конспект занятия по математике "Капитан Флинт хәзинәләре"
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

15 саны эчендә тәртип буенча саный өйрәтүне, икенче дистә эчендә куша белү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү. шартлы үлчәү ярдәмендә предметларның озынлыгын , чәчелүчән җисемнәрнен күләмен үлчи белү күнекмәләрен, таныш геометрик фигуралар аларның элементлары һәм үзенчәлекләрен турындагы күзаллауларын, план-схема  карта белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларны чикле территориядә ориетлаша белүне камилләштерү (аста, өстә, уңда, сулда, 1нче багана икенче рәттә..) Атна көннәренең эзлеклелеген, сәгатькә карап вакытны дөрес билгеләүне, логик фикерләү сәләтләрен үстерү. хәрби патриотик хисләр тәрбияләү

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon конспект занятия по математике 215 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Капитан Флинтның хәзинәләре

Максат:15 эчендә санау тәртип буенча саный өйрәтүне, икенче дистә эчендә куша белү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү.

Шартлы үлчәү ярдәмендә предметларның озынлыгын, чәчелүчән җисемнәрнең күләмен үлчи белү күнекмәләрен. Таныш геометрик фигуралар аларның элементлары һәм үзенчәлекләре турындагы күзаллауларын. План, схема , карта белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту.

Балаларны чикле территориядә ориентлаша белүне камилләштерү( уңда ,сулда, өстә, аста, уң өске почмакта, 1нче багана 2нче рәттә)

Атна көннәре эзлеклелеге, сәгатькә карап вакытны дөрес күрсәтә белүне. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Хәрби- патриотик хисләре тәрбияләү.

Материал: кораб рәсеме, 15 моряк, 3багана, 3 рәттән торган суда яшәүче хайваннар таблицасы, календарь, шартлы үлчәү өчен төсле тасмалар : шәмәхә 2x24, яшел 2х4, кызыл сары 2х3см, кечкенә мискалар, кашык, дөге ярмасы, пушка рәсеме, санлы ядрәләр, сәгатьләр, карта, схемалар, 1,5, 10, сумлык акчалар

Занятие барышы:

1).Балалар әйдәгез исәнләшик.

Хәерле иртә агачлар

Хәерле иртә кошлар

Хәерле иртә табигать

Хәерле иртә дуслар

Хәерле иртә Ләйсән Глүсовна

2.)  Күптән түгел генә без сезнең белән Ватанны саклаучылар көнен каршыладык

Ватанны саклаучы кешеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиешләр?

  1. Алар көчле , кыю, батыр, ярдәмчел, түземле балалар җаваплары.

Ә сез көчле , кыю, батыр, ярдәмчел, түземле кешеләр турында кинолар, мультфильмнар карарга  хикәяләр тыңларга яратасызмы?

Безнең малайларыбыз үскәч солдатлар булырлар, ә аның өчен кечкенәдән үк әзерләнергә кирәк, физик яктан гына көчле түгел, ә белем ягыннан да көчле булу бик мөһим. Шуны истә тотып без бүген сезнең кыю, зирәк акыллы моряклар булырбыз һәм пират - капитан Флинтның хәзинәләрен әзләргә юлга чыгарбыз. Сез бөтенегез дә – безнең корабның матрослары булырсыз.

  1. Юлга чыкканчы без сезнең белән корабыбызны  тикшереп алырбыз  бар да төзекме ?         ( корабль рәсемен күрсәтәм)
  2. Балалар аның җилкәннәрен пиратлар ерткалаганнар кораб рәсеме астындагы фигураларның дөресен сайлап куярга кирәк. Дөресен җепләре белән тегеп куябыз.

Безнең корабль төзек юлга кузгалабыз ( Диңгез тавышы кую)

  1. Ә хәзер без сезнең белән юлда ничә көн булуыбызны ачыкларбыз.  Сезнең өстәлләрдә тасмалар бар аларны чагыштырыгыз? Алар нинди? ( берсе иң озыны, кыскасы , иң кыскасы)
  2. Безнең шәмәхә төстәге тасма барасы юл озынлыгы.
  3. Ә кызыл сары, яшел тасмалар шартлы улчәү, корабның тизлеге. Без шартлы үлчәү белән юлның озынлыгына куеп карап үлчәсәк  без ничә көн бара алуыбызны әйтә алабыз. ( үлчиләр)кызыл сары белән-8көн, яшеле белән-6 көн барабыз. Безгә тизрәк барырга кирәк кайсы тизлекне сайлыйбыз? Бүген безнең пәнҗешәмбе без атнаның кайсы көненә барып җитәбез ( чәршәмбегә) ә әгәр 8 көн барсак  атнаның кайсы көнендә барып җитәрбез икән.
  4. Карагыз әле суда нинди генә хайваннар юк икән ?

 Уңда, сулда , аста, өстә,нәрсә куелган, 1 багана-1 рәттә нәрсә ясалган, 3нче багана- 3нче рәттә нәрсә ясалганБүген безнең җомга иртүк торып гимнастика ясыйбыз:

Диңгез дулкынлана1

Диңгез дулкынлана2

Диңгез дулкынлана3

Диңгез  фигурасы катып кал!

Шимбә көнне тәмле итеп ботка пешерербез

Мискеләрегездә сызык куелган шул сызыкка кадәр дөге ярмасы салырга кирәк ничә кашык ярма кирәк булыр икән? ( Салабыз , үлчибез)

Юлга кузгалганнан соң 4 нче көнне сәгать 5тә  без делфиннар гаиләсен күрдек  без атнаның кайсы көнендә аларны очраттык( якшәмбе),( сәгатьләрдә күрсәтү)

Ә 5 нче көнгә шторм башланды , кайсы көнне шторм булды( дүшәмбе)

Сишәмбе көнне Пиратлар безгә һөҗүм итмәкче булалар пушкалардан аталар без дә ядрәләрне пушкага корыйк һәм атыйк. Ләкин пушка 15 сантиметр ераклыкка гына ата тасма артында кисемтә сызылган бу безнең һәм пиратларның кораб арасы үлчәп карыйк пушка ядрәләре  пиратларга барып җитәрме? ( линейкалар белән үлчәү 15 см.)

Ядрәләр  бер юлы икәү оча. Шундый ике ядрә табарга кирәк анда язылган саннар суммасы 15 артмаска тиеш . ( мисаллар чишү :10+5, 14+1, 13+2, 9+6, 8+7, һ.б.)

Чәршәмбе көнне иртән кызык сөйләүче матрос  табышмак әйтте : Флинт казыган  чокырга ике пират төшеп киткән, шул ук чокырга кеше ашый торган тигр да егылган чокырда ничә кеше бар икән?

Без хәзинә яшерелгән утрауга җиттек тә карта буенча аны кайсы урынга яшерелгәнен белербез ( карта буенча хәзинәләрне кайда урнашканын табу)

Хәзинәләрне эзләп таптык  миңа 1,2,5 сумлык акчаларны күрсәтегез

Корабыбызга утырып кире өйгә кайтырга кирәк ,  матрослар тезелеп басканнар ничәнче матрослар әле утрауда калганнар ( матросларның тәртип санын атау)

Шуның белән безнең сәфәребез ахырына якынлашты  сез пиратларны үзегезнең белемнәрегез ярдәмендә  җинеп чыктыгыз .

      Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы.

            Капитан Флинт хәзинәләрен эзләү

( математика шөгыле конспекты)

       

         

                                                                                                                                                                   

                                                             

Актаныш авылы гомуми үсеш

бирүче №2 балалар бакчасы

                                                           I категорияле тәрбияче

                                                                                  Лотфуллина Л.Г

                                                          .

                                                         Актаныш 2011ел                                                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятия " На поиски сокровищ капитана Флинта"

Конспект образовательной деятельности для детей подготовительной группы по образовательной области " Познавательное развитие".Цель которой: Развитие познавательных процессов у старших дошкол...

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

Конспекты развивающих занятий в ясельной группе Развивающие занятия В ясельной группе. (Конспекты занятий) Подготовила: Савченко Алина Рустамовна

Какой детский возраст требует наибольшего внимания к себе в плане предоставляемых возможностей для ускорения психического развития ребенка, использование или неиспользование которых может иметь с...