занятияләр
календарно-тематическое планирование (средняя, старшая группа)

Вафина Эльвира Мансуровна

әйләнә - тирә белән таныштыру буенча конспектлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokladlar_zanyatiyalrproektzayavka_i_dr.docx30.08 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек план-конспекты.

Максат: тирә-юньне танып белүдә кызыксыну уяту, үзләренең уй-фикерләрен иптәшләре һәм өлкәннәр белән уртаклашу теләген үстерү.

Үстерү бурычы: балаларда уйлап табу һәм күзаллау сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен, логик фикерләүләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: башлаган эшләрен ахырына җиткерергә өйрәтү, чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: чәчәкләр турындагы белемнәрен ныгыту, әкиятләр, табышмаклар белән кызыксынуларын арттыру, традицион булмаган алым – шәм белән рәсем ясау буенча күнекмәләрен ныгыту.

Күрсәтмә материаллар: “Кызыл Калфак” әкиятеннән иллюстрацияләр, табышмак уйлау өчен вак предметлы карточкалар, төсле квадратлар, түгәрәкләр, чигелгән кулъяулык.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар, мин сезне әкиятләр, уеннар, шигырьләр иленә сәяхәткә чакырам. Минем кулымда матур итеп чигелгән кулъяулык. Бу кулъяулыкны чиккәндә энә белән җеп бик тырышып эшләгәннәр. Менә безгә дә энә белән җеп юлын үтәргә кирәк. Мин энә, ә сез җепләр булырсыз.

 

 “Энә белән җеп” уены.

Бу тылсымлы кулъяулык. Аның почмаклары төенләнгән, һәр почмагына тылсымлы сүзләр яшерелгән. Без бүген шул сүзләрне табарга тиеш, шул вакытта гына кулъяулык чишелеп бетәчәк.

Балалар, кулъяулыкның бу почмагына сүзләр яшерелгән. Хәзер мин сезгә шигырьләр укыйм. Ә сез яшерелгән сүзләрне табып әйтегез.

 

“Шигырьне әйтеп бетер” уены.

  1. Өстемә кигәч чәчәкле күлмәк,

Кунды кызыгып чуар ……………..(күбәләк).

  1. Табыныбыз ай-яйбай:

Катык та сөт, каймак,май.

Бөтенесе кунак сые!

Рәхмәт инде сиңа, ……………..(сыер).

  1. Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып……………(эчәбез).

Менә безнең нинди матур шигырьләр килеп чыкты. Кулъяулыкның бер почмагындагы сүзләрне таптык, бер төенен чишәбез.

 Ә хәзер кулъяулыкның тагын бер төенен чишү өчен “Кызыл калфак” әкиятен үзгәртеп яңа әкият уйлап чыгарырга кирәк. Әйдәгез, әкиятне искә төшерик әле.

Әкият ничек башлана?

Кызыл калфак нинди?

Соры бүре нинди?

Әйбәт кызның киресе ничек була?

Усал бүренең киресе ничек була?

Әгәр дә Кызыл калфак урманда акыллы бүре белән очрашса, әкият ничек беткән булыр иде?

Әгәр акыллы бүре усал, кире кыз белән очрашкан булса, әкият ничек беткән булыр иде? (Балалар үз фантазияләреннән, хыялларыннан чыгып яңа әкиятләр иҗат итәләр.)

Рәхмәт сезгә, балалар, бик матур әкиятләр уйлап сөйләдегез. Менә кулъяулыкның икенче почмагы да чишелде.

Бүре белән Кызыл Калфак урман сукмагы буйлап әбигә киттеләр, алар үзләренең юлларында нәрсәләр очратырлар икән? (Җиләк, үләннәр,хайваннар, кошлар, агачлар, куаклар, чәчәкләр).

Уен: “Урман хайваннары” (массаж)

Урман кошлары турында да сөйләшик әле.

“ Чагыштыр” уены

  1. Тукран тукылдый, ә карга нишли?(каркылдый)
  2. Чыпчыклар кышын очып китмиләр, торналар( көньякка очалар)
  3. Песнәк кышлаучы кош, ә сыерчык ( күчмә)
  4. Куяннар сикерә,ә кошлар (оча)
  5. Кызыл түшнең түше кызыл, ә песнәкнең(сары)
  6. Чыпчыкның күзләре кечкенә, ә ябалакның(зур)
  7. Саесканның койрыгы озын,ә песнәкнең (кыска)

Ә нинди чәчәкләр икән ул? Әйдәгез, күзләрне йомабыз да шул чәчәкләрне күз алдына китерәбез.

Алинә, синең күз алдына нинди чәчәк килде? (Ромашка-акчәчәк)

Самат нинди чәчәк күрде икән? (Кыңгырау).

Зилә, синең күз алдына нинди чәчәкләр килде? (Энҗе чәчәк)

Балалар, кулъяулыкның тагын бер төене чишелде. Анда шушы чәчәк исемнәре яшерелгән булган икән.

Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? Кайсы ай? Март ае турында шигырь сөйләү.Яз турында нәрсәләр беләсез икән? Сөйләп күрсәтегез әле.

 Ләкин җөмләгез “Яз көне” дип башланырга тиеш.

  • Яз көне кояш ныграк җылыта.
  • Яз көне шаулап гөрләвекләр ага.
  • Яз көне карлар эри.
  • Яз көне агачлар яфрак яралар.
  • Яз көне түбәләрдән тамчылар тама.
  • Яз көне беренче чәчәкләр, умырзаялар чыга.
  • Яз көне җылы яклардан кошлар кайта.

Булдырдыгыз, балалар. Менә без энә белән җеп юлыннан озак сәяхәт иттек. Кулъяулыктагы барлык төеннәр чишелеп бетте, барлык биремнәрне үтәп бетердек. Карагыз әле, нинди матур кулъяулык килеп чыкты.

“Зәңгәр чәчәк” уены.

Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нәрсә күбрәк ошады? Өйгә кайткач эшчәнлек турында кемнәргә сөйлисез? Сезнең тагын нәрсәләр турында беләсегез килә?

 

Тема: Яз турында әңгәмә.

Максат: балаларның бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Бурычлар: Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү. [Р] авазын дөрес әйтүне ныгыту. Балаларны терек булмаган табигатьтәге мәгълүматлар белән таныштыру. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.

Сүзлек эше: җепшек, ерганак, гөрләвек.

Алдан башкарылган эшләр: яз турында шигырьләр, хикәяләр уку; тема буенча рәсемнәр карау; табышмаклар, хикәяләр карау.

Җиһаз: “Яз” темасына мнемотаблицалар, ел фасыллары турында рәсемнәр;тәҗрибә өчен: көзге, термос, тәлинкәләр, салфеткалар, 2 стакан, кар, боз, су.

Шөгыль барышы:

  1. – Балалар, бүген безгә ерактан саескан очып килгән. Ул безгә яз килде дигән шатлыклы хәбәр алып килгән. - Ә сез яз килгәнгә шатмы? - Ә хәзер бу хәбәрне шатлыклы итеп әйтеп күрсәтегез әле. “Яз килде!” - Саесканның сезгә тагын бер серне ачасы килә. Сезгә бүген бер-берсе белән бик дус 4 бертуганның киләсе килә ди. Хәзер шуларның берсе турында табышмак тыңлап китегез әле.
  2. Табышмаклар әйтү.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар.

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

(Яз).

Яз картинасы куела.

-Ә хәзер калганнарын тыңлап китегез. (табышмакларны балалар әйтәләр).

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак туган?

(Кыш).


Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?

(Көз).



Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?

(Җәй).


Ел әйләнәсе бу дуслар бер-берсен алмаштырып киләләр.

-Балалар, безнең дуслар дөрес тәртиптә торалармы?

-Нәрсә булган? Яздан соң кыш киләме?

(Балалар рәсемнәрне дөрес эзлеклелектә куялар)

  1. –Балалар яз килгәнен каян беләбез? - Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? - Ә хәзер мин сезгә язның билгеләрен санарга тәкъдим итәм. Ләкин җөмләгез “Яз көне” дип башланырга тиеш. (Схема белән эш).
  • Яз көне кояш ныграк җылыта.
  • Яз көне шаулап гөрләвекләр ага.
  • Яз көне карлар эри.
  • Яз көне агачлар яфрак яралар.
  • Яз көне түбәләрдән тамчылар тама.
  • Яз көне беренче чәчәкләр, умырзаялар чыга.
  • Яз көне җылы яклардан кошлар кайта.
  1. Ял минуты “Яз җитте”.
  2. Д/у “ [р] авазы кайда яши?”

Умырзая сүзе ничә иҗектән тора? [р] авазы ничәнче иҗектә?

Гөр-лә-век, кар-га, сы-ер-чык, яф-рак, кар, яң-гыр, а-гач-лар.

  1. –Ә хәзер өйдә әзерләп килгән яз турындагы хикәяләрегезне тыңлап китик. (3-4 балаланың хикәясе)
  2. Сүзлек эше.

Ерганак, җепшек, гөрләвек.

  1. Электрон физ.минутка (күзгә зарядка)
  2. Тәҗрибә үткәрү

-Яз көне безнең кояш нинди була?

-җылы, ягымлы, нурлы, сары, язгы, якты,

-Кояш елмайды, безнең җирне җылытты. Ә кояш җылыткач кар нишли? (Эри).

-Эрегән кар нинди була?

-Җепшек, пычрак, соры, көпшәк, салкын.

- Кояшның җылы нурлары астында карга авырга туры килә.Ул эри. Карның нишләгәнен, нәрсәгә әверелгәнен , без, хәзер тәҗрибә үткәреп белербез.

  • 1нче тәҗрибә. Кар- ул су.

Бүлмәгә кар алып керелә. Балалар карны учларына салалар һәм аның белән нәрсә булганын карыйлар.

  • 2 нче тәҗрибә. Боз-ул каты су.

-Балалар бозларыгыз әкренләп кечерәя бара һәм алар нәрсәгә әйләнә?

-Кар тизрәк эредеме, әллә бозмы? (кар тизрәк, ә боз озаграк).

Кар белән бозны сулы стаканга салып, кайсысының авыррак икәнен ачыклыйлар.

  • 3 нче тәҗрибә. Пар- ул да су.

Кайнар су белән термосны ачып, аннан чыккан парны карау. Пар өстенә көзге куеп, көзгедә барлыкка килгән тамчыланы күрсәтү.

-Димәк, балалар парда су. Су парга әверелә һәм һавага күтәрелә. Аннан ул безгә кыш көне кар булып ява, ә яз, җәй һәм көз көне яңгыр булып ява.

10. Йомгаклау.

  • Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Нинди эшләр башкардык?
  • Тәҗрибә ярдәмендә суның нинди үзенчәлекләрен белдек?
  • Булдырдыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку"

Цель: Напомнить детям содержание знакомой сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем отдельных слов и фраз, воспитывать любовь к художественной литературе.Задачи:·...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Планирование занятий педагога - психолога. Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.

Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.ДатаNТема и  Название встречиЦельСодержаниеМатериал и оборудованиесентябрь1Консультация для родителе...

Интегративное занятие для детей младшего дошкольного возраста «Весенняя капель» Интегративное занятие для детей младшего дошкольного возраста «Весенняя капель» Интегративное занятие для детей младшего дошкольного возраста «Весенняя капель»

Интеграция: чтение художественной литературы; коммуникация; социализация.Цель: развитие умение детей рисовать пальчиками вертикальную линию,состоящую из точек.Образовательные:- развивать умение ...