Ак каенда кунакта
материал по окружающему миру (старшая группа) по теме

Габдрахимова Амина Хадиевна

Стихи о берёзе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaenkay.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

КАЕН,   КАЕН,   КАЕНКАЙ….

КАЕН  КЫЗЫ

                                        А.Юнысова

Җиләккә дип барган идем,

Очраттым Каен кызын.

Алан уртасына басып,

Кемне көтә ялгызы.

Үреп салган толымнарын.

Яңа күлмәген кигән,

Җиләкчеләр ял итсенгә

Күләгәләп иелгән.

«Әй, матур кыз, сиңа-диде

Бар бат минем бүләгем,

Иел генә, син кап кына
Татлы минем җиләгем».

-Әй, арыдым, эсселәндем,

Җиләкчегә көн кызу,

Күләгәңә, бүләгеңә

Мең рәхмәт, Каен кызы

Каен ни өчен елый

                                                               Берестов

Нигә елый соң бу каен

Һич кем аңлата алмый.

Кем соң хәтерен калдырган?

Беркем  җавап табалмый.

Тирә якта яз булса да

Нигә елый бу каен?

Барын да әйтер иде ул

Телкәе булса аның.

Нигә елый бу ак каен?

Җавабын хәзер беләм

Бер усал, тәртипсез малай

Кәүсәсен кисеп киткән.

КЫШКЫ КАЕН

Каеным, гүзәлем- табигать бизәге!

Күр нинди ак кардан киенгән!

Ул чая ботаклар, кар авыр микән соң?!

Назланып түбәнгә иелгән.

ЯҢГЫРКАЕМ, КАЕНКАЕМ

                                                                                Э.Шарифуллина

Яу, яу, яңгыркаем,

Тизрәк  үссен каенкаем,

     Минем чаклы булсын ул.

Яу, яу, яңгыркаем,

Тизрәк  үссен каенкаем,

     Буй- сыны булсын сылу.

Тукта, тукта, яңгыркаем,

Узып китте каенкаем

     Былтыр ук инде мине.

Тукта, тукта, каенкаем,

Мин дә, мин дә, яңгыркаем,

     Тизрәк үсәсе иде.

АК  КАЕН

Тыныч кына басып тора

Шәл ябынган ак каен.

Әллә ниләр сөйли кебек,

Шаян җил искән саен.

     Бөдрә-бөдрә ботакларның

     Очларын түбән салган.

     Яз килгәнне сизми мәллә

     Кышкы йокыга талган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....