Уртанчылар төркемендә шөгыль-план конспекты “Әкиятләр дөньясына”
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Бурычлар: Г. Тукай экиятлэрен искэ тошереп  балаларның геометрик фигуралар , саннар турында белемнәрен ныгыту; тирә-юньдә ориентлашуны күнектерү, балаларны активлаштыру, күтәренке кәеф булдыру.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

Уртанчылар төркемендә

шөгыль-план конспекты

Әкиятләр дөньясына

                                                       

                                                                             Әзерләде:

                                                     Галиахметова Л.Р.

                                     

Эшчәнлек барышы

Балалар түгәрәккә басалар һәм тәрбияче шигыйрь сөйли:

Кояш белән бергә торабыз без,

Кошлар белән бергә җырлыйбыз.

Иртәләр, көннәр хәерле булсын

Шулай бергә без дус яшибез!

Т: - Балалар , бер-берегезгә карагыз һәм елмаегыз. Мин сезнең барыгызгада бик уңышлы көн телим.

       Балалар,  без бүгенге дәрестә сәяхәткә чыгарбыз. “әкиятләр дөньясына”

       Кайсы язучының әкиятләре турында сөйләшербез икән, тыңлагыз, әле (Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән. “Туган тел” җыры яңгырый)          Г.Тукай.

      Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Бу җырның матур сүзләрен бөек шагыйребез Г.Тукай язган.

(показ на  экране портрета Г. Тукая, показ слайда с картинками природы, маленького Тукая, деревни Тукая)

    Балалар, язгы көннәрнең берсендә Арча районының Кушлавыч авылында Г. Тукай  дөньяга килә.

Г. Тукай бик яшьли ятим калган. Ул ач, ялангач яшәгән, салкын тидереп бик иртә авырый  башлаган. Ул кешеләрне, балаларны hәм тормышны яраткан. Күп шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән.

Без дәресләрдә аның күп кенә шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек. Нинди әкиятләрен беләбез әле без кем әйтә?

-Балалар һәрбер әкияттә  без урман б-н очрашабыз. Хәзер сезнең белән үзебез әкияти урманыбызны  төзибез.

  • Әйтегез әле, урманда нәрсәләр бар?
  • Балалар җавабы: агачлар, җәнлекләр, чәчәкләр...һ.б
  •  Безнең урман әкияттәге урман, шуна аны без  геометрик фигуралардан ясыйк. Сез нинди агачлар беләсез?  Әйдәгез, шуларны ясыйк әле. ( балалар инеракив тактада эшлиләр)
  • Әйе безнең әкияти урманыбыз барлыкка килде. Анда тагын геометрик фигуралар калды бит әле, алардан тагын нәрсәләр эшләргә була?
  • Әйе йөрт төзибез. Өйне нинди фигуралардан төзербез? (өчпочмак, түгәрәк, квадрат). Камил, чыгып өйне ясап куй әле.
  • Бу Акбай өе булып чыкты бит әле. Әйдәгез, Г.Тукайның бу шигырьен искә төшереп алыйк әле.
  • Әйдәле Акбай өйрән син, арт аягың б-н тор

Аума, аума туп-туры тор, тоз утыр, матур утыр

Т:Бу  нинди шигырь

-“Кызыклы шәкерт”

Акбай  машинага утырып, керә.

Акбай : Исәнмесез, балалар! Мине таныйсызмы?

Балалар: Исәнме, Акбай!

Акбай: Дөрес! Мин Акбай . Балалар, мин инде зур үстем күрәсезме, бүген юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен биреп, менә-ә-ә-ә шундый машина йөртү таныклыгы алдым. Мин бик тырыштым. Ә сез, балалар, юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Хәзер тикшереп карыйм.

Акбай : Бу нәрсә? (Светофор күрсәтә).

Балалар: Светофор.

Акбай: Ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк?

Балалар:

– Машиналар бәрелешмәсен өчен;

– Кешеләр юл аша чыксын өчен.

Акбай: Дөрес, балалар. Ә светофорның кызыл уты нәрсә аңлата дип уйлыйсыз?

Балалар: Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.

Акбай: Ә сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзерләнергә куша. Яшел ут нәрсә ди?

Балалар: Яшел ут җәяүлеләргә юл аша чыгарга ярый ди.

Акбай: балалар сездә юл йөрү кагыйдәләрен беләсез икән.Ә хәзергә мин киттем саубулыгыз.

Тәрбияче: Балалар сезнең әкияттәге урманга  барасыгыз киләме?

  • Әйдәгез уйлап карыйк, нәрсә белән без анда барыйк икән?

Балалар җавабы: машина, автобус, җәяү ...һ.б

  • әйдәгез без сезнең белән үзебезгә транспорт ясыйк. ( балалар алдында геометрик фигуралар) сез булган фигуралардан үзегез теләгән транспортны ясагыз (фигураларны ябыштырып ясыйлар)

  • ә сез узегезнең рәсемнәрегезне  нинди фигуралардан ясадыгыз

( балалар рәсемнәрен күрсәтеп, фигураларның исемнәрен әйтәләр)

Ә хәзер без сезнең белән әкияти урманга барабыз. Сез ризамы? Ничә бала бара икән сәяхәткә? Ерак илдә берегез дә адашып, югалып калмасын. Айсинә, балаларны санап чык әле. (Балаларны саный). Киттек барыбызда.

Җыр “Мин шофер”.

-Балалар, карагыз әле, алда ниндидер капка күренә. Без юл тоткан урман шунда түгелме икән? Безгә хәзер капканы ачарга кирәк . Геометрик фигуралардан ачкычны туры китерергә кирәк

-Молодцы!!!  

  • Балалар кем тавышы ул?
  • . ...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

  • ШҮРӘЛЕ
  • Әйдәгез ана нәрсә кирәклеген сорыйбыз. Ул кайсы әкияттән килгән  икән?
  • Балалар минем бармакларымны кыстылар кем икәнен,  егетнең исемен дә оныттым?
  • БЫЛТЫР

-Ул миңа математикадан мәсьәлә биреп китте, шуны чишсәм бармакларың ычкына диде. Ләкин мин математикадан бернидә белмим, миңа булышмассыз микән?

- Булышабыз

Әйт әле күбәләк , сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып, арыйсың син ничек?

-Бу нинди шигырь юллары?

- Бала б-н күбәләк

- Ә хәзер чәчәкләргә күбәләкләрне тәртип буенча куярга кирәк, булышабызмы?

- Әйе ( Балалар 5 чәчәкә 5 күбәләк куялар интерактив тактада)

- Рәхмәт балалар. Хәзер урманга керә аласыз, мин юлымны давам итәм.

 - Балалар,  безгә урманда тагын  кайсы әкият геройлары очрар икән юлыбызны дәвам итәбез.

- Балалар безнең карышта елга, а күперендә тишекләр бар, безгә аның аша чыгар өчен аны төзәтергә кирәк.  Бу нинди әкияттән

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...

                                                                                       СУ АНАСЫ

 Күпернең тишегенә нинди геометрик фигуралар туры килә шулар б-н ямыйбыз һәм юлыбызны дәвам итәбез.

-   Тагын бер әкиятнең өзеген укыйм.

Китте болар. Бара, hаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК

  • Балалар, карагыз әле, анда бүреләр б-н  кәҗә белән сарык ниндидер уен уйнарга уйлаганнар, без сезнең б-н кайсыларына булышабыз?
  • Кәзә б-н сарыкка булышабыз

Балалар кәзә б-н сарыкка җиңәргә булыша.

  • Молодцы!!!
  • Балалар, без сезнең белән бүген бик күп эш эшләдек, безгә хәзер үзебезнең балалар бакчасына кайтырга вакыт  җитте. Безнең алдыбызда кәгазь битендә нокталар һәм алар өстендә саннар бар. Шуларны тоташтырып карыйк әле.( ковер - самолет  килеп чыга).
  • Нәрсә килеп чыкты балалар ?
  •  ковер - самолет  
  • Әйдәгез шушы ковер - самолетта  утырып кайтып китәбез.
  • Балалар, сезгә безнең әкияти  урманыбыз охшадымы? Әйтегез әле, нәрсәләр кулландык без  урманны ясаганда? (геометрик фигуралар) геометрик фигураларны искә төшерик әле? ( квадрат, түгәрәк, овал, турыпочмаклык, өчпочмак) Тагын Г.Тукай әкиятләрендә искә төшердек
  • Балалар әйдәгез, кунаклар белән саубуллашыйк та,  ял итик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Уртанчылар төркемендә экология буенча шөгыль конспекты

Уртанчылар төркемендәэкология буенча   шөгыль  конспекты“Язны кошлар алып  килә"                      ...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...