Балаларда дөрес гәүдә торышын формалаштыру
статья на тему

Садыкова Резиля Решитовна

Балаларда дөрес гәүдә торышын формалаштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon statya_na_publikatsiyu.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларда дөрес гәүдә торышын формалаштыру

Дөрес гәүдә торышы кешенең гомерендә бик мөһим әһәмият уйный. Ул сулыш органнарына, кан әйләнешенә, яхшы кәефкә, үз-үзенә ышануына яхшы тәэсир итә. Дөрес гәүдә торышын тәрбияләүнең төп шартлары булып чыныктыру һәм үсешкә юнәлеш бирү булып тора. Ләкин күп генә гаиләләрдә моңа әһәмиятне биреп бетермиләр.
Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүдә, әлбәттә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик нәтиҗәле чара булып тора. Буй – сын бозылу терәк – хәрәкәтләнү аппаратының, сулау, йөрәк – кан тамырлары системасы эшчәнлегенең һәм күрү әгъзаларының зарарлануынада8 сәбәпче булырга мөмкин. Димәк, балаларда кече яшьтән үк дөрес буй – сын булдыру турында кайгыртырга кирәк. Гәүдәсе матур булу кешене бизи, аның сәламәт булуына ярдәм итә

Әти-әниләр үзләренең балаларының арка һәм җилкәләрен күзәтәләр, ә аяк торышы еш кына зурларның игътибарыннан читтә кала. Балалар еш кына аякны чалыштырып, яки табанның кырые белән идәнгә таянып утыралар (бу табанның дөрес формалашмавын китереп чыгара), яки урындыкның кырыена утырып аякларын урындык тәпиенә тидереп утыралар. Мондый торышта таз сөягенән сулга яки уңга бөгелүен, соңыннан умыртка сөягеннән вертикаль сызыктан авышуын китереп чыгара.
Дөрес оештырылган йөрү һәм йөгерү баланың организмына яхшы йогынты ясый. Мәсәлән: яссы табанлыкка- төрле яклап йөрү, аяк очында, табанның эчке һәм тышкы ягы белән йөрү. Аяк белән бер урыннан икенче урынга кечкенә тупларны тәгәрәтү, кулъяулыкны җыю.  Яссы табанлылык , умыртка баганасына начар тәэсир итә. Шуңа күрә әти-әниләргә, тәрбиячеләргә игътибар итәргә кирәк.

 Маршка йөрергә өйрәткәндә балаларның башына  ком тутырылган капчык куеп йөрергә кирәк, чөнки капчык баштан очып төшмәс өчен балалар бик торышып туры атлыячаклар. Сикерергә өйрәткәндә балаларны йомшак жиргә төшерергә.  
Төп күнегүләрдән тыш зурлар группасындагы балалар аерым аз үсеш алган мускулларны ныгыту өстендә эшлиләр. Мондый күнегүләрне сайлаган вакытта алар ныгытучы күнегүләр булуын истән чыгармаска кирәк, мондый мускуллар: аркада, җилкәдә, эчтә. Һәм хәрәкәтнең нинди дә булса өлешен аеруча басым белән эшләргә кирәк, моңа аерым методика сайлана. Кулларны өскә күтәргән вакытта балалар башларын да тигез итеп күтәрәргә тиешләр. Моны балаларга берәр төрле уенчык яки гимнастик таяк, кыршау белән эшләгәндә дәрес эшләвенә ирешергә мөмкин.
Шушы шартларны үтәгәндә генә балаларның мускул системасын, сулыш органнары һәм кан әйләнешенә дөрес формалашуына булышлык итә. Болар барысы да дөрес гәүдә торышын формалаштыра.

Кыскасы , дөрес туклану, көндәлек реҗимны , сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру хәм башкалар балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, шушы юнәлештә эш алып барырга тиеш. Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү – безнең барыбызның да мөһим бурычы. Һәм без моны беркайчанда истән чыгар мыйбыз.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыруны кече яшьтән үк башлау отышлы....

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Дидактик уеннар аша балаларда танып белүне формалаштыру.

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Яшь буын тормышның төрле җайсызлык...

Әти-әниләр өчен консультация: Балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру

Һәр бала индивидуаль үзенчәлекләр   белән  туа,  ләкин  аның нинди  булып үсүе  тәрбиягә бәйле. Акыл үсеше, холык  үзенчәлекләре, тирә-юньдәге  кешеләргә һ...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...