В стране кукол
творческая работа учащихся по зож (4 класс)

Балаларга өстәмә белем бирү укыту-тәрбия процессы белән төрле түгәрәкләр эшчәнлегенең бердәм тыгыз бәйләнеше нигезендә оештырыла.

Гимназиябездә дүртенче ел инде балалар курчак театры түгәрәге эшләп килә.Түгәрәккә башлангыч сыйныф укучылары йөри.

Театр түгәрәге укучыларны тормышны танып белергә өйрәтә һәм аларга

әхлак тәрбиясе бирүдә дә мөһим урынны алып тора.Без бу иҗат коллективы белән төрле чараларда катнашабыз,башкалабыз кунаклары каршында чыгыш ясыйбыз.Шул максаттан,Нәби Дәүлинең” Тозакка төшкән аучы”,

Г.Тукайның “Су анасы”,Т.Миңнуллинның” Укытты бүре сабак”спектакльләрен

сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon v_strane_kukol.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Автор: Хафизова Ясмина

                                    Җәй җитте.

   Ямьле  яз  үтте,

    Укулар  бетте.

    Кояшлы  җәйнең

    Көннәре  җитте!

 

    Җәйнең  көннәрен

    Көтеп  алдык  без.

    Уеннар  уйнап

    Ял  итәрбез.

 

    Ял  итәргә  без

    Һәрвакыт  әзер.

    Кызык  уеннар

    Уйнарбыз хәзер.

 

    Бакчада матур

    Гөлләр  үстерик.

    Бер-беребезгә

    Булышып яшик.

.

Аглиуллина Язиля,3 класс                                                              

                                    Белемгә юл.

 

                         Ак бантигымны тагып,

                        Матур формамны киеп.

                        Чыгып киттем өйдән мин

                       “Мәктәпкә!”  -дип,сөенеп.

 

                          Мәктәптә бүген бәйрәм

                         Шау-шу килә балалар.

                         Кулларында чәчәкләр

                         Яннарында әниләр.

 

                         Каршы алды укытучым

                         Мине кочагын җәеп.

                        “ Рәхим ит,мәктәпкә, Айсылу

                         Сыйныфка уз, әйдә!”- дип.

 

                        Сыйныфка килеп кердем

                        Минем кебек балалар.

                        Елмаешып,сөенешеп

                        Укырга килгән алар.

                                                      Яруллина Айсылу.

                                                         2 сыйныф.

                                                         

                                           Курчаклар илендә.

 

Балаларга өстәмә белем бирү укыту-тәрбия процессы белән төрле түгәрәкләр эшчәнлегенең бердәм тыгыз бәйләнеше нигезендә оештырыла.

Гимназиябездә дүртенче ел инде балалар курчак театры түгәрәге эшләп килә.Түгәрәккә башлангыч сыйныф укучылары йөри.

Театр түгәрәге укучыларны тормышны танып белергә өйрәтә һәм аларга

әхлак тәрбиясе бирүдә дә мөһим урынны алып тора.Без бу иҗат коллективы белән төрле чараларда катнашабыз,башкалабыз кунаклары каршында чыгыш ясыйбыз.Шул максаттан,Нәби Дәүлинең” Тозакка төшкән аучы”,

Г.Тукайның “Су анасы”,Т.Миңнуллинның” Укытты бүре сабак”спектакльләрен

сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттек.

Курчак театры түгәрәге укучыларның буш вакытын кызыклы һәм файдалы үткәрергә ярдәм итә.

Спектакльләр кую белән беррәттән,укучылар белән шигырьләр дә иҗат итәбез.Шуларның берничәсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

                                              Тукайга мәдхия.

               Татар теле-Тукай теле

               Татар теле-туган телем.

               Туган телнең тылсымына

               Өйрәттең син Тукай теле.

 

               Күп төбәкләрдә яшәдең

               Кагылдың да  сугылдың.

               Тормыш сине сынады-

               Бирешмәдең-тырыштың.

 

             Туган телебез матурлыгын

             Өйрәттең син күрергә.

             Туган телең гимн булып

             Яңгырый әле бүген дә.

 

                                         Гарифуллина Разия Рәфгать кызы.

                                              Башлангыч  сыйныф укытучысы. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа студии театра кукол "Золотой ключик"

С точки зрения развития творческих способностей детей младшего школьного возраста, в том числе художественно – эстетических  и изобразительных, можно рассматривать искусство театра кукол, которое...

Театр кукол

Виды кукол, история появления театральных представлений....

Презентация "Куклы" (Изготовление кукол Пеленашка и Сстолбушка)

Иллюстративный материал к занятию "Куклы Пеленашка и Столбушка".История возникновения, порядок изготовления....

Консультация «Театр кукол и игрушек в детском саду»

Консультация «Театр кукол и игрушек в детском саду»...

"Волшебная страна Кукол".

Сценарий праздника в средней группе доу,посвященный 8 Марта....

Внеурочная деятельность. Кукольный театр Буратино. Виды кукол. Приемы вождения кукол

Цель: - формирование представлений о специфике работы в кукольном театре.Задачи:- познакомить воспитанников с историей куклы и кукольного театра, приёмами вождения кукол;- развивать творческие способн...