“Математик аланда” темасына белем бирү эшчәнлеге язмасы.
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Имамова Гульназ Ринатовна

               Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү өлкәсе буенча  “Математик  аланда” темасына белем бирү эшчәнлеге язмасы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_alanda.docx17.46 КБ

Предварительный просмотр:

               Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү  эшчәнлеге  буенча  “Математик  аланда” темасына белем бирү эшчәнлеге язмасы.

Белем бирү өлкәләрендә программа эчтәлеген тормышка ашыру: “Танып белү”, ”Сөйләм үсеше”,”Социаль-коммуникатив үсеш”,”Физик үсеш”,”Иҗади-эстетик үсеш”.

Балаларның эш төрләре:уен,танып белү,фольклор, хәрәкәт,конструкияләү.

Максат:Балаларның математик күзаллауларын ныгыту.

Бурычлар:

1.Мәсьәләләр чишкәндә сабырлык.ихтыяр көче,тәвәкәллек,уңышлы чишелештән канәгатьләнү хисе тәрбияләү.

2.Саннар турында булган белемнәрен үстерү.

3.Цифрларны таный белергә, санны бергә арттыра, киметә белергә,10эчендә саннар составының кечерәк ике саннан торуын өйрәтүне дәвам итү.

Сөйләм усеше:табышмак тыңлау,мәсьәлә чишкәндә тулы җөмлә белән җавап бирү,сорауларны игътибар белән тыңлау.

Социаль-коммуникатив үсеш:аланда,уеннар вакытында КГКүстерү.

Физик үсеш:эзләр буенча барганда 10га кадәр санау. Елга аша сикереп чыкканда атна көннәрен искә төшерү.

Иҗади-эстетик үсеш:муенса ясаганда төймәләрне санау.

Җиһазлар:бизәлгән алан,уеннарга һәм цифрлар язылган карточкалар,киселгән эзләр, елга өчен чүпрәк,муенса ясау өчен материаллар,”Маша и медведь” әкиятеннән киенгән Маша,сумка-рюкзак,массаж өчен энәле туплар.

Тарату материаллары: һәр балага җитәрлек киселгән гөмбәләр, шакмаклы дәфтәр битендә нокталарны тоташтыру эше буенча биремнәр,фломастерлар.

Техник чаралар:магнитафон,диск”Туган телдә сөйләшәбез”,компьютер, проектор(табышмаклар,аю белән Машаның сүрәтләре)

Балаларны оештыру:сәяхәткә аланга алып бару.

Планлаштырылган нәтиҗә:табышмакларга җавап бирә  һәм карточкадан цифрларны, геометрик фигураларны күрсәтә дә беләләр, балаларның саннар турында белемнәре үскән. Биремнәрне, ташландык материалдан муенсаны эшли  беләләр.

Шөгыльнең барышы:          Бергәләшеп без басыйк

                                Шатланышып елмайыйк

                                Бер-беребезгә, апаларга

                                Хәерле көннәр теләп шөгылебезне башлыйк

Тәрбияче:  Балалар,  сез сәяхәтләргә  йөрергә  яратасызмы? Әйдэгез  математик аланга сәяхәткә барабыз.

Карагыз әле, балалар, монда ниндидер эзләр бар. Нинди эзләр микән бу, кая алып баралар микән? Шул эзләрдән барып карыйк әле (идәндә кәгазьдән кисеп беркетелгән аяк эзләре).

(Эз буйлап 10 га кадәр санап баралар. Елга янына җитәләр, ә елганы атна көннәрен рәттән әйтеп сикереп чыгарга кирәк.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, бу чәчәкләр  нинди таныш чәчәккә охшаган.  Әйе,ромашка чәчәгенә охшаган.Бу аланда ромашка серле бугай Утырыгыз әле шул чәчәкләр янына. Әйдәгез әле, балалар, бу серле чәчәкләр белән уйнап ял итеп алыйк. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын шул чәчәкләрнең таҗларыннан табып алырсыз микэн?

Табышмаклар:

  1. Әйләндереп куйгач аны

Урындык төсле була?                                                (дүртле)

            2 .  Әгәр ике яртышар боҗраны

Кушсаң ничәле саны килеп чыга?                                (өчле)                

            3.   Аслы-өсле ике балдак,

Берсе-берсенә тигез.

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Бу була инде?                                                                         (сигез)                

4.   О хәрефе күк билге бар,

Ноль дип йөртәләр аны.

Сул ягына өстә берне

Килеп чыга ... саны.                                                        (ун)

5.Дүрт ягы да бер төсле фигура?

6.Ян-яклары бер төсле булган фигура?                                

7.Башы да, азагы да юк?

8.Өч яклы фигура?

9.Терәп куйган чалгы нинди цифрга охшаган?                                    (җиделе)

10.Алтыны әгәр дә син,

Баштүбән борып куйсаң,

Килеп чыга яңа цифр-

Ничәле була бу сан?                                                        (тугызлы)

Бик дөрес,балалар.Ә хәзер үзегезгә ошаган бер карточканы аласыз да тәртип саннары буенча басабыз.

Уеннар: “Күршесен әйт”.”Үз урыныңа бас”

Тәрбияче: Бу аланда бер дә агач күренми.әйдәгез,математик аланны баетып,берәр агач ясыйк.Аныңчы мин сезгә бер табышмак әйтәм,нинди агач турында микән?

Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк.

Нинди агач турында булды бу  табышмак? Әйе, балалар, чыршы агачы турында.Әйдәгез әле,  аланны тулыландырып математик чыршы төзеп карыйк (балалар нокталарны тоташтырып чыршы ясыйлар: (фломастер белән)

Шундый матур аланда булмаса бер җырлап та алыйк!

Җыр:”Куш кулым “,”Туган телдә сөйләшәбез”дискасыннан.Җыр беткәндә проектордан Маша күренә.

(җырдан соң “Маша и медведь” әкиятеннән кулына сумка-рюкзак тоткан Маша керә)

Маша: Каян килә бу тавыш дип торам. Карасам,  аланга балалар килгән икән!

Маша: Мин дә математик аланга өйрәнергә дип килгән идем.Әйдәгез әле бергәләп өйрәник. Санның үзеннән кечерәк ике саннан торуын, санның составын беләсем, өйрәнәсем килә.

Тәрбияче: Әйе, Маша, безнең балалар бик тырышлар, күп әйберне беләләр. Ягез әле, балалар, Машага 5 санының составын әйтеп күрсәтик (балалар җаваплары).Теләгән балалар башка саннарның составын әйтәләр.

Маша: Белдем, менә хәзер мин әйтеп карыйм әле, 6 саны ул 3 һәм 2 саннарыннан тора (балалар төзәтә, азактан дөресен әйтә)

Маша: Ә мәсьәләләр  чишәргә булышыгыз әле!Проектордан эшләү. (балалар чишә, берничә бала үзләре дә төзеп күрсәтә). Болай булгач булды бу, эш беткәч уйнарга ярый (сумкасыннан  туплар ала)

(Массаж туплары, көй астында массаж ясыйлар)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, әйдәгез инде, балалар, тупны тутырып куйыйк

Маша: Уф, рәхәт булып китте (кул белән түшен тота). Ой, муенсам! Харап булдым. Муенсам югалган. Аю бабай тагын ачуланыр инде үземне (борчыла)

Тәрбияче: Борчылма, Маша, без сиңа булышырбыз.(проволока һәм киселгән сок таякчыкларыннан муенса төзиләр)

Маша: Рәхмәт инде, төймәләр бигрәк ошады. Көн дә берсен тагармын инде.  Ой, Аю бабай мине югалткандыр инде, балалар,мин китим ямегез.

Тәрбияче: Безгә дә кайтырга вакыт. Математик  аланда иң исегездә калган өлеше кайсы булды? Без кемгә ярдәм иттек? Сезгә ошадымы  аланда? Ә хәзер үзебезнең килгән эзләрдән 10 нан кирегә санап кайтып китәрбез. Булдырдыгыз, балалар! Сез миңа бик охшадыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...

уртанчылар төркеме өчен "Тылсымлы су" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" темасына шөгыль...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....