бу агачлар кышка ылысларын коймыйлар. Аларның ылыслары әкренләп алышынып кына тора.         Табышмак әйтәм кем белә: ”Җәй дә яшел чапанлы, кыш  та яшел чапанлы”.          “ Күп энәле, сукыр күзле.”

 Ә бу агач, үзе ылыслы булса да, ылысларын койган.  Ул – карагай дип атала. Карагайның ылыс очлары саргая башлый. Алтын көздә карагайларга ут капкан төсле.

Әйдәгез бер уен уйнап алабыз.”Агачлар”уены. ( укытучы агач исемнәре әйтә, укучылар ылыслы агач исеме әйткәндә кулларын өскә күтәрәләр,  ә яфраклы агач исеменә чүгәлиләр)

4нче тукталыш : ”Табышмак”

Ботак кою – агачларның тагын бер табышмагы. Бу күренеш тал, усак, имән агачларында күренә. Менә бу усак янына килик әле. Аның янында бик күп агач ботаклары аунап ята. Бу ботакның сынган җире юк. Аның башы шома. Агач аннан, яфрактан котылган кебек котылган. Шулай итеп агач артык ботаклардан да котыла икән. Бу ботак кою дип атала.  

5нче тукталыш: Уен уйнау. “ Бу яфрак кайсы агачныкы”

(укытучы төрле агачларның яфракларын күрсәтә, ә укучылар бу яфракның кайсы агачныкы икәнен белергә тиеш)

  1. Йомгаклау.

-Укучылар, менә безнең экскурсиябез ахырына якынлашты. Без бүген бик күп яңалыклар белдек. Әйдәгез әле кабатлап китик. Нәрсәләр белдек инде без бүген?

-бер-беребезгә карыйк әле, битләребез алсуланган. Ни өчен? Әйе, саф һавада йөрү кеше файдалы. Сәламәтлекне ныгыта.

Кулланылган әдәбият

1.Ф.Җ. Ибраһимова Табигать бизәкләре Казан “ Мәгариф” нәшрияты 2002

2.  А.А Плешаков М.Ю Новицкая “Әйләнә- тирә дөнья” Казан “ Мәгариф” нәшрияты 2010

3.Татар халык иҗаты. Табышмаклар Казан  Татарстан китап ” нәшрияты 1977

4.Ф.Ю. Юусупова, З.Ф. Камалова “Гөлбакча”  Казан  Татарстан китап ” нәшрияты 1990

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические рекомендации и разработки уроков-экскурсий по предмету «Естествознание» в начальной школе.

В  своей педагогической  работе   я большое внимание уделяю экскурсиям. Мною разработаны  уроки – экскурсии, на основе закона периодичности в природе.Цель этих уроков – ...

Методическая разработка.Интегрированный урок-экскурсия "Великая Отечественная война 1812 года. Казанский собор Санкт-Петербурга. Икона Казанской Божией Матери"

Интегрированный урок-экскурсия "Великая Отечественная война 1812 года. Казанский собор Санкт-Петербурга. Икона Казанской Божией Матери"(окружающий мир, история Санкт-Петербурга, ОРКСЭ)...

Методическая разработка "Урок - виртуальная экскурсия по теме « Путешествие по карте России». (Равнины, горы, моря)"

Цель урока: сформировать у учащихся представления об основных географических объектах России (равнины, горы, моря).Задачи урока:Формировать умение работать с физической картой страны, умение находить ...

Разработка внекласного мероприятия. Экскурсия на священную скалу.

В ходе экскурсии рассказывается легенда про скалу....

Методическая разработка По теме: «Экскурсия – помощник развития памяти младших школьников».

Для детей младшего школьного возраста необходим особенный подход в проведении экскурсий, подход прежде всего развивающий память, а это не всегда учитывается на экскурсиях.Целью данной работы является...

Методическая разработка Тема: интерактивная экскурсия –игра «Кто работает в школе» 1 класс

Цель: Создание условий для ознакомления детей с профессиями, которые встречаются в школе.Планируемые результаты Личностные:  Гражданская идентичность в форме осознания «Я» как уч...

Методическая разработка урока (виртуальная экскурсия) по основам светской этики Технологическая карта урока «Знакомство обучающихся с религиями через религиозные праздники. Православная пасха»

Данная методическая разработка позволяет познакомить обучающихся 4 класса с религиозным праздником Пасха в форме виртуальной экскурсии...